Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.
план-конспект урока (6 класс) по теме
6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
saban-tue_khezmshcht_tuemaster-klass.rar | 2.81 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Сабантуе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.
Дәреснең максаты. Укучыларны татар халкының милли бәйрәме — сабан туе тарихы белән таныштыру;алмашлыкларның төркемчәләре белән танышуны дәвам итү; сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, танып-белү эш-чәнлеген үстерү; милли йолаларга хөрмәт хисе тәрбияләү, әдәби китап уку белән кызыксындыру.
Материал. Б.Рәхмәтнең «Сабан туенда» шигыре.
Җиһазлау. Сүзлек эше өчен плакат, кроссворд, сабан ашлыклары рәсемнәре, шул ашлыкларның бөртекләре, сабан (сука) рәсеме, Б.Рәхмәт портреты, «Иң күңелле чак» исемле шигырьләр җыентыгы, магнитофон, «Сабантуй» җыры язылган аудиокассета, компьютер, Сабантуй күренешләреннән мультимедиа, бәйрәмнең программасы язылган плакат, чиккән кулъяулыклар.
Дәрескә эпиграф:
Сабан туе — хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, Уйнап, биеп, җырлап, көлеп Бәйрәм итик көн буе.
Мөхәммәт Садри
Дәрес барышы.
I. Балаларны дәрескә туплау.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Тактада кроссворд эленгән. Шушы кроссвордны чишеп, без үзебезнең нинди бәйрәмдә икәнлегебезне белербез. Мин сезгә табышмаклар әйтермен, ә сез җавапларын табарсыз.
1. Күп игеннәр белән бергә
Бер үк җирдә үсә ул.
Җыеп алгач, ашатырга
Атка да бик кирәк ул.
(Солы)
2. Агач, агач саен ботак.
Ботак саен оя.
Оя саен орлык —
Сигездер дә тугыздыр. (Борчак)
3. Өч почмаклы келәттә
Ак әбекәй утыра.
(Карабодай)
4. Күз гә дә чы га ул,
Кырда да үсә ул.
Нәрсә икән ул?
(Арпа)
5. Армыйдалмый,
Трактордан калмый.
Язын һәм көзен кырда
Җирне ерта.
(Сабан)
6. Кечкенә генә балчык.
Эчендә сары балчык. Ярата аны чеби белән тавык. (Тары)
7.Үзе туры, үзе төз. Үзен сыер ярата.
Урман түгел, ә үзе шаулап үсә.
Чәчен җилдә туздыра.(Кукуруз)
8. Күмәчне нинди ашлык оныннан пешерәләр?
(Бодай)
(Һәр ашлык рәсеме һәм бөртеге күрсәтелеп барыла, татарча һәм русча исемнәре әйтелә.)
Укучылар, нинди сүз килеп чыкты? («Сабантуй» сүзе килеп чыкты.)
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
—Укучылар, без нинди бәйрәмгә җыелдык? (Сабантуй бәйрәменә.)
1. Сүзлек эше.
- Сабантуй бәйрәме кайчан үткәрелә? (Язгы чәчү беткәч.)
- Яз көне нинди ашлыклар чәчелә (Солы,борчак, карабодай, арпа,тары,кукуруз, бодай.)
- Бу ашлыклар сабан ашлыклары дип атала.
—Сабан—эш коралы—сука (рәсеме күрсәтелә), русча —плуг. Җирне сабан (сука) белән сукалыйлар.
- «Язның бер көне ел туйдыра» дигән мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Һәр эшне вакытында эшләргә кирәклеген аңлата.)
- Язгы эшләрдән соң, Сабантуй бәйрәме үткәрелә.
- (Сабантуй бәйрәменең борынгыдан килгән тарихы белән таныштыру. Бәйрәм исеменең язылышын аңлату.
- Сабантуй — кушылып (кушма сүз), сабан туе — аерым языла.)
- Сабантуй турында алмашлыклар кулланнып җөмләләр төзү
- Әңгәмә.
— Дәресебезнең иң кызыклы җиренә җиттек, укучылар. Элек-электән сабан туена һәркем алдан әзерләнгән. Яшь киленнәр кыш бу сабан туена дип сөлгеләр, кулъяулыклар чиккән. Без дә кыш буе шушы бәйрәмгә әзерләндек, шигырьләр, мәкальләр өйрәндек. Шул шигырьләрне укып китик.
1 нче укучы.
Безнең авыл янында, Имәнлек урманында, Бик зур сабан туе була Һәр ел июнь аенда. Без бу сабан туена Барган идек быел да. Күрше-тирә авыллардан Бик күп кеше җыелган. Укучылар, Сабан туена кемнәр килгән?
2 нче укучы.
Әтиләр дә бар анда,
Әниләр дә бар анда,
Бабайлар да, әбиләр дә, Бәбиләр дә бар анда.
— Укучылар, Сабан туенда нинди уеннар,кызыклар була? (Укучылар җавабы тыңлана.)
—Дөрес, безнең бәйрәмнең дә программасы бар. Без капчык белән дә сугышырбыз, колгага да менәрбез, көянтә белән су да ташырбыз, концерт та карарбыз, авыш колгада йөреп, җитезлегебезне күрсәтербез. Сабан туенда ат чабышы, көрәш тә була. Җиңүчеләрне бүләкләрбез дә әле. Тырыш кеше бервакытта да бүләксез калмый. Бәйрәм кыза, халык күңел ача.
(Дәфтәрләргә число , тема язу.Матур язу.)
— «Капчык сугышы»нда кем җиңәр икән?
(Экранда «капчык сугышы» уены күренеше күрсәтелә.)
3 нче укучы.
Шунда бер җирдә тагын
Стан куйганнар кагып.
Шул станга ике абый
Утырганнар атланып.
Кулларына тотканнар
Салам тутырган капчык.
Капчык белән чиратлашып
Бәрешәләр «шап» та «шоп».
Бу ярышта Сүз төркемнәрен кабатлап китәрбез.
-Татар теленең нинди бүлеген өйрәнә башладык?
-Морфология нәрсәне өйрәнә?
--Без нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?
Бирелгән сүзләрне тиешле баганага аерып язу.
Язгы , җыелдык, бәйрәм, без, сабантуй, күңелле, балалар,алар, бииләр, ул, җырлыйлар.
— Укучылар, бу ярышта мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерергә кирәк булачак:
- «Кем эшләми, шул ... (ашамый)».
- «Егет кешегә җитмеш төрле (һөнәр дә аз)».
- «Эшләп үлмиләр, (чирләп үләләр)».
- «Ялкау өчен ботка ... (суынган)».
- «Калган эшкә (кар ява)».
- «Тырышкан табар, ташка (кадак кагар)».
- «Ипи-тоз — (якты йөз)».
— Икенче уеныбыз — колгага менү. (Экранда колгага менү күренеше күрсәтелә.)
4 нче укучы.
Озын гына шоп-шома
Бер багана бар шунда. Әтәч тора әйләнгәләп Шул багана башында.
Шул әтәчкә малайлар
Әй кызыгып карыйлар.
Багана шома булганга, Бер дә менә алмыйлар.
Менеп кенә җиткәндә,
Куллар таеп китә дә, «Выжт» иттереп ирексездән
Шуып кына китәләр.
— Иң «җитез» укучыбыз «үсми калган хәреф»не әйтергә тиеш. Уйлап карыйк әле, нинди хәреф үсми калган икән? (Укучылар җавабы тыңлана. Җавап — ң хәрефе.)
• Укучыларга ң хәрефенә, [ң] авазынабашланган сүзнең булмавы һәм ң хәрефенеңбаш хәрефе булмавын әйтеп үтү. Шулай ук рустелендә ы хәрефенең баш хәрефе булмавын искәртү.
-Алмашлыклар мәгънәләре ягынан ничә төркемчәгә бүленә? (7)
- Төркемчәрәрен әйтегез.
— «Көянтә белән су ташу» уены. (Экранда көянтә белән су ташу күренеше күрсәтелә.)
5 нче укучы.
Кызыклар бик күп анда,
Кайдан уйлап тапканнар.
Йөгерешәләр зур апалар,
Чиләк элеп иңенә (җилкәгә). Һәммәсе дә ашыга Калмаска дип ахырга. Әле тагын барысы да
Егылырмын дип курка.
— Безнең арада чиләктәге суны түкми «йөгерүчеләр» булырмы икән, карыйк әле?
-Тартым алмашлыкларынәрсәне белдерә икән?
Без, малайлар, җыелып утырдык та
Сарай түбәсеннән карыйбыз.
“Бу минеке. бусын мин алам !”-дип,
Үзебезгә атлар сайлыйбыз.
- Алмашлыкларны әйтегез.
- -Минеке предмет кемнеке,кайсы затныкы икәнен күрсәтә.Димәк, т.алм. –ныкы(ыкы), неке(еке),кушымчалары ярдәмендә ялганып ясала.
Бәйрәмдә күңел ачулар дәвам итә. (Экранда гармун уйнау, бию күренешләре күрсәтелә.)
6 нчы укучы.
Уйнап тора музыка,
Зур урман шау-гөр килә.
Җырлыйлар да, бииләр дә
Төрлесе төрле көйгә.
Бас-бас, катырак бас, Егетләрчә, кызларча.
Тыпыр-тыпыр тик биеп тор Табаннарың чыдаса.
•Физминутка “Яз килә” җыры
7 нче укучы.
Атлаган саен — уен,
Атлаган саен — кызык. Кызык карап тик йөрисең Кесәңә кулың тыгып.
• Бирелгән алмашлыкларны тартым алмашлыклары ясап язу.
— Бәйрәм кыза. Алга таба «Авыш колгага менү» ярышында «катнашырбыз». Авыш колгага менәргә дә җитезлек кирәк.
Алмашлыкларны килеш белән төрләндерү.
(Экранда авыш колгага менү күренеше күрсәтелә.)
8 нче укучы.
Сабан туенда уеннар
Төрле була, күп була.
Ат чабышын, кул көрәшен Карыйсы килеп тора.
— «Без кайда?» уены уйнап, сезнең ничек китап укуыгызны тикшереп үтик. Хәзер мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укыйм, сез ул шигырьләрдән тартым алмашлыкларын таны. (Дәреслек 261 күнегү.)
— Ә хәзер «Ат чабышы» ярышында катнашырбыз. (Экранда атлар чабышы күренеше күрсәтелә. «Җайдак» сүзенең мәгънәсе аңлатыла: җайдак — всадник.)
9 нчы укучы.
Мәйдан тотып чаба җитез атлар,
Җил уйнатып очып узалар. Тояк асларыннан ул атларның Күтәрелеп кала тузаннар.
— Атларга кушаматлар кушабыз. Бу сүзләрничек языла? Ни өчен? (Укучылар җавабын тыңлау: Алмачуар, Чаптар, Кашка, Сөлек һ.б.)
—Татарча көрәш—сабантуйның төп бизәге.
10 нчы укучы.
Көрәштеләр балалар.
Кызу тоталар алар.
Көчлеләре көчсезләрне
Егалар да салалар.
Ә аларны абыйлар
Көлә-көлә карыйлар.
Чын-чынлап көрәшүләрен Көлке эшкә саныйлар.
— (Сабантуй батыры дип көрәштә җиңгән кешегә әйтәләр )
11 нче укучы.
Бу балалар артыннан Чыкты бик күп батырлар. Шәһәрдән һәм авыллардан
Әй тазалар, матурлар. Көрәшәләр батырлар.
Кем көчле, чыдам, таза?
Сабантуйның төп бүләге Мәйданны бизәп тора.
- Укучылар, мәйданны нинди бүләк бизәп тора? Батырны нәрсә көтеп тора? (Батырны тәкә көтеп тора. Экранда тәкә рәсеме күрсәтелә.)
- (Дәреслектән 264 күнегүне эшләү)
— Якташ артистларны, язучылар һәм шагыйрьләрне дә беләсез икән. Балалар, сезнең .Сабан туенда бәйгеләрдә катнашканыгыз бармы? Бүләкләр алдыгызмы? Сабан туенда көрәшеп бүләк алган, беренче урынга чыккан көрәшчеләрне беләсезме? (Укучыларның җавабын тыңлау.)
Безнең төбәктә көрәш батырлары бик күп. (Райондагы көрәш батырлары белән таныштыру, алар турында сөйләү.)
— Укучылар, бәйрәмебезне шагыйрь Б.Рәхмәтнең «Сабан туенда» дигән шигыре буенча үткәрдек. Бу шигырь халыкның рухи йөзен,күңелен, холкын күрсәтә. Шагыйрьнең иҗаты—үзе Сабантуй. Бу шигырь аның «Иң күңелле чак» китабына кертелгән. (Шагыйрьнең портреты һәм «Иң күңелле чак» китабы күрсәтелә.) Шагыйрь 1897 елда Казахстанда туа. Яшьтән үк шигырьләр язу белән мавыга. Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның таланты сугыштан соң ачыла. Б.Рәхмәтнең шигырьләре кызыклы, җиңел укыла. Ул — балалар шагыйре. Ул бала күңелен аңлап яза.
Шагыйрь 1957 елның 26 маенда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен үткәргән вакытта, сәхнәдә үзенең шигырьләрен укыган чакта вафат була. Аны Казанда җирлиләр.
Ул балалар өчен 10 шигырь китабы бастыра. Үзе үлгәч тә китаплары басыла, рус теленә тәрҗемә ителә. Аның китаплары безнең китапханәдә дә бар, алып укыгыз. Үзегез дә шагыйрьнең осталыгына ышанырсыз.
IV. Нәтиҗә.
— Сез дә киләсе Сабантуйларда төрле уеннарда катнашып, үзегезнең нәрсәгә оста булуыгызны күрсәтегез, көчегезне сынагыз.
V. Йомгаклау.
— Сабантуй бәйрәме тәмам. Өйдә әби-бабайларыгыз бәйрәмнең ничек үтүен, сезнең нинди уеннарда «катнашуыгыз» турында сорарлар, дип уйлыйм. Сабантуйда үткәрелә торган уеннарны, ярышларны тагын бер тапкыр искә төшерик әле. (Укучылар уен, ярышларның исемнәрен әйтеп, санап чыгалар.)
Сабантуйдан һәркем бүләк белән кайта.
VI Билгеләр кую
VII. Өй эше “Сабантуй” турында шигырьләр язарга.
Алмашлыкларның астына сызарга
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.
Урок татарского языка для русскоязычных детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....
Сабан туе.
Татар халкының милли бәйрәме Сабан туйны үткәрү тәртибе, йолалары....
Презентация на тему :"Сабан туй"
Презентация на тему :"Сабан туй"...
Сабан туе-хезмәт туе.
8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты....
Тартым алмашлыклары
Татар теле дәресе язгы каникуллардан соң, 2 нче апрельдә үткәрелде. Дәрес Рахимовның үстерелешле укыту технологияләренә нигезләнеп корылды. Компьютер, сәламәтлекне саклау технологияләре дә кулланылды....
план-конспект урока "Тартым алмашлыклары"
Данный материал содержит план-конспект урока для русскоязычных учащихся по разделу морфология - местоимение, а именно притяжательные местоимения....
Тартым алмашлыклары
Презентация...