"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф
план-конспект урока на тему

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yaz_kil_tsiklyn_kabatlau.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Яз килә!” циклын кабатлау дәресе.

Максат: өйрәнгән сүзләр белән бирелгән темага җөмләләрне дөрес итеп    

              төзүләренә ирешү;

              балаларда табигатькә карата  сакчыл караш тәрбияләү;

Бурыч: экологик фикерләү сәләтен үстерү

              балаларны табигатьнең дусты, аның турында кайгыртучысы  булырга өйрәтү;

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһаз: мультимедиа проекторы, сүзләр язылган төсле карточкалар

                 Дәрес барышы:

 

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

-Исәнмесез,  балалар! Хәерле көн!

-Сыйныфта кем дежур тора?

- Исәнмесез! Хәерле көн!

Дежур укучы такта янына чыга

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы

дежур укучы дөрес әйтсә- басалар(әйе), дөрес әйтмәсә – утырып торалар (юк).

-Бүген 12 нче март. (Укучылар басарга тиешләр)

-Атнаның сишәмбе көне. (укучылар утыралар, чөнки чәршәмбе)

- Сыйныфта Илмир юк.

-Көн салкын(җылы), кояшлы, (болытлы), кар ява( яңгыр ява).

- Өй эше шигырьне ятларга.

Слайд 1

-Хәзер елның кайсы вакыты?

-Әйе, балалар, урамда яз. Бүген без дәрестә “Яз килә!” циклын кабатларбыз , экологик уен уйнарбыз, үзебез яшәгән Җир планетасы турында кайгыртырга өйрәнербез.

- Хәзер,  балалар, әйтегез әле, кошларсыз яши алабызмы?

- Ник яши алмыйбыз?

-Бик дөрес. Алар безгә ярдәм итәләр, ә без аларны таныйбызмы соң?

-Урамда яз.

-Юк.

-Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.

РЭЛЛИ РОБИН структурасы

Ике укучы чиратлашып кыска җавапларын бер-берсенә әйтергә тиешләр

Слайд 2,3,4,5

Кара карга, сыерчык, карлыгач, сандугач

-Рәсемгә карыйсыз, кошның исемен иңгә-иң партнерыгызга әйтәсез. Урыннан беркем дә җавап бирми.

Укучылар карыйлар, һәркайсы үзенең партнерына  җавап бирә.

Вакыт бирелми

-Камилә, сиңа Тәнзилә нәрсә дип әйтте? (һәр җавап шулай тикшерелә)

-Яхшы, балалар, без барлык кошларга да оя ясап бирәбезме?

- Камилә миңа...

-Илмир миңа .... дип әйтте.

-Юк. Сыерчыкка гына ясыйбыз.

ТИК –ТЕК-ТОУ структурасы

Бала горизонталь,  яки вертикаль, яки диагональ буенча яткан 3 сүзне дә кулланып, җөмлә төзергә тиеш 

Сүзләрне укытучы алдан ук төрле төстәге карточкаларга язып куя

1)кояш  4)гөрләвек   7) елга

2)кар      5) бөре        8)кошлар

3)тамчы  6)аю        9) табигать

- Сездә нинди матур җөмлә булды? (1әр  укучыны тыңлау)

Димәк, кошларның өе булган кебек безнең дә өебез – Җир планетасы бар. Ул бездән ярдәм сорый.

физкультминутка

Ике группага бүленеп басалар, беренче торган укчы күрсәткәннәрне кабатлыйлар, музыка туктагач, ул артка баса, икенче кеше күрсәтә

Экологик уен “Тормыш пәрәвәзе”

Слайд 6

-Менә бу рәсемнәр буенча нәрсә әйтә аласыз, балалар?

-Шәһәрләр төзибез.                       -  Урманнарны кисәбез, ә анда хайваннар, кошлар яши.               –Сазлыкларны киптерәбез, ә анда бакалар яши.

-Димәк, без аларның өйләрен җимерәбез, юкка чыгарабыз.

Слайд 7

Проблема:

Парларда эшлиләр

-Хәзер,  балалар,  менә шундый проблема: кыргый хайваннар, кошлар юкка чыга.

 -Хайваннарны, кошларны саклау өчен тыюлыклар кирәк.

Слайд 8,9

Кызыл китап

-Балалар, табигать турында сөйләгәндә “Кызыл китап”  турында искә төшерәбез. Нәрсә соң ул?

-Сезгә 3 вариант бирелгән. Шуның берсен генә сайлап алырга кирәк.

Слайд 10

Йомгаклау

-Син табигатьне саклап кала аласың, әгәр...

- агач утыртсаң.

- кошларга булышсаң.

Өй эше

юк

Билгеләр кую

 

Әгәр вакыт калса,

 «Өч атнада»  исемле   арифметик  табышмак:

           Бер сыерчык көн буена

Өч йөз илле  очыш  ясый.

Һәр кайтканда, оясына

Өчәр-дүртәр бөҗәк ташый.

Өч  атнада  үсеп җитсә

 Әгәр аның нәниләре,

Күпме корткыч бөҗәк тота

Шулчак  әти-әниләре?

(44 100 - 58800  бөҗәк.)

Син беләсеңме?

“Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр  артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?”( Консерв б.-90,пакет-200,пыяла-1000ел)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...

"Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме).

Тест тренажёр, 5сыйныф. "Вакытның кадерен бел" темасы буенча....

“Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе.

2 нче сыйныф өчен "Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе....

Җөмлә.Кабатлау дәресе (4 сыйныф)

1. Җөмлә турында алган белемнәребезне искә төшерү, кабатлау.2. Җөмләләрне дөрес итеп төзү, сөйләмебездә дөрес файдалана белергә өйрәнү.3. Аралашу культурасын үстерү....

"Исем" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе (кабатлау дәресе)

Исем. (Кабатлау дәресе)  Укучыларның исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту;алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләр...

Алгебрадан кабатлау дәресе 7 сыйныф

7 сыйныфта алгебра курсын кыскача кабатлау. Презентация...

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...