2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”
план-конспект урока по теме

Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү; милли-төбәк компонентларын кулланып балаларда туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_nche_syynyfta_uku_drese.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче сыйныфта уку дәресе

Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”,  “Җир йокысы”

Максат: язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү; милли-төбәк компонентларын кулланып балаларда туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау, материал: Р.Х. Ягъфәрова “Уку китабы”, 2нче сыйныф, 52-54 нче битләр; компьютер, интерактив такта; Г.Тукай портреты, язучы яшәгән урыннарны күрсәткән рәсемнәр, кыш турында мәкальләр һәм табышмаклар; безнең якта кышлаучы кошлар, җәнлекләр рәсеме.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

 -Күзләрне йомабыз, аланда йөрибез. Бер көй ишетелә, бу көй шундый якын, таныш. Бу җырның авторы кем икән? (Г. Тукай.)

             II. Актуальләштерү.

(Экранда 1 нче слайд, Г.Тукай портреты.)

-Г.Тукай - татар халкының бөек язучысы.

-Әйдәгез, Г.Тукай турында белгәннәребезне искә төшереп алабыз.

(Экранда 2 нче слайд, “Кушлавыч” авылы рәсеме.)

-1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Әтнә районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. 5 айлык вакытында әтисе үлә, 4 яшендә әнисе үлеп китә. Бер гаиләдән икенче гаиләгә күчеп йөрергә, күп авырлыклар кичерергә туры килә аңа. Шуңа да сәламәтлеге какшый. Ул дөньяда нибары 27 ел яши. Шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр язып калдырган. Без сезнең белән шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен, әкиятләрен өйрәндек. Ә хәзер шул әсәрләрне ничек белүебезне тикшереп алыйк.

(Экранда 3 нче слайд, төрле язучыларның әсәрләренә ясалган иллюстрацияләре.)

-Шушы иллюстрацияләр арасыннан Тукай әсәренә булганнарын гына сайлап алыгыз.

III. Өй эшен тикшерү.

(Экранда 4 нче слайд, “Бишек җыры” шигыренә иллюстрация.)

-Г.Тукайның “Бишек җыры” шигыренә ясалган иллюстрация буенча төзелгән хикәяне сөйләгез. (1-2 укучы.)

IY. Дәреснең темасын ачыклау.

1. Укытучының кереш сүзе.

-Без бүген дәрестә Г.Тукай әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Шагыйрь табигатьне бик яраткан һәм табигатьне сүрәтләгән күп кенә шигырьләр, хикәяләр язып калдырган.

2. Табышмак чишү һәм дәреснең темасын ачыклау.

(Экранда 5 нче слайд, кыш турында табышмаклар.)

 Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.    (Кыш.)

                               Кулсыз, күзсез, буяусыз

                                                                  Ясый ул төрле бизәк.

                           Беркем аны өйрәтми,

                                                                     Ул үзе шундый зирәк.   (Суык, салкын.)

Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.          (Кар.)

-Димәк, елның кайсы фасылы турында сүз барачак? (Кыш турында.)

Y. Г.Тукайның “Кыш” тексты өстендә эш.

1. Текстны кычкырып уку. (Укучы бала укый.)

2.Сүзлек өстендә эш.

(Экранда 5 нче слайд.)

                                                    Гәрчә-хотя

Ачыгырга-ашыйсы килергә

3.Текстның эчтәлеге өстендә эш.

–Кыш кайсы айдан башлана?

-Кыш көне кояш ничек яктырта?

-Җир нәрсә белән каплана?

-Күлләр, елгалар нәрсә астында кала?

-Кошлар, хайваннар өчен нинди вакытлар җитә?

-Кышка кемнәр яз көне әзерләнә?

-Язын кешеләр нәрсә чәчәләр?

-Җәй көне кешеләр нәрсәләргә азык әзерлиләр?

-Кышка алдан ук әзерләнеп куя торган нинди җәнлекләрне беләсез?

-Без, кешеләр, кошларга һәм җәнлекләргә ничек ярдәм итә алабыз?

YI. Физкультминутка.

YII. Г.Тукайның “Җир йокысы” шигыре өстендә эш.

1. Сүзлек өстендә эш.

-.Ә хәзер Г.Тукайның бик матур бер шигырен укырбыз. Шигырьдәге кайбер сүзләрнең мәгънәсен ачыклап китик.

(Экранда 6 нчы слайд.)

                       Уйкуга талган - йокыга талган.

                        Кыйбла - көньяк.

  1. “Җир йокысы” шигырен укытучының яттан укуы.

-Шигырь ошадымы? Күз алдыгызга нәрсә килде?

4. Шигырьне балаларның эчтән укуы.

5. Шигырь эчтәлеге буенча эш.

-Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Җир нәрсә эшләгән? (Кар юрганы белән ябынган, йокыга талган.)

-Ә күпме йоклар икән җир, шул юлларны табып укып күрсәтегез.

-Шагыйрь җирне кемгә охшата? (Кешегә.)

-Ничек уйлыйсыз, җирнең йокысы нинди? (Тыныч, рәхәт.)

-Шул юлларны табып укып күрсәтегез.

-Шигырьгә нинди рәсем ясар идегез?

6. Шигырьне сәнгатьле уку күнегүләре.

YIII. Рфлексия. Дәрескә йомгак.

-Бүген без нәрсә турында сөйләштек һәм укыдык?

-Кыш билгеләрен әйтеп үтегез.

(Экранда 7 нче слайд.)

-Сүзләре ара калдырмый басылган мәкаль һәм әйтемнәрне укыгыз.

                                           Берелдаикеязбулмый.

Кышкакаршытиендәзапасҗыя.

                                           Каргателәгебеләнкаряумый.

IX. Билгеләр кую.

X. Өй эше бирү.

1. “Җир йокысы”-яттан өйрәнергә.

2. “Туган ягыма кыш килде” темасына рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

Г.Тукай иҗатында хатын-кыз образы

Татар әдәбиятының һәр чорында хатын-кызлар турында сөйләүче әсәрләрне  очратырга мөмкин. XIX гасырда сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Тема: “Кышкы табигать” темасын йомгаклау.

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...