Җөмлә.Кабатлау дәресе (4 сыйныф)
план-конспект урока на тему

Сайфуллина Рузиля Минивазировна

1. Җөмлә турында алган белемнәребезне искә төшерү, кабатлау.

2. Җөмләләрне дөрес итеп төзү, сөйләмебездә дөрес файдалана белергә өйрәнү.

3. Аралашу культурасын үстерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_kl_achyk_dres.docx39.77 КБ

Предварительный просмотр:

                                              4 нче сыйныфтататар теле дәресе

                                                  Укытучы: Сәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы

Тема

                    Җөмлә.Кабатлау дәресе

Максат

1. Җөмлә турында алган белемнәребезне искә төшерү, кабатлау.

2. Җөмләләрне дөрес итеп төзү, сөйләмебездә дөрес файдалана белергә өйрәнү.

3. Аралашу культурасын үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Төп төшенчәләр

Җөмлә, җөмлә кисәкләре, җыйнак, җәенке, сорау,өндәү,хикәя җөмлә

Предметара бәйләнеш

Уку, табигать белеме,рус теле

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Презентация, карточкалар,кроссворд

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы – укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру,мотивация.Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез,укучылар,килдегезме дәрескә?

Уен-көлке,мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

− Кыңгырауны ишетттек тә,

 Ашыктык без дәрескә,

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

-иң беренче, без белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп алыйк.

- тулы җөмләләр белән сөйлә

-кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт

-игътибар белән тыңла, бүлдермә

- Укучылар, дәрестә кем дежур икән?

Дежур укучы белән әңгәмә.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: уку мәсьәләсен кабул итү;

ТБУУГ:Үз фикереңне формалаштыра белү.

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Җөмлә турындагы белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: җөмләнең нәрсә икәнлеген аңлата алу.

Өй эшен тикшерү

- укучылар, сезгә өй эше нәрсә бирелгән иде.

-Яз турында сынамышлар, тизәйткечләр өйрәнергә иде.

-Я кайсыгыз үзенең һөнәрен күрсәтә.

Укучылар чыгышын тыңлау.

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

        

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

Уку мәсьәләсен кую

 1.Ә мин Укучылар, сезгә бер кроссворд алып килдем. Әйдəгез, дəресебезне кроссворд чишүдəн башлыйк. Шул кроссвордны чишсәгез, бүгенге дәресебезнең темасын белерсез.Ягез әле,чишеп карыйк.

1.Кроссворд чишү.Бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итәргә.

                             

җ

и

м

л

е

к

к

ө

р

т

л

е

к

җ

и

м

к

а

р

л

ы

г

а

ч

к

ү

г

ə

р

ч

е

н

-Нинди сүз килеп чыкты?

-Җөмлә

-Бик дөрес.Димәк, дәресебезнең темасы нинди?

-Җөмлә.

-Нəрсə ул җөмлə? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Кем җавап бирə?

(Җөмлə тəмамланган уйны белдерə, сүзлəрдəн төзелə, əйтү максаты буенча өч төрле була .?!)

-укучылар, җөмлә турында белү безгә нәрсә өчен кирәк, ничек уйлыйсыз?

-Дөрес, матур итеп аралашу өчен.

-Димәк, дәресебезнең максаты нинди?

-Җөмлә турында алган белемнәребезне искә төшерү, кабатлау.слайд №3(Хор белән уку)

-Нинди уку мәсьәләсен куябыз.

-Җөмләләрне дөрес итеп төзү,сөйләмебездә дөрес файдалана белергә өйрәнү.

Слайд №4

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

җөмлә турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен дөрес билгеләү.

I.Уку мәсьәләсен чишү

Дәфтәрләрне ачабыз.Бүгенге числоны язып куябыз.

Матур язу

ЯЯЯЯЯЯЯЯЯЯЯЯЯ

Яз– матур ел фасылы.

1 эш. Карточкалар буенча эш.Җөмләләрне укыйсыз.Нинди тыныш билгесе куярга кирәклеген уйлыйсыз. Бирелгән җөмләнең тыныш билгесен куеп күчереп язасыз.

Конэрс.

Ә хәзер, үзегезгә  кирәкле почмакка барып басасыз.Бер-берегезгә аңлатасыз.Ни өчен бу почмакны сайладыгыз.Чәче кыскарак укучы башлый.30 с.вакыт.

1. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты

2. Яз кешеләргә шатлык, ышаныч, өмет алып килә

3.Яз көне кояш ныграк җылыта

4.Язгы һавада йөрү-үзе бер рәхәтлек

5.Мин язны бик яратам

6.Түрдән уз, яз

7.Көннәр озая,

   Төннәр кыскара,

   Бу кайсы вакыт

   Я, әйтеп кара

8. Яз килгәнен нәрсәләрдән беләбез

9. Яз көне нинди бәйрәмнәр була

Укучылар җавабын тыңлау.

Җавапларның дөрес вариантын тикшерәбез. СЛАЙД №5

1.Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.Җөмлә тыныч интонация белән әйтелде.Шуңа күрә җөмлә ахырында нокта куйдык.

2.Түрдән уз, яз! Җөмлә күтәренке тавыш белән әйтелде.Шуңа күрә өндәү билгесе куела.

3. Көннәр озая,

   Төннәр кыскара,

   Бу кайсы вакыт

   Я, әйтеп кара?

Бу җөмлә сорау интонациясе белән әйтелде. Шуңа күрә сорау билгесе куйдык.

Нәтиҗә. Димәк,тыныш билгеләре җөмлә чикләрен күрсәтәләр, тын алырга( пауза ясарга) кушалар, әйтү максатын күрсәтәләр.

-Әйтү максаты дигәндә нинди фикер күз алдында тотыла?

- Җөмләләр нинди дә булса максаттан чыгып әйтеләләр.Әйтү максаты буенча җөмләләр 3 төрле була: хикәя, өндәү, сорау җөмләләр.Модельләштерү.

 Әйтү максаты буенча җөмләләр

хикәя, өндәү, сорау.

Үзбәя. Хатасы булмаган эшкә “5”ле билгесе куясыз.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ШУУГ: мөстәкыйль фикер йөртү

Физминут

Җыр “Яз килә”

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек ярдәмендә камилләштерү

2 эш.Рэлли Коуч. (парларда эшләү)

Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне нәрсә дип атыйлар әле? -Җөмлә кисәкләре дип атыйлар.

- нинди җөмлә кисәкләрен беләбез?

Баш кисәкләр һәм иярчен кисәкләрне беләбез.

Ә хәзер сезгә бирелгән җөмләләрдән баш кисәкләрне генә табарга кирәк булачак.

Ә)  Җылы җил исә.

Б)  Күктә ак болытлар йөзә

В)  Кошларның күңелле тавышлары ишетелә.

Г) Алар туган илләренә кайтканнар.

Укучыларның  җавабын тыңлау.Җөмләнең баш кисәкләре ия белән хәбәрне таптык.

Дөрес вариант буенча бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Дөреслеген тикшерү.

Нәтиҗә. Хор белән укыйлар1.Ия җөмләнең баш кисәге. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Баш килештәге исем һәм зат алмашлыклары белән белдерелә. Ия астына бер сызык сызыла.

2.Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге хәбәр дип атала.Хәбәр нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк? кебек сорауларга җавап бирә. Хәбәр астына ике сызык сызыла.

Моделе. Баш кисәкләр

                  Ия, хәбәр

Үзбәя.

3 эш. Тактада эшләү.284 нче күнегүне үтисез. Бирем белән мөстәкыйль танышу.1 укучы кычкырып укый.Нокталар урынына аергычлар куеп күчереп язарга. 2 укучы 1 нче куплетны 2гә бүлеп язалар, ә калганнары 2 нче куплетны

урыннарда эшли.

                                   Тикшерү.

Дөрес варианты тактага элеп куела.

Бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Нәтиҗә. -Баш кисәкләрдән тыш җөмләдә иярчен кисәкләр дә була.Алар баш кисәкләрне ачыклап килә. Аергыч

Моделе                  Иярчен кисәкләр

                                 Аергыч,тәмамлык, хәл

 Үзбәя.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: рәсемдәге сурәтләргә карап танып белү эшчәнлеген үстерү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: җөмлә төзелеше турында алган  белемнәрен практик куллана белү

4 эш.Текст өстендә эш.

-Укучылар баш кисәкләрдән генә торган җөмләләр ничек атала әле?

-Җыйнак җөмләләр дип атала.

-ә җәенке җөмләләр дип нинди җөмләләргә әйтәбез?

- Җәенке җөмләләрдә баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә була.(105 нче бит  кагыйдәне күмәк уку)

-Дөрес, укучылар.Ә хәзер бирелгән тексттан

1 нче төркем-җыйнак җөмләләрне, 2 нче төркем җәенке җөмләләрне таба (төркемнәрдә эшләү)

                                                Яз

1.Яз җитте.2.Кояш елмая. 3.Беренче яңгырлар явып үтте. 4.Гөрләвекләр ага. 5. Җылы җил битләрне назлый. 
6.Кошлар кайта. 7. Яз- күңелле ел фасылы.

Укучылар җавабын тыңлау.

Модельләштерү.

                  Җыйнак җөмлә

 ия һәм хәбәр

                  Җәенке җөмлә

          Ия, хәбәр+ иярчен кисәкләр

                           Үзбәя

5 эш. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып, яз турында хикәя төзеп язарга.

Тикшерү.

Нәтиҗә.Җыйнак  һәм җәенке җөмләләр сөйләмебезне матурайта, баета.

Үзбәя.

6 эш.Тест.                                               

                                         А өлеше  

А1.Тәмамланган уйны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсе

а) җөмлә;

ә) сүзтезмә;

б) хәбәр дип атала.

А2.Әйтү максаты ягыннан җөмләләр була

а) хикәя җөмлә;

ә) өндәү җөмлә;

б) сорау җөмлә.

в)хикәя, сорау, өндәү җөмләләр

А3.Җөмләнең баш кисәкләре

а) хәл, хәбәр;

ә) ия һәм хәбәр;

б) аергыч һәм ия килә.

А4. Ия

а) Кем? Нәрсә?

ә) Нишли?

б) Ничә? соравына җавап бирә.

А5. Бу нинди җөмлә?

Кошлар сайрый

а)җәенке җөмлә;

ә) җыйнак җөмлә;

б) дөрес җавап бирелмәгән.

А6. Баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре дә булган җөмлә

а) җыйнак җөмлә;

ә) җәенке җөмлә;

б) сүз җөмлә дип атала.

А7. Схемага туры килә торган җөмләне билгеләгез.

Аергыч + ия + хәбәр.

а) Зәңгәр күктә кояш елмая.

ә) Мин – укучы.

б) Күңелле каникулар җитте

А8. Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге

а) тәмамлык;

ә) хәбәр;

б) аергыч дип атала.

                                     

                                 В өлеше

Яз килә! Сагынып көтелгән яз килә,

Тереклек кояшка сөенә.

Җыр суза табигать, кушыла бар тараф

Мәңгелек яшәрү көенә.  

                                                                        ( Роза Мәсләхова)

В1.Баш кисәкләрне табарга.                      

В2.1 нче җөмләнең төзелеше буенча төрен язарга.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

V. Рефлексия. 
- Нинди уку мәсьәләсе куелган иде? 

1. Җөмлә турында алган белемнәребезне искә төшерү, кабатлау.

2. Җөмләләрне дөрес итеп төзү, сөйләмебездә дөрес файдалана белергә өйрәнү.
Модель буенча сөйләү.

-Дәрес сезгә ошадымы?

-Бүген алган белемнәрегез бүген, я киләчәктә тормышта кирәк булачакмы.Ничек уйлыйсыз?

Үзбәя.Бүгенге дәрестә “ 5” ле алучылар басалар.Ни өчен “5” ле куйдың.

“4” ле алучылар басалар. Ни өчен “4” ле куйдың?

Ни өчен “3” ле куйдың?

VI.Өй эше.

1.286 нчы күнегү

2.Уку китабыннан  5 җөмлә язып алырга.

3.Бүгенге дәреснең моделен искә төшереп, дәфтәрләрегезгә ясап килергә.

ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: Фикерне дөрес итеп әйтә белү.

                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Гидросфера темасына кабатлау дәресе.

Дәрес гидросфера темасын кабатлау өчен төзелде. Дәрес Идел елгасы буенча сәяхәт формасында алып барылды. Өстәмә материал сыйфатында презентация кулланыла....

"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

8 сыйныф "Охшашлык" темасына кабатлау дәресе

Дәрес конспектын "Охшашлык" темасын кабатлаганда һәм ОГЭ га хәзерләгәндә дә кулланырга була...

Алгебрадан кабатлау дәресе 7 сыйныф

7 сыйныфта алгебра курсын кыскача кабатлау. Презентация...