Канат сатам - кем ала
методическая разработка (8 класс) по теме
Талгын гына “Каз канаты» көе (татар халык җыры) яңгырый.
Сәхнәгә алып баручылар чыга.
А.Б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Исәнмесез, мөхтәрәм мөгаллим һәм мөгаллимәләребез, укучылар! Хөрмәтле кунаклар, яшьләр һәм өлкәннәр!
Без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген бездә “Каз өмәсе” бәйрәме.
Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.Ул – бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның да үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр иртәгә өмә уздырасы көнне кызларны чакырып чыгалар. Беренче чиратта туган-тумачаны, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыру эше балаларга кушыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kanat_satam.doc | 56 КБ |
Предварительный просмотр:
КАНАТ САТАМ –КЕМ АЛА?
Талгын гына “Каз канаты» көе (татар халык җыры) яңгырый.
Сәхнәгә алып баручылар чыга.
А.Б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Исәнмесез, мөхтәрәм мөгаллим һәм мөгаллимәләребез, укучылар! Хөрмәтле кунаклар, яшьләр һәм өлкәннәр!
Без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген бездә “Каз өмәсе” бәйрәме.
Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.Ул – бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның да үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр иртәгә өмә уздырасы көнне кызларны чакырып чыгалар. Беренче чиратта туган-тумачаны, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыру эше балаларга кушыла.
(Сәхнәдә хуҗабикә күренә. Ул кызлары белән сөйләшә.)
Хуҗабикә. Кызым, Гөлгенә, бүген казларыбызны урнаштырырга иде. Бар әле, апаң белән кызларны чакырыгыз. Шәһәрдән укучы кызлар да кайтканнар. Аларга да әйтегез.
Кыз. Ярый, әнием. Мин Лилия белән Айгөлгә дә әйтим әле. (Кызларга эндәшә) Лилия, апаң кайттымы? Бездә бүген каз өмәсе...
Лилия. Ә безгә барырга ярыймы?
Кыз. Ярый,ярый, әйдә, Айгөлне дә чакырабыз.
Лилия. Киттек! Апаларны, кунак кызларын чакырырга киттек!
Кыз. Менә кызык! Бездә бүген каз өмәсе... (Китәләр)
(Сәхнәгә бер кыз чыга. Г.Моратның “Каз өмәсе” шигырен укый.)
Атлар чаба урамнан,
Чалулый чаналары.
Җилдерәләрме белеп,
Белмичә чабалармы?
Каз өмәсе ич бездә,
Карда – каз түшкәләре.
Саклаган бәбкәләрем
Исемә төшкәләрме?
Каурый-каурый кар ява.
Җырлары апаларның
Тылсымлыдыр...
Бикләре коела капкаларның.
Җиргә иңәме җырлар,
Һаваларга ашамы?
Тальян тавышларында
Казлар каңгылдашканы...
(Татар халык җыры “Каз канаты” яңгырый)
Кызлар. Каз канаты ак була,
Ир канаты ат була.
Чит җирләрдә йөргән чакта
Бик сагынган чак була.
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу яшьлек нигә ярый.
(Сәхнәгә биюче кызлар чыга, “Каз өмәсендә” биюен башкаралар.)
Хуҗабикә. Ә хәзер, әйдәгез, чишмәгә барганчы азрак сыйланып алыгыз. Каз мае белән майланган коймакларны ашасагыз, салкын суда кулларыгыз туңмас. Каз мае кулларыгызны җылытыр.
1нче кыз. Кызлар, канат сыдырасыбыз бар бит әле. Әйдәгез әле, кем остарак сыдырыр икән?
(Канат сыдыра башлыйлар. Дәртле бию көе яңгырый.)
Зифа. Кызлар, әйдәгез, табышмак әйтешәбез. Сыерның ятканда иң беренче кай җире җиргә тия?
Алсу. Йоны җиргә тия.
Зифа. Аш пешергәндә иң башта нәрсә салалар?
Алсу. Судыр инде.
Зифа. Юк шул. Күңел салалар. Алсу, җәзага әзерлән.
Гөлия. Кызлар, Алсуга нинди җәза бирәбез? Белмәде бит.
Кызлар. Биесен.
Хуҗабикә. Шул башваткыч мәзәкләрегез белән баш катырмагыз әле. Әйдәгез, уен уйныйк.
Бану. “Йөзек салышлы” ничек булыр?
(уйныйлар)
Раилә. Мин “Без, без,без” уенын тәкъдим итәм.
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек,
Бер тактага тезелдек.
Базга төштек, бал ашадык,
Келәткә кердек. Май ашадык,
Таң атканчы юк булдык.
Кап та коп, авызыңны ач та йом!
(Кызлар бер-берсен көлдерергә тырышалар. Алсу көлеп җибәрә)
Зифа. Әнә-әнә авызын ачты. Нинди җәза бирәбез?
- Биесен!
- Юк, юк, яңа откан җырын җырласын! (Алсу җырлый.)
(Егетләр чыгалар. Егетләр һәм кызлар кара-каршы җырлашалар.)
Егетләр. Каз канатлары йолкасыз,
Йолкып ни майтарасыз?
Бу өйләрдә җырлап-көлеп,
Кемнәрне юатасыз?
Кызлар. Каз канатларын йолкабыз,
Йолкып, эш майтарабыз.
Җырлап-көлеп, уйнап-биеп,
Күңелне юатабыз.
Егетләр. Каз канатларын алырсыз,
Сыдырып-сыдырып салырсыз.
Бик авырсыз, бик сабырсыз,
Ахры, ятка калырсыз.
Кызлар. Каз канатларын алырбыз,
Сыдырып-сыдырып салырбыз.
Сабыр төбе – сары алтын,
Үз теләгәнгә барырбыз.
(“Аптыратыйммы?” уены уйнала.)
1-егет. Ай-яй, каты әйттерәләр! Аптыраттылар бит,ә?
1-кыз. Аптыратыйммы?
1-егет. Аптырат.
1-кыз. Аптыраткан диярләр.
1-егет. Алайса, аптыратма.
1-кыз. Ә ник аптыратмыйм?
1-егет. Аптыраткан диярләр, дигәнгә, аптыратма.
1-кыз. Ә ник аптыраткан диярләр дигәнгә аптыратмаска?
1-егет. Аптыраттың бит инде...
2-кыз. Ә егетләр җиңелделәр, җиңелделәр. Алар әле йолдыз да саный белмиләрдер.
2-егет. Көндез йолдыз санап була димени?
2-кыз.Була. Ник булмасын? Бик була. Менә шулай, тун җиңен тотасың да аннан торба ясыйсың. Ул йолдызларны якынайтып та, зурайтып та, көндез дә, төнлә дә күрсәтә. (Карый). Әнә Киек Каз юлы, Җидегән, Тимерказык йолдызлары...
2-егет. (карый) Берни дә күрмим.
2-кыз. Тукта, тукта, җиңне югарырак күтәрергә кирәк. (Урындыкка басып, җиңне күтәрә. З-кыз торбага су сала, егет чылана.) Я, ничек, күрдеңме йолдызны? Ничә йолдыз саный алдың?
2-егет. (сер бирми). Күкне болыт каплаган. Яңгыр яварга чамалый, ахры.
Кызлар. Әйдәгез, тапкырлыкта ярышыйк!
Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?
Егетләр. Каз, үрдәк.
Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә – такылдык.
Кызлар. Үрдәк.
Башы тарак, койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын, уята барысын.
Егетләр. Әтәч.
Канаты бар, җаны юк,
Очу өчен тиңе юк.
Кызлар. Очкыч.
Кәгазь өстен каралта,
Дөнья йөзен агарта.
Егетләр. Каурый каләм.
Канаты бар –очмый,
Аягы юк – йөри.
Кызлар. Балык.
Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач.
Егетләр. (кызлар белмиләр)
- Белмәделәр, белмәделәр. Җәза бирәбез.
- Ата каз кебек биеп күрсәтсеннәр.
- Әтәч булып кычкырсыннар.
3-кыз. Кызлар, әйдәгез, су буена. Казларыбызны юып кайтыйк.
(Кызлар көянтәләргә казларны элеп иңнәренә куялар, егетләр аларга булышалар. Бергә җырлап чыгалар.)
Барысы бергә. Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Бии, уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан калган гадәт-
Татарның каз өмәсе.
(Лирик бию башкарыла.)
(Кызлар түгәрәккә тезеләләр, егетләр кызларның алларына басалар. Кызлар, икешәр канат тоткан килеш, такмак әйтеп, әйләнә-әйләнә бииләр.)
4-кыз. Канат сатам, канат сатам. Кем ала?
Егетләр. Без алабыз.
Кызлар. Канат сату –кызык уен, каз өмәсендә була.
Егетләр. Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне иске йола.
Кызлар. Саткан канаткаем ап-ак,
Тап кунмасын гомергә.
Гел ак булсын, гел пакь булсын,
Сафлык бирсен күңелгә.
Егетләр. Синдә – канат, миндә - канат,
Ике канат пар булсын!
Канат саткан чибәркәем
Мәңгелеккә яр булсын!
Барысы бергә. Каз канаты каурыеннан
Ясарбыз әле каләм.
Ерак җирләргә очсак та,
Язарбыз әле сәлам.
1-кыз. Канат сатам. Кем ала?
2-егет. Мин алам. Бәясе күпме?
1-кыз. Осталыгың ниндидер бит?
2-егет. Татар халык биюе “Әпипә”.
Риза булсаң, чык каршыма биергә.
(“Әпипә” биюе башкарыла.)
3-кыз. Канат сатам. Кем ала?
1-егет. Мин алам, бәясе күпме?
3-кыз. Җырла дип әйтер идем, җыр капчыгың тулымы?
1-егет. Сезгә дип бер җыр җырлыйм, күңелегез булырмы?
(Егет җырлый)
Гөлниса. Егетләр, кызлар! Түбән очтан кунаклар килгән!
(Капчык күтәргән егет керә. Капчыкны уртага куялар. Аннан каз тавышы ишетелә.)
Кунак егет. Өмә барын белдек,
Түбән очтан килдек,
Капчык тулы казлар,
Өмәчеләр – кызлар.
Бергәләп гөрләшеп,
Дусларча сөйләшеп.
Казларны сайларбыз,
Кызларны сыйларбыз.
Кызык бит ул өмә –
Катнашыгыз сез дә!
Өмәчеләр. Каз тутырып килдек, дисез,
Бәлки, улдыр буш капчык.
Сезне күп тапкыр сынадык,
Түбән очлар – мактанчык!
Кунак егет. Бездә егетләр – гаделләр,
Ә кызларда наз гына.
Хәзер казларны санарбыз,
Сабыр кирәк аз гына!
(Капчыкны ачалар. Каз бәбкәсе булып киенгән кыз чыга. Аны кулыннан тотып, уртага чыгаралар.)
Хуш килдең, каз бәбкә.
Хуш килдең, каз бәбкә!
Син – гүзәл, син – нәфис,
Син – матур, нәкъ чәчкә!
(Түгәрәкләнеп, ике рәт булып басалар. Кулларында икешәр канат, уртада каз бәбкәсе. Бииләр. Җырлыйлар.)
А.Б. Авылларда бүген кызлар җыры,
Тальян моңы чыңлый өйләрдә.
Күңелләрдән күңелләргә күчеп,
Кабат яңгырый иске көйләр дә.
Мамык кына гүя очып куна,
Кызлар җыры, назы күңелдә,
Иске йолаларны изге итеп,
Муллык җыры җиргә түгелә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
сатья "Лингвистика как база методики обучения языкам в аспекте межкультурной коммуникации"
Статья Язык - единственное средство, способное помочь нам проникнуть в скрытую от нас сферу ментальное, ибо он определяет способ членения мира в той или иной культуре. Он рассказывае...
Сатья "Роль дидактической игры на уроках математики"
Дидактическая игра повышает активность познавательной деятельности учащихся, а следовательно, способствует повышению качества учения и обеспечивает положительное отношение школьников к математике. Игр...
Сатья "Сотрудничество классного руководителя и родителей"
Выступление в районной педагогической конференции «Учитель, семья, общество – инновационная модель взаимодействия»...
Хэллоуин. Бал Сатаны
Бал Сатаны, предназначенный для старшеклассников, проходит в вечернее время. В организации и проведении праздника активное участие принимают учителя и родители. За две недели до вечера каждый класс по...
Кіріспе. Әдебиет пәнінің мақсаты мен міндеті.
Бағдарламаға сай көркем әдебиет туындыларын игерту. Ойын сауатты айта да, жаза да білуге , өзіндік ой – пікір...
Әдебиет пәнінің мақсаты мен міндеті.
Әдебиет пәнінің мақсаты мен міндеті.Мақсаты:Бағдарламаға сай көркем әдебиет туындыларын игерту. Ойын сауатты айта да, жаза...
Сатья
Формирование общих и профессиональных компетенций на уроках русского языка...