Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.
статья на тему

Новикова Рамзия Ингеловна

Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.

Татар телендә.

Новикова Рәмзия Ингеловна.

 Казан шәһәре Совет районының

“140 нчы гимназия” гомуми белем

муниципаль бюджет учреждениесе

       Кыенлыклар булуга карамастан, соңгы елларда татар телен куллану мөмкинлекләре артты. Дәүләт теле дип игълан ителгән телебезне хәзер хакимият органнарыннда да, башка өлкәләрдә дә ешрак ишетергә мөмкин. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү һәм өйрәнү максаты куелганнан соң, төрле авторлар тарафыннан дәреслекләр төзелде, уку-укыту ярдәмлекләре дөнья күрде.

  Бүген милли телләрне саклап калу һәм үстерү, татар милләтеннән булмаган укучыларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларда үз милләте белән горурлану хисе, башка милләтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр бар. Бала кече яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләү һәм язу күнекмәләрен үзләштерергә тиеш.

Яңа буын стандартлары укучыларга төпле белем биррүне генә түгел,ә аларны белем алырга өйрәтүне, укучыларда алган белемнәрен тормышта куллану күнекмәләре булдыруны максат итеп куя.

  Мин рус телле балаларга татар теле укытам. Дәресләремне баларда тел өйрәнүгә кызыксыну, татарча аралашырга омтылыш уятырлык, туган телгә һәм башка телләргә хөрмәт тәрбияли торган итеп үткәрергә тырышам. Рус балаларына татар теле өйрәтүнең төп бурычы- аларда бу телдә аралашу күнекмәләрен  булдыру. Сөйләм телен үстерү юнәлешендә коммуникатив эш төрләрен сайлаганда, укучыларның яшь үзенчәлеген, тоташтан дәвамлы нәтиҗәле эшчәнлеккә сәләтле булмауларын истә тотып эшлим. Сөйләм телен үстерү юнәлешендәге эш сүз байлыгын арттырудан башлана.  Кече яшьтәге мәктәп укучыларының сөйләм телен устерүгә ирешү максатыннан, башлангыч сыйныфларда татар телен укыту программасыннан чыгып эш планнары төзедем.

 1. Баларның сүзлек запасын баету. Предмет исемнәре белән танышу. Аларны истә калдыру.

2. Предмет билгеләре белән танышу. Өйрәнелгән предмет исемнәре һәм билгеләре белән сүзтезмәләр төзү.

3. Укытучы тарафыннан бирелгән соруларга төгәл җавап бирү.

4. Рәсем буенча җыйнак җөмләләр төзү.

5. Бирелгән текст буенча соруларга җавап бирү.

6. Шигырь, такмак, тизәйткечләрне ятлау һәм сәнгатьле сөйләү.

7. Үз гаиләсе, яраткан шөгыле , һава торышы, мәктәп турында сөйләү.

8. Кыска диалоглар төзү.

   Башлангыч  сыйныфларда укучыларның сүзлек запасы арттырыла; әкренләп таныш сүзләрдән һәм төзелмәләрдән –яңасына, җиңелдән- катлаулыга күчә барып, укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләре камилләштерелә. Алдагы сыйныфлар өчен яңа белем- күнекмәләргә нигез булдырыла. Укучыларны эшкә җәлеп итү, кызыксындыру максатыннан күнегүләр, төле коммуникатив характердагы биремнәр тәкъдим ителә. Дәрестә һәр бала катнаша, үз сүзен әйтә;башкаларның да фикерен ишетә.

Телләр өйрәнүдә коммуникативлык принцибын тормышка ашыруның күптөрле ысуллары, алымнары кулланыла.Рольле уеннар уйнау- шундыйларның берсе. Яшь  үзенчәлекләренә карап укучыларга дәрестә төрле ситуацияләр тәкъдим ителә. Кече яшьтәге балалар уенга, рольгә тиз , кыенсынмыйча кереп китәләр. Рольле уеннар аерым бер теманы өйрәнү тәмамлангач, сүзлек запасын баеткач уздырыла. Уен ярдәмендә алынган белемнәр ныгытыла. Башлангыч сыйныфларда “Хайваннар һәм кошлар”,  “Гайлә”, “Сәламәтлек”, Гимназия” һ.б. темаларын узганнан соң мондый уеннар аеруча нәтиҗәле. Укчыларда телгә кызыксыну уятуда матбугат чараларын куллану да отышлы.  “Салават күпере” журналы татар балалары өчен генә түгел, рус телле укучылар өчен зур ярдәмче булып тора. Уку дәресләрендә журналда чыккан мәкаләләр белән танышу; әкиятләр, шигырьләр уку, төрле уеннарда катнашу  укучыларның китап уку белән кызыксынуын арттыра, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Укучылар “Салават күпере” журналына теләп язылалар, андагы мәкаләләрне кызыксыну белән укыйлар.

Рус телле балалрны татар теленә өйрәтүнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Төркемнәрдә эш укучыларда татарча уку, язу, аралашу күнекмәләре аша хаталарны булдырмау юнәлешендә дә эш алымнары үткәрелә. Һәрбер эш төрле укучыларның яшь үзенчәлеген , белем дәрәҗәсен, грамматик һәм лексик минимумны исәпкә алып үткәрелә. Укучының мөстәкыйль эшеннән соң хаталар өстендә эш оештырыла. Эш төрләрен билгеләгәнче, рус телендә аралашучы баланың әлеге хатаны ни өчен ясаганлыгын ачыкларга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен түбәндәге эш турләрен отышлы дип саныйм:

  1. Матур язу күнекмәләре.
  2. Күчереп язу.
  3. Күчереп язганны үзтикшерү(партадашының эшен уку да отышлы).
  4. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу.
  5. Төшеп калган хәрефләрне куеп язу.
  6. Сүзләрне күплек санда язу.

Башлангыч сыйныфларда укучыларда дөрес күчереп язу күнекмәсе тиз генә барлыкка килми. Татар һәм рус теле дәресләрендә балаларны бер үк алгоритм белән эшләү уңай нәтиҗә бирә.

    Халыкның телен аның мәдәниятеннән, тарихыннан аерып өйрәнеп булмый. Тел аралашу чарасы буларак кына түгел, бәлки халыкның мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру уңаеннан да кулланылырга тиеш. Шуңа күрә уку материалы эчтәлегенә этнографик (Сабантуй бәйрәме, милли ашамлыклар, милли киемнәр) мәгълумәтләр, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре турында материаллар, әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Бу темаларны узганда  рус халык бәйрәмнәре һәм йолалары белән чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын ачыклап, бәйрәмнәр турында мәгълүматлар бирелә. Укучылар бәйрәмнәр турында презентацияләр эзерләп киләләр,үзләренең эшләрен яклап  чыгышлар ясыйлар. Югарыда күрсәтелгән эш төрләре укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләре устерүдә мөһим урын алып тора дип уйлыйм.

   Башлангыч сыйныфларда алган белем-күнекмәләр укучының киләчәктәге белем дәрәҗәсенең нигезе булып тора.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү"

Бу мәкалә укытучылар өчен ,Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен кулланыла....

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....