Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту
статья на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту.  Әлеге язмада Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы турында, шул максаттан чыгып, Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп һәм психология, педагогика, филология фәннәренең казанышларына таянып универсаль уку гамәлләре барлыкка килүе турында сѳйләнә.  Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтелә, таләпләрнең өч төркеме билгелә.    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_hm_tatar_dbiyatyn_federal_dult_gomumi_belem.docx19.33 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем

бирү стандартына нигезләнеп укыту

Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль шәхес тәрбияләү. Рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максаты – субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда. Ягъни, укучылар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә- аралаша белүләре таләп ителә.

Шул максаттан чыгып, Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп һәм психология, педагогика, филология фәннәренең казанышларына таянып универсаль уку гамәлләре барлыкка килде.

Универсаль уку гамәлләренең системаның үсеше шәхси, регулятив, танып белу, һәм коммуникатив эшчәнлеге составында буларак, шәхеснең психологик сәләтләрен үстерүе яшьүсмеренең үсеш узенчәлекләрен истә тотып, аның психологик нечкәлеген исәпкә алып, тормышка ашырыла. Универсаль уку гамәлләре үзеннән бербөтен системаны тәшкил итә.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары

(ФГОС) төзелде. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, укытуның предмет нәтиҗәләреннән тыш, һәр тема буенча күзалланган шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләре күрсәтелә. Бу нәтиҗәләр дәреснең үстерү һәм тәрбия, белем бирү максаты белән билгеләнәләр. Алар эш программаларында чагылыш табарга тиеш. Шуны күздә тотып, “Универсаль уку гамәлләре формалашу программасы – уку фәннәре буенча эш программаларының төзү нигезе” темасын хәзерге вакытта мөһим дип санала.

Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга тиеш һәм дәрестә максатка ирешелү мәҗбүри таләп. Безнең белем бирү оешмаларында укыту эше дәресләр формасында бара.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; аны үзләштерү нәтиҗәләренә; укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр – һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул.

Хәзерге заман мәгарифе укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Шуның өчен, уку фәннәре буенча эш программаларына универсаль уку гамәлләрен кертү мәсьәләсе аеруча актуаль тема булып санала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану...