"Муса Җәлил - балаларның дусты"
план-конспект урока (5 класс) по теме

5 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТӘН  "Муса Җәлил - балаларның дусты" ДИГӘН ТЕМАГА ДӘРЕС.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx26.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Муса Җәлил – балаларның дусты.”

Максат:

1.Балаларның герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен искә төшерү һәм ныгыту;

2. Укучыларның дөрес, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре тикшерелә һәм үстерелә;

3. Шагыйрь иҗатына  карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Җиһазлау: М.Җәлил портреты, укучылар ясаган рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, мультимедиа аппараты.

Эш төрләре: яттан сөйләү, сәхнәләштерү, уку, әңгәмә.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

     Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн!

     Исәнмесез!

II. Актуальләштерү.

Укытучы: Балалар, әйдәгез,  дәрестә дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.

1нче бала. Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр.

2нче бала. Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

3нче бала. Укытучының һәр сүзен игътибар белән тыңла.

Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән  “Серле тартма” текстын укыган идек. Өй эшенә  “серле тартма” ясап  килергә һәм шушы тартмага реклама ясарга кушылган иде. әйдәгез эле хәзер өй эшен тикшереп китик.

Бала:-------

Укытучы: Укучылар, экранга игътибар итегез әле. (Экранда М.Җәлил һәйкәле рәсеме. ) Февраль аенда без татар халкының бөек герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек. Бүгенге дәресебез дә Муса Җәлилгә багышлана. Аның балалар өчен язган әсәрләрен укырбыз, яттан сөйләрбез, сәхнәләштерербез.

Укытучы: - Әйдәгез, хәзер Муса Җәлилнең тормыш юлы турында искә төшереп китик  әле

Укытучы: Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Бала:  Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.

Укытучы: Ул кечкенәдән нинди бала булып үсә?

Бала:  Ул кече яшьтән үк зирәк  бала була. Күп укый һәр нәрсәне белергә тырыша.

Укытучы: Нинди уен коралында бик оста итеп уйный?

Бала: Оста итеп мандолинада уйный. Рәсем ясарга ярата.

Укытучы: Оренбергтагы  кайсы  мәдрәсәдә белем ала?

Бала:  Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала.

Укытучы: М.Җәлилнең иң беренче тапкыр басылып чыккан шигыре ничек дип атала?

Бала: 13 яшендә “Бәхет” исемле шигыре беренче тапкыр газетада басыла.

(Укучылар җавап биргәндә  экранда сурәтләр алышынып тора: туган авылы, кечкенә Муса, әти-әнисе, туганнары.)

Укытучы:- Балалар, сез шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?

-“Әтәч”, “Карак песи”, “Сәгать”, “Кызыма”, “Дуслар”, “Маэмай”Һ.б.

Укытучы: Әфәрин, укучылар! Хәзер мин сезгә 2  табышмак әйтеп китәм, сез аларның җавапларын табарсыз һәм кайсы әсәргә туры килүен әйтерсез. (Сейчас явам загадаю две загадки, а вы их должны  отгадайть и сказать к какому произведению  они относятся

1. Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар.

Колагымны бор гына

Уятырмын тор гына.

Ул нәрсә? (сәгать)

(Экранда сәгать рәсеме)

Укучылар, ә сәгать шигырен кайсыгыз яттан сөйләп бирә (кто из вас может рассказать стихотворение «часы»)

(Игорь “Сәгать” шигырен яттан сөйли.)

Укытучы: Молодец!

2. Тагын бер табышмак тыңлагыз әле.

      Башы-тарак,

     Койрыгы-урак,

      Кычкыртып быргысын

    Уята барысын.Ул нәрсә икән?

Бала: әтәч

Ә “Әтәч” шигырен кайсыгыз яттан сөйләп бирә (кто из вас может рассказать стихотворение «Петух»)

(Ильназ “Әтәч” шигырен сөйли.)

3. Ә хәзер, сыйнышташларыгыз әзерләгән  «Карак песи» турындагы сценканы   карап китик әле.

(“Карак песи”не сәхнәләштерү.)

Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар. Шигырләрендә нинди фикер әйтелә?

Бала: Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә ялкау, ялганчы кешеләрне яратмавы турында әйтә.

Укытучы: Дөрестән дә,  шагыйрь ялкау,  алдашкан балаларны тәнкыйтьли. (критикует линивых и детей которые обманывают)  .Шагыйрь балаларны бик ярата һәм аларга багышлап күп кенә шигырьләр яза. Бүгенге темабыз да “Муса Җәлил – балаларның дусты.”- дип атала.

(Экранда М.Җәлилнең портреты һәм “Муса Җәлил – балаларның дусты.” дигән язу чыга.)

Физминутка. Шагыйрь балалар өчен уеннар да язган әле. Әйдәгез

,, Күрсәт әле ,үскәнем « уенын уйныйк.

 1. Күрсәт әле үскәнем

     Ничек җилләр исәләр?

     Менә шулай, менә шулай,

     Шулай җилләр исәләр.

     Ничек кошлар очалар?

     Менә шулай, менә шулай,

     Шулай кошлар очалар.

          Күрсәт әле үскәнем

          Ничек яфрак коела?

          Менә шулай, менә шулай,

          Шулай яфрак коела.

III. Төп өлеш.

 Бүген без сезнең белән Муса Җәлилнең  “Күке” шигырен укырбыз.

Шигырьне игътибар белән тыңлагыз  һәм «Күке нигә ямансу?» дигән сорауга җавап  әзерләгез.( Сейчас я вам прчитаю стихотворение «Кукушка» и потом ответите на вопрос «Почему кукушка грустная?»)

Күке.

Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

- Кәккүк, Кәккүк,

Кәккүк, Кәккүк!

Ул салмак кына

Кабатлый шуны,

Шул аның җыры,

Шул аның моңы:

- Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши,

Чыгармый бала,

Менә шунлыктан

Ямансу аңа!

- Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк!

Муса Җәлил

1.Күке шигырен укып аңларга әзерләү.

- Сүзлек эше.

Моңлы, ямансу – грустный;

Гел, һәрвакыт – всегда;

Салмак - тихо

Ялгызлык- одиночество

- Күке турында белгәннәрне тикшерү.

Күке кайда яши?

Кемнең күкене күргәне бар яки аның тавышын ишеткәне бар? ( Кто – нибудь из вас когда – нибудь видел кукушку?)

IV. Белемнәрне ныгыту.

Укытучы:-Әйдәгез, уйлап карыйк. Куелган сорауны искә төшерик. “Күкегә нигә ямансу?”

Бала :Күке ялгыз яши.

Укытучы: Әйе, күке ялгыз яши. М.Җәлил бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?

Бала: Ялгызлык турында әйтергә тели.

Укытучы: “Тирә-ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында  яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез!”- дип кычкыра кебек.

- Шулай итеп, шагыйрьнең бу шигыре нинди фикергә китерә?

Бала 1:  Ялгыз кешеләргә, ятим балаларга ярдәм кирәклекне әйтә.

Бала 2: Әти-әниләр балаларын, балалар әти-әниләрен ташламасыннар иде.

Укытучы нәтиҗә итеп,  шагыйрьне балаларның иң якын дусты дип әйтә алабызмы? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

V Өйгә эш бирү.

1. “Күке” шигыре буенча хикәя язарга.

2. Күке турында табышмак уйларга.

VII. Йомгаклау.

(Билгеләр кую.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теле татлының дусты күп.

теле татлының дусты күп....

урок татарского языка "МИНЕМ ДУСТЫМ"

Сингапур методын кулланып төзегән дәрес эшкәртмәсе...

"Авылдашым Фатих Исхаков - Җәлилнең яшьлек дусты"

"Авылдашым Фатих Исхаков - Җәлилнең яшьлек дусты"...

Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча 4 нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Минем дустым

4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты. Минем дустым...

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ...

Технологическая карта урока на тему "Дустыңны урамга уйнарга чакыру"

laquo; Дустыңны урамга уйнарга чакыру” (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) темасы буенча дәрескә технологик карта, 1 сыйныф, рус төркемеШәхескә кагылышлы: Әшчәнлекнең максаты һәм ...