Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану
статья на тему

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл riz._fah_.docx26.98 КБ

Предварительный просмотр:

Укыту – тәрбия процессында  Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

 Тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл булу, аңа якын килә белү. Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, аны олы тормыш юлына әзерләүне Р.Фәхреддин дә җәмгыятебезнең иң мөһим эше дип санады.

Педагогик эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, балаларда тырышлык тәрбияләү, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү – иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Кайсы гына сыйныфны алсак та, һәр дәрестә дә балага тәрбия бирелә. Мәсәлән, 2 нче сыйныфта әдәби укудан программа буенча,  “Туганнарны хөрмәтләү” дигән тема бирелә.  Бу дәрестә Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен бик уңышлы кулланырга мөмкин.

“ Бар туганнарыгызны хөрмәтле тотыгыз, алар белән әдәпле булыгыз, чөнки ата вә аналарыгыздан соң иң якын кешеләрегез – туганнарыгыздыр”

“Кулыгызда бер нәрсә булганда, кечкенә туганнарыгызны кызыктырып каратып тормагыз, бәлки аларга да өлеш чыгарыгыз, һәрнәрсә булса да, аларга шәфкатьле булыгыз!”

“Туганнарыгызны ата вә аналарыгызга яманлап сөйләмәгез,телләрегезне кеше яманларга гадәтләндермәгез!”

Хәзерге тормышыбыз  бик  тә катлаулы. Аның төрле вакытлары була: сөенеп туя алмаслык шатлыклы минутлары да, ерып чыга алмастай авыр мизгелләре дә. Ә безнең укучыларыбыз шатланырга да, авырлыкларны  җиңәргә өйрәнергә дә, матурлыкны күрә белергә дә, матурлыкка омтылып яшәргә дә тиеш. Алар мәрхәмәтле, назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш. [3: 182б]

          Р.Фәхреддин әйткәнчә, әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, кешелеклелек,  намус, яхшылык һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны бала күңеленә салу -  һәрбер укытучының төп максаты булырга тиеш.Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә ата - аналарның бурычы бик зур.  Ата-аналар җыелышларында  “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларындагы акыллы сүзләрне дә кулланырга мөмкин булыр иде. Мәсәлән: “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачаклар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез”. [5: 43б]

           Р.Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең роле зурлыгы күренә. Тәрбия бирү гаиләдән башлана: ашаганда үз-үзеңне ничек тоту, кунакта булганда үзеңне ничек тоту, һәм башкалар. Шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак  тәрбиясе бирүдә Р.Фәхреддиннең “Балаларга  үгет- нәсыйхәт” китабы,  һәр гаиләнең өендә булырга тиеш. Бу - тәрбия китабы.  Китапта барлык  әдәпләргә дә билгеләмә бирелгән. “Яхшы хәлләр - күркәм холыклар, начар хәлләр - ямьсез холыклар”,-дип языла бу китапта. [1: 67б]  “Яшь вакытта тәрбия алмаган кеше, соңыннан тәрбия алмаячагын онытмагыз,” – дигән Р.Фәхреддин. Балалар шул хакыйкатьне аңларга тиешләр.

Һәрбер әдәбият дәресе – тәрбия фәне һәм тәрбия сәгате ул. Ә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану, аның киңәшләрен тоту - бүгенге көн укучысын тәрбияләүдә  бик отышлы чара булып тора. Әдәбият дәресләрендә бала  һәр күренешне җаны – тәне белән тоя, сиземли белергә өйрәтелә. 3 нче сыйныфта уку дәресендә  “Акыллы зирәк гномнар” дигән теманы үткәндә,  Р.Фәхреддиннең түбәндәге хәдисләрен   куллану бик отышлы булыр иде:

  “Рәсүлебез(с.г.в.)карыны ачмыйча ашарга утырмас иде,утырса карыны тулганчы  ашамас иде.Кешенең иң явыз  гамәлләреннән берсе-карынын ризык белән тутырудыр. Карынның бер өлешендә ризык булса, икенче өлешендә су булсын, өченче өлеше исә, һава суларга калсын. Карынны шулай өчкә бүләргә кирәк. Уң кул белән ашагыз һәм уң кул белән эчегез,чөнки сул кул белән  шайтан гына ашый һәм эчә. Бер сулыштан эчмәгез, бәлки ике, өч, сулыш алып эчегез”. [1: 9б]

           Татар җанлы, итагатьле балалар, тырыш укучылар – татар сыйныфлары әнә шул яклары белән аерылып торалар. Һәрберебезнең изге бурычы – балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”.  Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.

          Укучылар белән сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чараларны үткәргәндә мәшһүр мәгърифәтчебез хезмәтләренә  таянмыйча мөмкин түгел.   Мәсәлән, “Гадилектә - матурлык” дип исемләнгән чарада  шундый киңәшләрне куллану - укучыны җитди уйлануга этәрә :

 “Кигән кием, кешенең матур гадәтләре белән беррәттән, аңар эстетик нәфислек бирә, чибәрлеген һәм рухи байлыгын күрсәтергә ярдәм итә.”

 “Безнең киемебез гади, уңайлы һәм, барыннан да бигрәк, чиста һәм пөхтә, матур тегелгән, күңелгә ятышлы булырга тиеш.”

 “Сөйләшкәндә кычкырмагыз, җилләнеп вә кызып китмәгез, тавышыгызны бозмагыз, һичкемгә яман сүз әйтмәгез. ”Белмисең, ялган сөйлисең, аңламыйсың!” - димәгез. Болар – иң тәрбиясез адәмнәргә хас сүзләрдер.”

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең  роле зурлыгын инде барыбыз да беләбез. Бүгенге көндә тәрбия, әдәп – әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Хәзерге заманыбызда яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, минемчә, әхлак тәрбиясе бирүдер. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моны аны бала вакытта ук гадәтләндерергә кирәк. Бу – ата-ана, укытучылар вазифасы. Бу юнәлештә безнең мәктәптә дә төрле тәрбия чаралары үтә, мәсәлән, сыйныф сәгатьләре, төрле кичәләр, экскурсияләр, очрашулар. Мондый чараларны үткәргәндә дә  Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянабыз.

Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия сәгатләрендә ” Р.Фәхреддиннең үгет –нәсыйхәтләренә өстенлек бирәм. Мәсәлән, “Матур булыйк!” - дигән тәрбия сәгатен үткәргәндә “Йөз әдәпләре”, “Утыру әдәпләре”, “Йөрү әдәпләре” дигән нәсыйхәтләрдән өзекләр китерәм, балаларны матур гадәтләргә өйрәтәм.   Р.Фәхреддиннең үгетләрен өйрәнүне тәрбияви текстлар белән бергә алып барам. Укучыларым  сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак, туганнарга, дусларга карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер - берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар, киңәшләрен бирәләр.

Бүгенге көндә укучыларда күрергә теләгән мөһим сыйфатларның берсе – әдәп, гүзәл, әхлак һәм оялу, начар эшләрдән саклану, тартыну. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим - шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр ”, - дип яза галимебез.

         Риза Фәхреддин хезмәтләре халык тәҗрибәсенә нигезләнгән. Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтебез белән горурлану хисләре уятуда, әхлак тәрбиясе бирүдә  Р.Фәхреддин хезмәтләре, аның тормыш юлы һәрвакыт  үрнәк булып тора. Безнең тарихыбыз булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен  онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип исәпләргә кирәк. .

Файдаланылган әдәбият

  1. Балаларга үгет – нәсыйхәт./ ”Дом печати”нәшр.- Казан, 2002.-192 бит
  2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Р. Фахретдинның  мирасын укыту - тәрбия процессында файдалану. 6 кисәк./ – Казан ТР МФМ нәшр. үзәге, 2010.- 152 бит

  1. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Р. Фахретдинның  мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану. 4 кисәк./ – Казан ТР МФМ нәшр. үзәге, 2008.- 212 бит
  2. Р.Фәхретдин. Тәрбияле бала / Тәрбия.-1999.-157б
  3. Р.Фәхретдин. Тәрбияле ана / Тәрбия.-1999.- 121б


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

авторская программа " Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни иҗатын куллану"

9-11 класс укучылары өчен электив курс прграммасы . программаның максатлары, бурычлары, үткәрү формалары бирелгән....

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ...