Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче
учебно-методический материал по теме

Муслимова Кадрия Усмановна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytu_hm_trbiya_protsessynda_.eniki_srlrenen_role.docx140.09 КБ

Предварительный просмотр:

Дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе

Өстәмә һөнәри белем бирү

“Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты”

Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы

“Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең    тәрбияви көче” дигән темага укытучылар һәм студентлар өчен кулланма

(5-11 сыйныф укучылары өчен)

Башкардылар:

Казан шәһәре Совет районы Муниципаль белем бирү учреждениесе “124 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучылары:

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимова Кадрия Усман кызы һәм югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Никитина Анна Иван кызы

Эш урыны: Казан шәһәре Совет районының 124 нче номерлы рус-татар гомуми белем бирү урта мәктәбе

Авторлык программасының җитәкчесе: Низаметдинова Гөлүсә Мәлик кызы

Казан – 2011нче ел

Эчтәлек.

1. Кереш өлеш.

2.Төп өлеш.

  2.1. Әмирхан Еники тормышы һәм иҗаты

  2.2. Әмирхан Еники иҗатында әйдәп баручы төп темалар.

а) Язучы иҗатында әхлак тәрбиясе («Матурлык», «Бала» хикәяләре).

ә) Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» әсәрендә яктыртылган милли фаҗига (“Әйтелмәгән васыять” хикәясе).

б) Әмирхан Еники иҗатында сугыш темасы (“Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә”, “Мәк чәчәге” хикәяләре).

в) Әмирхан Еники иҗатында бәхет темасы («Рәшә” повесте).

г) Әмирхан Еники хикәяләрендә ана һәм бала мөнәсәбәте (“Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән васыять» хикәяләре).        

д) Әмирхан Еники иҗатында мәхәббәт темасы (“Ялгызлык”, “Йөрәк сере”,“Кем җырлады”, “Бер генә сәгатькә”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Тауларга карап”, “Җиз кыңгырау”, “Шаяру”, “Төнге тамчылар”, “Рәшә”, “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять», «Матурлык”, “Ана һәм кыз” әсәрләре).

е) Әмирхан Еники иҗатында моң, көй һәм музыкаль әсәрләр

(«Җиз кыңгырау”, “Кем җырлады”, “Курай”, “Матурлык”, “Гөләндәм

туташ хатирәсе”).

 3. Йомгаклау.

     Әмирхан Еники иҗатының укучы шәхесен тәрбияләүдә тоткан урыны

4.Контроль-үлчәү материаллары.

              1. Контроль эш текстлары. Диктантлар.

              2. Тестлар.

  1. Сочинение темалары.
  2. Проект темалары.
  3. Программа бүленеше.
  4. Дәрес эшкәртмәләре.
  5. Презентация.

5.Кушымта.

  1. Имтихан эшен бәяләү критерияләре.
  2. Әсәрне анализлау өчен терәк схема.
  3. БРИ сораулыклары.
  4. Олимпиадага әзерләнү өчен материал.

 6. Чыганаклар һәм әдәбият исемлеге.

1.Кереш өлеш

    Хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының төп бурычы – күпмәдәниятле шәхес формалаштыру, белем бирү процессы белән дөрес идарә итү, рухи һәм физик үсеш булдыру. Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге ил язмышы, гаилә бәхете, киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.

      Программабыз рус һәм татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен төзелә. Бу эшебездә укучыларны күренекле шәхес һәм олуг әдибебез иҗаты аша  шушы бурычларны тормышка ашыруны күз алдында тотабыз.

   Тикшерү объекты. Ә.Еникинең төрле темаларга иҗат ителгән әсәрләре.

   Программабызның максаты. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү.

  Программаның фәнни яктан әһәмияте. Ә.Еникинең тормыш юлын һәм иҗатын системалы рәвештә барлау, укыту-тәрбия эшенә керткән яңалыгын ачу, мәктәп программасында бирелмәгән әсәрләрен уку һәм анализлау.

 Программаның практик  әһәмияте. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында программа буларак хезмәт итә алуында, гуманитар фәннәр белән кызыксынучыларның тел һәм әдәбият өлкәсендәге белемнәрен камилләштерү.

     Әмирхан Еники әсәрләрен  өйрәнү аша укучыларда халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешегә ихтирам, хөрмәт, шәфкатьлелек тәрбияли алабыз. Ул үзенең иҗатында күптөрле темаларга кагыла. Тәрбияне төрле яктан колачлый. Аның әсәрләренең тәэсир көче аеруча игътибарга лаек. Ул үзенең повесть-хикәяләрендә эстетик, әхлакый, фәлсәфи карашлары аша татар халкының рухи югарылыгын һәм матурлыгын бирә алган. Аның әсәрләре нигезендә чорның психологиясен өйрәнеп була. Аның персонажларында идеологияләрдән өстен, милләт чикләреннән киңрәк булган гыйбрәтле язмышлар. Әмирхан Әникинең нәзакәтле иҗаты – бөтен Россиянең әдәби казанышы, мәдәни горурлыгы.

    Программабыз кереш өлештән, 3 бүлектән, йомгаклаудан, контроль-үлчәү материалларыннан, кушымтадан һәм кулланылган чыганаклар, әдәбият исемлегеннән тора.

    “Кеше гомере чикле һәм ул “кояш баю”га таба, бары шул якка таба бара. Табигатьнең бу законын үзгәртеп булмый, аны бары тик кичереп, аның турында уйланып кына була. Шулай да серле, сихри бер дөньяның – әдәбиятның – шундый хасияте бар: анда үткәнгә юллар бар, кабат-кабат кайтып карарга мөмкинлек бар, үлемсезлек бар”. Гомеренең үтеп баруына моңланып шушы сүзләрне язган Әмирхан ага Еникинең – менә шундый үлемсез классик иҗат. Әмирхан ага Еникинең  иҗаты кеше тормышындагы проблемаларның иң мөһимнәрен үз эченә ала.  Ә әсәрләренең тәэсир көче халык җырларыныкына тиң. Аның, рәссам буларак, тикшергән сферасы -  кешенең рухи дөньясы, заман психологиясе .

    Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, бөек әдипнең бөтен тормышы һәм  иҗаты - чын Шәхес булу. Намуслы яшәү үрнәге булган Әмирхан ага Еники бай мирас калдырды. Язучының күпкырлы иҗатында публицистика, очерклар, мемуар әсәрләр, тәрҗемәләр белән янәшә әдәби тәнкыйть тә мөһим урын алып тора.

   Әмирхан Еникине иҗтимагый вакыйгалар түгел, кеше язмышы, аның рухи дөньясы, күңел дөньясы күбрәк кызыксындыра. Ул үзенең һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый. Без дә ул язмышларны, характерларны үзара чагыштырабыз, үзебез өчен дә гыйбрәтләр алып уйланабыз.

    Әмирхан Еники иҗатын берничә өлешкә бүлеп карыйбыз:

  1. Әмирхан Еники – психологик яктан тасвирлау остасы.
  2. Әмирхан Еники – пейзаж остасы.
  3. Әмирхан Еники – портрет остасы.
  4. Әмирхан Еники – сүз сәнгате остасы.

   Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев “Еники дәресләре” исемле мәкаләсендә Ә.Еники әсәрләрен халкыбыз җырлары белән чагыштыра. Хөрмәтле аксакал язучыбыз яшьләргә дәшә: “Халык моңнары онытылмаска, һәр кешенең җанында, күңелендә яшәргә тиеш!” - ди. Язучы кеше күңеленең сафлыгы, гүзәллеге, пакьлеге өчен көрәшә.

   Мәктәп программасында Әмирхан Еники иҗаты шактый киң өйрәнелә: сугыш чоры, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешелеклелек, матурлык һ.б. проблемаларны күтәргән әсәрләрен укучылар кызыксынып үзләштерә, әсәрләр аларны уйланырга мәҗбүр итә. Тикмәгә генә М.Мәһдиев аның иҗатын сугыштан соңгы уйчан, моңсу проза дип атамаган. Күп кенә язучылардан ул диалогларны оста файдалануы белән дә аерылып тора, язучы кыска жанрда эш итә, “кыскалыкта – осталык” дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

2.Төп өлеш

2.1.Әмирхан Еники тормышы һәм иҗаты

                                          “Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел:                                                                                                                                                                                          

                                            саф вөҗдан, чын гаделлек, искиткеч зур

                                            тырышлык һәм батырлык сорый ул”.

                                                                                               Ә. Еники.

    Әмирхан Еники 1909 нчы елның 2 мартында Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргал авылында морзалар нәселеннән булган таза тормышлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1911 нче елда әтисе гаиләсе белән Дәүләкән авылына күченә һәм анда сәүдә эше белән шөгыльләнә башлый. Кечкенә Әмирхан үзенең балалык һәм мәктәп елларын шушы авылда уздыра.

    Әмирхан Еники балачак хыялларын тормышка ашыру нияте белән 1925 нче елда Казанга килә һәм, азрак китап кибетендә эшләгәннән соң, Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы вакытта ул кулына каләм ала, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә  матбугат битләрендә аның беренче парчалары һәм хикәяләре дөнья күрә.

   1927 нче елдан алып сугыш башланганчыга төрле җирләрдә булып һәм күп эшләрдә эшләп, Әмирхан Еники бай тормыш мәктәбе уза. 1936 нчы елда Еники Урта Азия якларына китеп бара  һәм сугыш башланган көннәрдә генә Казанга кайта. 1941 нче елның июль аенда фронтка китә. “Мин сугыш вакытында әдәбиятка кайткан язучы, - дип яза Әмирхан ага үзенең  “Язу – намус эше” исемле мәкаләсендә. - Моңа дәһшәтле авыр елларда күргән кичергәннәрем сәбәп булгандыр, дип беләм. Гомумән, мин үз иҗатымда күбрәк тормышта күргәннәргә һәм ишеткәннәргә таянырга тырышам.” Аның фронт шартларында язылган хикәяләре - “Ялгыз каз”, “Мәк чәчәге”, “Бала”, “Бер генә сәгатькә” - психологик тирәнлек, рухи нәфислек һәм кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр буларак үзенчәлекле. Аларда фашизмга каршы сугышучы солдатның әхлакый сыйфатлары һәм психологик дөньясы ачыла. Соңыннан тыныч хезмәткә күчкәч тә Еники сугыш темасын чагылдыруга байтак әсәрләр багышлый: “Кем җырлады” хикәясе, “Рәшә” повестьлары моңа ачык үрнәкләр.
    Әмирхан Еники – тыныч хезмәт көннәрендә иң актив иҗат итүче язучыларыбызның берсе. Аның “Саз чәчәге”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Әйтелмәгән васыять”, “Ялгызлык”, “Туган туфрак”, “Төнге тамчылар” хикәяләре 60-70 нче еллар прозасын бизәп торалар. Ул 70 нче еллар прозасында сатира һәм юморга мөрәҗәгать итә. Ул сатирик образларны тормышчан дөреслек, сәнгатьчә төгәллек белән бирә алды. Майпәрвәз (“Саз чәчәге”) шундый типларның берсе, мещан сазлыгын булдыруда үтә хәйләкәр, үткен акыллы, нечкә исәпле хатын: ул Мостафинны да үз сазлыгына суырган, теләсә кайсы ир затын ипле буйсындырырга махирлыгы белән тормышчан образ ул. Ә менә Зөфәр  Сабитовның (“Рәшә”) бирелеше башкача. Бу образ тискәре сыйфатлары белән кычкырып тормый. Аның барысы да эчендә, барысы да шома; ул акыллы, сабыр, таза исәпле коммерсант. Кирәк чакта үз нәфесен тыя белә. 1943 нче елның кышкы сакынында артистларга ярдәме бик теләп кабул ителә, ул шул юл белән җырчы Рәшидәне үз кулына төшерә. Әмирхан Еники Зөфәрне Рәшидә кичерешеннән аерып алып үзенең эчке логикасына куя.

   Сугыштан кайткач, язучы “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында, Казан авиация техникумында эшли, ә 1953 нче елдан профессиональ язучы булып китә.

   Әмирхан Еники - рус һәм башка халык язучыларының әсәрләрен  туган телгә тәрҗемә итүче дә. А.Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр” драмасын, К.Паустовскийның “Җәй көннәре” исемле хикәяләр җыентыгын, Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” повестен туган телебезгә Еники тәрҗемә итте.

     50 нче еллар иҗатында төрле темалар күтәрелә. Авыл темасына “Рәхмәт иптәшләр”, “Кояшлы иртә” кебек әсәрләрен яза. Алар киләчәккә өмет һәм ышаныч белән сугарылганнар. “Рәшә”, “Саз чәчәге” повестьларында язучы кеше тормышын, бәхетен әхлак, кешелеклелек мәсьәләсе белән бәйләп карый. Шунда ук яшәп килгән җәмгыятьтәге шартларның кеше күңеленә, рухына зыян салуын да сәнгатьчә сурәтли.

    Әдип 60-80 нче елларда татар әдәбиятының алтын фондына кергән, кыйммәтләре вакытлар үтү белән арта бара торган әсәрләр яза: “Матурлык”, “Җиз кыңгырау”, “Әйтелмәгән васычть” һ.б. Язучы кешенең хезмәте, шәхесе, җирдәге урыны, чын һәм ялган кыйммәтләр  һәм киләчәгебез турында тирән борчыла. Әлеге әсәрләрне берләштерә торган нәрсә – үзәктә әхлакый конфликт тору. Әмирхан Еники милләт язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, гореф-гадәтләрнең, традицияләрнең сакланышы, туган җиргә мөнәсәбәт һ.б. гомумкешелек кыйммәтләрен проблема итеп күтәрә.

    90 нчы елларда “Кояш баер алдыннан” китабы өстендә эшли.

     Татар халкы тарафыннан әдибебез иҗаты югары бәя алды. 1984 нче елда “ аңа “Юлчы” исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган “Повести и рассказы” (1982) китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт  бүләге бирелде, соңрак  әдип Халык язучысы дигән олы исемгә лаек булды.

    Шулай итеп, Әмирхан Еники үз иҗатына бик җаваплы караган. Үз туган теленә мәхәббәтле язучыларның берсе. Ул тел остасы, ул сүзнең көчен, сүзнең моңын, аһәңен, сүзнең дәртен, җылысын башкаларга караганда ныграк тоя. Ул безгә һәр әсәре белән сүзнең җанлы булуын, ягымлы булуын, татлы һәм газиз булуын раслый. Аны укыганнан соң татар теленең чыннан да бөеклегенә яңадан бер тапкыр ышанасың. Ул татар прозасының бөек әдибе.

    “Һәр кошның -  үз моңы” ди халык. Әмирхан Еники дә әдәбиятыбызның  үз моңы, үз темасы, үз яңгырашы булган әдип.

2.2.Әмирхан Еники иҗатында әйдәп баручы темалар

а)Язучы иҗатында әхлак тәрбиясе («Матурлык», «Бала» хикәяләре)

      Шәхеснең камилләшүе һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән.

   Әхлак – ул кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

   Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел. Алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм, шул рәвешле, үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр.

   Әхлаклылык – кешенең рухи бәхете. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.

    Милләтебезгә хас әхлакый сыйфатлар – кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, көчле рухлылык, кешелеклелек – Әмирхан Еники иҗатында ачык чагыла. Язучының “Матурлык” хикәясенә тукталыйк. Ә.Еники бу әсәрендә ана белән бала арасындагы илаһи матурлыкны күрсәтә: тышкы кыяфәте ямьсез ана белән аның тәрбияле, әхлаклы улы арасындагы  ягымлы мөнәсәбәт сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Егет өчен тышкы матурлык әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – кешенең рухи дөньясы бай булсын, уй-хисләре саф, пакь, күңеле чиста булсын. Үзе шундый булгач, Бәдретдин башкаларны да шулай итеп күрергә тели. Соңрак шәкертләр дә Бәдретдиннең әнисен ямьсез итеп түгел, ә сөйкемле, саф күңелле кеше итеп кабул итәләр. Юк, ямьсез була алмый ана кеше, матур ул, бик матур! Әсәрне укыган вакытта укучылар күңеленә нәкъ менә шул урыннар бик нык тәэсир итә.Чөнки безнең балалар күңелендә гасырлар буе яшәп килгән ата-анага хөрмәт, аларны олылау төшенчәсе әхлак кануннары белән гаиләдә, мәктәптә салынган. Укучылар бу әсәрне укыганнан соң, матурлыкны тышкы чибәрлек итеп түгел, бәлки кеше күңеленең, рухының матурлыгы итеп аңлаулары; авторның Бәдретдин образы аша кешедәге иң югары, олы матурлык буларак эчке матурлыкны күрсәтеп бирүен әйтәләр. Димәк, чыннан да әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. Гаиләдә ана – иң олы, иң изге шәхес, кешелекнең төп тоткасы. Ана мәхәббәте игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез мәхәббәт. Гадәттә халык анага булган мәхәббәтне Ватанга булган мәхәббәт белән тиңли, аларның икесен дә изгеләштерә.

    Ә.Еники шушы “Матурлык” хикәясенең исеменә салынган күңел дөньясының матурлыгын, рухи халәтне, әхлакый сыйфатларны ана белән бала арасындагы “тирән мәхәббәт дәрьясын” һәркем аңлый алырлык, үзе аша уздырып тоемларлык итеп ача алган.

    Фәкыйрь генә яшәүче кешеләрнең өйләрендә шәкертләр моңа кадәр күрмәгән матур әхлакый сыйфатларны очраталар. Шушы хәерче гаиләдә мәхәббәт, бер-берсен хөрмәт итү, ярату белән тулы икән!

   Күләме белән әллә ни зур булмаган хикәядә  Ә.Еники гап-гади күренеш аша ана белән бала, бала белән туганнар, дуслар арасындагы олы хисне сурәтләп, сөйләп бирә. Ул шушы әсәрендә татар халкына хас булган матур әхлакый сыйфатларны күрсәтә алган.

    Ә.Еники иҗаты кеше  язмышларын оста сурәтләве белән мавыктыргыч. Мәсәлән: “Бала”  хикәясендә вакыйга сугышка кереп баручы солдат Зарифның адашып калган бала белән очрашуы сурәтләнә. Озак йөрүдән елап арыган кызчыкның куркулы моңсу йөзе, учындагы бер-ике бөртек җир җиләге тәлгәше бер мәлгә аның фаҗигасен ачып куя. Хикәя бала белән очрашкан  солдатның киеренке һәм каршылыклы хисләр агымыннан тора. Әсәрдә бирелгән бу гади генә сюжет кешедә булган иң әһәмиятле сыйфатларны ачуга хезмәт итә: балаларга мәхәббәт, кеше кайгысына битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итү. Зариф баланы калдырып китсә дә, аның кешелеклелегенә зыян килмәс шикелле; чөнки солдатның ротасы белән сугышка китеп барышы. Ул, иң беренче чиратта, үзенең сугышчан бурычын үтәргә тиеш бит. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Чөнки бала бик кызганыч хәлдә, адашып калган. Ярдәм итмәсә, солдатның вөҗданы нишләр, газаплы йөрәге белән ул ничек яшәр?.. Һәр ике очракта да солдатның үз язмышы да кыл өстендә. “Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул бер адым атламастан, кинәт балага таба борылды, ашыгып аның янына барды да җитез генә күтәреп алды... ул баланы акрын гына күкрәгенә кыса, аркасыннан сыйпый... Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде...” Әсәрне укыганда укучы да моны сизеп, тоеп тора: әмма Зарифның минутлап санаган төгәллеге, зирәк акыллыгы, тәвәкәл вөҗданы укучыда соклану тудыра.

   Ә.Еники кеше күңеленең шундый киеренке мизгелләрен укучы күңеленә җиткерә алуы белән төрле уйларга – намус, кешелеклелек, әхлак төшенчәләренә юл ача. Аның әсәрләрендәге тарту көче, мөгаен, күңел кичерешләрен ачуда булса кирәк. Язучының бу хикәясен укыгач, балалар Зарифның батырлыгына, олы җанлыгына сокланалар, әлбәттә. Солдат моңа гади эш кенә итеп карый, изгелекне күңеле, йөрәге кушуы буенча эшли. Укучы күңелендә Зариф һәм Бәдретдин кебек кыю, батыр булырга, изгелекләр, игелекләр эшләргә, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек сыйфатларын үзләрендә булдыру өчен өлкән буын аксакалларыбыздан үрнәк ала.

   Бөек әдибебез Әмирхан Еники кешенең асыл табигате белән бәйле, үлем алдында торганда да кешелеклелеген җуймаган, кеше күңеленең, рухының матурлыгын – эчке матурлыкны күрсәтә белгән әсәрләре белән укучы күңелендә әхлак, рухи байлык, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык кебек әхлакый сыйфатларны, һичшиксез, тудыра алачак.

ә)Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» әсәрендә яктыртылган милли фаҗига (“Әйтелмәгән васыять” хикәясе)

XIX гасырның соңгы чирегендә мәгърифәтче әдипләр иҗатында күтәрелгән милләт темасы  XX гасыр башында иң югары ноктасына күтәрелә. Әдипләр иҗатында чорның мөһим актуаль мәсьәләләре милләт язмышы белән бәйләп карала. Милләт темасын яктырткан әсәрләрдә мондый мәсьәләләр куела:

- милләтнең инкыйразы;

- милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге;

- милли дәүләтчелекне торгызу;

- аталар һәм балалар каршылыгы;

- иске тәртипләрне, гореф-гадәтләрне, иске яшәеш кануннарын кире кагу;

- милләтнең бөтенлеген саклау һ.б.

   Күп кенә язучылар бу теманы үзләренең иҗатларында яктырттылар. Шулар арасында Әмирхан Еники иҗаты аерылып тора.Ул бүгенге көннең кискен актуаль проблемасын -  милләтне, аның телен, йолаларын саклап калуны -  үзенең әсәрләрендә ярты гасыр элек күтәргән. Ул бу проблеманы үзенең “Әйтелмәгән васыять”  хикәясе белән чаң суккан.

     “Рус теле безнең тормышыбызда хәзер беренче урында тора, ул кирәгрәк, ул беренче гамәлдә йөри. Ә туган телебез икенче урында, арттарак, әһәмияте аның кечерәйде, кирәклеге дә шактый ук кимеде... әгәр эшләр шулай барса, безнең яңадан бер телле халыкка әйләнеп калуыбыз бик ихтимал... Нәрсә юналтабыз?..Туган телебезне... Бары шул гына... Әмма телне югалту ул милләт булудан туктау дигән сүз... Торгынлык заманы бөтен нәрсәгә битараф, бөтенесенә күнеккән халыкны ирексездән “денем өчен түгел, көнем өчен” дип яшәргә өйрәтте. Бары шушы “көнем өчен” генә яшәүнең аяныч бер нәтиҗәсе дип карыйм мин телебезнең бүгенге авыр хәлен”, - дип язды[1].

   “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Әмирхан Еники халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрде, рухи бушлыкны, әхлакый, мәдәни  мирастан читләшүне тәнкыйтьләде.

   “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзәгендә Акъәби образы тора. Аның әсәрдә тойгы-кичерешләре, үтә кешелекле һәм җитди уй-фикерләре тасвирланган. Бу образда халык рухы, милләтнең борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылган. Бик тыйнак, сабыр, тыныч холыклы, киң күңелле карчык ул. Тормыштан, кешеләрдән күп нәрсә таләп итми. Кирәксенми, барына канәгать булып, сабыр гына, күбәләктәй тыныч кына яши бирә. Ул хәзер балалары, оныклары шатлыклары  белән көн итә. Аларның җәй көне авылга бер мәртәбә кайтып күренүләре атна-ун көн кунак булып китүләренең шатлыгы карчыкка бер елга җитә, ул аларның алдагы кайтуларын көтеп куанып яши.  Акъәби – гомере буена хәләл көче белән көн күргән хезмәт кешесе , ягъни зур хөрмәткә лаеклы, җәмгыятьнең төп терәген тәшкил итүчеләрнең берсе. Озын тормыш юлы үтеп, зур тәҗрибә туплаган. Анда үзе өчен яшәү, үзен кайгырту омтылышының эзе дә юк. Әсәрнең үзәгендә моңкортлашу процессы ышандырырлык дәлилләр белән тасвирлана.  Акъәбинең олы улы марҗага өйләнә. Оныклар – бер сүз татарча аңламаган урыслар. Өлкән оныгы әбисе әле Юлкотлыда чагында өч көнгә кунакка кайта. Ләкин егетне авылга әтисенең туган нигезен, әбисен күрәсе, сөйләшәсе килү теләге түгел, ә бәлки романтика эзләү теләге генә кайтаргандыр. Күргәнебезчә, оныгында әбине аңларга тырышу, бабасының каберен зыярат кылу, авылдашлар белән аралашу омтылышы бөтенләй юк. Үз атасында милли хис булмаганда, баласына ул каян килсен?! Ә Суфьянның башка балалары – Татьяна, Светлана, Рита, инде җитеп килә торган кызлар, әбиләрен беренче тапкыр күрәләр. Ләкин алар да бер-берсенә тоташа, аңлаша алмыйлар. Әби белән оныклар арасында коточкыч упкын. Бер якта балаларның әбигә карата битарафлыгы. Ә икенче якта гомер буе балаларын сагынып яшәгән Акъәбинең телсезлектән, чарасызлыктан гаҗизләнүе. Шушы вакыйгаларны анализлап, Миргазян Юныс “Хәтта Акъәбинең улы марҗага өйләнмәгән булса да, аермасы әллә ни зур булмас иде. Аның башында ике генә сыр – буйсыну һәм буйсындыру”, - дип язды.[2]1

    Кызы Гөлбикә анасын ярата, ихтирам итә кебек, ләкин ул да әнисеннән  читләшкән, авыру ана янында утырырга, анасының күңелендәгесен тыңларга вакыт та, теләк тә табылмый. Әби әҗәле якынлашуын сизеп, ничә тапкырлар кызына соңгы васыятен җиткерергә талпынып карый. Үзе үлгәннән соң гәүдәсен мөселманча җирләүләрен тели: “Инде мулла, мәэзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне үтәүне сорамыйм да. Анысын эшләмәсәләр дә ярый, әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде, аннары берәр карттан гына булса да Коръән укытсыннар иде...Ничек кенә булмасын, улы-кызы аның бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәрсә дип тапсалар да, ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит газиз аналарының соңгы васыяте! Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?!”[3]2

   Ләкин кызы Гөлбикәнең әнисенең соңгы васыятен тыңларга вакыты табылмый. Әби гомер буе җыйган халкының рухи байлыгын, изге васыятен үзе белән кабергә алып итә. Иң тетрәндергәне – Акъәбинең соңгы көннәре җиткәнен сизенеп больницага илтеп салу. Аның шунда ялгыз җан бирүе, больницадан гына табутка салып күмү күренеше. Янәсе, өйдә үлсә, балалар куркыр. Мөселманча күмәргә мулла чакырырга кирәк булачак, мөселманча булсын дип кенә әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирына бер дә китерәсе килми аның. Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләр. “Мәшәкатьле эш бит” дигән сүзләр дә берничә тапкыр кабатлана.  Үз җаннары өчен генә борчылырга өйрәнгән бу балаларга ана хәтере, ана гозере һәм, ниһаять, ана васыяте берни тормый. Әбинең гомере буе җыйгын ата-бабадан калган милли мирасын да кабул итмичә, театр гардеробына илтеп тапшыру шушы фикерне раслый.

     Әсәрнең тәрбияви моментының иң тәэсирле урыны да шунда. Бүген яшь буынга милли тәрбия бирүне аларның әти-әниләреннән башларга кирәк дибез. Йола, гореф-гадәтләрне юкка чыга баруына иң элек әти-әниләрнең баласына аларны тапшырмавы сәбәпче. Әле татар телен укытуга каршы чыгучылар да әти-әниләр үзләре. Бүген баласын авырлыклардан саклап, рус милләтенә тигезләшкәндә генә бәхетле булырга мөмкин дип, ялгыш фикер йөртүче әти-әниләрнең кайсысының гына Акъәби хәлендә каласы килер икән?! Телгә, милли йолаларга тискәре карашта булган. Һәркемнең фикерен уңай якка үзгәртерлек, күңел төпкелләренә үтәрлек вакыйга бу. Әсәрдә Акъәби - идеаллаштырып бирелгән образ. Ул гомере буе “ак” булып яшәгән: башта Аксылу, Акбикә, Аккилен, аннан – Акъәби. Илгә-көнгә кирәкле балалар үстергән. “Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач... Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән дә бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр”[4]1

   Менә шулай бәхетле булып киткән балалары анадан шактый ераклашканнар. Ләкин балаларның эгоистлыгында яшәү шартлары, җәмгыятьне генә гаепләү дөрес булмас иде шикелле. Минемчә, милли рух, милли хисләр иң элек бала күңеленә гаиләдә салынырга тиеш. Әйе,  Акъәби халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгын балаларына тапшырырга шактый соңлаган. Балаларында дини  йолаларга, ун ел элек гүр иясе булган атага да ихлас хөрмәт юк. Бу ананың йөрәгеннән саркып чыккан балаларына булган үпкә сүзләрендә чагыла: “... атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит халыкның бер бөртеге... Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит ул сезгә! Йә, сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени соң?.. Авыл читендәге канау белән генә әйләндереп алынган кечкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк... Аның каберен мин дә, тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... Йә, сезнең җаныгызны борчымыймыни бу нәрсә?..”[5]2

    “Татар теле нигә кирәк?” дип баласына үз телен, милләтенең әдәби мирасын өйрәтүгә каршы чыккан ата-анага нәкъ шушы өзекләрне уку аларның бу мәсьәләгә карата фикерен үзгәртергә ярдәм итә.

    Әсәрдә Акъәбинең балаларын кече яшьтән милли рухта турында тәрбияләве турында әйтелми. Күргәнебезчә, аның бары укымышлы, җәмгыять өчен кирәкле кешеләр булып үсүләре өчен җан атуы гына чагылдырыла. Безнең милли фаҗигабезнең башлангычы нәкъ шушында түгелме?! Ана үлеме якынлашкан көннәрдә генә балаларының милли хисләргә битарафлыгын аңлый, аларның кыйбласын үзгәртергә тели. Ләкин соң, бик соң инде... Шушы урында Ризаэддин Фәхреддиннең “Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас” дигән ташка язарлык гыйбарәсе искә төшә.

   Милли рухиятебезне кабул итеп алырдай һәм йолаларыбызга битараф булмаган буын тәрбияләүне бишектән үк башлыйк. Аларны васыятебезне кабул итәрлек һәм аны үтәрлек итеп милли рухта тәрбияләүдә Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре, һичшиксез, өстәл китабына әйләнергә тиеш.

   б)Әмирхан Еники иҗатында сугыш темасы (“Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә”, “Мәк чәчәге” хикәяләре).

Сугыш!..  Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек  китерде халыкка.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды.

     Сугыш елларында татар халкы да тугандаш халыклар белән бер сафта торып явыз дошманга каршы батырларча көрәште. Язучылар Бөек Ватан сугышы елларында үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр. Әдипләр Ватан азатлыгын саклап кан койган сугышчыларның батырлыгын, тылдагы хезмәт ияләренең тиңдәшсез ныклыгын, рухи күтәренкелеген, аларның мәңге үлмәс батырлыкларын үз әсәрләрендә тасвирладылар.

     Әмирхан Еникинең  сугыш турында язылган хикәяләренең нигезендә үзенә бер үзенчәлек ята. Әдип турыдан-туры сугыш кырында барган вакыйгаларны сурәтләми. Ул сугышның кеше психологиясенә нирәвешле

тәэсир итүенә игътибар итә. Сугыш китергән ачы хәсрәт “Бала”, “Ана белән кыз”, “Мәк чәчәге” нәсер-хикәяләре язучы тарафыннан оста тасвирлана. Ә.Еникинең әлеге хикәяләрендә үлем рәхимсезлегенә капма-каршы итеп, яшәү көче, кешенең мораль ныклыгы куела.

    Әмирхан Еники сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән. Аның гаҗәеп бай рухи дөньясы укучыларны үзенә җәлеп итә. Ә.Еники үзенең “Бала”(1941), “Ана һәм кыз” (1942), “Бер генә сәгатькә” 1942), “Мәк чәчәге” (1944) нәсер-хикәяләрендә сугыш фаҗигаләрен сурәтли. Бу әсәрләрдә вакыйгалар драматизмы соң чиккә җиткерелеп, кискенләштерелеп бирелә. Бу чик – яшәү белән үлем арасындагы чик. Кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта геройлар бердәнбер, әмма дөрес юлны сайлыйлар, бу хәл ныклы характерларның логик һәм эзлекле адымнар рәвешендә дә аңлашыла. Илгә килгән афәт аркасында алар бер омтылыш, теләк белән яшәргә мәҗбүр булалар. Әмирхан Еники әсәрләрендә образлар бирелеше уртак. Аның фронт шартларында язылган әлеге хикәяләре психологик тирәнлек, үзенә бер төрле рухи нәфислек бөркелгән кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр буларак үзенчәлекле.

    Әсәрдә сугышка беренче тапкыр кереп баручы Зарифның дәһшәтле елларда кешелек сыйфатларын җуймавын, рухи батырлыгын, хис-тойгыларын киң җәмәгатьчелек игътибарына җиткерә: “Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс мәгърур һәм мәңге сулмас мәгърур була ала. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты... Һәм ул нурлар чагылдыра”.[6]1 Биредә кеше язмышының кыйммәте бер бөртек алмаз белән тиңдәштерелә. Шушы вакыйга егетнең һава һөҗүменнән соң урман буенда әнисеннән аерылып калган сабыйны күреп, анасына тапшыруы вакыйгасында дәлилләнә. М.Шолоховның “Кеше язмышы” хикәясендәге төп герой белән охшаш. Зариф һәм Соколов язмышлары төрле, аларның берсе тәүге мәртәбә сугышка керергә торса, икенчесе сугышның барлык фаҗигаләрен үз җилкәсендә татыган, ләкин икесе дә югары дәрәҗәдәге кешелеккә ия. Ә.Еники һәм М.Шолохов хикәяләре нәкъ менә шул – кешенең бөеклеге, аның иркен күңеле турында.[7]2

    Сугыш шартларында Әмирхан Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән үлчәргә өйрәнә. Шуңа мисал итеп, “Бер генә сәгатькә” хикәясен китерергә мөмкин.

   ... Сугыш вакыты. Галимҗан абзый белән Мәрьям апа да улларын моннан ике генә чакрымдагы станциядән сугышка озатканнар. Өй тәрәзәләре әнә шул шул тимер юл тарафына карап тора. Моңа кадәр Мәрьям апа үтеп йөрүче поездларга игътибар да итмәгән. Хәзер исә аның тәрәзәдән әлеге юлга карап кына утырасы килә. Уллары әйләнеп кайтмасмы? Әдип хикәяләүне әнә шулай башлый.

    Шушындый хәл-әхвәлне сурәтләп, психологик җирлек әзерләгәннән соң, вакыйгалар барышы бик кызуланып китә. Көтмәгәндә ананың кече улы Гомәр кайтып керә. Үтеп баршлый гына тукталган. Бер генә сәгатькә.Малаеның кинәт кайтып керүе – үзе дә каушатып җибәрә торган вакыйга. Сугыш вакытында исән-сау алдына килеп бассын әле! Кайсы гына ананың йөрәге кузгалмас бухәлгә? Күңел, хис киеренкелеген кузгатып җибәрә торган бер сәбәп бар – ул да булмаса малайның бик аз вакытка – нибары бер генә сәгатькә кайтканлыгы билгеле була.Моны белеп ананың кулыннан эш төшә, аптырап кала. “И, Ходаем, мунча да кереп өлгермәс микәнни” диюе ананың каушап калуының тирәнлеген күрсәтә. Улы мунчада керсен, чәй-коймак белән дә ризыклансын, ата-анасы белән дә иркенләп сөйләшергә дә өлгерсен...

   Бер сәгать – алтмыш минут. Ул тиз генә үтеп тә китә. Ана улын әллә күргән, әллә юк. Боларның һәммәсе төштә генә булган сыман. Иртәгесен ул килененнән “Гомәрем ничә чынаяк эчте әле?”, “Гомәрем катыкны яратып ашадымы икән?”, “Гомәр нәрсә диде әле?” дип сорап-сорап куя. Болар – шушы халәтне кичергән кеше өчен табигый сораулар. Аның халәтендә башкача да була алмый.

    Әлеге көтелмәгән кайтып керү тагын бер кешенең күңелен астын-өскә тузгытып җибәрә. Гомәрнең сөйгән кызын бер генә сәгать эчендә табып өлгерә алмыйлар. Инде ул станциягә килеп җиткәндә, поезд китеп тә барган. Галимҗан абзый белән Мәрьям апа аны үзләрен белән авылга алып кайтырга телиләр. Әмма кыз кайтмый. Язучы кызның бу вакыттагы халәтен менә болай сурәтли: “Ул беркемгә дә үпкәләми дә, беркемгә дә ачуланмый да иде. Хәтта сөйгәне Гомәрне күрми калуының никадәр үкенечле булуы турында да юньләп уйламый иде. Ул бары йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ахырда ул башын кинәт тез өсләренә сала һәм һичбер тыелусыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп, тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата елап җибәрә”.

    Бу хикәядә, алда әйтеп үтелгәнчә, сугыш үзе сурәтләнми, ләкин аның барлыгы һәм кешеләр язмышына нинди тәэсир ясавы ачык сизелеп тора.

    “Бер генә сәгатькә” һәм “Ана һәм кыз” хикәяләрендә авыр югалту, бәхетсезлекләр. Корбаннар фондында кешеләрнең тирән кичерешләре, характерның каядыр эчкә яшеренгән сыйфатлары, ныклыгы яисә үтә кыен сорауларны үтәргә өйрәнүе сурәтләнә. Сугыш темасы мондый хикәяләргә якыннарны югалту ачысы, аерылышу сагышы рәвешендә килеп керә.

   “Ана һәм кыз” хикәясендә исә Рәхиләнең эчке табигате бирелә. Сугыш чорының  рәхимсезлеге гади генә бер гаиләдә тасвирлана. Кара хәсрәт, кайгы ана йортының ишеген кага. Ничек әйтер ул авыру әнисенә бу хәбәрне, кайдан көч табар? Авыру ана түзә алрмы? Юк, бу аяныч хәбәрне Рәхилә  анасына әйтми. Сөекле энесенең  фронтта һәлак булуы турындагы шомлы хәбәрне Рәхилә каты авыру хәлендәге әнисеннән яшереп торырдай көч таба.

     Автор бу Ана образы аша бөтен илдәге Аналарны күрсәтә. Алар бит бик күп. Аларның да уллары, ирләре сугыш кырында ятып калган, тик Аналар көчле булганнар. Ашарга ашлары, кияргә киемнәре булмаса да яшәгәннәр. Ил белән күргән кайгыны ил белән күтәргәннәр, бер-берсен юатканнар. Бу – үзе бер җиңү түгелме?!

     Сугыш чоры хикәяләренең иң матур, мәгънәви яңгырашы булган - “Мәк чәчәге” нәсере – фәлсәфи мәгънәдәге әсәр. Бу әсәр мәк чәчәгенең монологы. Кешегә – узып баручы солдатка мөрәҗәгать итеп сөйләве. Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган мәк чәчәге зарлана: ялгыз ул, әйләнә-тирәсендә биек тау кебек ком өеме, аңа берни күренми, торган җире буш, җансыз. Тыныч тормышта бакчаның гүзәллеген, җиләк-җимешләргә  бай булуын, җир өстеннән үткән дәһшәтле сугшының барлык гүзәллекне юкка чыгаруын хәбәр итә. Әмирхан Еники ике төрле яшәешне капма-каршы куеп, сугыш фаҗигасен ача. Сылу чәчәк булып утырган мәк аша яшәешнең тантана итүен раслый.

   Җыеп әйткәндә, Ә.Еникинең хикәяләренең төп геройлары гади хезмәт кешеләре. Әдип дәһшәтле сугыш чорына туры килгән халыкның рухи халәтен ача. Сугыш вәхшәтен кеше күңелендә барган кичерешләр позициясеннән чыгып яктырта. Ул алып килгән фаҗигаләрнең кеше тойгыларна тәэсирен тасвирлый.

в)Әмирхан Еники иҗатында бәхет темасы («Рәшә” повесте)

Нәрсә ул бәхет? Һәрбер кеше бу төшенчәне үзенчә аңлый. Бәхет  - ул кешеләргә файдалы булу, аларны бәхетле итү, туган җиреңдә яшәү, ярата һәм яраттыра белү. Бәхет- ул тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе.

Бу тема кешелекнең хыялы.

     Каюм Насыйри үзенең “Китаб-әт-тәрбия” китабында болай дип язды: “Бер гакыл иясенән сорадылар, изге бәхетле кемдер, дәхи явыз бәхетле кемдер?” - диделәр. Ул кеше әйтте: “Изге бәхетлелекнең галәмәте шулдыр ки, дөньяда сакланучан булыр, җумарт булыр, шәфкатьле булыр. Әмма явыз бәхетле шулдыр ки, мал җыярга хирыс булыр, нәфесе иярер, күп сөйләшер... явызларны яратып, явыз холыклы булыр, шәфкатьсез булыр, саран булыр, үлемне онытыр. Әй угыл, бу урында сәңа яхшы бер тәрбия бардыр ки, изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан, монда сиңа изге бәхет галәмәтләрен санап китерүдән максуд, сине изге бәхеде кыйлмакдыр.” Шулай итеп, кешенең бәхете үз кулында.

     Әмирхан Еники әсәрләрендә геройлар, башлыча, бер теләк, бер омтылыш белән яшиләр: алар бәхетле булырга телиләр. Бу – бик зур һәм, әйтергә кирәк, хәтта бөтен кешелек проблемасы. Кеше, гомумән, бу дөньяга бәхетле яшәр өчен килә. Әлбәттә, бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Ул зур төшенчәне һәркем үзенчә аңлаган кебек, аңа ирешү юллары да төрлечә икән.

    Әмирхан Еники үзенең геройларны әнә шундый юл чатларына алып килә, һәм шушы урында аларның кешелек сыйфатларын сыный яисә үлчи башлый. Аның карашынча, башкаларны санламыйча, гел үзеңне генә кайгыртудан килгән бәхет – хәкарәт, һәм ул гаепләнергә, тәнкыйтьләнергә тиеш.

     Менә бу мәсьәләләрне әдип үзенең “Рәшә” повестенда күтәрә. Монда баш геройларның берсе – Зөфәр Сабитов. Ул үз бәхетен һәм идеалын төрле ысуллар белән җыйган байлыгын тагын да ишәйтүдә, шуны бергә туплап, шәһәрнең биек, чиста, саф һавалы җиреннән зур, җитешле йорт сатып алып, шунда күндәм, матур хатынга өйләнеп яшәүдә күрә. Бер уйласаң, бүгенге көннең күзлеген киеп карасаң, биредә тәнкыйтьләрдәй нәрсәләр бик күп тә түгел кебек.  Мул, җитешле яшәешкә бүген кем генә омтылмый соң?

    Әмма әсәрдә авторның бу типка карата тискәре мөнәсәбәте, ярамавы, килешмәве бик ачык сизелеп тора. Сәбәп нәрсәдә соң? Сәбәп – Зөфәрнең бәхетенә барган чактагы талымсызлыгында. Ул кешеләрдән куркып, шикләнеп яши – сугыш вакытында, башкалар кан коеп йөргәндә, тап-таза ир кеше сугышка китми калган, җылы урынга оялаган; малы-милке дә – алдап-юллап табылган байлык. Дөрес, автор бу хакта безгә җентекләп сөйләп тормый. Зөфәрнең кемлеге-ниндилеге нигездә аның үз-үзен тотышы, характеры аша ачыла. Зөфәр теләгәннәренә ирешә. Тик әсәрнең героинясын – Рәшидәне генә үзенең күндәм тормыш юлдашына хезмәтчесенә әверелдерә алмый – Рәшидә, соңлап булса да, аның кем икәнлеген аңлап ала һәм ... аңардан читләшә. Бу – әлбәттә, аның мораль җиңүе була. Әмма Зөфәр бетте, җиңелде, дигән сүз түгел әле бу. Зөфәр үз карашларнынан тайпылырга да, ваз кичәргә дә уйламый. Яңа, нык, таза, йорт сатып ала, аның җылы урыны өендә күзенә генә карап торучы яңа яры бар. Киләчәктә әле ул әллә нинди исәп-хисаплы әвеш-тәвешләр дә ясар һәм үзенчә күз алдына китергән “бәхет” биекләренең яңа баскычларына күтәрелер. Андыйларның ямьсез мөмкинлекләренең зурлыгын яңа замана үзе исбат итте.

    “Рәшә” әсәрендә Әмирхан Еники безгә Чын бәхет, Чын мәхәббәт башка төрлерәк икәнлеген искәртә. Ә инде барыбызның да бәхетебезгә күрә, халкыбыз гомерләр буена килгән изге гореф-гадәтләрне күп буыннарның каннарына сеңдергән икәнлеген искә төшерә. Моны үзләштерүчеләр ил-көн алдында абруйлы, тирә-күршең алдында якты чырайлы, ачык йөзле, һәркайда хөрмәтле, ихтирамга лаеклы зат булып кала белү кебек нәрсәләрне дә бәхет төшенчәсе белән бәйләп карарга гадәтләнгәнәнр.

   Әдип әсәрләрендә өлкән буын кешеләренең бик күбесе – әнә шундый бәхеткә тиң күркәм сыйфатны гәүдәләндерүчеләр. “Җиз кыңгырау”дагы Нигъматулла абзый һәм Хөбәйбулла кода, “Тауларга карап” әсәрендәге Локман карт. “Әйтелмәгән васыять”тәге Миңлебай карт һәм Акъәби үзе – һәркайсы милләт, халык акылын үзләренә туплаган ил агалары, ил аналары – яшәү нормалары, рәвешләре бик күпләргә үрнәк булырдай асыл затлар.  Алар үз тормышларының шатлыгын, мәгънәсен яңа, яшәү буыннарган шул күркәм сыйфатларның күчешендә күрәләр. Кайчагында бу хәл чын мәгънәсендә матур тыныч, гаугасыз тормышка әверелә: аңлашу, тигезлек, бер-береңне хөрмәт итү, күңелләрне күрә белү шушы хозурлыкка сөенүдән торган бәхетле мизгелләр “Матурлык”, “Туган туфрак”, “Җиз кыңгырау” әсәрләрендә чагылып үтә. Әдип мондый яшәешнең, бу бәхетнең кадерен белергә дә өнди сыман.

    Тормыш тормыш инде ул - яңа мәсьәләләр туа тора, хәтта чишелмәстәй булып тоелган төеннәр дә барлыкка килә. Яңа буыннарның дөньяга карашлары башкачарак. Аларның уй-хыяллары да, эш-гамәлләре дә картларча түгел, хөрлек-бәйсезлек дигәнне дә алар үзенчәрәк аңлыйлар. Һаман да шул “аталар-бабалар” проблемасы һәр ике як өчен дә җиңел генә чишелмәслек төен булып кала бирә.

г)Әмирхан Еники хикәяләрендә  ана һәм бала мөнәсәбәте (“Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән  васыять» хикәяләре)

   Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Алар бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучыларны, табибларны тудырган. Ул үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып, бишек җырларын җырлап, баласын тәрбияли. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы проблема кешеләрне икегә аера: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә, моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дип юкка гына әйтмиләр шул.

    Укучыларда баласына йөрәген ярып бирергә әзер торучы аналарны рәнҗетмичә, аларга шәфкать, игелек күрсәтеп, изге гамәлләр кылып яшәргә өйрәтү максатыннан классик язучыбыз Әмирхан Еники иҗатының  тәэсире бик көчле.

    “Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре... Гүяки каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган рухи көч тә бар...

    Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә, кулыңа Ә.Еники әсәрләрен аласың.

   Укыган саен укыйсы килеп тора аның әсәрләрне. Күбрәк укыган саен, иҗатының сихри көченә соклану хисе арта, шуның сәбәпләрен беләсе, ачасы килү теләге көчәя. Шуның белән бергә, тормышның үзе кебек үк катлаулы да аның иҗаты”, - ди аның әсәрләре турында тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин.

    “Ана һәм кыз” хикәясе табигатьнең гүзәллеген: күкнең биеклеген, кояш нурларының яктылыгын, муллылыгын, шифалы яңгыр алып килгән чисталык, сафлыкны  сурәтләүдән башлана. Рәхиләнең әнисенә булган күңел җылылыгы, олы җанлы, мәрхәмәтле күңел дөньясы бу.  “Ана күптән каты авыру, һәм ул бу урынга яңадан  тормаска ятканлыгын белә”. Рәхилә ананың соңгы көннәрен, сәгатьләрен мөмкин кадәр җиңеләйтергә тели – Хәсәннең үлү хәбәрен әнисенә әйтми. Ана җилкәсенә төшәчәк кайгы-хәсрәтне дә үз өстенә ала.

     Ана бик җайлап, ашыкмыйча гына, үзе үлгәч балалары ничек тату яшәргә тиешлекләре турында Рәхиләгә күңелендәге теләкләрен, сүзләрен сөйли. Кызы аны сабыр гына тыңлый, әнисенә вәгъдә бирә. “Һәм ана үз нәүбәтендә кызына тулы ихтирам күзләре белән карап:

 - Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! - диде.” Һәм авыру ана бала тынычлыгы белән йоклап китә. Ул дөньядан шулай тыныч күңел белән китә.

  Аналарның васыятен ишетеп, ризалыгын алып калу – үз гомереңә җитәчәк җан тынычлыгы, гомерләр буена кабатланып торган мәңгелек проблемаларның берсе бит ул.

    “Ана һәм кыз” белән “Бер генә сәгатькә” хикәяләре – якыннарын югалту ачысы һәм аерылу фаҗигасе, сагышы ягыннан үзара аваздашлар. Аналарга хас булган сагыну, көтү, юксыну хисләрен хикәянең башламында очратабыз. Әлеге хисләрне өч улын сугыш кырына озаткан Мәрьям карчык кичерә. Аның элек станциягә бара торган юлны күзәтә торган гадәте булмый. Аны шул якка борылырга мәҗбүр иткән сәбәп – өч улының әлеге юлдан фронтка китүе. Улларыннан зарыгып хәбәр көтүче ананың күзләре дә, йөрәге дә алар кайтыр тарафка юнәлгән.

     Фронттан һич көтмәгәндә кайтып кергән Гомәр аз вакытка булса да барысын да үзгәртә. Көтелмәгән очрашу халәтендә ана бөтенләй югалып кала.

    “Бер генә сәгатькә”  хикәясендәге Мәрьям абыстайның улы белән аерылышу мизгелендәге катлаулы кичерешләрне әдип болай сурәтли: “Соңра Гомәр әнисенә карый. Ул татар улларына хас тартылу белән бары күрешмәкче булган иде. Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күзләрен очраткач, ирексездән алга омтылып,    аның   кечкенә    җиңел   гәүдәсен күкрәгенә

кыса”[8]1.

    Бу күрешү инде картаеп баручы Мәрьям абыстайга тереклек суы кебек тәэсир итә. Аның киләсе очрашуга өмете-ышанычы ныгый.

   Язучы матурлыкны,  ул тышкы ямьсезлек, хәтта гариплек артына яшергән булса да, тоя һәм күрә белә. Беренче карашка кечкенә, әһәмиятсез булып күренгән нинди генә вакыйга турында язмасын, Ә.Еники ул һәрчак күренешнең асылына төшенергә, фактның фәлсәфи мәгънәсен ачып бирергә тырыша.

   Менә “Матурлык” хикәясе. Җәйге ялга кайтышлый шәкертләр Бәдретдингә тукталып, чәй эчеп чыгалар. Ләкин шушы гади күренеш аша әдип никадәр тирән хисләрне сөйләп, хикәяләп бирә. Соң чиккә җиткән ярлылык шәкерт әнисенең рәхимсез чәчәк авыруыннан ямьсезләнеп калган йөзе сурәтләнә. Скрипкәнең көе шәкерт күзәткән тормыш картинасының контрастын күзалларга ярдәм итә. Бер яктан, “кыш буе мәдрәсәдә кибеп яткан шәкертләр”, икенче яктан “чиксез якты җылыкай дөнья”. Авторның күрсәтергә теләгәне – хозур табигать яки фәкыйрь тормыш күренеше түгел, бәлки ана белән бала арасындагы мәхәббәтле мөнәсәбәт. Менә Бәдретдин әнисенә багышлап “Салкын чишмә” көен башкара.  “Шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәне уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде”. Әлеге мизгел укучы күңелендә туган соңгы шикләрне, уңайсызлыкларны юып төшереп, әнисе белән Бәдретдин өчен горурлык хисләре уята. Хикәядәге матурлык – ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, беткәнче аңлау, кадерләү, юатуларында.1960 нчы елларда язылган бу хикәя бүгенге көндә дә яратып укыла, җанны айкый.

    Ә менә “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Акъәби һәм аның балалары арасындагы каршылык үзәктә тора. Акъәбинең бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күзалдында үтә. Ул гомере буена ап-ак күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы шундый матур исем биргән. Сабыр холыклы, тыйнак карчык, соңгы көннәрен гомер кичергән җиреннән аерылып, Уфадагы балалары карамагында яшәргә мәҗбүр. Ул гомере буе хәләл көче белән көн күргән киң күңелле хезмәт кешесе. Акъәбидә ата-баба җирендә тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә сакланып килгән гореф-гадәтләргә, мәдәни байлыкка карата сакчыл, ихтирамлы караш тәрбияләү турында васыять әйтеп калдыру теләге көчле. Ләкин балалары  Акъәбинең тавышсыз-тынсыз аерым бүлмәдә ятуын артыграк күрәләр. Берсе дә аны борчыган эч серләре белән кызыксынмый, хәтта хәл белүләре дә коры, формаль килеп чыга. Үзләренчә алар карчыкка авыруын җиңелрәк кичерергә ярдәм итәләр сыман. Әмма иң мөһиме – аның җанын дәвалау ягын оныталар. Нәтиҗәдә яшьләргә әһәмиятле киләчәкнең нигез ныклыгы өчен җирлек булырлык кыйммәтле васыятен үзе белән бергә җир куенына алып китә.

    Әсәрдә Акъәбинең балаларына тагын бер әйтәсе килгән үтенече: “Яки атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит – халыкның бер бөртеге... Йә, сез аның алдында да бурычлы түгелмени соң?.. Машиналар сатып алырга хәлегездән килә торып, атагызның каберенә бер ком таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени?” Ислам дине ата-ананы гына түгел, алар яраткан кешеләрне дә хөрмәт итәрәгә куша. Ата-ана вафат булса да аларны дога белән искә алу, каберләрен чистартып тору – мөселманнарның изге бурычы. Ләкин балалар бу турыда уйламыйлар, заманча яшибез дип, туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы, буыннан-буынга бирелә торган изге төшенчәләр белән бәйләнешне өзгәннәр. Акъәби өчен иң кадерле нәрсә – ул балаларының җылы мөнәсәбәте һәм үлем алдыннан әниләренең васыятен тыңлар өчен табылмаган вакыт.

  Хикәяләрдәге аналарның һәрберсе үзенә бер мохиттә, үзенә бер эпизод-вакыйгада. Төрле вакытларда катнашсалар да, бер дөнья кешеләре булып күңелдә калалар. Җир йөзендә аналар бик күп, төрлеләре бар: бәхетлеләре дә, бәхетсезләре дә... Ләкин аларны берләштергән уртак сыйфат бар: алар барысы да бала дип яшиләр, алар өчен кайгыралар, борчылалар, балаларын сагыналар. Нәкъ мәкальдәгечә: “Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы”.

 Тормыштагы төрле каршылыклар, көтелмәгән хәлләр, бәхетле мизгелләр дә һәм бала кичерешләре, алар күңелендәге хисләр байлыгы әсәрдән әсәргә күчеп, Әмирхан Еники иҗатын бербөтен итеп балкып торалар.

д)Әмирхан Еники иҗатында мәхәббәт темасы (“Ялгызлык”, “Йөрәк сере”,“Кем җырлады”, “Бер генә сәгатькә”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Тауларга карап”, “Җиз кыңгырау”, “Шаяру”, “Төнге тамчылар”, “Рәшә”, “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять», «Матурлык”, “Ана һәм кыз” әсәрләре)

 Нәрсә соң ул мәхәббәт?

 Мәхәббәт кешеләр күңеленә үтеп кереп туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул . Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән туган, кеше белән бергә үләчәк. Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. Мәхәббәт темасы әдәбиятта мәңгелек тема ул. Борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Кол Гали, Сәйф Сараи, Котб – мәхәббәткә дан җырлаучы әдипләребез. Бу тема буыннан-буынга тапшырылып килгән.

    Әмирхан Еники  мәхәббәт темасына багышланган байтак әсәрләр иҗат иткән. Мәхәббәт күп мәгънәгә ия. Язучы ике яшь йөрәк арасында булганында, ана белән бала мәхәббәтен дә, Туган илгә, туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәтне дә укучы күңеленә барып җитәрлек итеп тасвирлаган.

    Әмирхан Еники әсәрләре фикергә бай, алар күп төрле...

    “Ялгызлык” хикәясе битараф калдыра торган әсәр түгел. Төп героиня – Тамара Сергеевна, беренче ире сугыш вакытында югалганнан соң үзеннән яшьрәк егет Петя Котов белән танышып, икенче тормыш башлый. Ялгызлыктан качып бу адымга барган Тамара Сергеевна тирән йөрәк фаҗигасе кичерә. “... Юк, аңа ир генә түгел, кеше кирәк булган, дус кирәк булган. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул ...” Икенче мәхәббәт белән тормыш корырга теләгән Тамара Сергеевнаның өметләре акланмый. Язучы бу героинясын акыллы, нык ихтыярлы, изге күңелле итеп тасвирлаган.

    Ә.Еникинең 1957 нче елда иҗат ителгән “Йөрәк сере” исемле повестенда  Зөһрә үзенең мәхәббәт тарихын сөйли. Ата-аналары аның язмышын үзләренә таныш булган Нәҗип белән бәйләргә телиләр. Егет кыз күңелен яулап ала алмый. Зөһрә хәрби егет Бәхетгәрәй белән таныша һәм күп газаплардан соң үз мәхәббәтен таба. Мәхәббәт кебек изге хис канатларында бер-беренә омтылган яшьләрне берни дә туктата алмый. Аларга каршы булган көчләр ахыр чиктә, чынбарлык белән килешергә мәҗбүр булалар.

    Әсәр башыннан ахырына кадәр мәхәббәт белән “сугарылган”. Башта хикәяләүченең Зөһрәгә яшерен сөюдән “җаны” көюе сурәтләнә. Зөһрәнең үз авызыннан мәхәббәт тарихын сөйләве укучыны бөтенләй әсир итә. Нинди образлы чагыштырулар, фикернең су кебек агышы – һәммәсе язучының нинди гүзәл әсәр иҗат итүен раслый. “Мәхәббәтсез яшәү - бәхетсезелек. Ләкин мәхәббәт - йөрәк эше. Бернинди исәп-хисап, мәҗбүрият, көчләү, ялыну, ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе, үз вакыты белән генә туа ала... Мәхәббәтме? Мәхәббәт – яраткан кешеңне бәхетле итү ул... Мәхәббәткә шундый төгәл “билгеләмә” биргән Зөһрәгә ихтирам хисләре уяна.

    Йөрәкләрне әрнетә торган сюжетка корылган “Кем җырлады” әсәрендә саф мәхәббәт барлыгын укучы җаны белән тоя. Газап эчендә үлем белән көрәшеп ятучы сугышчы егет күңелендә иң саф хисләр булып мәхәббәте яңара. Саташулы төш кебек кенә тоелса да, гомеренең иң якты, иң гүзәл мизгеле булып күңеленә кереп урнашкан.

    “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышка китеп баручы Гомәрнең үткәндәге бик кадерле хатирәсе-печән чапкан вакытларда сөеклесе Заһидә белән очрашулары берничә җөмлә белән генә әйтелсә дә, без аны иң кирәкле момент итеп кабул итәбез.

    Ә.Еники мәхәббәт турында язылган әсәрләренең таҗы - “Гөләндәм туташ хатирәсе”. Вакыйгалар үзенә бөтереп алып, хисләр чоңгылына ташлый. Гөләндәм урынына үзеңне куеп карыйсың. Бөек зат булган Салих Сәйдәшевкә кияүгә чыкмаса да нинди бәхетле ул! Әсәрнең ниндидер уйдырма түгеллеге безгә мәгълүм. Гөләндәмнең тормыштагы прототибы барлыгын беләбез.

    Геройларның эчке дөньясын реалистик сурәтләү, кеше күңелендә кайнаган хисләрнең төбенә төшенү, уй-фикер һәм кичерешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерү өчен, язучы персонаж булып уйлый, сөйли башлый: “Минем җырым бу, җанымны сызландырган моңлы, ләззәтле җырым”. Менә кайда икән ... мәхәббәт! Тилерүгә якын ниндидер иңрәүле, ялварулы, газаплы хәтәр мәхәббәт.” Саф хисләр, беренче мәхәббәт! Язучы һәр эпизодны тиешле югарылыкта тасвирлаган.

   Бер-берсен өзелеп яратуларына карамастан, алар кавыша алмыйлар. Гөләндәм: “Мин Салих дөньясына атлап керер өчен рухым белән дә, аңым белән дә өлгереп җитмәгән булып чыктым. Аяусыз хакыйкать әнә шул!”- ди.

   Гаилә, туганлык хисләрен гәүдәләндерүче мәхәббәтне чагылдырган әсәрләргә бик күп мисаллар китереп булыр иде.

    “Тауларга карап” әсәрендә бөтен нечкәлеге белән кешелекле, акыллы кешеләр образын сурәтләгән. Мәхәббәтне ачык буяулар “кычкырып” торган сүзләр белән түгел, ә кеше холкы, анң кичерешләре аша ачып бирә. Локман карт гаиләсендә мәхәббәт, хөрмәт хисләре буыннан-буынга тапшырылган изге хис итеп кабул ителә. Буыннар чылбыры мәхәббәт булганда гына өзелми. Тормышка, балаларына, оныкларны таудай хисләре бар картның, икенче яктан, Локман карт үзе дә авылны иңбашларыннан кочып алган олуг тауны хәтерләтә сыман.

    ”Җиз кыңгырау” исә мәхәббәт, туганлык, гаилә мөнәсәбәтләренең сафлыгын, изгелеген гәүдәләндерә.Әсәрдә вакыйгалар бик тә сизгер, нечкә күңелле Әхтәм исеменнән хикәяләнә. Әхтәм матурлыкны аңлый белә.

   Гаилә кору өчен, әлбәттә, мәхәббәт кирәк. Автор фикеренчә, бу гына аз. Яшәеш нигезенең ныклыгын күренекле әдип гореф-гадәтләр белән бәйләнештә яктырта.

    “Шаяру”, “Төнге тамчылар”, “Рәшә” әсәрләре исәп-хисапка корылган “мәхәббәт корбаннарын” бөтен тулылыгы белән тасвирлый.

    “Шаяру” хикәясендә эгоизм мәхәббәт уртасына килеп керә. “Ыспай киенгән, бай бизәнгән, әле утызга да җитмәгән, шулай да бераз тулылана башлаган, ямансулап, эче пошып баручы Диләрә ханым “, шаярып откан булып, Харисның бүләген кулына төшерә һәм шуның ярдәмендә уйчан горур егетне үз ихтыярына буйсындырмакчы була.

    Диләрә ханымның бу “эшен” берничек тә аклап булмый, күңелдә ниндидер авыр хисләр туа.  Ләкин мәхәббәтне андый юл белән тудырып булмый. Мәхәббәткә көч тә, хәйлә дә катнашырга тиеш түгел.

    Язучының “Төнге тамчылар” әсәре Хәлил Ишмаевның яшьлек мәхәббәтен оныта алмавы турында.Үткәндәге хатирәләре аның күз алдыннан китмиләр: Ләйлә исемле унҗиде-уналты яшьлек чибәр аның күңеленә ак күбәләк булып керә һәм Хәлилнең гомерлек үкенече булып кала. Ләкин Хәлил үзенең мәхәббәтен саклап кала алмый, тормышның үз  “исәп-хисаплары”. Карьерасы аңа кадерлерәк була.

    “Рәшә” повестенда Зөфәр Сабитов – әле утызның теге ягына яңа гына чыккан булса да, гаҗәп үткен һәм хәйләкәр, үз максатларына ирешүдә бернинди шикләнүсез-икеләнүсез хәрәкәт итә торган, теләсә нинди хәлләрдә дә үзенең уй-фикерләрен башкаларга белдерми торган кеше. Танышлык, дуслык, хезмәт урыны, туганлык мөнәсәбәтләре генә түгел, хәтта мәхәббәт тә аның өчен максатка ирешү чарасы итеп файдаланыла. Җырчы Рәшидә “исәпле” Зөфәргә “эссе якның хөрмәсе кебек гаять татлы җимеш, сезонный җимеш” кенә.

    Зөфәр Рәшидәне ярата, тик аңа өйләнми.Үз көче белән эшләп тапкан байлыкны якын туганнарың, яраткан кешеләрең белән бүлешеп яшәгәндә генә аның рәхәтен күрергә була.

    Ә.Еники геройлары – катлаулы типлар. Аларның эчке “тавышы” яшәешнең төрле якларына кагыла, бүгенге катлаулы тормыштагы проблемаларны иңли. Туган җиргә, туган туфракка, гореф-гадәтләргә хөрмәт хисе, мәхәббәт  халыкчанлык төшенчәсен ничектер киңәйтеп, тирәнәйтеп җибәрә.

     “Туган туфрак” әсәрендәге Клара күңелендә дә моңарчы булмаган хисләрне туган авыл, бабалар туфрагы уята. Бу изге җиргә шәһәр кызының рәхмәте зур, чөнки ул үзе өчен моңарчы билгеле булмаган кешеләрнең олы җанын, күркәм сыйфатлары ача. Әнә шундый әйбәт кешеләрне табу Клараның күңелен күтәрә.

    Болар, үз чиратында, кызга авыл халкының рухи дөньясын, җанын тоярга да ярдәм итә. Шуның белән бергә ул үз күңелендә дә туган туфракка, туган халкына ихтирам хисләре уянуын аңлый.

    “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Акъәбинең үткәннәргә изге хис белән каравы, мирасыбызны саклап калырга тырышуы, дөньяның бары ак ягын гына “күрүе”, беркемгә үпкә сакламавы – аның йөрәгендә бары мәхәббәт кенә булуында.

   Туган халкына, аның халкына, борынгыдан сакланып килгән гореф-гадәтләренә тирән мәхәббәт, хөрмәт саклау кирәклеге, һәр халык тормышында да моның изге булуы хакында әйтеп калдырырга тели ул. Халыкның рухи байлыгының иң кадерлесе, гасырлардан килгәне, иң зурысы – туган тел. Күп телләр гомер-гомергә макталып килгән Акъәби оныкларының туган телне белмәвен авыр кичерә.

     “Матурлык”  хикәясендә төскә-биткә ямьсез ана сурәтләнә. Әмма баланың анага карата булган һәм эчке, рухи матурлыкка әверелгән мәхәббәте бу тышкы ямьсезлектән өстен. “ ... Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!” - ди автор.

    Хикәя-повестьларда тасвирланган Аналар, иң беренче чиратта, газиз балаларын чын, олы мәхәббәт – ана мәхәббәте белән яраталар.

    “Ана һәм кыз” хикәясендә Рәхиләнең әнисе улын көтә. ”Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән керүен, елмаеп янына килүен, “Әни!” дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу – үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде”.

   “Соңгы китап”ны автор үзе истәлекләр дип билгеләгән. Әдипнең хикәяләве тирән мәгънәле кыйссалардан тора. Әсәрдә аеруча күтәреп, балкытып торган тема – туган як, туган туфрак темасы. Үзенең әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын, якнынарын, үзе күреп белгән танылган шәхесләрне зур ихтирам, ярату белән тасвирлап биргән.

  Әдип үзенең яшьлек мәхәббәтен хикәяләгәндә дә тормыш дөреслегенә хилафлык китерми.

   Мәхәббәт темасы язучының олыгайгач язган әсәрләрендә яшьлек чорына караганда да тирәнрәк итеп, күңелләрне кузгатырлык фаҗигасе һәм кешелекле сафлыгы белән сәнгатьчә матурлыгы белән сурәтләнә.

   Ә.Еники һәр укучыны уйландыра торган әсәрләр иҗат иткән. Язучының иҗатында йөзек кашы булырдай бер әсәрне генә аерып алырлык түгел. Алар һәммәсе дә берсеннән-берсе матур.

е)Әмирхан Еники иҗатында моң, көй һәм музыкаль әсәрләр

(«Җиз кыңгырау”, “Кем җырлады”, “Курай”, “Матурлык”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”)

Кешенең  моң-сагышларын гаять үтемле итеп әйтеп бирүдә музыканың өлеше зур. Шуңа күрә музыка – һәркемгә бик якын сердәш. Гомерлек юлдаш. Музыка – милләтнең иң кадерле, газиз байлыкларыннан берсе ул. Күңелгә ятышлы бер көй тыңлау җанга рәхәтлек, ләззәт бирә, яшәешеңне ямьләндереп җибәрә. Җыр никадәр күбрәк кеше күңеленә килеп ирешсә, шулкадәр тотрыклырак була.

   Татар көйләренең сихри тәэсир көче – моңында. Моң – безнең көйләрнең җаны, иң мөһим гүзәллеге. Бары тик моң гына кешенең хисләрен төгәл, эстетик йогынтылы итеп әйтеп бирә ала. Кеше үзенең шатлыгын да, кайгысын да моң белән җиңә, ләкин моңны моңсулык, кәефсезлек дип санарга ярамый. Ул психологик халәтнең бөтен төсмерләрен дә сурәтләүдә катнаша ала. Аны көйнең асыл сыйфаты, сокландыргыч үзенчәлеге, төп матурлыгы дип карау дөресрәк булыр.

     “... Әмирхан Еникинең һәрбер хикәясеннән  җыр, моң бөркелеп тора. Аның теленә тиңләшсә дә, фәкать Сәйдәш музыкасы гына тиңләшә алыр”[9]1, - дип язды Роберт Миңнуллин.Әмирхан Еникинең затлы тел остасы булуы турында әдипнең замандашлары һәм шәкертләре инде бик күп тапкырлар яздылар һәм әле кичәктә дә язачаклар, чөнки Еники калдырган олы мирас иксез-чиксез дәрья кебек.

   Әмирхан аганың теле музыкальлек, гаҗәеп бер гүзәллек, төгәллек, гармония белән җәлеп итә.Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпне кичергән бу сөйләм остасы артыннан иярәсең, сөйли генә түгел, ул көйли. Иренгә тидерүгә көй уйный башлаган ялан курае сыман, сөйләме табигый, иркен ага.

    Еники җыр һәм кеше күңеле арасындагы мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләрен оста тотып ала. Әйтик, халыкның җырга мөнәсәбәтен автор “Җиз кыңгырау” хикәясендә милли психологияне ачу чарасы буларак куллана. Бу хикәядә вакыйгалар бик тә сизгер, нечкә күңелле Әхтәм исеменән хикәяләнә. Ә Әхтәм – матурлыкны аңлый белүчеләрдән. Ул, язучының үзе кебек үк, дөньяга шагыйрьләрчә, рәссамнәрчә карый.

    Яшүсмер Әхтәм ерак җирдән туганнарына килеп төшә. Ә хуҗалар үзләре башка авылга туйга барырга җыенып торалар икән. Егетне дә калдырмыйлар. Менә алар, атка утырып, Абзан авылына чыгып китәләр.  Кара дугага тагылган җиз кыңгырау чыңлый... Әхтәм колагында ул гомер буе чыңлаячак һәм затлы хисләр яңгырашын тәшкил иткән бу моң егет күңелендә уелып калачак.

   Нигъмәтулла җыры, моң яңгырашы җиз кыңгырау тавышына аваздаш. Алай гына гына да түгел, вакыйганың башында ук ишетелгән сагышлы көйгә – кыңгырау тавышына Нигъмәтулла җыры кушылып китә һәм аның сагышы бөтен сәяхәтнең үзенә күрә симвониясе булып яңгырый. Чыннан да, җыр, моң үзәк герой образын ачуда табигый катнаша, тормыш картинасын тудыруданың тәэсирле чарасы булып тора. Әдип кулланган шул әдәби детальнең яктылыгы геройларга күчеп, характерны эчтән, рухи яктан балкытып җибәрә.

    Әмирхан Еники кайбер әсәрләрендә турыдан-туры музыка һәм аның кеше күңеленә ясаган тәэсире турында сөйли. Шуның иң ачык мисалы итеп “Кем җырлады” хикәясен карап үтик. Каты яралы яшь лейтенант һәм аның сөйгәне Таһирә турында моңсу һәм шул вакытта лирик җылы, якты хикәя ул. Әсәрдән күренгәнчә, көзге караңгы төндә кечкенә станциядә ике эшелон очрашып туктыйлар.Берсе фронтка гаскәр алып бара, икенчесе тылга яралылар төяп кайтып килә. Егетнең хәле авыр. Ул яшәү белән үлем арасында тартышып ята. Шул чакта ул татарча көй, туган як моңын, Таһирә җырын ишетә:

                                     “Сарман буйлары, ай, киң ялан,

                                      Печәннәре җитәр бер заман шул,

                                      Печәннәре җитәр бер заман...

    Күрше вагоннан агылган шушы җыр. Күктән иңгән ак фәрештәдәй, аны, ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына, тыныч вакытларга, елга, болын буйларына алып китә. Егет кем җырлаганын белә алмый. Ул кадәресе аның өчен мөһим дә түгел. Мөһиме – җыр туктамасын, җанга газиз моң яңгырап торсын. Туган як көйләре егетнең соңгы сәгатьләрен якты нурлар белән балкыталар, күңелендә ләззәтле хисләр, истәлекләр, татлы хыяллар кузгаталар.

   Газап эчендә үлем белән көрәшеп ятучы сугышчы егет, сөеклесе белән очрашу бәхетеннән мәхрүм кыз, аның мәхәббәткә һәм яшәүгә сусау белән сагышлы моңы, шуны ишетеп сихерләнгән егетнең фаҗигале язмышы – нинди роамнтик каршы куюлар букеты! Ләкин шул букетның уртасында мәхәббәт һәм җыр чәчәкләре күңелләргә дәрт, моң сирпеп балкып торалар.

   Гәрчә Әмирхан Еники музыка сәнгатеннән ерак торган кебек тоелса да, ул турыдан-туры  җыр, музыка, музыкаль уен кораллары, аларның кеше тормышында һәм яшәешендә тоткан урыны, кеше күңеленә ясаган тәэсире турында сөйли. “Курай” - шундый хикәяләрнең берсе. Курай – халыкның яраткан уен коралы. “...Өч-дүрт тишегеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, эче куыш, җип-җиңел, кибеп беткән көпшәдән шундый гаҗәеп озын көйләр чыга”. Халык курайны гасырлар дәвамында үзенең сагышын, эчке дөньясындагы хис-тойгыларын җиткерү чарасы буларак кулланган. “...Шулай итеп малай төрле көйләр уйнарга өйрәнеп киткән. Хәзер инде ул ханның мөгезен сөйлисе килгәндә генә түгел, ә телдән әйтә алмаган берәр уе, хәсрәте бар чакта да көпшәсен алып уйный икән. Искиткеч моңлы-матур уйнаган ул, кешеләр аны таң калып тыңлаганнар. Кеше теле әйтеп бирүдән гаҗиз хисләрне кузгатучы курай дигән гаҗәп нәрсә әнә шулай туган, имеш!” - дип яза Әмирхан ага үзенең бу әсәрендә.

    Курайга мөнәсәбәтен күрсәтү аша язучы аны чолгап алган кешеләрнең холык-фигыльләрен, характер үзенчәлекләрен  ачып бирә. Бу сихри моң лирик геройның күңел дулкыннарын тибрәндерә, милли көйләр гомергә сеңеп кала.

    Гомумән, еллар дәвамын халык моңын-зарын, авыр вакытларда юаныч табу өчен, серле хисләрен уен коралына салып, көй аша сөйләп бирергә өйрәнгәнлеген аңлап эш итә. “Матурлык” хикәясендәге Бәдретдиннең дә мохтаҗлыкта кичергән авырлыклары кулдан ясалган скрипкәгә салынган: “Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде. Ләкин бу минутта безнең күңелләребезгә ул да бик ягымлы, бик тансык иде”. Скрипкә барлык тыңлаучыларның да күңелләренә үтеп керә. Аның көе шәкертләр күрсәткән тормыш картинасының контрастын күзалларга ярдәм итә.

    Ә авторны күрсәтергә теләгәне – хозур табигать яки фәкыйрь тормыш күренеше түгел, бәлки ана һәм бала арасындагы мәхәббәтле мөнәсәбәт. Ә ананы ярату, ихтирам итүнең изге, ләззәтле гүзәллеген, романтикасын биргәндә язучы музыка, көй чарасын кулланмыйча кала алмый. Менә Бәдретдин, әнисенә багышлап, “Салкын чишмә” көен башкара. “Шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәне уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди-җылы карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде”. Күргәнебезчә, баланың анага булган һәм эчке, рухи матурлыкка әверелгән мәхәббәте ананың тышкы кыяфәтендәге ямьсезлегеннән  бик күп өстен. Шулай итеп, мәхәббәт, җыр-музыка һәм матурлык төшенчәләре бер-берсеннән аерылгысыз бәйләнештә Әмирхан Еники иҗатында зур гуманистик мәгънә алалар. Икенче яктан, алар, яхшы кешенең югары сыйфатлары булып, ямьсезлеккә, явызлыкка, начарлыкка каршы куелалар. “Матурлык” хикәясендә моң һәм музыкальлек сюжет җебен коруда, вакыйгаларның эзлеклелеген тәэмин итүдә дә бик әһәмиятле урын тота.

   Җыр-көй Әмирхан Еникинең күп кенә хикәя-повестьларында үзенчәлекле моң сирпи,аларны хис-кичерешләргә баетып бара. Моннан тыш, әле Ә.Еники әле махсус рәвештә күренекле музыкаль драма спетакльләренә рецензияләр, артистлар, җырчылар, композиторлар турында мәкаләләр язып чыга. “Бәхет мәсьәләсе” исемле хезмәтендә ул халкыбызның иң якты шәхесләренән берсе – композитор Салих Сәйдәшевнең дан-шөһрәткә ирешүен күрсәтү белән  беррәттән, тормыштагы, иҗатындагы эчке драматик төенннәргә дә кагылып үтә, шуларның мәгънәсенә төшенергә тырыша. Ә 1975 нче елда Ә.Еники аның турында “Гөләндәм туташ хатирәсе”н яза.

    Гәрчә “Гөләндәм туташ хатирәсе” реаль шәхескә багышланса да, Еники монда тарихчы буларак эш итми, бәлки художник буларак яза, ягъни бөтен тормыш юлын иңләүне максат итеп куймый, бары тик ләззәтле-сагышлы хисләр өермәсе кузгатырдай бер ситуация эчендә балкып калган хәлләрне генә тасвирлый. Ситуация дигәнебез исә мәхәббәт тарихыннан гыйбарәт.

    Әсәрдән күренгәнчә, Гөләндәм белән Салих музыка җирлегендә очрашалар. Салих, Әхмәтҗан агайлар өенә килеп, Гөләндәмгә музыка дәресләре бирә, халык көйләрен фортепьянада уйнарга өйрәтә. Бу үзенчәлекле өлкәне яктыртканда, автор Салихның өйрәтү, уйнап күрсәтү рәвешен, моның өйдәгеләргә тәэсирен, җыр-моңнарыбызның хасияте турындагы фикерләрен, Гөләндәмнең ничек, нинди көйләр башкаруын, осталыгы арта баруын бик төгәл хикәяли.

    Музыкаль күнекмәләр белән беррәттән, Салих моңарчы, нигездә, өй кысаларыында бикләнеп яшәгән укучысын киңрәк, иркенрәк җиһанга, әдәбият, сәнгать дөньясына алып чыга, хәтта аны яралы кызылармеецлар файдасына үткәрелгән кичәдә җырларга күндерә.Табигый, монда геройлар күп вакыт мәдәни атмосферада күренәләр. Салих Гөләндәмне танылган әдипләр һәм музыкантлар белән таныштыра. Гөләндәм аларның һәммәсен дә ягымлы, кечелекле, илтифатлы итеп күрә, үзенә карата яхшы теләктә булуларын тоя.

    Биредә барлык күренешләрдә дә Гөләндәм исеменнән хикәяләнә, аның ничек кабул итүенә нигезләнеп бәяләнә. Гөләндәм – нечкә хисле, күңел тибрәнешләренә бик сизгер зат. Әсәрнең гомуми рухын бәяләүдә аның кичерешләре бик мөһим роль уйный. Ул беренче очрашуда ук Салихның чибәрлеген, эчке культурага ия булуын шәйләп ала, якынрак аралашкан саен, анда бу нәфислекнең яңадан-яңа төсмерләрен күрә бара, нәфислек Салихның бөтен табигатенә хас булуын аңлый. Гөләндәм аның талантына, иҗат омтылышына соклана, иртәме-соңмы музыка яза башлаячагына ышана.

    Автор сурәтләвенчә, Гөләндәм дә – сәләтле, мәгълүматлы, әйбәт тәрбия алган, чибәр, зифа, шул ук вакытта тыйнак, күркәм холыклы кыз. Әсәрдә аларның тиң булуы, бер-берсенә омтылуы һәм ахыр килеп гаҗәп саф, самими мәхәббәт кабынып китүе күрсәтелә.

   Тоташ якты нурлардан тукылган бу әсәрдә, Салих Сәйдәшев биографиясендәге бер бит аша, укучылар күз алдына сөекле композиторның ягымлы, җанлы образы килеп баса, аның турында күңелдә үтә җылы хис, көчле тәэсир кала. Әсәр үзе дә бар ягы да килгән матур музыканы хәтерләтә.

3.Йомгаклау.

 Әмирхан Еники иҗатының укучы шәхесен тәрбияләүдә тоткан урыны

Укучы шәхесенә күпьяклы тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең көче гаять зур булуын исбатлап тору бәхәссез. Без төп тәрбияне язучыларыбыз иҗаты аша дәресләрдә, дәресләрдән тыш үткәрелгән чараларда тормышка ашырабыз.

     Иң беренче чиратта,  безнең әби-бабаларыбыз балаларының әхлак сыйфатларына игътибар иткәннәр. Безгә моның шулай булуын Ислам дине дә өйрәтеп килә. “Әхлак тәрбиясе” - мәңгелек төшенчә. Без - тәрбиячеләр, укытучылар укучының игелекле, итәгатьле, шәфкатьле,  тәртипле, мәрхәмәтле , кешелекле булып үсүенә зур игътибар бирәбез. Гаиләдә ата-анага, әби-бабага, мәктәпләрдә мөгалимнәргә һәм үзләренең яшьтәшләренә хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләүне үзәккә куябыз.

   Әдәби әсәрләрнең көчен без үзебезнең программабызда күрсәтергә тырыштык. Әмирхан Еники әсәрләре нинди тәрбияви көчкә ия соң?

    Әмирхан Еники әсәрләре – зур тәрбия көченә ия булган әсәрләр. Аның әсәрләре һәр тәрбияченең өстәл китабы булырга лаеклы. Әсәрләре генә түгел, ә аның тормышы ук югары әхлак үрнәге. Ә.Еники халкыбызның акылын, зирәклеген, намусын гәүдәләндерелгән олуг әдипләребезнең берсе. Ул үзенең әсәрләрендә фәлсәфи үткенлек, психологик тирәнлек, алдан күрүчәнлек, сәнгати камиллек белән әхлакый-этик мәсьәләләрне югары күтәрә. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Әмирхан Еники кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, күңелнең кадерле серләрен, үзәк өзәрдәй сагышны сөенеч һәм көенечләрне үзенә генә хас булган язу алу ярдәмендә күрсәтә белә.

   Әмирхан Еники тудырган образлар системасында өлкән буын вәкилләрен сурәтләү зур урын алып тора. Алар яшь буын өчен һәр яктан үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәне, рухи байлыкны югалтмыйча, алга таба дәвам иттерелүен кайгыртып яшәргә тиешләр. Чыннан да, туган җирдән, аның рухи тәрбиясеннән аерылуны язучы хәзерге тормышның әхлаксызлыгын күрсәтә торган күренешләр дип бәяли.

    Әмирхан аганың кайсы гына әсәрен алсак та, милләтебезнең затлылыгын, татарларга хас акыллылык, сабырлык үрнәкләрен күрәбез. Яраткан язучыбыз үзенә генә хас осталык белән бу асыл сыйфатларны бүгенге буынга тапшыра. Шушы әзер хәзинәне укучыларыбыз күңеленә салу, эстетик зәвыклы әдәбият сөючеләр тәрбияләү – татар әдәбияты укытучыларының изге бурычы.

   Әмирхан Еники әсәрләрен укып үскән буын милләтебезгә беркайчан да тап төше

4. Контроль-үлчәү материаллары

Әмирхан Еники иҗатыннан контроль эш текстлары

( 5-11 нче сыйныфлар өчен)

Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр языла.

Контроль диктантларның күләме

Сый-ныфлар

Сүз  саны

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

Уку елы

башында

50

55-65

65-80

85-100

105-120

120-130

130-140

Уку елы

ахырында

50-60

60-70

75-90

95-110

115-125

125-135

135-145

   Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2-3 очрак) ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.

Контроль диктантларны бәяләү

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела. (Бер орфографик, ике пунктацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктацион яки бер орфографик, дүрт пунктацион хаталы эшкә “4”ле куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктацион яки өч орфографик, алты пунктацион хаталы эшкә “3”ле куела.

4. Алты орфографик, биш пунктацион яки биш орфографик, сигез пунктацион хаталы эшкә “2”ле куела.

Диктант текстлары.

I яртыеллык.                           5 нче сыйныф.

Иртәнге  урман.

   Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр... Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. (54 сүз).

                                                                                            (Ә.Еникидән)

Бирем. Исемнәрнең килешләрен билгеләгез.

6 нчы сыйныф

                                              Фронт дәфтәреннән.

   Бүген иртәнге ашка дошман самолетлары килеп җиттеләр. Кызык хәл, каргалар, самолет тавышын ишетүгә көтүләре белән һавага күтәрелеп, кычкыра-кычкыра оча башлыйлар. Бичаралар, үлемнән алар да куркалар... Үлгән вакытта кешенең уена бөтен үткәне һәм якыннары килә, диләр. Белмим ничектер... Ләкин туктаусыз үлем куркынычы астында йөргән кеше үткәнен дә оныта, киләчәге турында уйларга да иренә... Кеше ничектер үзендә авыр бер бушлык тоя... Еш кына аның йоклыйсы гына килә...  (67 сүз).

                                                                     (Ә.Еникидән)

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләдәге исемнәргә морфологик анализ ясагыз.

7 нче сыйныф

                                                       Туган йорт.

  ... Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда чыра кадап сабакларын бәйләгән гөлләр... Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагаларда – ак челтәр...

Түр почмакта пыяла капкачлы карсак кына кара шкаф; шүрлекләрендә төрле төстәге, төрле иштәге савыт-сабалар; түбәсендә ниндидер катыргы кенәгәләр һәм тузган китаплар... Мич катыннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертеп, пөхтәләп җыештерылган иске генә тимер карават. Аннары менә кулдан гына эшләнгән, текә артлы агач кәнәфи, шомарып саргаеп беткән калын аяклы урындыклар, киҗеле ашъяулык япкан шундый ук гади өстәл, өстәлдә патша башлары белән бизәлгән самавар...  (105 сүз).

                                                                       (Ә.Еникидән)

Бирем. Билгеләнгән җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерегез.

Искәрмә. “Киҗеле” сүзенең мәгънәсе аңлатыла.

8 нче сыйныф

                                                  Таһирә җыры.

      Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

      Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә бик озын, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бер, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

    ... Теплушкаларның берсендә сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята.

   ... Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгеме соң? Шул ич, шул Таһирә тавышы! Кайда ул? (117 сүз).

                                                     (Ә.Еникидән)

Бирем. Билгеләнгән җөмләдән сүзтезмәләрне аерып языгыз.

9 нчы сыйныф.

Җәйге яңгыр.

   Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, шундый җитез, хәтта кояш үзе дә юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик  тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузынында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде... Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде. (124 сүз).

                                                                                        (Ә.Еникидән)

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.

10 нчы сыйныф

                                                   Сихри моң.

    Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде... Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә тып-тын калып тыңлап утырдык. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң – мәңгелек моң йөзә кебек иде. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә – моны белүе һич мөмкин түгел иде. Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында? (115 сүз).

                                                                                        (Ә.Еникидән)

Бирем.  1. Язмышлар сүзенә фонетик анализ ясагыз.

          2.Тавышы, зәгыйфь, көчсез сүзләренә транскрипция ясагыз.

11 нче сыйныф

                                                Мәхәббәт газабы.

       Алар кузгалып киткәч, Заһидә янә бераз бара төшеп, юл буена чирәмгә утырды. Ул беркемгә үпкәләми дә, беркемгә ачуланмый да иде. Хәтта сөйгәне Гомәрне күрми калуның никадәр үкенечле булуы турында да юньләп уйламый иде. Ул бары йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли. Янә ул һаман бугазына күтәрелгән төерне кире йота алмаудан гаҗиз иде. Ул тырыша, ачу белән башын селкеп куя, аскы иренен тешләп тора, ләкин юк – төер һаман бугазына килә. Ахырда ул башын кинәт тезләренә өстенә сала һәм һичбер нинди тыелусыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп, тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата, елап җибәрә. (115 сүз).

                                                                                      (Ә.Еникидән)

Бирем. 1. Иңбашларын, утырды сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

             2. Калын хәрефләр белән җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.

Тестлар

№1.

 1.Әмирхан Еникинең туган төбәге:

    а) Башкортстан Республикасы Яңа Каргалы авылы;

    ә)Оренбург өлкәсе Мостафа авылы;

    б) Татарстан Республикасы Казан шәһәре.

2.Әдипнең туган елы:

    а) 1884 нче ел 27 нче февраль;

    ә) 1886 нчы ел 26 нчы апрель;

    б) 1909 нчы ел 2 нче март.                      

3.Беренче хикәясе кайсы елда басыла?

    а) 1926 ны ел;

    ә) 1925 нче ел;

    б) 1930 нчы ел.

4.Армиядән кайткач, нинди журналда эшли?

   а) “Совет әдәбияты”;

   ә)”Пионер каләме”;

   б) “Чаян”.

5.Ничәнче елда Казанга килә?

   а) 1923 нче елда;

   ә) 1941 нче елда;

   б) 925 нче елда.

6.Кайсы әсәрне татар теленә тәрҗемә иткән?

   а) А.Островский “Гаепсездән гаепле”;

   ә) М.Горький “Ана”;

   б) А.Фадеев “Яшь гвардия”.

7.Ничәнче елда Казан авиация техникумында татар теле укыта?

   а) 1960 нчы елда;

   ә) 1950 нче елда;

   б) 1958 нче елда.

8.Профессиналь язучы булып ничәнче елдан эшли бшлый?

   а) 1953 нче елдан;

   ә) 1960 нчы елдан;

   б) 1963 нче елдан.

9.Әмирхан Еникинең автобиографик әсәре?

   а) “Соңгы китап”;

   ә) “Исемдә калганнар”;

   б) “Без бәләкәй чакларда”.

№2.

 Әмирхан Еникинең әсәрләреннән өзекләр китерелә, әдәби әсәрләрнең исемнәрен әйтергә кушыла.

1.”Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы. Яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды...”

а) “Бер генә сәгатькә”;

ә) “Бала”;

б)”Ана һәм кыз”.

 2.”Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф, алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына   карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларны йотылып баруын күрсәтә.

   Бу иртәнең  җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә. Гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра...”

а) “Кем җырлады”;

ә) “Бер генә сәгатькә”;

б) “Курай”.

3.”Ләкин яхшылап тирә-ягыгызга карагыз! Нәрсә күрәсез? Коточкыч харәбәләр! Бөтен әйләнә-тирәдә котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары... Шулар арасында ватык кирпич өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәләре, китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр...әгәр чынлар эзләсәгез, сез бу урында балалар имезлеге дә табар идегез... менә болар барысы да бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең шомлы эзләре!..”

а) “Җиз кыңгырау”;

ә) “Кем җырлады”;

б) “Мәк чәчәге”.

4.”Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз-тынсыз гына кузгалып китте – егет моны сизмәде.Ул инде аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага чыгарып салдылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат  төбенә илтеп күмделәр.”

а) “Әйтелмәгән васыять”;

ә) “Ялгызлык”;

б) “Кем җырлады”.

5.”Авылның утырган җире гаҗәп матур иде, монда кечкенә авыллар тирәсендә очрый торган ниндидер үзенә бер ямьсезлек бар иде. Каршыдагы өйләр артыннан ук урман башлана. Урамның түбән очы яшел чирәмлеккә барып чыга һәм шуннан ерак та түгел, ялгызы гына утырган мәһабәт биек тау күренеп тора. Ә бирге очта, менә киртәләр яныннан ук,  иген кыры башланып китә. Ничектер барысы да – урманы да, тавы да, кыры да – кул сузымы гына җирдә, һәм атлап чыгу белән үзеңне табигать кочагында итеп күрәсең!”

а) “Туган туфрак”;

ә) “Әйтелмәгән васыять”;

б) “Җиз кыңгырау”.

6.”Менә бер заман урам буйлап кызу сиптереп килгән кыңгырау тавышы ишетелде. Кунаклар бу тавышка аз гына колак салгандай булдылар, ләкин беркем бер сүз әйтмәде. Әдәп һәм тынычлык саклап, алларына карап кына ашый-эчә бирделәр. Кем килә? Ни өчен килә – гүя аларның моңарда эшләре юк юк. Ә бит кияү килә, кияү!.. “

а) “Әйтелмәгән васыять”;

ә) “Җиз кыңгырау”;

б) “Бер генә сәгатькә”.

7. “... Инде калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү мәсьәләсе кузгалды. Белгәнебезчә, әсәйләрнең бу хактагы теләген алар тыңламыйча калдылар. Шулай да һәркайсы үзенә охшаган әйберне алырга хаклы иде. Ләкин бу тәңкәле җилән, хәтфә камзул, бөят, кашмау, чәчкаплар белән алар нишләрләр икән? .. Төс итеп кенә саклаудан башкага ярамый инде боларның берсе дә, аунап йөри торгач, череп-тузып кына бетәрләр...”

  а)”Ана һәм кыз”;

  ә) “Әйтелмәгән васыять”;

  б) “Җиз кыңгырау”.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

   Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ.б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

   Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда 1-2 бит, 8 нче сыйныфта 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5-3,5 бит, 10-11 нче сыйныфларда 3,5- 6 бит.

Сочинениеләрне бәяләү

1.Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5”ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә  темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, “4”ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, “3”ле куела. 4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса,          стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик сигез пунктацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, “2”ле куела.

Еники иҗаты буенча сочинение темалары

1.        Ә.Еники иҗатында моң, көй.

2.        Җыр, музыкаль уен коралларының кеше тормышында тоткан урыны (“Курай”, “Матурлык”, “Кем җырлады” хикәяләре буенча).

3.        Кеше рухы белән көчле (“Кем җырлады” хикәясе буенча).

4.        Батырлар үлмиләр (“Кем җырлады” хикәясе буенча).

5.        Туган ил җырының кеше күңеленә тәэсире (“Кем җырлады” хикәясе буенча).

6.        Күңел күрке җырларда (“Кем җырлады” хикәясе буенча).

7.        Ә.Еникинең “Туган туфрак” әсәрендә туган як, туган туфрак хисе.

8.        Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Акъәби образы.

9.        “Дала буйлап кылганнар йөгерә”.

10.        Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының бирелеше.

11.        Ә.Еникинең Бөек Ватан сугышы хикәяләрендә Ана образының бирелеше  (“Ана һәм кыз”, “Бала”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләре).

12.        Ә.Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы.

13.        Ә.Еники иҗатында Матурлык.

14.        “Әйтелмәгән васыять” – әдип иҗатында яңа биеклек.

15.        Ә.Еники – минем яраткан язучым.

Проект эшен формалаштыру

1.Проект эшенең эчтәлеге

  • титул бите
  • эчтәлек
  • кереш
  • төп өлеш
  • йомгак
  • проектны бәяләү
  • кулланылган әдәбият исемлеге
  • кушымта (булган очракта).

   Титул бите түбәндәгечә булырга тиеш:

*учреждениенең тулы исемлеге;

*проект эшенең тулы исеме;

*автор фамилиясе, исеме. Әтисенең исеме;

*язылу вакыты.

   Керештә проект эшендә күтәрелгән мәсьәләнең, сайланган теманың нигезе, актуальлеге ассызыклана һәм фәнни яктан өйрәнелүенә игътибар ителә. Максат-бурычлар, тикшеренү предметы  һәм объекты, эшнең яңылыгы, методологиясе һ.б. керештә күрсәтелә.

 Төп өлеш тикшеренүнең төп эчтәлеге, күзәтү-нәтиҗәләр бәян итүне чаыглдырган ике яки берничә бүлектән торырга мөмкин.Шулай ук, теманы ачу барышында кулланылган тикшерү методикасы тасвирлана, уздырылган экспериментның нәтиҗәләрен күрсәтү һәм анализлау да яктыртыла.

   Бүлек һәм бүлекчәләргә куелган төп таләпләр: кыскалык, эчтәлеккә, төп проблемага, максатка туры килү һ.б.

  Йомгакта тикшеренү-күзәтүләрнең төп нәтиҗәләре бәян ителә, алга таба куллану буенча киңәшләр бирелә.

  Проектны бәяләү. Төп критерийларны билгеләү. Бәяләү ысуллары.

   Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегенә:

*норматив актлар;

*фәнни һәм фәнни популяр әдәбият. Вакытлы матбугат материаллары, белешмәләр (энциклопедия, сүзлекләр), интернет һәм архив материаллары керә.

   Кушымтада:

*таблицалар;

*норматив документлар.

Проект темалары

           1.Әмирхан Еники - шәхес һәм әдип.

2.Әмирхан Еники стиле.

3.Әмирхан Еники әсәрләрендә татар гаиләсе темасы.

4.Әмирхан Еники прозасында заман һәм герой.

5.Әмирхан Еники иҗатында Ана образы.

           6.Әмирхан Еники – рухи матурлык җырчысы.

           7.Әмирхан Еники иҗатында сугыш фаҗигасе.

 Татар һәм рус урта мәктәпләрендә Ә.Еники иҗатының программа  буенча бүленеше

Сыйныф

Темалар

Сәгать саны

Төркем

1

4

Ә.Еники “Кунакта” хикәясе

1

татар

2

5

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

5

милли

2.1

Ә.Еникинең тормыш юлы, иҗаты.

1

2.2

Ә.Еники “Курай” хикәясе. Курай һәм курайчы образы

1

2.3

Ә.Еники “Бала” хикәясен сәнгатьле уку.

1

2.4

“Бала” хикәясендә солдатның эчке дөньясы.

1

2.5

Ә.Еники иҗатының әһәмияте.

1

3

5

Б.с.ү. Ә.Еники иҗатында музыкаль уен коралларының кеше тормышында тоткан урыны.

1

милли

4

7

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

5

татар

4.1

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

4.2

Ә.Еники “Кем җырлады” хикәясе.

1

4.3

Таһирә җыры. Туган ил җыры...

1

4.4

Ә.Еники “Матурлык” хикәясе.

1

4.5

“Матурлык” хикәясендә психологизм.

1

5

7

Б.с.ү. Кешенең матурлыгы нәрсәдә? (Ә.Еники “Матурлык” әсәренә таянып)

1

татар

6

7

Б.с.ү. Сочинение темалары:

а) Батырлар үлмиләр

ә) Кеше рухы белән көчле

б) Туган ил җырының кеше күңеленә тәэсире

в) Ә.Еники иҗатында моң, көй

1

татар

7

7

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

4

милли

7.1

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

7.2

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзек уку.

1

7.3

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзек укуны дәвам итү.

1

7.4

“Әйтелмәгән васыять” әсәрендә образлар бирелеше.

1

8

7

Б.с.ү. Сочинение темалары:

а) Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Акъәби образы

ә) “Дала буйлап кылганнар йөгерә...”

1

милли

9

8

Б.с.ү. Әдәбиятта сугыш темасы. Г.Әпсәләмов “Алтын йолдыз” романы һәм Ә.Еники “Бала”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләре.

1

милли

10

11

Ә.Еники иҗаты.

3

татар

10.1

2.

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәре.

2

10.3

“Әйтелмәгән васыять” әсәрендә ана һәм балалар проблемасы.

1

10.4

Б.с.ү. Ялгызлык һәм сагыш (Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча)

1

11

11

Б.с.ү. Сочинение темалары:

а) Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Акъәби образы.

ә) “Әйтелмәгән васыять” – әдип иҗатында яңа биеклек.

1

татар

12

11

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты.

4

милли

12.1

Ә.Еникинең иҗатында сугыш темасы (“Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләре).

1

12.2

Тыныч тормышны сүрәтләүдә заман рухының тирәнәюе ( “Саз чәчәге”, “Рәшә” повестьлары).

1

12.3

“Әйтелмәгән васыять” хикәясендә балаларның анага булган мөнәсәбәтләре.

1

12.4

“Матурлык” хикәясендә ана һәм бала мәхәббәте.

1

13

11

Б.с.ү. Сочинение темалары:

а) Ә.Еники – шәхес һәм әдип.

 ә) “Әйтелмәгән васыять” – әдип иҗатында яңа биеклек.  

б) Ә.Еники – минем яраткан язучым.

1

милли

Дәрес эшкәртмәләре

Рус мәктәпләрендәге татар балаларының 7 нче  сыйныфында Әмирхан Еники иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе үрнәге.

7 нче сыйныф.

         Рус мәктәпләрендәге татар балалары Әмирхан Еники иҗатын 4 нче сыйныфтан алып өйрәнәләр. 7нче сыйныфта әдип иҗатына 5 сәгать вакыт каралган. Беренче дәрес тулысы белән тормыш юлын һәм иҗатын күздән кичерүгә багышлана. Икенче-өченче дәресләр ”Кем җырлады” хикәясенә, өченче-дүртенче дәресләр “Матурлык” хикәясен уку һәм анализлау өчен бүлеп куела.

   Әмма танылган язучының иҗатын программада бүленгән вакыт эчендә генә биреп булмый, шуңа күрә бәйләнешле сөйләм дәресләрен һәм сыйныфтан тыш чаралар уздыруны укытучылар кирәк дип саныйлар.

Тема.  Б.с.ү. Кеше матурлыгы нәрсәдә? (Ә.Еники “Матурлык” әсәренә буенча)

I. Дәреснең максаты:   “Матурлык” хикәясенең эчтәлегенә бәйләп, кешегә хас матурлык сыйфатларын табу; образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү.

II.Бурычлары:

1) белем бирү: укучының әдәби тел нормаларын саклап, иркен сөйләшүенә һәм фикер алуына ирешү;

2)белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү: сүзлек запасларын баету, үзенең эшчәнлегенә максат куярга өйрәтү;

3)тәрбияви: бала белән ана арасындагы матурлыкны күрсәтә белүләренә ирешү; әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү; хәзерге вакытта анда күтәрелгән мәсьәләләрнең  мөһим икәнлеген күрсәтү.

III.Принциплары:

1)дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, ана телендә иркен сөйләшә, аралаша алу, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

2)гомуметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив тематик, предметара бәйләнеш.

IV.Укыту ысуллары: иҗади уку, аңлату- күрсәтү, коммуникатив, проблемалы кую, анализ ясау.

V.Укыту алымнары: әңгәмә-аңлату, интонация өстендә күзәтү, сөйләү, дәреслек белән эш, әңгәмә-йомгаклау.

VI.Дәрес төре: дәрес-диалог.

VII.Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү.

Җиһазлау. Ә.Еники портреты, әсәрләреннән китаплар күргәзмәсе, “Салкын чишмә” көе язмасы, магнитофон, слайдлар.

                              Ана – бөек исем!

                              Нәрсә җитә ана булуга.

                              Хатын-кызның матурлыгы,

                              Бөтен күрке ана булуда...

                                                     (Һ.Такташ)

                               Матур күлмәк сәдәфтә түгел,

                               Оят белән әдәптә.

                                                       (Мәкаль)

Дәрес планы.

I.Оештыру моменты .

 1) Психологик халәт тудыру;

II.Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү:

а) Ә.Еникинең алдагы дәресләрдә үтелгән әсәрләрен искә төшерү;

ә) сүзлек эше: алынма сүзләр өстендә эш.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту .

 1)  Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясенә анализ бирү;

 2) проблемалы сораулар ярдәмендә әсәрдән матурлык сыйфатларын табу;

 3) кеше арасында булган мөнәсәбәтләргә хас матурлыкны билгеләү.

IV.Йомгаклау.

V. Үзбәя.

VI.Өйгә эш бирү.

VII.Рефлексия

Дәрес барышы.

  I.Оештыру моменты (укытучының кереш сүзе).

  II. Актуальләштерү.

Максат: гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау; укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен сүтерү.

  Укучылар, сезнең белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлын, иҗатының бер өлеше белән инде танышып узган идек. Без сезнең белән “Кем җырлады” әсәрен укып анализладык.

   Ә.Еники – чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылардан аерылып тора. Аның хикәяләре татар әдәбиятының “йөзек каш”лары булып саналалар.

   Һ.Такташның сүзләренә игътибар итик әле. (Шигъри юллар укыла.) Бүгенге сөйләшүебез әниләр, ана һәм бала арасында булган матур мөнәсәбәтләр, ягъни кеше матурлыгы турында.

  Әйе, ана – дөньяда иң бөек кеше. Бала дөньяга килгәнче үк, ул аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә, тугач, төннәр буе аңа бишек көе көйли.

    Әмма үсә төшкән саен ата-аналар белән балалар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек-электән, буыннан-буынга күчеп килгән Һәм моны бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар.

    Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз? (Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”, М.Җәлил “Ана бәйрәме”, Т.Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”, И.С.Тургенев “Аталар һәм балалар”).

Менә бүгенге дәрестә Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана һәм бала, гаилә һәм бала арасында булган матур мөнәсәбәтләргә тукталып үтәрбез.

  Сез матурлык дигән төшенчә астында нәрсә аңлыйсыз?

  (Укучыларның җаваплары тыңланыла).

  III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат:  “Матурлык” хикәясенең эчтәлегенә бәйләп, кешегә хас матурлык сыйфатларын табу; образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү.

Укытучы.

-        Бу әсәр ниди жанрда язылган?

-        Хикәя жанрында язылган, чөнки сөйләп бирүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.

-        Хикәянең формасына игътибар итик. Кем исеменнән сөйләнә?

-        Хикәядәге вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.

-        Хикәянең темасын билгелик. Ягъни без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап табабыз. Ә.Еники үзенең бу әсәрендә матурлык темасын ничек ача соң? Авторның матурлыкны нәрсәләрдә күргәнен әйтеп китик.

-        Әсәр матурлык турында.

Кешенең эчке матурлыгы.

Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

Ана белән бала мөнәсәбәтенең матурлыгы.

Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

Табигать матурлыгы турында.

Укытучы.

Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне тикшереп китик;

1 төркем – Бәдретдиннең күңел матурлыгы;

2 төркем – гаилә мөнәсәбәтләре;

3 төркем – шәкертләрнең матур мөгаләмәсе (укучыларның төркемнәрдә җаваплары).

Укытучы.

-        Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

-        Берсе табигать күренеше, икенчесе Бәдретдин өендәге вакыйга.

-        Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

-        Бар. Ямьсезлек – матурлык каршылыгы.

-        Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (Ул урыннарны кычкырып уку). Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән? Алга таба бу сорауга да җавап бирербез.

-        Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?

-        Бәдретдиннең өе һәм өй эчендәге шәкерт күргәннәре. Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.

-        Шәкерт матурлыкны нәрсәдә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме?

-        Барысында да бар. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел.Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге “гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә”. Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек янында, кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләре табигый күренеш ала. Моңа лирик герой таң кала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукыр ямьсез картлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Болар барысы да зур мәхәббәт астында күмелеп кала.

        (Укучылар бу ямьсез ананың күзләре турында язылган урынны табып укыйлар).

    Укытучы.

-        Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Сез ананың бу хисе белән килешәсезме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу образга характеристика биреп китик.

-        Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Ләкин ул шәкерткә “бик ягымлы , бик тансык” булып яңгырый. Ни өчен?

-        Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Искә төшерик: “Ни уйныйм?” – дип сорый. Бала әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала аңлаша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.

(Хәзер шул көйне магнитофон язмасында тыңлап карыйк. Ул “Салкын чишмә” дип атала.)

-        Хикәя ахырында мондый сүзләр бар: “Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере – бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлешеме – бәхетеме торып калды”. Җавап бирегез: чыннан да кайсы? Фаҗигасеме? Бәхетеме? Бәхет нәрсә ул?

Укучылар җавабы.

-        Бәхет – ананың һәм баланың бер-берсенә карата хөрмәте, яратуы. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә.

-        Менә хәзер кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк. Без бу сорауга җавап бирмәгән идек әле. Автор ни өчен тургай сайравын ике тапкыр кабатлый.

-        Матурлык тургай кебек матур кошларда , матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөнья киң, киң икән. Дөньяда алар белмәгән почмаклар да бар икән. Ул почмакларда алар белмәгән күңел матурлыгы бар икән. Бу матурлык җимерек өй эчендә генә бикләнеп ята алмый. Ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә.

-        Язучы бу әсәрдә нәрсә әйтергә теләгән?

-        Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

III.Йомгаклау.

Максат: дәрестә алган белемнәрне тормыш белән бәйли алуларына ирешү.

-        Бик күп шагыйрьләр, язучылар әниләр турында дан җырлаган. Әйе, “әни, “әнкәй” сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша, акыллы киңәшен дә бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.

        Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң    да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың.”(Экранда чагыла) Бу уңайдан Һ.Такташның ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр.

                              Ана – бөек исем!

                              Нәрсә җитә ана булуга.

                              Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

                              Бөтен күрке ана булуда...

                               Матур күлмәк сәдәфтә түгел,

                               Оят белән әдәптә.

                                                       (Мәкаль)

Укытучы.

-        Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

-        Эстетик кыйммәте?

-        Тәрбияви әһәмияте?

-        Әлеге әсәрнең әдәбиятта тоткан урыны?

(Укучыларның җаваплары тыңланыла).

IV.Үзбәя (укучыларны мактау, рәхмәтләр сүзләре әйтелә. Билгеләр куела).

Максат:укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя куя белүләренә ирешү.

V. Өй эше.

Максат: укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, белемнәрен тирәнәйтү.

- Ә.Еникинең “Матурлык” әсәрендә кешелеккә хас әхлак сыйфатлары санала. Киләсе дәрестә шулар турында сөйләшербез. Әсәрдән шул сыйфатлар турында язылган урыннарны табып килергә.

VI.Рефлексия.

Максат: алган  белемнәрен практикада куллана алуларына ирешү.

 Укытучы. Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез, әйдәгез хәзер чыгышлар буенча нәтиҗәләр ясыйк. (Кушымта бирелә. Слайд. Әхлак сыйфатларын аерып чыгару һәм аларга әсәрдән өзекләр китерү.)

Рус мәктәпләрендәге татар балаларының 11 нче  сыйныфында Әмирхан Еники иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе үрнәге.

Татар әдибе Әмирхан Еники иҗаты 11 нче сыйныфта өйрәнелә. Язучының тормыш юлы алдагы сыйныфларда өйрәнү сәбәпле, 11 нче сыйныфта иҗатын өйрәнүгә 3 сәгать вакыт каралган. Беренче һәм икенче дәресләр “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзек уку, өченче дәрес язучының әсәрен анализлау өчен бүлеп куела.

   Танылган шәхеснең иҗатын, тормыш юлын бу кыска вакыт эчендә колачлап бетереп булмаганга, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресен кирәк дип санадык.

Тема. Б.с.ү.Ялгызлык һәм сагыш ( Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”

әсәре буенча).

I.Дәреснең максаты: укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү; Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә анализ ясап, ялгызлыкның сагышка китерүенең сәбәпләрен таба алуларына ирешү.

II.Бурычлары:

1) белем бирү:  укучының язучы иҗатын үзләштерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, иркен сөйләшүенә ирешү;

2) белемнәрне ныгыту һәм камиләштерү: әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең безнең бүгенге тормышта актуаль булуына игътибар итү;

3) тәрбияви: ана васыяте, аны үтәү һәркемнең изге бурычы булуын укучыларга җиткерү; ата-анага карата миһербанлык, олыларга, туган туфракка, гореф-гадәтләргә хөрмәт хисләрен, язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

III.Принциплары:

1)дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек,уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

2)гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар;

IV.Укыту ысуллары: иҗади уку, аңлату- күрсәтү, коммуникатив, проблемалы укыту, анализ ясау.

V. Укыту алымнары: әңгәмә-аңлату, интонация өстендә күзәтү, сөйләү, дәреслек белән эш, әңгәмә-йомгаклау.

VI.Дәреснең төре:диалог-әңгәмә.

VII.Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне  камилләштерү.

Җиһазлау. Ә.Еники портреты, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, магнитофон, видеомагнитофон, видеотасма һәм аудиоязма (Ә.Еникинең 90 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе),  слайдлар, дәреслек, темага караган төрле сюжетлы рәсемнәр.

Дәреснең эпиграфы:

                                          Кайгы килгәч, бар да уртаклаштылар,

                                          Бәхет килгәч, әллә инде качтылар.

                                          Мин бәхетле, тик дуслар юк, берүзем

                                          Бәхетем белән ялгыз калдым – бир түзем!

                                                                                                    И.Юзеев.

Дәрес планы.

I.Актуальләштерү.

1). Өй эшен тикшерү:

А). Әмирхан Еники иҗатына кыскача күзәтү.

Б). Әсәрләреннән өзекләр уку һәм кыскача  анализлау.

II. Яңа материалны аңлату.

1.Сүзлек өстендә эш: ялгыз, ялгызлык, ялгыз өй, ялгыз хатын һ.б.

2.Кереш сүз, дәреснең темасы, максаты, эпиграфы белән таныштыру.

3. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә анализ ясап, ялгызлыкның сагышка китерүенең сәбәпләрен табу

III. Ныгыту.

IV.Йомгаклау.

V. Үзбәя.

VI. Өй эше.

VI.Рефлексия.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Максат: алган белемнәрне куллана алуларына ирешү, укылган әсәргә бәя бирергә өйрәтү, сөйләм үстерү.

1.Өй эшен тикшерү:

а) Ә.Еникинең алдагы дәресләрдә үтелгән әсәрләрен искә төшерү;

II. Яңа материалны аңлату.

Максат: укучының мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү; Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә анализ ясап, ялгызлыкның сагышка китерүенең сәбәпләрен таба алуларына ирешү.

 -Укучылар, түбәндәге шигырь юлларына игътибар итегез әле (слайдта язылган шигырьне уку)

Кайгы килгәч, бар да уртаклаштылар,

Бәхет килгәч, әллә инде качтылар.

Мин бәхетле, тик дуслар юк, берүзем

Бәхетем белән ялгыз калдым – бир түзем!

                                                     И.Юзеев.

- Шигырьдә сүз нәрсә турында?

- Бәхетле кеше түземлелек сорый, ягъни үзен бәхетсез дип саный.

- Ни өчен? Сәбәбе нәрсәдә?

- Ялгыз калуында. Кешенең бәхетен уртаклашырлык якын кешеләре булмаса, ул үзен бәхетсез дип саный.

- Димәк, бәхетсезлекнең бер сәбәбе – ялгызлык (сүзлек өстендә эш).

- Укучылар, ялгызлык сүзен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар фикере).

- “Татар теленең аңлатмалы” сүзлегендә ялгызлык сүзенә түбәндәге аңлатма бирелә. Ялгызлык – ялгыз булу, башкалардан аерым, берүзе. Мәсәлән, ялгыз өй, ялгыз тормыш, ялгыз ана.

- Ялгызлык нәрсәгә китерергә мөмкин? (укучылар фикере).

- Әйе, ялгызлык сагышка, фаҗигага, бәхетсезлеккә китерергә мөмкин.

- Нәрсә соң ул сагыш?

- Сагыш – берәр нәрсәне, яки кешене нык сагынудан, юксынудан туган күңел төшенкелеге, моңаю, кайгы кебек хис.

- Ялгызлык сүзе белән нинди сүзтезмәләр уйлап була?

- Мәсәлән, сагышлы кеше, сагышлы йорт, сагышлы тавыш, сагышлы күз һ.б.

- Түбәндәге әсәрләрдән өзек кайсы язучыныкы? (слайдта күрсәтелә).

1. Иренең фронтта, әти-әнисенең блокада вакытында һәлак булулары беленде. Бүтән туганнары да кайсысы кая таралып беткәннәр иде. Шулай итеп, сугыш Тамара Сергеевнага иң авыр бәхетсезлек – ялгызлык  бәхетсезлеген китерде.(“Ялгызлык” хикәясе).

2. Бу җәйге озын көндә берүзе калып вакытын үткәргән ялгыз каз нәрсәләр турында уйлый,күңелендә аның нинди моңсу, нинди сагыш ята? Кем әйтә алсын, аның кайгысын кемнең тыңлаганы бар? Әмма бичара казның ялгызлыктан эче бик поша булса кирәк һәм бу бер дә гаҗәп түгел. (“Ялгыз каз” хикәясе)

3. Киң авызлы бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:

- Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез булмаса... Менә шулай! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде...! (“Мәк чәчәге” повесте).

4. Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә. (Г.Сәфиуллина башкаруында “Сарман” җыры тыңлана). Егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән... (“Кем җырлады” хикәясе).

- Бу өзекләрне нинди тема берләштерә, төп фикерне нәрсәгә юнәлтәбез?

- Ә.Еники хикәяләреннән алынган өзекләрдә ялгызлык темасын күрәбез. Ялгыз мәк чәчәге, ялгыз Т.Сергеевна, ялгыз каз, ялгыз Таһирә.

- Бу образларның ялгыз булуына кем гаепле? (әңгәмә).

- Әйе, сугыш күпләрне ялгыз калдыра. Ялгызлык һәм сагыш темасы кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши һәм бүгенге көндә дә актуаль темаларның бересе булып тора.

   Бүгенге дәреснең темасын Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге премиясе лауреаты Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә бәйләп алып барырбыз (дәреснең темасы һәм максаты әйтелә).

-        Укучылар, яшьлектәге ялгызлыктан чыгу юллары бармы?

-        Әйе, бар. Мәсәлән, яраткан кешене табу, гаилә кору; ышанычлы дуслар эзләү; яраткан һөнәреңне сайлау.

-        Көн үткән саен, ялгызлык үзен ныграк сиздерә башлады (Ә.Еники). Бу җөмләдә нинди ялгызлык турында сүз бара? (әңгәмә)

-        Әйе, картлыктагы ялгызлык. Укучылар, аннан чыгу юлларын эзләп карыйк әле? Акъәби кайчан ялгыз кала? (Акъәби образына характеристика)

-        Ялгыз карчык ни өчен туган авылын, гомер иткән нигезен ташларга мәҗбүр була?

-        Акъәбинең картлыгы җиңә, ул авырый башлый. Ни өчен шәһәрдә, балалары янында ул ялгыз? (укучылар белән әңгәмә)

-        Кем белән сөйләшкәндә ул үзенең хисләрен безгә җиткерә?

-        Шагыйрь белән (әсәрдән өзек укыла).

-        Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән... Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде.

-        Ни сөйлисең син, улым, синең әсәең бардыр бит!

-        Юк, шул, юк. Күптән оҗмахта инде ул. Ә әсәйсез авыр...

-        Юлкотлыны сагынасыңмы?

-        Сагынам, улым.

-        Әйе, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дигән халык.

-        Ялгыз бүлмәдә ак күңелле әбине тагын ниләр борчый?

-        Кем аны мөселманча җирләр, кем соңгы минутларында авызына су салыр, истәлекле әйберләрен кадерләп кем саклар, соңгы васыятен кем тыңлар? (укучылар белән әңгәмә)

-        Димәк, адәм баласы укып кына тәрбияле кеше бела алмый икән. Аның балалары, нинди генә югары уку йортларында белем алсалар да, ана күңелен аңларлык дәрәҗәдә түгел. Элегрәк кешеләр югары белемле булмасалар да, ата-анага хөрмәт зур булган, кешеләр иманлы булганнар. Балалары булган ата-ана һич тә ялгызлык күрмәгән. Укучылар, бүгенге көндә Акъәби язмышына охшаган кешеләр бармы?

-        Кызганычка каршы, бар.

III. Ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллану.

Картайган көннәрендә картлар йортында, ялгыз йортларда тилмерүчеләр күп. Мондый язмышлар турында газета һәм журнал битләреннән укып беләбез (видеотасмада “Картлар йортыннан” күренеш күрсәтелә, газета һәм журналлардан мәкалә укыла).

-        Сез ялгызлык темасына багышланган тагын нинди әсәрләр укыганыгыз бар? (укучыларның җаваплары тыңланыла)

-        Ялгызлык турында нинди мәкаләләр беләсез? (Ялгызлык таштан да каты. Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс. Ялгыз калган – ялкынсыз янган. Ялгызның сүзе үтмәс. Ялгыз кеше – кипкән күл балыгы һ.б.)

IV. Йомгаклау.

Максат: укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру.

-        Укучылар, без бүгенге дәрестә зур теманы Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә бәйләп алып бардык. Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

-        Әсәр ата-ана алдындагы бурычларны онытмаска чакыра. Халыкның гореф-гадәте, туганлык җепләренең изгелеге, кеше күңеленә игътибарның җитмәве кебек сыйфатларны күрсәтә.

-        Әйе, укучылар, сез тиздән тормыш дигән зур дөньяга аяк басарга торасыз. Әниләрегезнең догаларын, теләкләрен тыңлагыз, аларны ялгызлык утында яндырмагыз, картайган көннәрендә терәк булыгыз. Без бүген дәрестә күп кенә сорауларга җавап бирергә тырыштык, ялгызлыктан чыгу юлларын эзләдек, әмма тулысынча җавапны сез тормыш юлында табарсыз дип ышанам.

V. Үзбәя (укучыларны мактау, рәхмәтләр сүзләре әйтелә. Билгеләр куела).

Максат:укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя куя белүләренә ирешү.

VI. Өй эше. Түбәндәге темаларның берсенә инша язарга.

Максат: укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, белемнәрен тирәнәйтү; язучы иҗатына кызыксыну уяту.

Түбәндәге темаларның берсенә инша язарга.

          1.Ә.Еники – шәхес һәм әдип.

        2.Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Ана образының бирелеше.

          3.Ялгызлык таштан да каты (М).

(Укучылар 3 теманың берсен сайлап алырга тиешләр).

VII.Рефлексия.

 Укытучы. Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез, әйдәгез хәзер чыгышлар буенча нәтиҗәләр ясыйк. (Кушымта бирелә. “Кеше гомере чикле һәм ул “кояш баю”га таба, бары шул якка гына бара. Табигатьнең бу законын үзгәртеп булмый, аны бары тик кичереп, аның турында уйланып кына була. Шулай да серле, сихри бер дөньяның – әдәбиятның шундый хасияте бар: анда үткәнгә юллар бар, кабат-кабат кайтып карарга мөмкинлек бар, үлемсезлек бар.” (Ә.Еники). Ә.Еникинең 90 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсеннән өзек карау.

Презентация темалары

I. Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә әхлакый сыйфатлар:

    1   нче слайд.  Әмирхан Еники портреты.

  1. нче слайд.“Матурлык” хикәясе китабының рәсеме.
  2. нче слайд. Әхлак сыйфаларын аерып чыгару һәм аларга әсәрдән өзекләр китерү:

Әхлак сыйфатлары

Әсәрдән өзекләр

Олыларны хөрмәт итү

“Без бабайга күрешер өчен кулларыбызны суздык. Бабай селкенмәде. Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды:

-Бабакай шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.

-Ә шулаймыни, бәрәкалла! – диде бабй аз гына җанланып, һәм безгә кипкән, каты кулларны сузды. Күзләре ачык булса да, ул дөм сукыр иде.”

Ата-анага мәхәббәт

“Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште:

-Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

  Әнисе бермәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.  

  • Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм

“Салкын чишмә”не уйный башлады. Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк шулкадәр гади, табигый, җылы – якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә. Әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады.  Аның бу аз гына уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди - җылы карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора иде кебек.

Гаиләдәге татулык

2.”...Күк алашаны җигеп, капкасыз-коймасыз, кыр үләне басып киткән “ишек алдыннан” урам уртасындагы тигез юлга чыктык. Бәдретдин һәм әтисе безне озатып калдылар... Юк, алай гына түгел, алар белән бергә безнең артта авыл читендәге иң фәкыйрь йорт, бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере – бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өметеме-бәхетеме – торып калды.”

Хезмәт ярату

“Менә безнең Бәдретдингә дә, ул замандагы тел белән әйтсәк, истикамәтле вә иҗтиһатле шәкерт булганга күрә, байлар иганәсеннән ара-тирә ярдәм тия иде; начар укучыларның дәресләрен хәзерләшкән өчен дә аңа аз-маз тама иде, хәлфәләргә дә булышкалый иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар, аятелкөрсиләр күчереп тә азрак бакырлар төшергәли иде. Кыскасы, эшсез тормый иде шәкерт.”

Тырышлык

“Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде һәм бик яхшы укый иде ул.”

Сабырлык

“Табигате белән үк ул, ничек дим, ул шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер читтә тота белә иде.”

Кунакчыллык

“Юлга чыккач та Бәдретдин безне, Ишледә туктап, чәй эчеп чыгарга чакырган иде. Без, билгеле, кыстатып тормадык, ширектәшеңә кереп, чәй эчеп, күңел ачып чыгу шәкертләр өчен табигый бер низам инде ул.”

Ярдәмчел булу

“Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар...”

Ризыкка хөрмәт

“... Һәм шулай ул майны ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде.Шәкертләр аңардан:”Нигә алай итәсең?” _ дип сорасалар, Бәдретдин көлгән булып кына:”Без белән ашагач, озакка җитә ул!” - дип җавап бирә торган иде.

Кешелеклелек

“Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү сезнең вазифагыз” дигән әрсез мескенлекне без аның йөзендә беркайчан да күрмәдек.”

Горурлык

“Тагын шушысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә, бернәрсә дә сорарга яратмый иде.”

Сакчыллык

“Ләкин булган кадәресен бик пөхтә тышлап, битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде.”

Тыйнаклык

“Ләкин эшне дә, ярдәмне дә ул үзе бервакытта сорап алмый иде. Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү сезнең вазифагыз” дигән әрсез мескенлекне без аның йөзендә беркайчан да күрмәдек.”

Җыйнаклылык

“... аның үз кулы белән ясалган каеш тупсалы, әрҗе сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе – энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре, кәгазь-дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде... Дөрес, ул калын-калын дәрес китапларына мохтаҗ иде.”

 II. “Ялгызлык һәм сагыш” темасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең презентациясе.

1нче слайд.

Кайгы килгәч, бар да уртаклаштылар,

Бәхет килгәч, әллә инде качтылар.

Мин бәхетле, тик дуслар юк, берүзем

Бәхетем белән ялгыз калдым – бир түзем!

                                                     И.Юзеев.

2 нче слайд.

- Түбәндәге әсәрләрдән өзек кайсы язучыныкы?(слайдта күрсәтелә).

1. Иренең фронтта, әти-әнисенең блокада вакытында һәлак булулары беленде. Бүтән туганнары да кайсысы кая таралып беткәннәр иде. Шулай итеп, сугыш Тамара Сергеевнага иң авыр бәхетсезлек – ялгызлык бәхетсезлеген китерде.(“Ялгызлык” хикәясе).

2. Бу җәйге озын көндә берүзе калып вакытын үткәргән ялгыз каз нәрсәләр турында уйлый,күңелендә аның нинди моңсу, нинди сагыш ята? Кем әйтә алсын, аның кайгысын кемнең тыңлаганы бар? Әмма бичара казның ялгызлыктан эче бик поша булса кирәк һәм бу бер дә гаҗәп түгел. (“Ялгыз каз” хикәясе)

3. Киң авызлы бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:

- Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез булмаса... Менә шулай! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде...! (“Мәк чәчәге” повесте).

3 нче слайд.

  “Картлар йортыннан” күренеш, газета һәм журналлардан мәкаләләрдән өзекләр күрсәтелә.

VI. Кушымта

Рус мәктәбенең татар сыйныфларында (төркемнәрендә) укучылар өчен имтихан эшен бәяләү критерияләре “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларының ана теленнән белемнәрен бәяләү нормалары”на нигезләнеп төзелгән таблица китерелә.

Бәяләү критерияләре

Баллар

1

2

3

I

Язылган текстның эчтәлеге

К1

Бирелгән тексттагы проблеманы формалаштыру

Имтихан бирүче башлангыч тексттагы кайсы да булса бер проблеманы аңлап, җавабын дөрес формалаштырган.

Күтәрелгән проблемага кагылышлы фактик хаталар юк.

1

Башлангыч текстта күтәрелгән проблемаларның берсен дә таба алмаган.

0

К2

Башлангыч текстта күтәрелгән проблемаларны аңлату

Укучы текстта күтәрелгән проблеманы язмасында аңлата алган.

Аңлатмасында күтәрелгән проблемага кагылышлы фактик хаталар юк.

2

Күтәрелгән проблема аңлатылган,

ләкин

аңлатмасында 1 фактик хата бар.

1

Проблемага аңлатмалар бирелмәгән,

яки

фактик хаталары 1 дән күп,

яки

бөтенләй башка проблеманы аңлата,

яки

аңлатмалар урынына язмада текстның эчтәлеген сөйләп чыгу гына,

яки

аңлатмалар урынына башлангыч тексттан өзек кенә китерелә.

0

К3

Башлангыч текстта автор позициясенең чагылышы

Имтихан бирүче текстта күтәрелгән проблемага карата автор позициясен дөрес формалаштырган.

Автор позициясен аңлауда фактик хаталар юк.

1

Текстта күтәрелгән проблемага карата автор позициясе дөрес формалаштырылмаган,

яки

текстта күтәрелгән проблемага карата автор позициясе

бөтенләй формалаштырылмаган.

0

К4

Текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлату.

Имтихан бирүче (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) күтәрелгән проблема буенча, тормыш тәҗрибәсеннән яки укып белгәннәреннән дәлилләр

 китереп ( 2дән артык дәлил китергән), үз фикерен язмасында бирә алган.

3

Имтихан бирүче (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) күтәрелгән проблема буенча, тормыш тәҗрибәсеннән яки укып белгәннәреннән дәлилләр

 китереп ( 1 генә дәлил китергән), үз фикерен язмасында бирә алган.

2

Имтихан бирүче (автор позициясе белән килешеп яки килешмичә) күтәрелгән проблема буенча, үз фикерен язмасында бирә алган, ләкин тормыш тәҗрибәсеннән яки укып белгәннәреннән дәлилләр китермәгән.

1

Укучы фикерен формаль рәвештә генә, мәсәлән, мин автор фикере белән риза, мин автор фикере белән риза түгел рәвешендә генә биргән,

яки

укучы фикере язмада бөтенләй чагылыш тапмый.

0

II

Язылган текстның тел ягы

К5

Язылган текстның мәгънә ягыннан бөтенлеге, эзлеклелеге.

Укучының язма эше мәгънә ягыннан бөтен, бәйләнешле һәм эзлекле:

  • логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;
  • абзацларга бүленештә хаталар юк.

2

Укучының язма эше мәгънә ягыннанбөтен, бәйләнешле һәм эзлекле:

ләкин

1 логик хатасы бар

яки/һәм

абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.

1

Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,

ләкин

логик хаталарның саны 1 дән артык

яки/һәм

абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.

0

К6

Төгәллек һәм сөйләм матурлыгы.

Имтихан бирүченең язмасында фикер төгәллеге бар, грамматик формаларның төрлесе кулланылган.

2

Язмада фикер төгәллеге бар,

ләкин

бер үк төрле сөйләм калыпларыннан файдаланылган

 диярлек.

1

Сүз байлыгыннан тиешенчә файдалана алмаган, бер үк төрле җөмлә калыпларын гына кулланган диярлек.

0

III

Грамоталылык

К7

Орфографик нормаларның үтәлеше.

1 орфографик хатасы бар.

2

2-3 хатасы бар.

1

Хаталарның саны 3 тән артык.

0

К8

Пунктуацион нормаларның үтәлеше

2 пунктуацион хатасы бар.

2

2-3 хатасы бар.

1

Хаталарның саны 3 тән артык.

0

К9

Тел нормаларының үтәлеше.

2 грамматик хатасы бар.

2

2-3 хатасы бар.

1

Хаталарның саны 3 тән артык.

0

К10

Сөйләм нормаларының үтәлеше.

Сөйләмгә кагылышлы 2 хатасы бар.

2

2-3 хатасы бар.

1

Хаталарның саны 3 тән артык.

0

К11

Этикага кагылышлы нормаларның үтәлеше

Этикага кагылышлы хаталары юк.

1

Этикага кагылышлы хаталары бар.

0

К12

Язмада фактларны бирүдәге төгәллекнең үтәлеше

Фактик хаталары юк.

1

Фактик хаталары бар.

0

Язма эш өчен максималь балл

21

Укучыларга әдәби әсәләрне анализлаганда файдалану өчен терәк схема:

Чәчмә әсәр анализау

планы

1.Әсәрнең язылу

вакыты,тарихы

2.Төп    әдәби     образлар системасы.    Аларны сыйфатлау.

     3. Сюжет      

    бирелеше.

    Конфликт.

                                   

4.Әсәрнең тема, проблема, идеясе.

5.Сурәтләнгән дөнья

(пейзаж, портрет, әйләнә

-тирә дөньяны тасвирлау.

6.Әсәрнең композициясе.

7.Әсәрнең сөйләме.

8.Жанры.

9.Әсәрнең язучы иҗатында тоткан урыны.

10.Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы.

Әмирхан Еники иҗаты буенча рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен Бердәм Республика имтиханыннан сораулыклар

I.

1) Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. 2) Без – мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре, чияләр, - аның ямьле бизәкләре, аның тәмле җимешләре идек. 3) Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк  бер түтәл булып үсеп утыра идек... 4) Безнең нәкъ уртабызга ул, - көнбатыштан килгән ерткыч вәхши, - авыр бомба ташлады. 5) Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргытылдык. 6) Бу күз ачып йомганчы булды. .. 7) Соңра төтен һәм тузан таралды. 8) Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булмагандай, балкый иде. 9) Мин инде аны яңа урыныннан күрдем, башка бернәрсә дә күрмәдем һәм күрергә мөмкин дә түгел иде...

                                                                        Ә.Еники. “Мәк чәчәге”.

         

А1 Кайсы җөмләдә фразеологик әйтелмә кулланылган?

  1. 5;        2) 6;         3) 7;      4) 8.

А2 Кайсы җөмләдә рус теле һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләр кулланган?

  1. 1;     2) 3;         3) 4;       4)  7.

А3 Текст кайсы стильгә карый?

       1) сөйләмә;       2) публицистик;     3) әдәби;      4) рәсми.

Ә1  Тиңдәш кисәкле җөмләне күрсәтегез.

  1. 2;                2) 3;           3) 4;             4) 6.

Ә2 Икенче җөмләдәге тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

Ә3 Дүртенче җөмләдән сыйфат фигыльне күрсәтегез.

Ә4 Аныклагычлар булган җөмләләрнең саннарын күрсәтегез.

Ә5 Сигезенче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

С   Текстка таянып әдәби-иҗади инша языгыз.

II.

Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде... Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә тып-тын калып тыңлап утырдык. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң – мәңгелек моң йөзә кебек иде. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә – моны белүе һич мөмкин түгел иде. Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында?

   Бер-ике көн уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште: “Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?”

  Әнисе бермәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.  

  • Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм

“Салкын чишмә”не уйный башлады. Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк. Шулкадәр гади, табигый, җылы – якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә. Әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады.  Аның бу аз гына уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди - җылы карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора иде кебек. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт ятарга тиештер инде?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына була аламы икән? Соңгысы ихтимал, еш очрый торган, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.

                                                                Ә.Еники. “Матурлык”.

В1 Әлеге өзектә автор фикеренең кайсы герой аша күрсәтелүен языгыз.

В2 Бәдретдиннең тормыш-көнкүрешен һәм үзара мөнәсәбәтләрен тасвирлау барышында автор кулланган композицион алымны билгеләгез.

В3 Әлеге өзекнең сюжетның кайсы элементына туры килүен билгеләгез.

В4 Өзектә ананы сурәтләү барышында автор кулланган әдәби алымны атагыз.

В5 Хикәяләүченең уйлануларын, психологик кичерешләрен чагылдырган сюжеттан тыш элементны языгыз.

В6 “Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде.”  җөмләсендәге мәгънә каршылыгына нигезләнгән стилитик фигураны билгеләгез.

С1 Әсәр сюжеты белән исеме арасындагы уртаклыкны ачыклагыз һәм автор идеалы турында языгыз.

С2 Ә.Еникинең “Матурлык” әсәрендәге төп кыйммәтне, автор позициясен ачыклагыз. Ул кайсы авторларның нинди әсәрләре белән аваздаш?

Олимпиадага әзерләнү өчен

Әмирхан Еники иҗаты буенча монографик тема

1.Түбәндәге исемлектән сайлап, Әмирхан Еники иҗатында күтәрелгән төп мәсьәләләрнең асларына сыз.

1) ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәте

2) катнаш  никахлар

3) сугыш фаҗигасе

4) җыр һәм моң

5) кеше бәхете

6) милләтнең колониаль изелүе

7) яшәү һәм үлем

8) гаделсезлек

9) яңа җәмгыять кору каршылыклары

            10) мәхәббәт темалары.

2.Әмирхан Еники булган урыннарны түбәндәге исемлектә билгеләгез.

              1) Мостафа авылы

              2) Яңа Каргал авылы

              3) Дәүләкән авылы

              4) Рига шәһәре

              5) Казан шәһәре

              6) Төркия

              7) Урта Азия

              8) Кушлавыч авылы

              9) Баку шәһәре

             10) Иске Карәмәт авылы.

3.Әмирхан Еникинең фронт шартларында язылган хикәяләренең асларына сызыгыз.

    1) “Рәшә”

    2) “Каз”

    3) “Әйтелмәгән васыять”

    4) “Гөләндәм туташ хатирәсе”

    5) “Мәк чәчәге”

    6) “Туган туфрак”

    7) “Бала”

    8) “Саз чәчәге”

    9) “Бер генә сәгатькә”

   10) “Кем җырлады”.

4. Ә.Еникинең үзегез теләгән бер хикәясен анализлагыз.

VII. Чыганаклар һәм әдәбият исемлеге

      1.Еники Әмирхан. Әсәрләр. 5 томда./ Әмирхан Еники. - Казан: Татар. кит.      

       нәшр., 2000.

2.Еники Әмирхан. Хәтердәге төеннәр: Мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр/ Әмирхан Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.

3.Еники Әмирхан. Әсәрләр, 5 томда, 4 том: Соңгы китап. Истәлекләр/ Әмирхан Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

4.Әмирхан Еники: Тормыш юлы һәм иҗаты: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.

5.Әхмәтҗанов М. Килер бер көн. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

6.Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. XIV том. - Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.

7.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод. кулланма. - Казан: Мәгариф – 2000.

8.Мусин Ф.М. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) [Текст] / Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов. - Казан: Татарстан Республикасы “Мәгариф” нәшрияты. 2006.

9.Низамов Р.А. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5-11 нче сыйныфлар өчен хрестоматия. - Казан: Татартстан Республикасы “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

10.Сверегин Р., Хатипов Ф.Әмирхан Еники (1909-2000)// Татар. Әдәбияты тарихы. - Т.5 – Казан: Раннур нәшр., 2001.

11.Хатипов Ф.М. Мөлкәтебезне барлаганда. Рәшәле дөнья. - Казан: Тат.кит. нәшр. - 2003.

12. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус  һәм урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. -

        Казан: Мәгариф, 2001.

     13. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. - Казан:

           “Мәгариф”, 2001.

      14. Юныс В. Вөҗдан һәм намус бизмәне.// Татарстан яшьләре, №16,

            1997.


[1]        Еники Ә.Чынбарлык һәм туган тел// Казан утлары.- 1988- №9.- Б.171-175б.

[2]1        Юныс М. Акъәбинең кабере янында// Казан утлары. - 1998. - №9. - Б.164.

[3]2        Әники Ә. Әсәрләр. 5 томда; 3 том// Еники Ә. - Казан. Тат. кит. Нәшер., 2002, - Б.31.

[4]1        Әники Ә. Әсәрләр. 5 томда; 3 том// Еники Ә. - Казан. Тат. кит. Нәшер., 2002, - Б.13б.

[5]2        Әники Ә. Әсәрләр. 5 томда; 3 том// Еники Ә. - Казан. Тат. кит. Нәшер., 2002, - Б.35.

[6]1        Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. Ике томда/ Әмирхан Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1970- Т.1 -29б.

[7]2        Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әинова В.Р. Әдәбиәсәргә анализ ясау/Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әинова В.Р. - Казан: Мәгариф нәшр., 2005. - 27б.

[8]1        Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Ике томда/ Әмирхан Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1970- Т.1 -29б.

[9]1        Р.Миңнуллин.”Татар прозасынаң шагыйре”.1999ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

авторская программа " Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни иҗатын куллану"

9-11 класс укучылары өчен электив курс прграммасы . программаның максатлары, бурычлары, үткәрү формалары бирелгән....

Укыту һәм тәрбия бырышында Ә.Еники әсәрләренең роле

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....