МӘКТӘП ҮСЕШЕН КАМИЛЛӘШТЕРУ ЮЛЛАРЫ
статья на тему

Орлов Виктор Фёдорович

В статье раскрываются вопросы финансирования деятельности общеобразовательного учреждения

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon magarif_2_1.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

МӘКТӘП  ҮСЕШЕН КАМИЛЛӘШТЕРУ ЮЛЛАРЫ

(Виктор ОРЛОВ, Тубен Камадагы 15 нче мәктәп директоры)

Хәзерге яңа икътисадый шартларда мәктәп белән натиҗәле идарә иту өчен педагогик белем генә Җитми. Ә мәгариф өлкәсендә эшләуче җитәкчеләрнең байтагы шундый белемгә генә ия.

Белем бирү учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегендҗ үзидарәгә күчүе җитәкчеләрне идарәгә башкача карарга мәҗбур итә. Белем бирү базарында мәктәп уңышлы эшләсен өчен, идарәче hөнәри осталыкка, төпле белем биру методикасына ия булырга, идарә итү белемен үзләштерергә, нәтиҗәле идарә итәргә, куелган максатка ирешергә тиеш.

Идарә итү төзелеше, компонентлары

Галимнәр идарә итүнең оештыру hәм базар механизмнарын аерып курсәтә. Базар механизмы хезмәт күрсәтүнең төрле форма hәм төрләрен үз эченә ала. Бу бюджет hәм бюджеттан тыш чаралар (акчалар) исәбенә эшләнә.

Эшне башкаручы hәpкем - эшмәкәр яки эшкуар - укучылар hәм укытучыларның белемен партнерлык hәм хезмәттәшлек итү өчен дип карый. Бу - педагогикадагы хәзерге заман карашы.

Белем учреждениеләренә бюджет акчасы бервакытта да җитмәде, ул хәзер дә җитми. Бюджеттан җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирелмәү сәбәпле, өстәмә финанс кереме булдыру беркемдә да шик тудырмый. Бер генә җитәкченең дә: «Мәктәпкә өстәмә керемнәр кирәкми, аңа бюджет акчасы да җитә», - дип әйткәне юк. Бу эшне закон нигезендә алып бару турында гына сөйләшәләр. Лөкин моны ничек эшләргә?

Россия Федерациясенең магариф hәм фөн министры А.Фурсенко мәктәпкә бүлеп бирелә торган акчага гына ышанып тормаска, ә бюджеттан тыш кергән акчаны мәктәпнең укыту-матди базасын ныгыту өчен гена түгел, ә укытучыларның, хезмәт хакын арттыру өчен дә файдаланырга  киңәш бирде.

Өстәмә финанс чараларын булдыру перспеквасы мәктәпнең нәтиҗәле эшләвенә, ата-аналарның матди мөмкинлегенә, мәгариф учреждениеләренә, кешеләрнең ярдәм итү теләгенә, мәктәп җитәкчеләренең законнарны белүенә бәйле.

Югары уку йортлары студентларына педагогика, психология, җитәкчелек итүнең нәтиҗәле ысуллары турында сөйләү белән генә чикләнмиләр, аларга бюджеттан тыш акча табу юлларын да өйрәтәләр. Бүген исә, беренче чиратта, мәгариф учреждениеләрендә түләүлә өстәмә белем бирү хезмәте исәбенә акча таба белергә кирәк.

Безнең кайбер фәннарнә тирәнтен өйрәтә торган 15 нче мәктәп бу  юнәлештә ун елдан артык эшли. Хәзер мәктәпнә финанслау чыганаклары белән танышып үтик.

Финанслау чыганаклары

 Бюджеттан тыш финанслау 2003 елда - 9,14 % ка, 2004 елда - 10,47 % ка, 2005 елда - 13,33 % ка, 2006 елда - 15 - 17 процентка якын артты.

Бюджеттан тыш чараларның күп өлеше түләүлә өстәмә белем бирү хезмәтеннән тора. Шуны билгеләп утәргә кирәк: иң беренче чиратта ата-аналар белән килешү төзелә, алар килешү нигезендә өстәмә белем өчен акча тули.

Мәктәптә өстама белем бирү өчен түбәндәге дәрес, тугәрәк h.б. үткәрелә:

- I - VII сыйныфларда - үсеш дәресләре;

- VIII- ХI сыйныфларда - теге яки бу фән буенча махсус курс, төрле тугәрәк, секцияләр;

- мәктәп тормышы шартларына җайлашу (мәктәпкә әзерләү) төркемнәре оештыру, I сыйныфта укыячак балаларны мәктәпкә әзерләү. Өстәмә белем бирүне оештыру максатыннан, түбәндәге эшләрне башкару:

- hәp уку елы ахырында өстәмә белем алуга ихтыяҗны өйрәнү (укучылар hәм ата-аналар белән анкета, сөйләшү үткәрелә);

- түләүле өстәмә белем бирү өчен шартлар тудыру: укучылар хезмәтен оештыру, аларның сәламәтлеген саклау, түләүле белем бирүгә иң яхшы укытучыларны сайлап алу;

- ата-аналар, 14 яшькә җиткән укучылар белән түләүле өстәмә белем алу турында килешү төзү;

- мәктәп бухгалтериясенең hәp сыйныф өчен смета төзүе, сметаны директор раславы;

-ата-аналардан кергән взносны «Интеркама» банкы аша мәктәп счетына күчерү.

Директор hәм ата-аналар имза куйган түләүле өстәмә белем бирү турындагы килешүгә түбәндагеләр языла:

- эш башкаручының (мәктәпнең) вазифасы;

- ата-аналар (заказ бирүчеләр) вазифасы;

- 14 яшькә җиткән укучының (кулланучының) вазифасы;

- башкаручы, кулланучы, заказ бирүченең хокуклары;

- хезмәт күрсәтү өчен түләү;

- килешүне үзгәртү, гамәлдән туктату нигезе.

Килешугә кушымта язу мәҗбүри, анда hәp сыйныф буенча өстәмә хезмәт күрсәтү куләме, исеме, атналык сәгатьләр саны, хезмәт курсәтәнең төре языла.

Бюджеттан тыш  өстәмә чараның икенче чыганагы - матди ярдәм күрсәтү.

Россия Федерациясенең  «Мәгариф турында» - гы законы физик hәм юридик затларның (8 нче пункт) ирекле ярдәм күрсәтү, максатлы түләү буенча белем учреждениеләренең хокукын беркетә.

Бюджеттан тыш кергән акчадан матди ярдәм күрсәтүгә  тотылган акчадан салым алынмый.

Өстәмә чаралар алу өстенлеге шунда: мәктәпкә ярдәм итугә түләүле хезматтән файдаланучы ата-аналарны гына тугел, ә аларның барысын да тарту мөмкинлеге туа.

Узган уку елында ата-аналар ярдәме хисабына 15 кабинетта тәрәзәләргә капламалар (жалюзи) куелды, карта, таблицалар, китапханә өчен матур әдәбият, спорт кирәк-яраклары сатып алынды.

2005/2006 уку елында Тубән Кама муниципаль район советы депутаты Р.Ганиев призына беренче тапкыр «Мәктап горурлыгы» конкурсы утте. Aның максаты: укучыларны, сыйныф җитәкчеләрен, аерым фән укытучыларын иҗади hәм нәтиҗәле эшка этәру. Әлеге бәйгедә нәтиҗәле эшләүче аерым фән укытучысы; нәтиҗәле эшләүче сыйныф җитәкчесе; ел укучысы; ел сыйныфы билгеләнде.

Май аенда «Мәктәп горурлыгы» бәйрәмендә конкурста җиңүчеләр акчалата премия белән буләкләнде. 79 укучы, 10 укытучы депутат кулыннан 400 сумнан 1500 сумга кадәр премия алды. Шулай ук Р.Ганиев яңа хоккей мәйданчыгы тезудә булышты.

Узган гасырның 90 нчы еллары на кадәр мәктәбебезга «Нефтехим» берләшмәсенең икенче синтетик каучук заводы шефлык итте. Ул вакытта баш механик булеге тезегән смета буенча завод мәктәпкә агымдагы ремонт ясый иде. Вакытлар үзгәрә, без да үзгәрәбез. Бүген мәктәпкә «Эластик» заводы, «Полимерхолод» предприятиесе шефлык итә. Аларның химикларныкы кебек ук мөмкинлекларе юк. Ләкин без «юк», «булдыра алмыйбыз» сүзләрен ишетмибез. Алар буяу, төзелеш материаллары, транспорт белән тәэмин итәләр, эшчеләр бирәләр.

Мәктәп биналарын аренда га биру - бюджеттан тыш чараны тулыландыручы өченче чыганак. Элек аренда өчен акча тулысынча мәктәп счетына кучерелә иде.  Ә хәзер aның 30 проценты гына мәктәп карамагында кала. Билгеле, hәp мәктәп җитәкчесе үз учреждениесенең нәтиҗәле эшләвенә омтыла.

Ләкин бу гади hәм җиңел түгел. Көндәшлек хөкем сөргән мохиттә җәмгыятькә кирәкле хезмәтне алып баручы hәм башкаручы гына җиңе. Базар факторын исәпкә алмаучы мәктәп кәндәш булла алмый, hәм ул куп яктан оттыра. Белем учреждениеләре белән заман таләпләрен искә алып идарә иткәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Конфликт хэм аны чишу юллары

Конфликт хэм аны чишу юллары...

"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагат...

Алда юллар, кайсын сайларга?

9 класста профориентация дәресе...

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше...

Тема : "Әхмәт нигә елады" хикәясендәге лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Тема : "Әхмәт нигә елады" хикәясендәге лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү.Максат: Әхмәт нигә елаганын әйтә белү.   1.Белем бирү максаты: . Укучыларның татар...