Внеклассное мероприятие "Йолдызлы сәгать"
методическая разработка (6 класс) на тему

Мусина Гульгена Мунирзяновна

Уен 6 нчы сыйныф укучылары (татар төркеме) белән үткәрелә. Биремнәр татар әдәбияты дәреслеге буенча төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yoldyzly_sgat_1.docx24.64 КБ

Предварительный просмотр:

     “Йолдызлы сәгать» уены 

Төзеде:    Азнакай районы Актүбә 2 нче урта мәктәбенең                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Гөлгенә

Мөнир кызы

      Уен 6 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелә. Биремнәр татар әдәбияты дәреслеге буенча төзелде.

     Уенда 6 пар катнаша: 6 уенчы һәм 6 ярдәмче. Һәрбер катнашучыга  0 дән 4 кә кадәр  цифрлар язылган табличкалар таратыла.

Уен барышы:

Уенчылар белән таныштыру.

1 тур

   Уенчыларга сорау һәм җавапларның 4 варианты тәкъдим ителә. Уенчы дөрес җавапны табличка күтәреп күрсәтә.  Дөрес җавап булмаса, уенчы 0 санын күтәрә. Ярдәмчеләр шулай ук эшли, һәм җаваплар туры килсә, уенчыга йолдызчык бирелә.

Акча:

10 тиен

20 тиен

15 тиен

5 тиен

1 нче сорау: Нур Әхмәдиевнең “Минем туган көнем” хикәясендә төп герой Әдип малайларга ничә тиен акча тарата?

Җавап: 15 тиен.

”Үги кыз” әкиятенең геройлары:

 

Залимә

Кыш бабай

Зөһрә

Урман карчыгы

2 нче сорау: Әкияттә  кем дә булса артык  түгелме?        

 Җавап: Әкияттә Кыш бабай юк.

Цифрлар:    

32

33

31

24

3 нче сорау: Р. Фәизовның “Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясендә  төп герой Риф ничә бозау көткән?

Җавап: 32.

Яраткан шөгыльләр:

Җиләк җыю

Чигү

Җырлау

Коймак пешерү

                                                                      4 нче сорау:  “Үги кыз” әкиятендә Зөһрә бу эшләрнең кайсысын эшләми?

Җавап: Коймак пешерми.

Мәкальләр:

Байлык – бер айлык

Эт, симерсә иясен тешли

Чебен тимәс чер итәр

Кем эшләми, шул ашамый

5 нче сорау: Бу мәкальләр “Үги кыз” әкиятеннән. Монда    әкияттә очрамаган  мәкаль юкмы?  

Җавап: Бар. Кем эшләми, шул ашамый.

Язучылар:

Габдулла Тукай

Муса Җәлил

Һади Такташ

Шәүкәт Галиев

6 нчы сорау: Бу язучылар арасында “Чәчәкләр” шигыренең авторы бармы?  

Җавап: Әйе. Бу Муса Җәлил.

Кем кайда туган?                                                                                                                      

А.Алиш- Спас районы Көек авылы

М.Җәлил- Оренбург губернасы Мостафа авылы

Һ.Такташ-Мордва республикасы Сыркыды авылы

С.Хәким-Әтнә районы Күлле  Киме авылы

 7  нче сорау:   Кайсы язучының туган урыны дөрес күрсәтелмәгән?

  Җавап: Ялгыш җавап юк.

Айлар:

Гыйнвар

Апрель

Июль

Декабрь

8 нче сорау: Нур Әхмәдиевнең  “Минем туган көнем” хикәясен игътибар белән укыган булсагыз, җавап биргәндә ялгышмассыз.  Төп герой Әдип кайсы айда туган?

Җавап: Декабрь.                                                                    

Хәрефләр:    

Д

Ә

М

Р

9  нчы сорау: Әдипкә бүләк ителгән кулъяулыкка нинди хәреф чигелгән иде?                                                                      

Җавап: Д.  

Тәрҗемә

Җаваплы - ответственный

Кыю - смелый

Шәфкатьсез - милосердный

Тәвәккәл - решительный

10  нчы сорау: Сүзләрнең тәрҗемәләре дөрес күрсәтелгән. Сез ризамы?

Җавап: Юк. Шәфкатьсез - милосердный.  

     Беренче турдан соң иң әз очко җыйган 2 уенчы уеннан китә.  Аларга кызыксындыру бүләге бирелә. Очколары тигез булса, җиңелүчене уен барышында алынган йолдызлар буенча ачыклыйлар.

2 тур

       Тартмадан шакмаклар чәчелә (барлыгы - 9). Һәр кырына хәреф язылган. Өскә чыккан хәрефләрдән бер минут эчендә сүз төзергә (баш килеш, берлек сандагы исем) кирәк. Уенчылар үзләреннән бер хәреф өсти алалар. Иң озын сүзне төзүче бүләк ала. Иң кыска сүз төзүче кызыксындыру бүләген алып уеннан чыга.

Тамашачылар  белән уен үткәрү.

 Шул ук вакытта тамашачылар  да шул ук хәрефләрдән иң озын сүз төзергә тиеш иде (аларның өстәмә хәрефләре юк ). Җиңгән тамашачыга бүләк бирелә.

3 тур

     Уенчыларга логик чылбыр тәкъдим ителә. Алар сүзләрнең тиешле тәртиптә бирелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклыйлар. Эзлеклелек дөрес булса, уенчы 0 санын күрсәтә, дөрес булмаса, урыннарын алыштып, ике табличка күтәрә.

Эшләр:

Басалар

Изәләр

Туглыйлар

1нче сорау: Күмәч пешерүчеләр эшне шушы тәртиптә башкаралар. Ялгышлык юкмы?

Җавап: 1 һәм 2 саннарны алыштырып күрсәтергә кирәк.

Казан ханнары:

Сафагәрәй

Җангали

Шаһгали

2 нче сорау: Сөембикәне башта Сафагәрәйгә, аннан Җангалигә, ахырдан Шаһгалигә кияүгә бирәләр.  Барысы да дөресме?

 Җавап: 1 һәм 2 нче табличкаларны    алыштырып күрсәтергә кирәк.                                                

Планеталар:                                            

Марс

Юпитер

Сатурн

3 нче сорау: Бу планеталар Кояш системасында шушы тәртиптә урнашкан.

Җавап: 0 табличкасы күтәрелә. Бу чылбыр дөрес.

Дини бәйрәмнәр

Мәүлид бәйрәме

Корбан бәйрәме

Ураза бәйрәме  

4 нче сорау: Мөселман календаре буенча дини бәйрәмнәр нәкъ шушы тәртиптә килә.

Җавап: 3  белән 1 саннарын алыштырырга кирәк.

Мәкаль

Егылган

Үзе

Еламас

5 нче сорау: Мәкальдәге сүзләр тәртибе дөресме?

Җавап: 1 һәм 2 нче табличкаларны    алыштырып күрсәтергә кирәк.    

Иң әз балл җыйган уенчы кызыксындыру бүләге алып, уеннан китә.

Финал

   Калган ике уенчы “мавыктыргыч” сүзеннән сүзләр төзи. Ярдәмче булышырга мөмкин. Кем күбрәк сүз төзи, шул җиңүче була. Җиңелүче кызыксындыру бүләге ала. Җиңүченең йолдызлы сәгате җитә. Аңа сүз бирелә. Ул уеннан алган тәэсирләре белән бүлешә. Алкышлар астында бүләкләү тантанасы үткәрелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Класс сәгате.

Укытучылар өчен ярдәмлек....

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

Внеклассная работа (в русских группах) "Йолдыз сәгате"

"Г. Тукай - гордость татарского народа"....

Внеклассное мероприятие в 4 классе "Йолдызлы сәгать. Туган телем -иркә гөлем"

Это мероприятие посвящается ко дню родного языка, которого отмечаем 21 февраля.Можно использовать в 3- 4 классах.С учениками вспоминаем устное народное творчество татарского народа.Это загадки, сказки...