Туган ягым рәссамнары
презентация к уроку (10 класс) на тему
Иске Үтәмеш авылында туган бөек рәссамыбыз Канәфи Нәфыйковның hәм Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән, Татарстанның Г.Тукай исемен-дәге Дәүләт премиясе лауреаты, нәкышче, сынчы, агач уймалар остасы Әхсән Фәтхетдинов тормыш юлы, эшчәнлеге белән танышырбыз.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ressamnar.pptx | 863.13 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Алар тау кебек иделәр, һәм тау кебек йөзделәр. Корьәннән Иске Үтәмеш авылында туган бөек рәссамыбыз Канәфи Нәфыйковның hәм Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән , Татарстанның Г.Тукай исемен-дәге Дәүләт премиясе лауреаты, нәкышче, сынчы , агач уймалар остасы Әхсән Фәтхетдинов тормыш юлы, эшчәнлеге белән танышырбыз .
1938 елны Иске Үтәмеш авылында туа. Казан сәнгать училищесы белән Ташкент театр- сэнгать инсти-тутында укый. Чыңгыз Әхмәров, Бакый Урманче иҗатлары профе-ссиональ мәк-тәп булудан тыш, тормыш мәктәбе була. Канәфи Нәфыйков
1939 елны Урманасты Үтәмеш авылында туа Түбән Тагил педогогия институ-тында белем ала. Урал якларында дүрт ел укыта. 1969 елдан бирле Түбән Кама шәһә-рендә биналарны, диварларны, урам мәйданнарны панно-рәсемнәр, агач уйма-лар,сыннар һәм орнаменталь ком-позиция белән бизи. Әхсән Фәтхетдинов
Татар халкының тарихын гына түгел, ә сәнгати елъязмасын тукымага күчерә, фаҗига язмый, югары дастан иҗат итә, риваятьтән чынбарлыкка әйләнгән вакыйгаларны сүрәтли. Музейлаштырылган мәгърур хәрабәләргә җан эрә,биредә гомер иткән кешеләрне hәм йорт-биналарны «терелтә», мәңгелеккә күчкән шәhәр урамнарын hәм базарларны халык белән тутыра. «Болгарда бер урам», «Болгарда ага базар», «Ак палата», «Борынгы Казанда сабан туе». Халык җаны.
Булгардагы Кызыл палата 1993
Булгар урамы 1975
Соембикэнен иленнэн куылуы 1978-1988
Халык иҗатына, аның фәлсәфәсенә, йола-ырымнарына, җирнең бетмәс көчен, ата-бабаларының энергиясен үзләрендә туплаган образларга мөрәҗәгать итә.Шуларның берсе урман илаһы, бармаклары тырпайган һәм үзе карурманнарның куркыныч даһиена әйләнгән Шүрәле. Рәссамның Шүрәлесе-җәмгыять нең бүгенге хэлен, әхлакый нормаларын, аның киләчәге булу - булмавын күрсәтә.Аны мәхлүк “урман сарыгы”, яисә хиссез җанвар итеп түгел, ә кешесыман газаплана, кайгыра, табигат ь не аңлый һәм ярата белә торган зат итеп сүрәтли. Шүрәленең эчке хасиятен ачар өчен Ә.Фәтхетдинов галиҗәнәт агачка мөрәҗәгат ь итә. Бу ц икл илледән артык әсәрдән тора. Әхсән Фәтхетдинов
Урман кырыенда очрашу
Шурэле һ эм Былтыр
Шурәле моңлана
Канәфи Нәфыйков тарихи портретлар өлкәсендә аерым казанышка ирешә.Нинди генә тарихны алып карасаң да,ул кеше язмышларыннан гыйбарәт. К.Нәфыйковның образлар галлереясы шагыйрь,музыкант,галимнәр образлары алып тора.Милләтнең гакыйлый үсешкә ирешкән,дөньяга карашның ,характерларның милли үзенчәлекләрен «үзендә туплаучы» ,тарихтагы төенле мизгелләрне чагылдыручы котлау бу. «Кол Гали», «Сәйф Сараи», «Габделҗәббар Кандалый»портретын рәссамның зур унышы дип бәяләргә мөмкин.Тормыш матурлыгыннан л әззәтләнеп итат иткән зирәк акыллы шагыйрь образын рәссам бераз гына шуклык һәм хәйләкәрлек белән дә тулыландыра сыман. .Тукыманың нәкыш структурасы да купшы: рәссамның нәфис пастель гаммасы кара hәм яшел төсләрнең кискен контрасы белән табигый яраша.Габдулла Тукай темасына да еш мөрәҗәгать итә.Рәссамны Тукай әйләнәсендәге,аңа якын булган кешеләр кызыксындыра:Тукай hәм Сәгыйть Рәмиев,Тукай hәм Сәхибҗамал Гыйзәтуллина-Волжская.Шагыйрь тарафыннан актрисага бүләк ителгән,купшы букетлардан да кадерлерәк булып чыккан ландыш чәчәге образга тулаем лирик төсмер биреп тора. «Халык портреты»
Мөхәммәтьяр 1978
Шагыйрь Кол Гали
К.Нәфыйков галимнәрне hәм иҗат кешеләрен татар халкы-ның мәдәни тарихын саклап килүчеләр итеп күрә,чөнки нәкъ менә алар буыннарны тоташ-тыручы күзгә күренмәс җепләр-не, эләктереп алып, алдагы буын-га тапшыра баручылар бит. Нәфыйков төрле стилистик алымнарны ирекле куллана, hәм тотрыклы реалистик рәсемнәр моның ачык чагылышы булып тора.
Әхсән Фәтхетдиновның “Ияләр”циклы -халыкның мең еллардан килгән әкияттәге образларны,мифларны,әкият-риваят ь ләрне чынбарлыкка әйләндерүче, аларны бүгенге татар дөньясына кайтарып бирүче, Ияләрне терелтү-че, агачларга җан өрүче. Бер форматтагы,бер тигез осталык белән башкарылган төрле жанрлар катнашмасыннан гыйбарәт(мифологпк портретлар,пейзажлар,ирекле орна-менталь композицияләр); киндер тукымага төшерелгән, өстенә мәгънәле текст руникасы уелган бизәкле агач рам белән әйләндереп алынган һәм бер стилен саклаган илледән артык нәкыш тезмәсе-төсле могҗиза булып кабул ителә. Аның ияләре-сөйкемле, ихлас, ягымлы,моңлы-сагышлы.Әнә тәрәзәләрдән моң,сагыш тулы күзләре белән карап торучы “Өй иясе”.Чал чәчле,тел һәм иминлекне сакларга өндәүче йөзьяшәр кортка- “Ачуланган”. Алар янында ук җир өстенә сеңеп, борчылып утырган - “җир иясе”; бишеккә иелгән самими ана - “Бишек иясе”;өзгәләнеп гармун уйнап утырган яшь ир зарты-“Моң иясе”.
Моң иясе. «Ай шәүләсе астында» картинасыннан фрагмент Өй иясе
Ана һәм бала Очрашу
Бу ике рәссам – эченә алтыннар яшерен-гән мирас сакчылары, узганнарның эзен һәм халык язмышының бөек-леген күрсәткән туган авылы кырыендагы өмет тавы төсле.Илеңдә ан-дый тау булуы үзе бер бәхет!
Газета “Безнең Чирмешән”5 ноябр ь 2002 ел Журнал “ Татарстан “ №7 1999 ел. К.Нәфыйков “ Ал ьбом “ 2005 ел. ”Мәг ъ рифәт” 22 апрел ь 2006 ел. “ Сөембик ә” №11 2002 ел. Ә.Фәтхетдинов “Ал ьбом “ 2002 ел. Әдәбият
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган ягым - Татарстан
Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....
Туган ягым – хәзинә
С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....
"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...