Гайнуллин Тауфикъ Талгатович

сайт учителя татарского языка и литературы

Учить не мыслям, а мыслить

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: предмет татарский язык и татарская литература

Увлечения: История Внеклассная работа Методическая работа Родной язык

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Сатламышево, Апастовский район

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатламышевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Тат

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gaynullin-taufik-talgatovich
Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр
Ризаэтдин Фәхреддин

О себе

       Мин Татарстан Республикасы Апас муниципаль райины гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Әлеге мәктәптә 1990 нчы елда эшли башладым.  Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлап, мәктәпкә ана теле укытучысы буларак юл алдым. Максатым –укучыларымны телебезнең матурлыгы, аһәңлеге, бай әдәби мирасыбыз белән таныштырып калу гына түгел, аның матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү. Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә ала.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

книги

Мой взгляд на мир

Ана телебезне укучыларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү   укытучыдан зур осталык, түземлелек сорый торган вакытта яшибез. Кем син, нинди син замана укытучысы?

       Мин Татарстан Республикасы Апас муниципаль райины гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Әлеге мәктәптә 1990 нчы елда эшли башладым.

       Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлап, мәктәпкә ана теле укытучысы буларак юл алдым. Максатым –укучыларымны телебезнең матурлыгы, аһәңлеге, бай әдәби мирасыбыз белән таныштырып калу гына түгел, аның матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү. Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә ала.

      Менә инде мәктәптә эшли башлавыма да 24 ел булган. Шушы вакыт эчендә хәйран гына тәҗрибә туплап өлгердем.Үземнең эш нәтиҗәләрем белән уртаклаша алам икән дигән фикергә килдем.

   Минем методик темам: ,,Инновацион коммуникатив технологияләр кулланып татар теле һәм әдәбияты дәресләренә укучыларда кызыксыну уяту”.  Мин темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, яңа педагогик эзләнүләргә һәрвакыт өндәп тора.

       Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технолгиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

        Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.

        Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур,

эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә.  Мондый программа белән танышканда , укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул аның алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга.

Презентацион материалларны класстан тыш чаралар үткәргәндә,  әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин.Дәрес өчен презентацияләрне укучылардан ясату да белем сыйфатын күтәрүдә уңай нәтиҗә бирә.

         Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.

      Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

Татар телен өйрәткәндә укучылар өчен иң авыр һәм кызыксыз тармак -грамматика. Ләкин грамматиканы белмичә, дөрес сөйләшергә өйрәтеп булмый. Грамматикасыз дөрес сөйләм теле юк. Минем максатым – төрле кызыксындыру юлларын кулланып, телнең һәр тармагын өйрәтү. Бу күңелсез һәм ялыктыргысыз очрактан котылу чаралары итеп мин мультимедия презентацияләрен, интерактив такта куллануны уңышлы саныйм. Болар барысы да укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята.Модель һәм схемалар белән эшләү нәтиҗәсендә төпле фикер барлыкка килә. Ә төпле фикер-сөйләмебезнең асыл җәүһәре.Үз фикере булган укучы иҗади үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы

Рәхимов: ,, Иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезе – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш.

Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңа методлар белән эшләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала.

Ул гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

       Укучы кайчан ныграк кызыксына?! Үзе нидер эшләгән вакытта гына ныграк кызыксына башлый. Шулай булгач, һәр укучы дәрестә актив катнашырга тиеш.

       Уку нәтиҗәләренең мониторингын исәпкә алу педагогик эшчәнлекне , укыту методларын , эчтәлеген яхшырту өстендә эш алып барырга ярдәм итә.

     Укыту процессында уку эшчәнлеген яхшырту өчен барлык шартларны тудырганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Укучыларның белемнәрен системалы тикшереп , өстәп тору аларда укуга карата намуслы караш, белем алуга теләк уята. Алган белемнәре киләчәктә ныклы нигез булып тора.

Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән, бу алым бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек булса,икенчедән, интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы.

      Шулай ук төрле типтагы күнегүләр эшләү, иншалар, рефератлар язу ,компьютерда презентацияләр ясау татар теле дәресләрен кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

     Мәктәпкә яңа карашлы укучылар килде. Аларга көчләп: "Бу әсәр - яхшы, ә монысы - начар", - дигән фикер тага алмыйсын.

       Уйланулар, эзләнүләр, фараз һәм күзаллаулардан соң, әдәбият дәресенә дәяңалык кертергә кирәк булганлыгы ачыкланды. Әдәби әсәрләрне сайлаганда, аларның балаларга тәэсире, әсәрне аңлау дәрәҗәсе, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүгә ярдәм итәрлекләрен алырга кирәк.

        Әсәргә өлешчә яки тулысынча анализ ясарга була. Ләкин, минем уйлавымча, әсәргә тулысынча анализ ясау укучылар өчен дә, укытучылар өчен отышлырак, ә өлешчә анализлаганда әсәрнең күпчелек вакытта яхшы яклары гына бирелә. Чагыштыру өчен фактлар аз бирелә.

Тулысынча анализ ясау катлаулы, күп көч, вакытны сорый. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Андый дәресләрне класстан тыш уку өчен бирелгән дәресләрдә үткәрү отышлырак. Чөнки, укучылар әсәрне тулысынча укырга тиеш булалар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын, фикерләрен туплыйлар. Үзем дә да укучылар өчен проблемалы сораулар әзерләп куям. Мондый сораулар кайвакыт сыйныфны ике төркемгә аера: кайбер укучылар әдәби геройны мактый, ә кайберсе аның кылган эшләреннән гаеп таба, дәлилли.

       Үз белемен күтәрү өстендә эшләмәгән укытучы укытучы түгел. Мин дә заманнан арта калмас өчен төрле белем күтәрү курсларына йөрим. Алган белемнәрне дәресләрдә генә куллану белән чикләнергә ярамый. Мин укучыларымнан да шуны тәләп итәм.

     Мәктәп тормышы мине шулкадәр мавыктырган , 24 ел күз ачып йомганчы узып та киткән. Башкалар белән уртаклашырлык эш нәтиҗәләрем дә байтак җыелган.Аларны интернет челтәренең төрле тармакларына урнаштырам.

     Әдәбият укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.

    Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр дә укытучы дәресне укучы кызыксынырлык итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышка ирешәчәк.

Мои достижения

1. Почетная гррамота Апастовского территориального отдела образования, январь 2002год.
2. Диплом министерства культуры РТ, апрель 2003 год.
3. Почетная грамота Апастовского отдела культуры, март 2004 год.
4. Благодарственное письмо МУ"Отдел образования Исполнительного комитета Апастовского муниципального района РТ", 2010 год
5. Благодарственное письмо МУ"Отдел образования Исполнительного комитета Апастовского муниципального района РТ", апрель, 2012 год
6.Сертификат за участие во Всероссийском проекте "On-line подготовка к ЕГЭ"2012 г.
7.Сертификат участника Первого Всероссийского конкурса "Иң яхшы татар теле дәресе" за работу в номинации "Татарский язык" 2012 г.
8.Диплом КФУ за участие в образовательном семинаре, 2013 г
9.Диплом.Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Түгәрәк өстәл”. “Утырып уйлар уйладым номинациясе”. 2014 ел
10 Сертификат. ТР гомуми белем мәктәпләре укытучылары арасында татар телен өйрәнү буенча авторлык программалары, электив курслар, махсус курслар, сайлап алу курслары өчен авторлык программалары республикакүләм конкурсы. 2014 ел
11. Сертификат. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган ТР мәгариф хезмәткәрләре ХI республика педагогик укуларының муниципаль этабында катнашкан өчен. Апас мәгариф бүлеге, 2014 ел.
12. Диплом. Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Түгәрәк өстәл”. “Утырып уйлар уйладым номинациясе”. 2014 ел.
13. Грант «Наш лучший учитель». Приказ МОиН РТ №4725/14 от 21.08.2014 г
14. I дәрәҗә Диплом. Бөтенроссия күләмендә уздырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Педагогик остаханә" бәйгесе.  ТР МҮИ, Казан, август,2014

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы