"Әкият иленә сәяхәт" 3нче сыйныфта уку дәресе
план-конспект урока на тему
3нче сыйныфта интеграцияле дәрес. Татар һәм рус телендәге әкиятләрнең охшаш һәм охшаш булмаган геройларын чагыштыру. Эчтәлекләре буенча охшаш якларын билгеләү, аермаларын табу.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok_novikovoy_r.i.docx | 608.39 КБ |
Публикация | 37 КБ |
Предварительный просмотр:
Интегрированный урок в 3 классе по татарской литературе.
Тема:
ПУТЕШЕСТВИЕ В МИР СКАЗОК.
(Әкият иленә сәяхәт)
Автор: учитель I категории
татарского языка и литературы
МБОУ Гимназии №140 г.Казани
Новикова Рамзия Ингеловна.
ПУТЕШЕСТВИЕ В МИР СКАЗОК.
(Әкият иленә сәяхәт)
III класс
Цель урока (Максат).
1. Обобщить и систематизировать знания учащихся о татрских, русских народных и авторских сказках, классифицировать сказки, развивать умение находить их сходство и различие, анализировать поступки и речь героев, делать выводы и обобщения.
Продолжать формировать интерес к чтению, развивать воображение, наблюдательность, воспитывать уважение к истокам культуры народа; прививать навыки самостоятельной работы над литературой, формировать коммуникативные навыки, умение критически оценивать себя и своих товарищей.
1. Татар халык әкиятләре турындагы белемнәрен барлау, яңа мәгълүматлар бирү.
2. Әкиятләренең эчтәлегенә төшендерү, сүзлек байлыгын арттыру; сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү.
3. Китапка мәхәббәт, әдәби әсәрләр укуга омтылыш тәрбияләү. Халык педагогикасы нигезендә һәм әкият геройлары мисалында әхлак тәрбиясе бирү.
Материал:
1. Плакаты с идеями сказок, иллюстрация из сказок .(Әкиятләрнең эчтәлеген чагылган мәкальләр язылган плакатлар, әкиятләргә рэсемнәр.)
2. Карта путешествия.( Сәяхәтнең картасы.)
3. Мультимедейный проетор. Выставка из книг.(Әкиятләрдән өзекләр, китаплар күргәзмәсе)
Дәрес барышы.
Вводное слово учителя.( Укытучының кереш сүзе.)
– Здравствуйте ребята! У нас сегодня урок внеклассного чтения по татарской литературе “Путешествие в мир сказок”. Вы знаете очень много сказок. Русские народные сказки , татарские народные сказки и сказки разных народов. Мы знаем, что сказки бывают авторские и народные. И так мы отправляемся в волшебный мир народных сказок, прекрасный, переливающийся всеми звуками, наполненный блеском светлого неба.(играет музыка)
)
Перед вами карта путешествия.
1. Вот ворота “Мир сказок”(Менә "Әкиятләр иле”нең капкасы) Но, чтобы войти туда нужно решить кроссворд, ответить на вопросы.( Тик нишләптер ачылмый ул. Ә, капкага керү өчен, сорауларга җавап бирергә кушылган икән. (Капкага сораулар язылган кәгазь эленгән.)
1. Какие народные сказки вы знаете?
2. Герои сказок (Әкият геройлары кемнәр, нәрсәләр?)
3.Какие они? (Лиса, медведь,волк, петух...)
4.Каких животных в русских и татарских народных сказках называют так:
-Сестричка, Патрикеевна, (көлтә койрык, Хәйләбикә)
-Косой, трусишка(Кылый, куркак)
-Лапчатый (Камыт аяк)
-Золотой гребешок (Кыю, батыр)
-Серый (соры, беркатлы)
Учитель: Молодцы, ребята. Смогли ответить на все вопросы. (Әйе, балалар, сез барысына дадөрес җавап бирдегез. Хәзер икенче тукталыш.)
2 остановка
Я подготовил викторину по русским и татарским народным сказкам. Вы должны вспомнить как называется сказка и кто ее автор. (зачитываются отрывки из сказок) (Әкиятләр дөньясына керүебез өчен, бу әкиятләрне белүебез сорала. Мин әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез аларның кайсы әкияттән икәнен әйтерсез. (Берничә әкият укыла,)
“Лиса и Волк” (“Төлке һәм бүре”)
“Старик и лиса” (“Карт һәм Төлке”)
“Старик и медведь” (“Карт белән Аю”)
“Падчерица” (“ Уги кыз”).
Как прекрасны эти сказки каждая сказка нас радует, удивляет, восхищает и чему-то учит. ( Һәр әкият мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак һәм безне нәрсәгә дә булса өйрәтә. Әйдәгез, әйтеп чыгыйк әле бу әкиятләр безне нәрсәгәөйрәтә?) .
На этой остановке мы с вами посмотрим отрывки из русских и татарских народных сказок. Вы должны сказать названия и этих сказок и чему они нас учат, вспомнить как называется сказка и кто ее автор. ( Смотрят отрывки из сказок на русском и на татарском языках.(“Водяная”, “Шурале”, “Ленивый щенок”. “ Су анасы”, “Шүрәле”, “Ялкау маэмай”)
3 остановка.Инсценировка татарской народной сказки “Два петуха” (“ Чукмар белән Тукмар” ) (уточнить какая сказка авторская или народная, чему она нас учит)
( Бу акылны күңелләребезгә салып, юлыбызны дәвам итик.)
4 остановка.
Слушаем сказку, которую читали дома. Сейчас хотелось бы услышать ваше мнение о проделанной работе. (дети показывают свои рисунки к сказкам которая им особенно нравится, рассказывают о героях сказки. Чему учит эта сказка, положительные и отрицательные герои… Сами оценивают свою работу, а затем ребята, которые являлись зрителями оценивают работу своих товарищей, делаются выводы) (Менә без дә бергәләшеп "Әкиятләр иле”н гизеп кайттык. Әйдәгез хәзер сәяхәтебезгә йомгак ясыйк. Файдалы уздымы ул, ниләр белдек? Нәтиҗә ясала.)
Сказка – это волшебство, а волшебником может быть каждый из нас, ведь сказка находиться рядом и надо только верить в чудеса, делать добро, фантазировать и любить читать.
На этом наш урок окончен, благодарим наших гостей за внимание. Благодарим ребят за работу и приглашаем разделить хорошее настроение просмотром прекрасной сказки “Өч кыз”(Три девицы).
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.
Татар телендә.
Новикова Рәмзия Ингеловна.
Казан шәһәре Совет районының
“140 нчы гимназия” гомуми белем
муниципаль бюджет учреждениесе
Кыенлыклар булуга карамастан, соңгы елларда татар телен куллану мөмкинлекләре артты. Дәүләт теле дип игълан ителгән телебезне хәзер хакимият органнарыннда да, башка өлкәләрдә дә ешрак ишетергә мөмкин. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү һәм өйрәнү максаты куелганнан соң, төрле авторлар тарафыннан дәреслекләр төзелде, уку-укыту ярдәмлекләре дөнья күрде.
Бүген милли телләрне саклап калу һәм үстерү, татар милләтеннән булмаган укучыларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларда үз милләте белән горурлану хисе, башка милләтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр бар. Бала кече яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләү һәм язу күнекмәләрен үзләштерергә тиеш.
Яңа буын стандартлары укучыларга төпле белем биррүне генә түгел,ә аларны белем алырга өйрәтүне, укучыларда алган белемнәрен тормышта куллану күнекмәләре булдыруны максат итеп куя.
Мин рус телле балаларга татар теле укытам. Дәресләремне баларда тел өйрәнүгә кызыксыну, татарча аралашырга омтылыш уятырлык, туган телгә һәм башка телләргә хөрмәт тәрбияли торган итеп үткәрергә тырышам. Рус балаларына татар теле өйрәтүнең төп бурычы- аларда бу телдә аралашу күнекмәләрен булдыру. Сөйләм телен үстерү юнәлешендә коммуникатив эш төрләрен сайлаганда, укучыларның яшь үзенчәлеген, тоташтан дәвамлы нәтиҗәле эшчәнлеккә сәләтле булмауларын истә тотып эшлим. Сөйләм телен үстерү юнәлешендәге эш сүз байлыгын арттырудан башлана. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының сөйләм телен устерүгә ирешү максатыннан, башлангыч сыйныфларда татар телен укыту программасыннан чыгып эш планнары төзедем.
1. Баларның сүзлек запасын баету. Предмет исемнәре белән танышу. Аларны истә калдыру.
2. Предмет билгеләре белән танышу. Өйрәнелгән предмет исемнәре һәм билгеләре белән сүзтезмәләр төзү.
3. Укытучы тарафыннан бирелгән соруларга төгәл җавап бирү.
4. Рәсем буенча җыйнак җөмләләр төзү.
5. Бирелгән текст буенча соруларга җавап бирү.
6. Шигырь, такмак, тизәйткечләрне ятлау һәм сәнгатьле сөйләү.
7. Үз гаиләсе, яраткан шөгыле , һава торышы, мәктәп турында сөйләү.
8. Кыска диалоглар төзү.
Башлангыч сыйныфларда укучыларның сүзлек запасы арттырыла; әкренләп таныш сүзләрдән һәм төзелмәләрдән –яңасына, җиңелдән- катлаулыга күчә барып, укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләре камилләштерелә. Алдагы сыйныфлар өчен яңа белем- күнекмәләргә нигез булдырыла. Укучыларны эшкә җәлеп итү, кызыксындыру максатыннан күнегүләр, төле коммуникатив характердагы биремнәр тәкъдим ителә. Дәрестә һәр бала катнаша, үз сүзен әйтә;башкаларның да фикерен ишетә.
Телләр өйрәнүдә коммуникативлык принцибын тормышка ашыруның күптөрле ысуллары, алымнары кулланыла.Рольле уеннар уйнау- шундыйларның берсе. Яшь үзенчәлекләренә карап укучыларга дәрестә төрле ситуацияләр тәкъдим ителә. Кече яшьтәге балалар уенга, рольгә тиз , кыенсынмыйча кереп китәләр. Рольле уеннар аерым бер теманы өйрәнү тәмамлангач, сүзлек запасын баеткач уздырыла. Уен ярдәмендә алынган белемнәр ныгытыла. Башлангыч сыйныфларда “Хайваннар һәм кошлар”, “Гайлә”, “Сәламәтлек”, Гимназия” һ.б. темаларын узганнан соң мондый уеннар аеруча нәтиҗәле. Укчыларда телгә кызыксыну уятуда матбугат чараларын куллану да отышлы. “Салават күпере” журналы татар балалары өчен генә түгел, рус телле укучылар өчен зур ярдәмче булып тора. Уку дәресләрендә журналда чыккан мәкаләләр белән танышу; әкиятләр, шигырьләр уку, төрле уеннарда катнашу укучыларның китап уку белән кызыксынуын арттыра, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Укучылар “Салават күпере” журналына теләп язылалар, андагы мәкаләләрне кызыксыну белән укыйлар.
Рус телле балалрны татар теленә өйрәтүнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Төркемнәрдә эш укучыларда татарча уку, язу, аралашу күнекмәләре аша хаталарны булдырмау юнәлешендә дә эш алымнары үткәрелә. Һәрбер эш төрле укучыларның яшь үзенчәлеген , белем дәрәҗәсен, грамматик һәм лексик минимумны исәпкә алып үткәрелә. Укучының мөстәкыйль эшеннән соң хаталар өстендә эш оештырыла. Эш төрләрен билгеләгәнче, рус телендә аралашучы баланың әлеге хатаны ни өчен ясаганлыгын ачыкларга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен түбәндәге эш турләрен отышлы дип саныйм:
- Матур язу күнекмәләре.
- Күчереп язу.
- Күчереп язганны үзтикшерү(партадашының эшен уку да отышлы).
- Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу.
- Төшеп калган хәрефләрне куеп язу.
- Сүзләрне күплек санда язу.
Башлангыч сыйныфларда укучыларда дөрес күчереп язу күнекмәсе тиз генә барлыкка килми. Татар һәм рус теле дәресләрендә балаларны бер үк алгоритм белән эшләү уңай нәтиҗә бирә.
Халыкның телен аның мәдәниятеннән, тарихыннан аерып өйрәнеп булмый. Тел аралашу чарасы буларак кына түгел, бәлки халыкның мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру уңаеннан да кулланылырга тиеш. Шуңа күрә уку материалы эчтәлегенә этнографик (Сабантуй бәйрәме, милли ашамлыклар, милли киемнәр) мәгълумәтләр, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре турында материаллар, әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Бу темаларны узганда рус халык бәйрәмнәре һәм йолалары белән чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын ачыклап, бәйрәмнәр турында мәгълүматлар бирелә. Укучылар бәйрәмнәр турында презентацияләр эзерләп киләләр,үзләренең эшләрен яклап чыгышлар ясыйлар. Югарыда күрсәтелгән эш төрләре укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләре устерүдә мөһим урын алып тора дип уйлыйм.
Башлангыч сыйныфларда алган белем-күнекмәләр укучының киләчәктәге белем дәрәҗәсенең нигезе булып тора.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?
конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...
1 сыйныфта әлифба дәресе
1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....
"Файдалы үләннәр." з нче сыйныфта уку дәресе
Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү б...
Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.
7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....
Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.
7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....
2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”
Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү...
Әкият иленә сәяхәт.
Я хочу, чтобы уроки родного языка не были скучными, а проходили интересно, чтобы детям было весело на уроке, чтобы знакомились с произведениями родного языка, с фольклором, национ...