Халык авыз ижаты аша укучыларда милли үзан тэрбиялэу.
консультация (5 класс) по теме

   Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә мәкальләр актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Мәкальләр әйтеп, аның мәгънәсен аңлату укучыларда фикерләү сәләтен үстерә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khal_av_izh.docx22.16 КБ

Предварительный просмотр:

Халык авыз иҗаты аша укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Халык иҗаты ул - халык вәкилләре тарафыннан телдән иҗат ителеп, күп еллар буе халык хәтерендә сакланып килгән чәчмә һәм шигъри әсәрләр җыелмасы. Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, зур педагогик әһәмияткә ия. Татар фольклорының һәрберсе, әкиятме ул, мәзәк, мәкаль һәм әйтем, мөнәҗәт, риваять, дастан, бәет, легендалар һ.б., алар иң беренче чиратта тәрбияви үзенчәлеккә ия. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчке ихтияҗына әверелә. Бу уңайдан дидактик материалларның алдан уйланган булуы, сөйләм эшчәнлегенә караган биремнәрнең төрле эчтәлектә булуы дәрескә карата кызыксынуны көчәйтә. Патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, дәресләрдә фольклор элементларын куллану бик урынлы. Алар татар теленең байлыгын, серлелеген, матурлыгын күрсәтә. Фикерне оста һәм кыска итеп әйтә белергә өйрәтә.

Фольклор  сүзен шартлы рәвештә халык акылы, халык хикмәте дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Аның төп үзенчәлекләренең берсе – телдән иҗат ителүе белән бәйле. Бу үзенчәлек бик борынгы, әле язу булмаган ук чорлардан килә. Ул вакытларда мифология һәм фольклор, халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүче бердәнбер иҗат төре буларак җәмгыять тормышында әһәмиятле роль уйнаган. Әмма бу һич кенә дә язу барлыкка килү белән фольклор юкка чыга икән дигән сүз түгел. Чөнки язма мәдәният башлангыч чорда үзе дә халык иҗатына таяна.

Татар халык иҗатының мәкаль, әйтем һәм табышмак кебек төрләрен афористик жанрлар яки паремияләр дип йөртәләр. Афоризм – билгеле бер автор, галим, язучы, философ, халык телендә кыска, соң дәрәҗәдә камил җөмлә белән әйтелгән, гаять тирән фикергә, барыннан да элек көтелмәгән эчтәлеккә ия булган сүзләр тезмәсе. Тирән бер фикерне көтелмәгәнчә матур, оста, үзенчәлекле итеп әйтү – афоризмның асылы.

Татар халык иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр, табышмаклар һәм башкалар балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген үстерәләр. Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан  санамышлар, тизәйткечләр, җырлар, шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, мәкаль һәм әйтемнәр дә татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.  

Халык афоризмнары арасында һәм әдәби-эстетик кыйммәте буенча, һәм сан ягыннан төп урынны, һичшиксез, мәкальләр алып тора. Мәкаль атамасы безгә гарәп теленнән кергән. Аның мәгънәсе «сөйләү, әйтеп бирү» дигәнгә туры килә. Н.Исәнбәт, мәкальләргә түбәндәге билгеләмә бирә: «Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә»

Мәкальләр – халык авыз иҗаты әсәрләренең кыска төре. Алар бик борынгы заманнардан бирле яшәп киләләр, телдән телгә күчеп таралалар һәм хәзерге вакытта да бик актив иҗат ителәләр. Мәкальләр күләме белән кыска, тирән мәгънәле, тәмамланган фикерне аңлата торган, рифмага салып әйтелгән җор сүзләр була. Алар халыкның күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә, сыналган эшнең нәтиҗәсе буларак туалар. Мәкальләр – халыкның күпьяклы тормышын, әхлакый карашларын, кешедәге уңай якларны һәм тискәре сыйфатларны сәнгатьчә сурәтли торган кыска әсәрләр. Халык үзенең мәкальләрендә тормыштагы җитешсезлекләрне, яраксыз күренешләрне аяусыз тәнкыйтьли.

Мәкальләр сурәтләү чараларына бай, аларда фикер тасвирлап бирелү сәбәпле, кешегә бик үтемле, көчле тәэсир итүчән була. Татар халкы сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтергә оста.

Татар теле һәм әдәбиятын укытканда мәкальләр куллану бик урынлы. Алар укучыларның уйлау сәләтен үстерә. Аның педагогик сыйфатын балалар бик яхшы беләләр һәм бик яраталар. Бу уңай белән мәкальләрнең мәктәпләрдә балаларда тел культурасы тәрбия итү ягыннан әһәмияте зур. Мәкальләр мәңге яшь һәм тирән тормышлы халыкның үз йөрәгеннән, аның тел очыннан атылып чыккан шигъри хикмәтле, афористик әсәрләр туган телнең матурлыгын, тирән мәгънәләрен балаларга сиздерә. Мәкальләрне тагын шуның өчен дә яраталар, ул балаларга аваз матурлыгы, ритм сизгерлеге үстерә, поэтик һәм тапкыр образлар сизү зәвыгын уята, тормыш өчен дә кирәк булган кайбер кагыйдәләр үрнәге алырга, сүзенә дәлил һәм мисаллар китерә белергә, ата-баба мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә. Мәкальләрнең тәрбияви ролен белгән яхшы педагоглар үз дәреслек китапларында әлифбадан ук гүзәл мәкальләр урнаштыра килделәр һәм киләләр.

 Балалар һәм яшүсмерләр тормышында мәкальләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Алар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, фикерләүне чыныктыра, ритмлы сүз, мәкальнең мәгънәсен аңлата белергә тырышу аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.

      Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да мәкальләрнең роле зур. Ул чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Шул максаттан, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәкальләр кулланып төрле уеннар уйнату бик отышлы. Балалар дәресләрдә үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле мәкаль әйтү уеннары вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта.

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

Тел, сүз, белем турындагы мәкальләр дәреслекләрдә күбрәк бирелә.( Бит күрке күз,тел күрке сүз. Туган илем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем. ) Алар аша укучыларга ана теленең никадәр кадерле, якын икәне аңлатыла. Ата-ана, бала-чага турындагы мәкальләр гаилә әгъзаларына карата ихтирам, хөрмәт хисен тәрбияли.(Әнкәм йорты – алтын бишек. Баласы өчен ана арыслан утка кергән) Дуслык турындагылары кемнең кем икәнен аерырга, дусны сайлый белергә, тугры дус булырга өйрәтә.( Дус - акчадан кыйммэтрэк. Дусларын онытканның узен дэ онытырлар.) Хезмәт турындагы мәкальләр эш сөяргә, ялкау булмаска өнди. (Тырышкан – табар, ташка кадак кагар. Эш сөйгәнне ил сөяр.)

Татар теле дәресләрендәге мәкальләр яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен дә үтиләр.

        Аларны укытканда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, гадиләрен күбрәк кертергә кирәк. Төрле мәкаль әйтү конкурслары да яхшы нәтиҗәләр бирә.

   Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә мәкальләр актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Мәкальләр әйтеп, аның мәгънәсен аңлату укучыларда фикерләү сәләтен үстерә.

   Мондый уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен  үстерү өстендә дә эшләргә кирәк.

Чит тел, милли мәктәптә рус теле дәресләрендә уен куллануның күпьеллык практикасы, шулай ук рус мәктәбендә татар теле укыту тәҗрибәсе әлеге форманың чит телне өйрәнгәндә алыштыргысыз булуын раслый

Дәрестә төрле темага караган мәкальләр табу дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли.

Мәкальләр, сүзләре һәм киңәшләре белән безнең тормышның авырлыгын җиңеләйтергә, кайгы-сагышны, мәшәкатьләрен җиңәргә, тормышыбызны баерак, күңеллерәк итәргә омтыла, көрәшкә җегәрлек уята һәм бәхеткә-моратка ирешергә, моның өчен нинди холыклар белән холыкланырга өйрәтә. Халкыбызның тарихын да, язмышын да, аның табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрен дә, рухи төзелеше ничек ясалуын да, ышануларын һәм дөньяга карашларын да, нәрсәне ярату, килештерү яки яратмавын да, акылын-фигылен, характерын, милли зәвыгын, теләкләрен, әхлагын һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар. Төрле халык авыз иҗаты материалларын кулланып дәрес үткәрү укучыларда туган телебезгә карата патриотик хисләр тәрбияли. Шулай ук баланың үз акылы-фикере үсүдә үзенә генә бурычлы булмыйча, халыкның бүгенге һәм үткән тәҗрибәләренә, тел культураларына бурычлы булуын өйрәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.

Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, ...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

"Татар халык авыз иҗаты"

"Татар халык авыз иҗаты" дигән темага авторлык программасы. Урта мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучыларына ярдәмлек....

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары

5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...