Сабан туе.
план-конспект по теме
Татар халкының милли бәйрәме Сабан туйны үткәрү тәртибе, йолалары.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
saban_tue.docx | 29.95 КБ |
Предварительный просмотр:
Эшне башкаручы: Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимуллина Зөлфия Марсил кызы.
Тематик юнәлеш: “Йолалар һәм йола фольклоры”
Тема: Сабан туе – халыкның яшәеше.
Резюме
- галимнәр хезмәтендә язгы-җәйге гадәтләр һәм йола иҗатының чагылышы;
- язгы-җәйге гадәтләр һәм йолаларың милли рух ныклыгын чагылдыручы фактор буларак бәяләү;
- календарь йолаларның язгы-җәйге гадәтләр һәм йолаларга бүлеп өйрәнелүе;
- шушы йоланы үтәүне алдагы буыннарга тапшыру бурычы;
- Киров өлкәсе Вятка Аланы районы Иске Пенәгәр авылы төбәге мисалында әлеге йолага кагылышлы үрнәкләрне барлау;
- Кеше гомерендәге йолаларның тормышта актуальлеге,
йола һәм гореф-гадәтләрнең сакланышы.
Кулланылган әдәбият:
- Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. – Казан, 1999.
- Рәүфә Уразман. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан, 1992.
- Р.К.Уразманова. Современные обряды татарского народа. – Казан, 1984.
- Д. Р. Шәрәфетдинов. Сабан туе. – Казан, 1997.
- Ф. С. Баязитова. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан, 1995
- Иске Пенәгәр авылы китапханәчесе хезмәткәре С. Мөхәммәтдинова туплаган фотолар, истәлекләр.
- Вятка и вятчане. Энциклопедия для подростков. – Киров, 2006.
Максат:
Календарь йолаларның язгы-җәйге гадәтләр һәм йолалар рәтенә кергән Сабан туеның үз төбәгебез җирлегендә сакланышын күзәтү.
Бурыч:
- язгы-җәйге гадәтләр һәм йолаларны өйрәнгән галимнәр хезмәтен барлау;
- әлеге темага чыганаклар туплау, өйрәнү;
- гореф-гадәтләрне яхшы белүчеләр белән очрашып сөйләшү.
Әһәмияте:
Календарь йолаларның язгы-җәйге гадәтләр һәм йолалар рәтенә кергән Сабан туе буыннан-буынга күчеп яшәвен дәвам итәргә тиеш. Бу йолаларны алдагы буыннарга да өйрәтеп, әлеге чылбырның өзелмәвенә ирешү әһәмиятле.
Актуальлеге:
Халыкны халык иткән нәрсә -- аның үзенчәлекле традицион мәдәнияте. Әлеге үзенчәлек югала икән, этнос буларак халык та юкка чыга. Шуны истә тотып, бүген яшьләребез дә милли гореф-гадәтләргә йөз белән борылган чорда аларны киңрәк өйрәнү, пропагандалауның актуаль икәнлеге ачык. Гасырлар төпкеленнән безгә кадәр килеп җиткән йола, гореф-гадәтләрне, йола фольклорын ваклап өйрәнү, кайтару мөһим.
Сабан туе – халыкның яшәеше.
Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
М. Садри
Хезмәткә тирән хөрмәт, өлкәннәр тәҗрибәсен һәм осталыгын яшьләргә мирас итүнең мөһимлеге турындагы фикер татар халкының бик күп әйтемнәре, мәкальләре, җырлары, әкиятләре һәм бәетләре нигезендә ята, аларда аның иң асыл гореф-гадәтләре һәм йолалары чагылыш таба.
Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип-кагыйдәләр (ритуаллар) бик зур урын алып торалар. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.
Традицияләр һәм йолаларның тәрбияви әһәмияте безнең Киров өлкәсендә татар халкының рухи яңаруы барганда аеруча арта. Традицияләрне һәм йолаларны пропагандалауга һәм тормышка кертүгә, аларны кешеләрне, аеруча яшьләрне, әхлакый тәрбияләүдә максатчан файдалану мәсьәләләренә Киров өлкәсенең авыл һәм шәһәрләрендә нык игътибар бирелә. Һәр ел саен календарь йолалар бик күңелле һәм җанлы итеп үткәрелә. Бу бәйрәмнәрдә татар халкы белән рус халкы да, башка милләт вәкилләре дә рәхәтләнеп күңел ача, ял итә. Шулар арасыннан язгы-җәйге гадәтләр һәм йолалар рәтенә кергән, бар халыкның яраткан бәйрәме булган Сабан туе турында язасым килә.
Татарларның яшәү рәвешен тамырлары белән гасырлар төпкелегенә береккән олы туй, табигатьнең язгы яңару бәйрәме – сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Вакыт чоңгылында югалмаган, үзенең ямен-тәмен безнең көннәргәчә җиткерә алган сабан туе, үткәннең, бүгенгенең һәм киләчәкнең дәвамлылыгын белдереп, үзенең һәркемгә ачык мәйданы тирәсенә төрле яшьтәге барлык һөнәр, милләт һәм дин кешеләрен берләштереп, һәр елның июнь аенда билгеләп үтелә.
Сабан туе – табигатьнең уянуы һәм җирнең уңдырышлыгын күтәрелүе хөрмәтенә бәйрәм. Хәзерге вакытта – язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган милли бәйрәм.
Педагогия фәннәре докторы Я. Ханбиков ,,сабан” һәм ,,туй” сүзләреннән чыгып бәйрәмне сабан бәйрәме, сабан эшләре беткәч эшләнә торган туй, бәйрәм итеп аңлата. Ә татар фольклорында май ае сабан ае дип бирелә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең алты мәгънәсе китерелә, шулардан берсе – ,,Язгы көн”. Бәлки ,,сабан” баштан ук ,,яз”, ,,язгы көн” мәгънәсен аңлаткандыр да һәм үзенең барлыкка килүендә үк ул бу яз бәйрәмен, табигатьнең уянуын аңлаткандыр?
Җир-ананы юмартландыру һәм мул уңышка җайлау максаты белән безнең борынгы бабаларыбыз сабан туе алдыннан турыдан-туры басуның үзендә ,,зәрә боткасы”, ,,карга боткасы” пешергәннәр, йомырка җыю – ,,сөрән сугу” уздырганнар һәм аларны орлык белән туфракка күмгәннәр. Бу йола инде үзенең баштагы мәгънәсен югалткан, бабайлар сөйләмендә генә калган.
Сабан туе – ул гасырлар кайтавазы, бик күп буыннар тарафыннан тупланган һәм үсеше дәверендә яңа эчтәлек һәм формалар белән баеган бәһасез халык казанышы.
Бәйрәм элек-электән аксакаллар тарафыннан оештырыла һәм бер тәптипкә салына, һәм бу гореф-гадәт буыннан-буынга тапшырылып, күчеп килә. Хәтта ярышларның, чыгышларның тәртибе дә нигездә үзгәртелми.
Халык йоласы буенча, бәйрәмгә әзерлек берничә атна алдан башлана. Аксакаллар сабан туен уздыру көнен һәм урынын билгелиләр. Иске Пенәгәр авылында сабан туй, гадәт буенча, Татарстан авылларында һәм районнарында үткәрелгәннең икенче атнасында – ял көнендә үткәрелә.
Авылда сабантуйга әзерлек артель керү белән башланган. Сабантуйга бер атна кала һәм сабантуйдан соң бер атна, үсмер егетләре булган кешеләр өйләренә артель керткәннәр. (Артель – күмәкләшеп бәйрәм итү) Өлкәннәр үзләре бал ачытып, авыл егетләрен (сабантуйны оештыручыларны) кунак иткәннәр. Бу егетләр хуҗалар, күрше-тирә белән ашап-эчкәннән соң, уйнап-көлеп күңел ачканнар. Аннары җиңүче егетне уртага алып, урам буйлап җиде(!) тальянчы белән түгәрәкләнеп җырлап йөргәннәр, аларга бала-чага, яшьләр килеп кушылган. Бәйрәм уенлыкта таңга кадәр уен-көлке, җыр-моң белән дәвам иткән.
Авыл халкы еракта һәм якында яшәүче туганнарын һәм дусларын кунакка чакырган. Еракта яшәүчеләр, гадәттә, 2-3 көн алдан килгән. Авылга ерактан өч вагон белән кайтканнар. Кунаклар төркем-төркем булып үз туганнарына килгән. Аларны каршыларга хуҗалар капка төбенә чыкканнар. Бу вакытта тальянчылар: түбән очта – Зиннәтуллин Хөрмәтулла, берничә өйдән соң – Әхмәтгалиев Зариф, үзән турысында – Хәйруллин Мансур, югары очта – Хисмәтуллин Васыйл, су буе урамында – Хисмәтов Әхмәдуллалар үзләренең тальяннарында уйнап кунак каршылаганнар. Кунаклар ашап-эчкәннән соң, тальянчылар кунакларны һәм яшьләрне, бала-чагадларны ияртеп уенлыкка килгән. Алар арасында Гарифуллин Минехәй да(Чаллыда мәктәп директоры булып эшләгән) була. Ул оста оештыручы булган, бер генә бәйрәм дә аннан башка үтмәгән. Уенлыкта ,,Назалы”, ,,Биш парлы” кебек халкыбыз яратып уйнаган уеннарны уйнаганнар, җырлап түгәрәктә әйләнгәннәр. Таң белән егетләр кызлар белән парлашып, капка төбендә очрашканнар, кунак кызларны озатканнар. Күп кенә кунак кызлары шушы очрашулардан соң, Пенәгәр киленнәре булган. Бу уенлык урыны хәзер,,Уенлык тавы” дип йөртелә, тик анда хәзер уенлык кына үткәрелми...
Бәйрәмнең иң матур өлеше – бүләк җыю. Бүләкләрне җыю гадәттә яшь егетләргә тапшырыла, авылда ул ,,сөлге җыю” дип атала. Берничә кеше исәкәй
булып киенгәннәр. Теләсә нинди материалдан тегелгән күлмәк-ыштан, башларында мех койрыгы булган. Аларга балалар ияргән. Алар бүләк җыю өчен аерым күлмәк сатып алганнар, ә сабан туенда икенчене кия торган булганнар. Авылның бер башыннан икенчесенә барып җиткәнче, бу төркемгә 30-40 бала өстәлгән. Авылның җиде баянчысы ,,Авыл көе”, ,,Алмагачлар”, ,,Күбәләгем” көен уйнаган, төркемдәгеләр җырлаганнар, түгәрәк ясап биегәннәр. Бүләк җыю өч көн дәвам иткән. Бүләк бирүчегә багышлап такмак әйткәннәр, хуҗаны биеткәннәр. Бүләкләрне бүлүгә махсус кешеләр билгеләнгән (4-5 ир-ат). Алар уенчыларга бүләкләрне бүлеп, төенчекләргә төйнәп куйганнар. Һәр авылдагы шикелле иң зур батырга тәкә билгеләнгән. Бүләк итеп чиккән сөлге, кулъяулык, ситсы әзерләнгән. Яңа кияүгә чыккан яшь киленнәр чиккән сөлге биргәннәр. Бүләкләр озын колгага бәйләнгән. Чигелгән сөлгеләр гадәттә соңгы килгән ат муенына тагылган. Бүләкләр җыю йоласы бүгенгәчә сакланган.
Сабан туе үткәрү урыны итеп, борын-борын замандагы сыман, гадәттә болын, тигез кыр яки урман аланы, кагыйдә буларак, судан ерак булмаган урын сайлап алына. Ә бездә баштарак тау башында үткәрелгән. Соңга таба халык та, машина да күп җыела башлагач, сабан туе мәйданын башка урынга күчергәннәр.
Сабан туе көнне авыл кешеләре һәм килгән кунаклар иртәнге сәгать 10нарда аксакаллар билгеләгән мәйданга юнәләләр. Алда аксакаллар-бабайлар атлый, аларның берсе, байрак сыман, очына сабан туе символын гәүдәләндерүче чигелгән сөлге бәйләнгән озын колга тотып бара. Алар белән җиде тальянчыбыз, дәртле көйләрен уйнап, авыл халкын, килгән кунакларны сабантуйга дәшә. Сабантуй мәйданы янында алдан бөяп куелган бөягә бер шешә аракы ыргыталар. 2-3 кеше суга кереп, шуны эзләп табарга тиеш. Кем таба, шешә шуныкы. Аннары бар халык мәйданга юнәлә. Аксакаллар кулындагы колга мәйдан уртасына кадап утыртыла, тамашачылар читтәрәк, түгәрәк ясап урнашалар. Сабан туен авылыбызның имам-хатибы ачып җибәрә. Ул картлар белән тәкъбир укый, мөәзин азан әйтә. Алдынгы механизаторлар, кыр батырлары көчле алкышлар астында мәйданны әйләнеп чыгалар. Аннары уеннар башлана. Башта балалар көч алыша, аннары эстафетаны өлкәннәр ала.
Бер җирдә җыр-бию башлана, икенчесендә – мавыктыргыч уеннар, өченче урында спорт ярышлары бара. Алар төрле яшьтәге кешеләр өчен исәпләнгән. Яшь киленнәр, җитезлектә һәм өлгерлектә ярышып, якындагы чишмәдән су алып киләләр, авызга йомырка кабып йөгерәләр, кемнәрдер чүлмәк вата, җитезләр капчык киеп йөгерә, авыш баганага менә, бүрәнә өстендә капчык белән сугыша, кемнедер колга башында әтәч көтә. Бераз читтә авыл үзешчәннәре килгән кунакларына һәм авыл кешеләренә бәйрәм концерты оештыра. Алардан да читтәрәк , 2-3 җирдә гармун белән уенлык оештырыла. Бәйрәм барышы белән аксакаллар җитәкчелек итә, аның программасын да алар төзи, тәртипне дә алар күзәтә, җиңүчеләрне дә алар билгели һәм бүләкли.
Язылмаган кагыйдәләр буенча мәйдан һәркем өчен ачык, бәйрәмнән берәү дә бүләксез китәргә тиеш түгел. Аягын авырттырган йөгерешчене дә, соңгы килгән атны да бүләкләгәннәр һәм бу йола буыннан -буынга күчеп килә. Сабан туенда соңгы булып килгән чабышкының муенына кызлар, әбиләр чигелгән сөлге бәйлиләр. Әлеге гореф-гадәттә халыкның кешелеклелеге чагыла тиешле араны бар көчкә ярышта йөгереп үткән чабышкылар, үзләренең фидакарьлекләре белән кешеләрнең хөрмәтен казаналар, матур йөгерешләрен белән шатлык китерәләр, кешеләр шуның өчен аларга рәхмәт әйтәләр, мактау хисләрен белдерәләр. ,,Нәзер аты” буларак билгеле күңелләрне кузгатырлык бу йоланың тагын бер тирәнрәк мәгънәсе дә бар. Ат муынына, ялына, йөгән каешларына сузылганда һәм чигелгән сөлгеләрен, яулыкларын һәм тастымалларын бәйләгәндә әбиләр, хатын-кызлар, тол хатыннар, яшь кызлар үзләренең өмет-ышанычларын әйтәләр.
- Алла хакы өчен!
- Буыннарның сызлавы бетсен...
- Сыерым бозау китерсен...
- Кызым исән-сау бәбиләсен...
Күргәнебезчә, йола бәла-казадан котыла алу һәм бу дөньядан киткән якыннарыбызның гөнаһсыз рухларын хөрмәтләү теләге белән, өмет һәм ышаныч белән бәйләнгән. Гореф-гадәтне шулай аңлауны без халык иҗатында, татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрендә дә күрәбез. С. Хәкимнең ,,Нәзер аты”нда шундый юллар бар:
Миңлебикә арттан килгән атка
Әйтә ел да нәзер:
,,Язгы ямьле сабан туйларына
Кайтып керер Назир...
...Шаулап торган мәйдан уртасында
Сагынып елады ул,
Бар гәүдәсе белән ат муенына
Сарылып елады ул.
Кайта юлдан Миңлебикә, кайта
Боек нәзер аты;
Соңлап хәбәр китергәне өчен
Исеме:Назир аты...
Йөгереш, ат чабышы, көрәш сабан туеның төп ярышлары булып торалар, бәйрәмнең үзәген тәшкил итәләр. Халыкта шундый әйтем бар: ,,Атсыз сабан туе булмый”.,,Татарның чабыш атлары карсаклар, ябыклар, карап торышка әлләни түгелләр, аның каравы чабышта гадәттән тыш җитезләр”, - дип язган узган гасырда М. Рыбушкин.Татар язучысы Н. Фәттах хәтта Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын күтәргән Атка һәйкәл куярга тәкъдим ясаган.
Борын-борыннан безнең халкыбыз үзенең баһадир алыплары, ардуаннары белән дан тоткан. Тарихи чыганакларга караганда, татарларның бер генә бәйрәме дә баһадирларсыз, каһарманнарсыз үтмәгән. Бәйрәмнәрдә батыр исемен алган баһадирлар халыкның терәге булганнар, кирәге чыкканда алар Ватанның намусын яклап көрәшкә чыкканнар. Сабан туеның чын каһарманы – гади халык улы. Җиңүчегә тәкә белән кыйммәтле бүләк тапшырыла, үткән бәйрәмнән соңгы арада кияүгә чыккан яшь киленнәр чиккән сөлге бүләк итү каралган. Бу йола борыннан ук килә. Безнең ерак бабаларыбыз күзаллавынча, тәкә кешене яман көчләрдән саклаучы булып саналган. Чигелгән сөлге истәлекле бүләк булган, батырлар аны кадерләп тотканнар, шул хакта бик матур итеп Ф. Хөсни ,,Йөзек кашы” хикәясендә сөйләп бирә. Ә безнең сабан туенда иң зур батырны күккә чөяләр, тәкә белән иң зур бүләкне бирәләр. Шуның белән сабантуй тәмам.
Авыл халкы үзенең кунаклары белән, төркем-төркем булып, өйләренә бәйрәм табынына кайта. Юл буе җыр-моң туктамый, шаяралар-көләләр... Ашап-эчкәннән соң, капка төпләренә чыгып, җырлап-биеп күңел ачалар. Бер нәсел кешеләре ел саен бергә җыелып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Кунаклар бик күп була. Бу – нәселнең дус яшәвен аңлата. Килгән кунаклар белән кичен сабан туеның икенче өлеше – тальян моңнарына төренгән авыл кичәсе, җыр һәм бию осталары ярышы була. Бәйрәм уенлыкта дәвам итә...
Иртәгесен авыл балалары колга тотып өй борынча кереп, ситса калдыклары, йомырка җыеп йөриләр. Бүләк бирмәүчеләргә такмаклар әйтәләр, гармун көенә кушылып, җырлыйлар, бииләр. ,,Сөлге җыю” бик күңелле үтә.
Төштән соң Идрис чишмәсе янындагы аланлыкта балалар Сабан туе башлана. Кичәге сабантуй кабатлана, тик оештыручылары, катнашучылары башка. Боларның барысын да балалар үзләре башкара. Бу традицияне 1951-1952 нче елгы балалар кертә. Бәйрәмдә 4-14 яшькә кадәрге балалар катнаша. Бәйрәм күңелле үтә, барсы да – өлкәннәр дә, балалар да бәйрәмнән бик канәгать булып таралыша. Ә кичен яңадан авыл халкын уенлык көтә.
Пенәгәр сабан туеның үзенчәлеге шунда: елның елында сабантуй көнне яңгыр ява. Нинди генә коры ел булмасын, нәкъ шул көнне җир дымга туена. Бу – муллыкка, дип фаразлый халык.
Үзләренең килеп чыгышлары белән бик күп йола һәм уен җырлары сабан туена бурычлы. Үткән гасырдан ук сабан туенда руслар, чувашлар, башка милләт вәкилләре бик теләп катнаша, бу халыклар дуслыгын ныгытуга ярдәм итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация на тему :"Сабан туй"
Презентация на тему :"Сабан туй"...
Сабан туе-хезмәт туе.
8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты....
Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.
6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе....