Дәрес этаплары | Интерактив такта | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту эшчәнлеге |
1. Оештыру өлеше Дәрескә уңай психологик халәт тудыру. | 1. Үткән дәрестә нәрсә өйрәндек? 2. Үткән дәрестә нинди яңалык белдегез? 3. Бүгенге дәрестә сезнең максатыгыз нинди булырга тиеш? | Укучылар белән исәнләшү, укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. -Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз. Интерактив тактадагы сораулар буенча эш. | Затланышлы фигыльләрне, хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнешен өйрәндек. | Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру. Регулятив эшчәнлек: уку эшчәнлегенең максатын билгеләү; эшне эзлекле рәвештә башкарырга өйрәтү; төрле алымнар ярдәмендә эшне башкару; үзбәя бирү. Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү; төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру; үз фикереңне әйтә белү. |
2. Өй эшен тикшерү Максат: дәрестә алган белемнәрне мөстәкыйль куллану. Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләүне үстерү . | Бирелгән өзекләрдән хикәя фигыльләрне табарга. А) Кыштыр-кыштыр үсә карабодай, Туган туфрак серле, хикмәтле: Кочагына алып тирбәтә дә Суза бер көн хәләл икмәкне. (үсә, тирбәтә, суза-хәзерге заман хикәя фигыль) Б)Күпме таңнан юлда каршыладым, Күпме йөзләр үтте каршымнан?! Мин эзләдем сине еллар буе, Син юк, ахры, безнең гасырда. (каршыладым, үтте, эзләдем-үткән заман хикәя фигыль) В)Язлар килер чәчәк исе бөркеп, Сыерчыклар кире кайтырлар; Яңгырарлар шунда йөрәгеңдәге Бертуктаусыз янган кайгылар. (килер, кайтырлар, яңгырарлар-киләчәк заман хикәя фигыль) | Өй эшен тикшерү. Дәфтәрләрне бер-берсе белән алмашу. Җавапларны тактадагы җаваплар ярдәмендә тикшерү. | Укучлар бер-берсенең җавапларын тикшерәләр. Бәялиләр. Һәм тактадагы җаваплар белән чагыштыралар. | Шәхси эшчәнлек: үзбәя бирү. Регулятив эшчәнлек: укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек булдыру. Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү; төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру; үз фикереңне әйтә белү. |
3.Актуальләштерү Максат: үткән материал буенча алган белемнәрен тикшерү. Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләү сәләтләрен үстерү. |
Төп юн. | кия | Киде | кигән | киячәк | кияр | Кайтым ю. |
|
|
|
|
| Төшем ю. |
|
|
|
|
| Уртаклык ю. |
|
|
|
|
| Йөкләтү ю. |
|
|
|
|
|
| Укучыларга карточкалар таратыла. Таблицаны тутыралар. Затланышлы фигыльләрне искә төшерәләр. Ни өчен боерык, хикәя, шарт фигыльләр затланышлы фигыль төркемчәсенә керәләр? (проблема куела) | Укучылар сорауларга җавап бирәләр. | Коммуникатив эшчәнлек: информация табу, фикереңне әйтә белү Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү Регулятив эшчәнлек: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү
|
4.Яңа тема буенча эш Максат: шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнешен таба белү күнекмәләрен үстерү. Көтелгән нәтиҗә: шарт фигыльгә хас булган билгеләрне әйтә белү. | Барса алып кайтам, укып килсә сөйли, җырласа җырлый. Шарт фигыльнең лексик мәгънәсе: Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? Нишләмәсә? Сорауларына җавап булып килә. Шарт фигыльнең морфологик билгеләре: - юнәлеш;
- барлык –юклык формасы;
- зат-сан формасы
Барлык формасы – эш яки хәлнең үтәлүенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Юклык формасы - эш яки хәлнең үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Махсус кушымча белән белдерелә: кайтса-кайтмаса, күчерсә-күчермәсә, тыңласа-тыңламаса. Зат-сан формасы Шарт фигыль зат-сан белән төрләнә һәм кыска кушымчалар ала: Берлек сан I зат җырласа-м II зат җырласа-ң III зат җырласа Күплек сан I зат җырласа-к II зат җырласа-гыз III зат җырласа-лар | Дәфтәрләрдә числоны, дәреснең темасын яздыру. Сүзтеүмәләрне уку. Бер төрле булган фигыльләрне табу, аларга сораулар кую. | Сүзтезмәләрне чагыштыралар, сорауларга җавап бирәләр, кагыйдәләр чыгаралар. | Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль . Танып белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру, проблема кую һәм аны чишү. Коммуникатив эшчәнлек: иптәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, фикереңне дөрес итеп әйтә белү, тикшерү. |
5. Ял минуты |
|
|
|
|
6.Ныгыту Максат: алган белемнәрне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: күнегүләр эшли алу | Теләсәң-шарт ф., II зат берлектә; ышансаң- шарт ф., II зат берлектә; чигенсәк- шарт ф., I зат күплектә; чигенмәсәк- шарт ф., I зат күплектә; тырышса да-кире шарт фигыль, III зат берлектә; тибәрсә дә, этәрсә дә- кире шарт фигыль, III зат берлектә | Дәреслекнең 80 нче битендәге 143 нче күнегүне эшләү. Шарт фигыльләрне табу, зат-санын күрсәтү. Тактадагы җавап белән тикшерү. | Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Үз эшләрен бәялиләр. | Танып белү эшчәнлеге: проблеманы мөстәкыйль чишү. Регулятив эшчәнлек: бәя бирү |
7.Тикшерү күнегүләре Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү | Тест 1. Шарт фигыль ... 1)предметның билгесен аның эшенә, хәленә, хәрәкәтенә карап белдерелә 2)эш яки хәлнең булуы өчен кирәкле шартны белдерә 2. Шарт фигыльдән соң да яки дә, та яки тә кисәкчәсе килгәндә, ... 1)эш яки хәлнең нәтиҗәле бетүе белдерелә 2)эш яки хәлнең булуы өчен кирәкле шарт табылса да, нәтиҗәнең булмый калуы белдерелә 3. Шарт фигыль гади җөмләдә... 1)хәбәр блып килә 2)иярчен кисәк булып килә 4. Шарт фигыль-... 1)затланышсыз фигыль 2)барлык-юклык, зат-сан белән төрләнә, заман белән төрләнми торган затланышлы фигыль 5. Шарт фигыль боерык фигыльгә... 1)-ша, -шә, -са, -сә кушымчалары ялганып ясала 2)-са, -сә кушымчасы ялганып ясала 6. Шарт фигыль... 1)икенче бер фигыль белән бергә генә кулланыла, шул фигыльдән аңлашылган эшнең, хәлнең булуыяки булмавы өчен кирәкле шартны бедерә 2) аерым гына кулланыла
| Дәреслекнең 82 нче битендәге 144 нче күнегүне эшләү. Шарт фигыльләрнең юнәлешләрен, зат-саннарын күрсәтергә. Тест эшләү (Җаваплар: 1-2; 2-2; 3-2; 4-2; 5-2; 6-1;). | Укучылар эшне башкаралар | Регулятив эшчәнлек: контроль билге кую. Танып белү эшчәнлеге: мөстәкыйль рәвештә проблеманы чишү. |
8.Өй эше бирү | 1. Шарт фигыль кергән мәкальләр язып килергә. 2. Шарт фигыльләр кулланып, “Кышкы иртә” дигән кечкенә күләмле сочинение язарга | Өй эше бирү | Өй эшен язалар | Танып белү эшчәнлеге: логик фикерләү чылбырын булдыру. Коммуникатив эшчәнлек: укытучыны тыңлау, сораулар бирү |