"Файдалы үләннәр." з нче сыйныфта уку дәресе
методическая разработка на тему

 

     Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү  укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә.

     1.Автор: Җәләева Әнисә Мухаметовна, 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

   2.Предмет, класс:  3 нче сыйныфта уку

     3.Дәреснең темасы: Файдалы үләннәр
     4.Максат.  Вахит Монасыйповның “Табиблар” дигән хикәясен укып анализлау. 

     5.Дәреснең  бурычы:  1.”Кызыл китап” һәм Каюм Насыйриның “Шифалы үләннәр” китабы белән танышу;

               2.сәнгатьле һәм йөгерек укырга өйрәтүне дәвам итү, эзләнү        ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү;

               3. укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү.

     6.Алымнар:  Фронталь һәм коллектив эш (парлы эш, төркемдә эш); сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар темага карата индивидуаль һәм төркемнәрдә проектлар яклау.

    7. Дәрес методы: катнаш

    8. Материал: 3 нче сыйныфның уку китабы (133нче бит);  Каюм Насыйри портреты, Каюм Насыйриның “ Шифалы үләннәр” китабы, “Кызыл китап”, укучылар эшеннән эшләнгән стенд.

     10. Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация.

     11. Көтелгән нәтиҗә: укыганның эчтәлеген кыскача сөйли белү,  шуңа карата мөнәсәбәт белдерү; төп мәгълүматны аерып укый, сорауларга җавап бирә һәм текстка карата сораулар куя белү;   үзлектән текстлар белән эшли, тематик материал сайлап, билгеле бер модель буенча текст,хикәя төзү.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon faydaly_ulnnr.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Файдалы үләннәр.

Максат: 1.  Вахит Монасыйповның “Табиблар” дигән хикәясен укып анализлау.

Бурычлар: 1.”Кызыл китап” һәм Каюм Насыйриның “Шифалы үләннәр” китабы белән танышу;

               2.сәнгатьле һәм йөгерек укырга өйрәтүне дәвам итү, эзләнү        ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү;

               3. укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү.

Материал: 3 нче сыйныфның уку китабы (133нче бит);  Каюм Насыйри портреты, Каюм Насыйриның “ Шифалы үләннәр” китабы, “Кызыл китап”, укучылар эшеннән эшләнгән стенд.

Җиһазлау: Компьютер.

Класс: 3 нче класс, уку дәресе.

Дәрес планы.

I. Дәресне оештыру, мотивация

1. Исәнләшү. Дәрес башлау өчен уңай климат булдыру.

II. Актуальләштерү.

1.Дәреснең темасы белән таныштыру.

2. Сүзлек эше.

3. Каюм Насыйриның “Шифалы үләннәр” китабы турында әңгәмә.

4.Өй эшләрен тикшерү.

5.Ял минуты үткәрү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Вахит Монасыйповның “Табиблар” тексты өстендә эш:

                 а) текстны укытучының үрнәк укуы;

                 ә) текстны укучыларның мөстәкыйль һәм рольләргә бүлеп укуы;

                 б)сорауларга җавап бирү.

IV. Белем, күнекмәләрне кабатлау һәм  ныгыту күнегүләре.

1. “Кызыл китап” турында сөйләшү

2. Компьютер аша Татарсан территориясендә югала барган үсемлекләрне күзәтү.

3. Мөстәкыйль эш. (тест)

V. Дәрескә йомгак ясау.

VI. Өй эше. Дәреслектәге рәсемнәр буенча табышмак уйлап чыгарырга һәм “Табиблар” текстын сәнгатьле укырга өйрәнергә.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше,мотивация      

Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. 1нче слайд: Бүгенге дәресебезнең темасы “Файдалы үләннәр” дип атала.  Бүгенге дәрестә сезгә яңа сүзләр очрар. (Сүзлек өстендә эш үткәрелә.)

  1. 2нче слайд:  табиб – врач
  2. ашказаны – желудок
  3. арпа – ячмень
  4. энҗе чәчәк – ландыш
  5. 3нче слайд: арт сабакны укыту – ачулану,әрләү. (Покажу,где зимуют раки)

     - Укучылар, бу нинди китап?

    - Ни өчен “Кызыл китап” дип уйлыйсыз? Тышы кызыл булгангамы?

 ( Укучыларның җаваплары тыңлана.)        

Җир йөзендә куе урманнар, яшел болыннар, кыйммәтле җәнлекләр, кошлар һәм үсемлекләр саны елдан-ел кими бара. Табигать байлыкларын, аның гүзәллеген саклап калу өчен безнең илебездә зур эшләр башкарыла. Менә шуның өчен “Кызыл китап” булдырганнар.  Бу китапка кертелгән җәнлекләрне, кошларны, балыкларны тоту, аулау, үсемлекләрне өзү, таптау закон нигезендә тыела, кешеләр аларны саклау, үрчетү һәм үстерү өчен кайгыртучанлык күрергә тиешләр.     

 6 нчы слайд. (Татарстан җирлегендә югала барган  үсемлекләр күрсәтелә.)

  1. Актуальләштерү.

   - Салкын тиеп авыртканда сезне әниегез ничек дәвалый? (Укучылар җавап бирә)

    Әйе, салкын тигәндә сезне әниегез мәтрүшкәле, кура җиләкле чәй белән сыйлый. Кайчагында бөтнек тә кушып җибәрә. Безнең илебездә 250 дән артык төр дару үләне үсә икән бит. Күбесе бөтенләй юкка чыгу алдында тора.

4 нче слайд:Менә шушы файдалы үләннәр турында Каюм Насыйри китап төзи. Китап “Шифалы үләннәр” дип атала.        Каюм Насыйри бик укымышлы кеше була. Бик күп укый, күп яза. Дусларны да акылына карап сайларга куша. Дусларны байлыкларына карап сайлама, һәркем дә баеп китәргә мөмкин: үзеңә иптәшкә акыллы, белемле кешеләрне сайла, ди. (Каюм Насыйри. “Шифалы үләннәр” китабы белән таныштыру.)

Балалар, мин сезгә нинди дару үләннәре беләсез, шулар турында язып килергә кушкан идем. ( Өй эшләрен тикшерү.)

     Өй эшләрен игътибар белән үтәгәнсез. Рәхмәт, укучылар.

   5 нче слайд: Дару үләннәрен җыйган кешеләргә таләпләр:

  1. Һәр үләннең кыяфәтен һәм үзлеген белергә кирәк;
  1. һәрбер үләннең кайсы вакытта җыярга кирәклеген белергә кирәк;
  1. Һәрбер үләннең кайсы вакытта файдасы һәм куәте күбрәк була;
  1. ул дару үләннәрен җыйгач, ничек киптерергә һәм сакларга тиеш;
  1. кайсы үләннең чәчәге, кайсы үләннең кайрысы, кайсы үләннең яфрагы дару икәнен белергә кирәк.

Менә шушы таләпләрне үтәгәндә генә “Кызыл китап”тагы үсемлекләрне саклый алырбыз.

Табиб биргән даруларны кире кагарга кирәкми. Дөрес диагнозны бары тик табиб кына куя ала.

 Ә хәзер, укучылар, ял итеп алырбыз.( Физкультминут.)   

       

   III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.                                      

       Бүген дәрестә Вахит Монасыйповның “Табиблар” дигән текстын укырбыз. Хәзер мин текстны укып чыгам, ә сез мин укыганда игътибар белән карап барыгыз.( Укытучының үрнәк укуыннан соң, укучылар мөстәкыйль һәм рольләргә бүлеп укыйлар.)

          Сорауларга җавап бирик әле.

         -Ромашка нинди авыруларны дәвалый?

         - Ашказанын нинди үлән дәвалый?

         - Энҗе чәчәк нәрсәләрне дәвалый?

         - Күзгә арпа чыкса, ничек дәваларга мөмкин?

          - Ялкаулыкны ничек дәвалыйлар? Искәндәр нинди малай? Аның нәрсә өчен арт сабагын укытырга кирәк дип уйлыйсыз?

         - Бу текст ни өчен “Табиблар" дип атала икән?

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Дәреслектәге биремнәрне үтәү (Сыйныф ике төркемгә бүленеп эшли)

7 нче слайд.  Әйдәгез,укучылар, бүгенге  дәрес материалын искә төшереп китик әле.Слайдтагы сорауларны укыйбыз һәм шул сорауларга җавап язабыз.

1. Югала барган үсемлекләрне кайсы китап саклый?

а) “Яшел китап”   ә) “Кызыл китап”   б)”Кара китап”

2. Ашказанын кайсы үлән дәвалый?

а) ромашка  ә) әрем   б) кычыткан?

3. Кешеләрнең күзенә нәрсә чыга?

а) арпа   ә) солы  б)бодай

Укытучы: Эшләрне алыштырып, бер-беребезнекен тикшерәбез. Карандашләр белән билгеләр куябыз.

- Ә хәзер слайдта чыккан җаваплар белән чагыштырабыз.

8нче  слайд.

1 – ә  

 2 – ә

3 – а

V. Йомгаклау.

         Укучылар! Бүгенге дәрес сезгә кайсы ягы белән ошады? Нинди яңалыклар белдегез? Нәтиҗә ясап, нәрсә әйтә аласыз?

( Укучыларның җаваплары тыңлана.)        

VI. Өй эше. 9нчы слайд.

Дәреслектәге рәсемнәр буенча табышмак уйлап чыгарырга һәм “Табиблар” текстын сәнгатьле укырга өйрәнергә.

 Укучылар, бүгенге дәрес тәмам, дәрестә актив катнаштыгыз. Сау булыгыз.

( Дәрес ахырында билгеләр куела)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.

7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....

Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.

7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....

"Әкият иленә сәяхәт" 3нче сыйныфта уку дәресе

3нче сыйныфта интеграцияле дәрес. Татар һәм рус телендәге әкиятләрнең охшаш һәм охшаш булмаган геройларын чагыштыру. Эчтәлекләре буенча охшаш якларын билгеләү, аермаларын табу....

2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”

Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү...

Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым! 5 нче сыйныфта уку дәресе.

laquo; Табигать һәм кеше» темасы         буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.Укучыларда табигатькә  карата сакчыл  кара...