Төрле юллар белән бер максатка
план-конспект урока на тему

Гилязиева Альбина Николаевна

урок - игра посвященная к творчеству писателя Галимзяна Ибрагимова

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon torle_yullar_beln_ber_maksatka.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

Төрле юллар белән бер максатка

Һәр ата-ана да үз баласының сау-сәламәт, акыллы, тәүфыйклы, әхлаклы булып үсүен тели торгандыр. Игелекле, шәфкатьле, гадел, сүзендә торучы, әдәпле кешеләргә әхлаклы кеше диләр. Әхлак, димәк, бик күп гүзәл сыйфатларны гомумиләштергән сүз.

Бу сыйфатларны безнең борынгы бабаларыбыз да иң күркәм сыйфатлар дип бәяләгәннәр. Әхлаклы кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Андый кешеләргә киңәшкә килгәннәр. Балаларын да шуңа охшатырга тырышканнар.

Болгар дәүләте барлыкка килгән заманнарда ук халык педагогикасына нигез салынган. Ул башлангыч чорда ук малайлар һәм кызларны хезмәткә әзерләүгә. өлкәннәргә. Якыннарына ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелгән булган. яшьләрне физик чыныктыруга – хәрәкәтле уеннарга, көрәшкә, ат чабышларына да нык игътибар ителгән, бәйрәмнәрдә кемнең көчле, җитез һәм кыю икәнлеген ачыклау өчен ярышлар оештырылган. Аларда җырчылар һәм музыкантлар да катнашкан. Борынгы язма чыганаклар шул хакта сөйли.

Һәркем әхлаклы булса гына кешеләр тату яшиләр, ил тыныч яши. Шуңа күрә һәркемне әхлаклы итү – бөтен җәмгыятьнең төп бурычы.

Матур әдәбиятның төп максаты да шуннан гыйбарәт.

Әдәбият балаларны аерым әдәби әсәрләр. Язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.Әдәбият аша бала башкаларга игътибарлы булырга. кеше күңелен яраламаска. җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәнә.

Әсәрләр гаҗәеп бай һәм мавыктыргыч. сихри һәм үзенчәлекле бер дөньяга алып керәләр. Алар рухи яктан баеталар. саф әхлак, әйбәт зәвык булдырырга ярдәм итә, затлыны затсыздан, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.

Шушы байлыкны күрсәтә белү. китапка мәхәббәт тәрбияләү кечкенәдән балаларда үз милләтенең мәдәнияте белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барылырга тиеш.

Бу бурычны өлешчә үтәү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән дәресләрдә “Язучыны таны”. “Әсәрне таны” уеннары үткәрү бик отышлы дип саныйбыз.

Уен барышында балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барырга һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә. тарихына басым ясарга кирәк.

Һәрбер дәрес балалар өчен кызыклы. файдалы һәм шатлыклы ачыш булсын өчен көндәлек матбугаттан, өстәмә чыганаклардан. төрле истәлекләрдән файдаланабыз.

Балалар белән яңа педагогик технологияле дәресләр үткәрү матур тәэсирләр калдыра.Мисалга милли йолалар белән бәйләнешле технологияне алыйк.

Мәктәптә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны үткәрү традициягә әйләнде. Бездә Сабантуйга әзерлек алдан ук башлана. Бу бәйрәм турында әңгәмә үткәрелә. Кечкенәләр белән Сабантуй турында җырлар, шигырьләр, төрле уеннар өйрәнелә. Мәктәпкә  йөрүчеләр, укытучы апалары белән бергәләп, Сабантуй күренеше тасвирланган бер әсәрне сайлап алалар. “Язучыны таны” баш астында автор белән танышалар.

“Галимҗан Ибраһимов – зур шәхес, бөек талант” баш астында өткәрелгән уен – дәрескә тукталыйк.

Максат итеп балаларны татар әдәбияты классигы Г.Ибраһимовның иҗади мирасы белән таныштыру; әхлакый – эстетик кыйммәтләр формалаштыру; балаларны милли мәдәнияткә тарту; язучы иҗатына мәхәббәт. кешелек тарихына хөрмәт хисләре тәрбияләү; өлкән буыннарның әхлакый кыйммәтләрен. белем-тәҗрибәләрен балаларга җиткерү; гореф-гадәт.йолаларыбызга. китапка мәхәббәт тәрбияләү алына.

Залда Г.Ибраһимов портреты (экранда слайд). әсәрләренә иллюстрацияләр. Китапларыннан күргәзмә оештырыла.

Укытучы  (язучының портретына күрсәтеп) Балалар. Бу таныш йөз сезнең хәтерегездә калсын иде. Галимҗан Ибраһимов – бай мирас калдырган язучы. 2012 елның 12 мартында Г.Ибраһимовның тууына 125 ел булды. Туган илен. туган халкын тирән яратучы, аңа үзенең бөтен  гомерен, талантын багышлаган язучы. галим. дәүләт эшлеклесенең туган көнен билгеләп үтү уңаеннан без әдәби кафега җыелдык. Бүген безгә кунакка төрле һөнәр ияләре килде. Аларның язучы турында әйтер сүзләре бар.

(Чакырылган кунаклар “укытучы”,”китапханәче”,”ячучы” дип язылган язулар артына өстәл яныннан урын алалар.)

Сүзне кунакларга бирер вакыт та җитте. Язучының тормыш юлы турында укытучы ни әйтер? Рәхим итегез.

Укытучы  Хәерле көн.балалар

                    ( Ишектән Белмәмеш керә )

Белмәмеш Белмим, белмим. белмим булгач белмим. Миңа җиде буын бабаңны белергә тиеш син диләр.

Укытучы Бик дөрес әйтәләр. Мин гомерем буе Белмәмешләр белән эш итәм. Теләк булганда белергә була. Шулай бит. балалар. Ә сез бабаларыгызны беләсезме?

Балалар Беләбез. Без нәсел шәҗәрәләребезне төзедек

Укытучы Ишеттеңме Белмәмеш? Менә нинди уңган, булган. акыллы балалар җыелган монда. Татар халкы гына түгел, башка төрки халыклар да үзләренең остазы итеп санаган Галимҗан бабабыз турында сөйләшергә дип җыелдык без монда. Рәхим ит, урыныбыз сиңа түрдән.

Экранда слайд “Тормыш баскычлары” (Укытучы кыска гына язучының биографиясен сөйли)

Галимҗан Ибраһимов 1887 нче елның 12 нче мартында Башкортстанның Уфа губернасы Стәрле тамак өязе Солтаморат авылында туа.(Хәзер Башкортстанның Авыргазы районы). Аның әтисе Гыйрфан Ибраһимов белемле, алдынгы карашлы кеше, әнисе – Хәсәнә, шулай ук сәләтле ханым була. Ибраһимовлар гаиләдә 7 бала; 3 кыз һәм 4 малай. Галимҗан дүртенче бала. Әнисе  Хәсәнә малаена башлап үзе хәреф таныта. Беренче белемнәрен әти - әнисеннән алганнан соң Кешәкле авылы мәдрәсәсендә укый, туган авылындагы башлангыч мәктәптә русчага өйрәнә. Оренбург Уфадагы “Галия мәдрәсәләрендә укуын дәвам итә, 1909 нчы елда Казанга килә.Г.Ибраһимов шактый катлаулы тормыш юлы үтә. Ул – эзләнүчән әдип – казакъ далаларында, Дагстан чүлләрендә, Урал заводларында, Одесса, Сухумида һ.б. җирләрдә була.

Укытучы . Рәхмәт әйтик укытучыга. Сез безгә Г. Ибраһимовның тормыш юлы турында бай мәгълүмат җиткердегез. Ә хәзер китапханәчегә сүз бирик әле.

Китапханәче. Минем иң якын дусларым китап сөючеләр. Сез китаплар укырга яратасызмы, балалар?

Балалар. Яратабыз.

Китапханәче. Сезне бүген дустым Китап белән таныштырырга килдем. Ә сез аның белән дуслашырга телисезме?

Балалар. Телибез.

Китапханәче. Әйдәгез, бергәләп чакырыйкКитапны. Рәхим итсен, түрдән узсын.

(Китап макеты тоткан бала керә) Экранда слайд “Реклама”.

Китап. Мин – Китап

Килдем сезгә кунакка

Бәйрәмегез котлы булсын, якты булсын

Күңелләргә тәмле, татлы уйлар тулсын.

Мин – китап

Бик күпләрнең остазы,

Бик күпләрнең юлдашы

Һәм күңелләрнең кояшы.

Мин сөйләрмен кыска гына

Бераз үзем турында

Кемнәр, сөенеп укысыннар, диеп

Кайгыртканнар сезнең турында

Китап укыган кешенең

Белеме арта, сүзгә остара

Ә хәзер сезгә, дуслар

Сөйлим үзем турында.

Мин т итул битен ачамын. Галимҗан Ибраһимов. Сайланма әсәрләр диелгән. Аның халкыбызга калдырып киткән мирасы гаять зур: (китап күргәзмәсе янына килеп баса) 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап, 350 ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек икән.

Мин – китап, сезне кызыксындырсам, әгәр киләчәктә сездә мине укып чыгу теләге туса,мин булырмын бик – бик шат!

Китапханәче. Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер диләр.

Көч һәм белем таләп итә

Җәмгыятебез төзелеше.

Моңа тиз ирешә ала,

Китап укыган кеше.

Балалар! “Без сине яратырбыз, Китап” – дип минемдустымны сөендерик әле.

Балалар. Без сине яратырбыз, Китап.

Китап. Рәхмәт дуслар!

Укытучы .  Ә хәзер, балалар, кунагыбыз Язучыга сүз бирик. Аның да сезгә әйтер сүзе бар.

Экранда слайд. “Туган ягыннан илһам алып”

Язучы. Г.Ибраһимовның күп кенә әсәрләрен дә туган ягының табигате, аның халкы һәм андагы вакыйгалар чаылыш тапкан. Шуңа күрә Г.Ибраһимовка туган ягы илһам чыганагы булган дибез.

Ул бик яшьли авыл хезмәтенең авырлыгын үз җилкәсендә татый. Кечкенәдән үк үзенең хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылучанлыгы, ихтияр көче белән яшьтәшләреннән аерылып тора.

Малайда әйләнә - тирә белән кызыксыну бик иртә уяна. Балачактагы тәэсирләре аның күңеленә гомерлеккә уелып кала. Әсәрләрендә сурәтләнгән, күңелләрне җәлеп итә торган табигать күренешләре, авыл тормышының үзенчәлекләре балачак хәтирәләренә нигезләнеп язылган.

Китабыбыз битләрендә “Алмачуар” әсәре дә урын алган.(Китап макетының бите ачыла) Киләчәктә бу әсәр белән танышасыгыз киләме, балалар?

Балалар. Килә, килә.

Китап. (сөенеп) Менә без дуслаштык та. Димәк, мин сезнең янда калам.

Белмәмеш. Ә миңа китәргә вакыт. Сезнең янда мин бүген бер бабамны – Галимҗанны таптым. Рәхмәт сезгә, дусларым. Калганнарын да табармын дигән өметтә калам. Барасы юлларым ерак, саубулыгыз, дусларым.

Балалар. Белмәмеш, безне онытма, күп нәрсәләрне бергәләп белербез.

(Белмәмеш чыгып китә)

Укытучы . Кадерле балалар. Бүгенге  дәрес сезгә ошадымы? (Балалар җавап бирә) Алдагы дәресләрнең берсендә “Әсәрне таны” уенын оештырырбыз. Ә моның өчен киләсе дәрестән “Алмачуар” әсәре өстендә эшли башлаячакбыз.

Килгән кунакларга рәхмәт әйтеп бүгенге дәресебезне татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Белем алыйм дисәң ни чаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Алдагы дәресләрдә Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре өстендә эшләү оештырыла.

Хикәя 1992 нче елда язылган. Әсәрдә авторның туган якларын тасвирлавын күрсәтү өчен Г.Мөхәммәдова истәлекләреннән файдаланабыз.

Анда болай диелә:

  • Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк, - ди иде ул.
  • “Алмачуар” дигән хикәяне үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була. (Г.Ибраһимов турында истәлекләр.Казан,1966, 387 бит)

Хикәядә Г.Ибраһимов табигать гүзәллеге эчендә үткәргән бала чагын искә төшерә, авыл тормышының төрле якларын яктырта. Авыл малаеның табигатькә якынлыгын, атка мәхәббәтен күрсәтә.

Укытучы   балаларга Алмачуар тарихын сөйли, Закирның күркәм якларын ача, хикәядәге элекке тормышның чагылышын төшендерә. Өзекләр укый.

Хикәянең X бүлегендә бирелгән сурәтләү буенча Алмачуарны, VII бүлек буенча атка атланган Закир рәсемен ясарга яки пластилиннан ат сынын  әвәләргә тәгъдим итә.

Әти - әниләр белән эш:

  1. Анкета сорауларына җавап алу.

А) Авылда яшәүче туганнарыгыз бармы? ( Алар кемнәр?)

б)Ат асрыйлармы? (Асрасалар атның токымын, төсен күрсәтегез)

 в) Атлар, алар янәшәсендә төшкән фотосурәтләрегез бармы? (Булса, алып килүегез сорала)

2. “Авылым атлары” баш астында буклет төзү.

“Алмачуар” хикәясендәге Сабантуй күренешен сәхнәләштерү өстендә эш башкарыла.”Сабан туе” (Л.Батыр Болгари музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре) җырын өйрәнәләр.

  1. Күңелле Сабантуйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!

Матур җырлар җырлый – җырлый,

Уйныйбыз әйлән – бәйлән.

Кушымта:

Без җырлыйбыз Сабантуйда

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

2.Күбәләкләр безнең белән,

Уйныйлар әйлән – бәйлән

Сабантуй күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

Кушымта:

  1. Әти - әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме

Матур булсын, ямьле булсын,

Сабантуе бәйрәме.

Әзерлек эшләре  төгәлләнгәннән соң чираттагы дәрестә “Әсәрне таны” уены оештырыла.

Залда  Г.Ибраһимов портреты,  китап макеты куела. “Сабантуй котлы булсын” дигән язу эленә. Борынгы чиккән сөлгеләр ямь өстенә ямь бирә. Өстәлләрдә җәймәләр, зур самавыр, коймак, чәй,  бәйрәмдә үткәреләсе уеннар өчен кирәкле әйберләр ( колга, чүлмәк, капчыклар, милли бизәкләр төшерелгән чиләк – көянтәләр, суган кабыгы белән буялган йомыркалар һ.б. “Сабан туе” җыры (Х.Вәлиуллин музыкасы, Н.Исәнбәт сүзләре) яңгырый.

Укытучы . Кадерле балалар, мин сезне “Әсәрне таны” уен – дәресенә чакырам. Әйдәгез, әдәби викторина үткәреп алыйк.

1. Сезгә   Г.Ибраһимовның кайсы хикәясе таныш? (“Алмачуар”)

2. “Алмачуар” әсәренең төп герое кем? (Закир)

3. “Алмачуар” әсәрендә бик күп төрле милли уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң гүзәл бер милли бәйрәме бар. Ул нинди бәйрәм? (Сабан туе)

Экранда слайд.

Сабан туе – хезмәт туе

Бәхет һәм шатлык туе

Элекке һәм бүгенге Сабантуй.

Укытучы . Элек Сабантуйлары язгы эшләр бетүгә үткәрелгән. Өйдән - өйгә кереп балалар йомырка, өлкәннәр һәм яшьләр бирнә җыйганнар. Кызлар сөлгеләр, кулъяулыклар чиккәннәр. Аны көрәш батырына бүләк иткәннәр. Туган – тумача җыелышып бәйрәм иткән. Ул хәтта атна буена сузылган. Хәзер дә Сабантуйлар бик күңелле үтә. Тик җәй көнендә үткәрелә.уен төрләре дә күбрәк. заманалар үзгәрсә дә, мәгънәсе үзгәрмәде. Милли бәйрәмебез үз йөзен югалтмады. Киләчәктә дә үткәреләчәк. бөтендөнья бәйрәменә әверелүе – безнең өчен горурлык.

Балалар, әйдәгез бергәләп видеотасма карап үтик.(Сабантуйдан күренешләр)

Әдәби викторинабызны дәвам итәбез.

4.Балалар, бу юллар кайсы әсәрдән алынган?

Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп егетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле – кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар.  Хатын- кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт – мырт өйдән - өйгә йөгерәләр.(“Алмачуар” хикәясе).

Ә хәзер, балалар, “Алмачуар”хикәясендәге Сабантуй күренешен сәхнәләштерербез.

(Балалар Сабантуй күренешен сәхнәләштерәләр, милли костюмнарда уеннар үткәрәләр, “Сабан туе” (Л,Батыр Болгари музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре) җырын башкаралар)

Укытучы . Сабантуйның иң күркәм күренеше ат чабышлары булган. хәзерге вакытта да ат чабышлары уздырыла. Кызганычка каршы, чабышкы атлар гына авылларда сирәгәя бара.

Балалар, кемнәрнең авылда ат асрап яшәүче туганнары бар?

(Берәм – берәм балалар сөйлиләр)

Укытучы . Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә Закир исемле малайның Алмачуарга булган мәхәббәте турында шундый матур итеп язылган, чаптар атның үзенчәлекләрен, сабан туендагы ярыш вакытындагы ат һәм ат өстендәге малай кичерешләрен укып хәйран каласың.

Сезнең рәсемнәрегез дә, пластиленнан әвәләгән сыннарыгыз да бик матур килеп чыккан, балалар.

Г,Ибраһимов 1910 нчы елда “Рәссамлык” дигән мәкаләсендә җыр музыка белән беррәттән, балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтү, татар халкы арасыннан рәссамнар тәрбияләү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Дөнья сәнгатенең гүзәл үрнәкләре белән татар һәм башкорт укучыларын беренче булып киң рәвештә таныштыручы да ул булды.

Сүзне рәссамнарыбызга бирәбез. Дәрескә матур итеп рәсемнәр иҗат иттегез, үзегезгә иң охшаган урыннарны тасвирлый алдыгызмы?

(Балалар рәсемнәрен күрсәтеп, бер – ике җөмлә белән әйтеп бирәләр, нәтиҗә ясала)

Әти - әниләрегезнең дә иҗади эштән читтә калмаулары сөенднрә. Әле кечкенә булуыгызга карамастан, эзләнү эшләре дә алып бардыгыз. Сезнең арада авылда яшәүче бабаларыгыз, туганнарыгызның барлыгы, аларның атлар асравы ачыкланды. Алар барысы да йөк атлары икән. Араларында ак, кара, сары, хәтта алмачуар төслесе дә барлыгы сөендерә.

Бабаларыгыз атларны ашаталар, карыйлар, аларга азык әзерлиләр икән.

Бу күренгешләр әти - әниләрегез ярдәме белән эшләнгән “Авылым атлары” буклетында ачык чагыла. (Буклет күрсәтелә)

Рәхмәт сезгә иҗади эшләрегез өчен. “Бала күңеле- язылмаган китап”, диләр. Шулай булгач, киләчәктә Г.Ибраһимов әсәрләрендәгечә, иң – иң саф, иң – иң матур хисләр белән генә сугарылып, табигый булып калсагыз иде.

Шуның белән дәресебез тәмам.

Катнашучыларга зур рәхмәт. иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә. (Балаларга истәлеккә Г.Ибраһимовның “Алмачуар” китабы тышлыгы  төшерелгән эмблемалар бирелә.)

Әдәбият дәресләре балада әхлак тәрбиясе булдыру өчен иң туры юл булып санала. Эстетик тәрбиянең дә төп чарасы булып тора.

Бала кечкенәдән үк үз теленең бөтен матурлыгын белеп үсәргә тиеш.

Без аларны татар халкының тарихы, йола, гореф – гадәтләре, бөйрәмнәре белән  таныштырабыз. Татар теленә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, телебезнең дәрәҗәсен күтәрү, бүгенге әһәмиятен күрсәтү максатыннан чыгып эш итәбез.  

 

 

 

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конфликт хэм аны чишу юллары

Конфликт хэм аны чишу юллары...

Алда юллар, кайсын сайларга?

9 класста профориентация дәресе...

Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары

"Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары" темасына ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...

МӘКТӘП ҮСЕШЕН КАМИЛЛӘШТЕРУ ЮЛЛАРЫ

В статье раскрываются вопросы финансирования деятельности общеобразовательного учреждения...

Внеклассное мероприятие "Юллар чатында..."

Разработка внеклассного мероприятия в форме пресс конференции по проблеме здорового образа жизни. В форме пресс конференции учащиеся узнают о проблемах курения, алкоголизма и употребления наркотически...