Урта сыйныфларда әдәбият укыту мәсьәләләре
статья на тему

Урта сыйныфларда әдәбият укытуга кагылышлы  мәсьәләләр хакында чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urta_syynyflarda_dbiyat.docx21.77 КБ

Предварительный просмотр:

                    Урта сыйныфларда әдәбият укыту мәсьәләләре.

      Гуманлы, кешелекле тәрбиянең төп максаты- шәхес формалаштыру, укучының кызыксынуын,фикерләү дәрәҗәсен үстерү, һәр баланың сәләте, мөмкинлеге ачылуга, үз уй- хисләрен әйтә һәм исбатлый алуга шартлар булдыру.

      Хәзерге вакытта әдәбият предметын укыту шактый четерекле мәсьәләләрдән  санала. Чөнки заман алып килгән яңалык- үзгәрешләр уку-укыту эчтәлегенә дә үтеп керә. Яңа таләпләрдән чыгып, укытуны гуманлаштыру, гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тоту әдәбият укытуның максатларын яңадан төгәл билгеләргә, аларның мәгънәсен аңлатырга , тәрбия  максатларының эчтәлеге мәсьәләсенә яңача якын килергә , әдәбият укытуда укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу әһәмиятенә  игътибар  арттырырга  мәҗбүр итә. Әдәбият озак вакытлар тарихи процессларга ияреп баручы, аларга иллюстрация ролен үтәүче булып торды, мәңгелек һәм гомумкешелек кыйммәтләрен сурәтләү һәм раслаудан читләште. Шушы хәл әдәбиятны мәктәптә укыту процессында да чагылды. Мәсәлән, тәрбия  максатларының эчтәлеге мәсьәләсе бәхәслеләрдән санала.Шуңа күрә бу мәсьәләләргә яңача якын килергә, бүгенге көн таләпләреннән чыгып эш итәргә кирәклеге беркемдә дә шик тудырмый. Әдәбиятны идеология белән  бәйләнештә түгел, бәлки сәнгать әсәре буларак өйрәнү мәсьәләсе көн тәртибенә басканлыкны ассызыклап әйтү кирәктер.

      Әдәби әсәрне субъектив кабул итү шәхеснең сәнгатьне кабул итү үзенчәлекләреннән килеп чыга. Бу принцип ике яссылыкта хәрәкәт итә. Беренчедән, һәр сәнгать әсәре авторның дөньяга мөнәсәбәте, яшәеш һәм дөнья, кешеләр хакындагы уйланулары нәтиҗәсендә туа, әдип тормышны үзе  күргәнчә, тойганча сурәтли. Шуңа күрә аны аңлау да укучының халәтенә, эмоциональ мөмкинлекләренә, зыялылык үсеше дәрәҗәсенә бәйле. Ике бертөсле кеше булмаган кебек, сәнгать әсәрен тулысынча бертөрле кабул итүче укучы да юк. Димәк, әдәби әсәрне субъектив кабул итү принцибын  әдәбият укытуның әйдәп баручы өлеше итеп карау  әһәмиятле. Нәтиҗә ясасак, әсәрне субъектив кабул итү- әсәрдән алган беренчел тәэсиреңне, уйлаганыңны, хис- тойгыларыңны ачыктан- ачык әйтеп бирергә мөмкин дигән сүз. Урта сыйныф укучысы моңа  сәләтле.

      Әдәби әсәрне субъектив кабул итү принцибының икенче яссылыгы әдәбият укытуда укучыларның яшь үзенчәлекләрен, әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә алуны күздә тота. Яшь һәм үсеш үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, урта сыйныф укучыларының , югары сыйныфлардан аермалы буларак, әдәби әсәрләрне кабул итү, үзләштерү дәрәҗәсе дә үзгә икәнлеген  истә тотарга кирәк.

      Белгәнебезчә, урта сыйныфлар шәхес формалашуның иң интенсив чоры  булып тора. Һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү өчен,  нәкъ менә шушы яшьтәге  балаларга аеруча игътибарлы булу, аларның яшь һәм үсеш үзенчәлекләрен  һәрдаим күз уңында тоту сорала. Эшне бу сыйныфлада  әдәбият укыту өчен дөрес, үтемле, аңлаешлы алымнар эзләүдән, укыту  юлларын билгеләүдән башларга кирәк.  Урта сыйныф укучысына әдәбият сәнгатьнең бер төре икәнен төшендерү мөһим. Сынлы сәнгать, музыка сәнгате, рәсем сәнгате һәм башкалар кебек үк, әдәби әсәр уйландыра, хисләндерә;  матурлыкка, гүзәллеккә соклану хисе уята ала икәнен аңлату әһәмиятле. Әдәби әсәр, иң беренче чиратта, укучыларны яшәеш турында уйландырырга тиеш. Монда сүз әсәрдәге образлар аша тормышны аңлау, укучының чынбарлыкка һәм үз- үзенә булган карашын формалаштыру турында бара. Урта сыйныфларда  укучыны уйларга, үз фикерен әйтергә өйрәтү; күзалларга, ачыктан- ачык җавап бирергә күнектерү  сорала. Укучының анализда актив катнашуы,  аның  үз фикерен әйтүе укытучыда яклау таба  алуы мөһим. Укучы белән укытучы эшенең мәгънәсе – тормыш турында уйлану, яшәеш турындагы сорауларга җавап бирү , әйләнә- тирәне аңларга ярдәм итү. Әдәбият – дөньяны танып- белү, кешене өйрәнү фәне.Укучылар белән эшләгәндә, менә шуларны  күз алдында тоту зарур.

      Урта сыйныфларда  әдәбият укытканда язучы һәм чынбарлык  проблемасын чишү бурычы тора. Бу чорда, бигрәк тә V- VI сыйныфларда, укучылар, шул яшькә хас беркатлылык белән, әдәби әсәрдә тормыш  күчермәсен генә күрәләр. Аларга бер үк вакыйганы, характерны һәр әдип үзе күргәнчә, кичергәнчә, үз карашы аша, үз бәяләвендә  чагылдыруын төшендерү мөһим. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, төрле  шартларда үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Нәкъ менә әдәбият тормыш- чынбарлыкны, кешеләргә очрый торган вакыйга-конфликтларны, кешенең психологиясен һәм теге яки бу вакытта үз-үзен тотышын күрсәтә. Әдәбият, әдәби геройларның  күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә-тирәдәге  кешеләрнең дә  үз җаннарында матурлык,  яхшылык йөртүе турында аңлата.  Без биредә мәктәптә әдәбият укытуның баланы тормышка әзерләү максатын билгелибез.

       Укучыда язучының төгәл һәм көтелмәгәнчә яңгыраган аһәңле сүзенә, сурәтләү осталыгына соклану хисе тудыру зарур. Матурлыкны, ямьсезлекне күзәтү мәктәптә эстетик культура тәрбияләүгә хезмәт итә.  Әдәби әсәр- язучының тормышны эстетик бәяләве, аңлавы да.  Ул укучыга да дөньяны хисси, рациональ танып- белү  өчен хезмәт итә. Эстетик хисләр, тәҗрибә ярдәмендә зәвык формалаша. Шулай итеп, эстетик культура, зәвык тәрбияләү максатын күздә тотып укытуны башлангыч мәктәптән урта сыйныфларга күчеш чоры булып торган V сыйныфтан ук системалы рәвештә алып бару әһәмиятле.

      Урта сыйныф укучысын, әдәбият сәнгатьнең бер төре, сүз сәнгате икәнен төшендерү аша ,әдәби әсәрләр белән кызыксындыру мөһим. Шул рәвешле, әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән мавыктыру максаты күздә тотыла.

      Урта сыйныф укучысының яшь үзенчәлеге шундый:  ул кемгәдер охшарга тырыша, үзен көчле шәхесләр белән тиңли, чагыштыра.Бала гаделлеккә, яхшылыкка омтыла. Бу яшьтә әдәбият дәресләре-  укучы балага әхлак тәҗрибәсен сеңдерү өчен иң туры юл. Чөнки әдәбиятның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләрне күрсәтә һәм раслый.Уку дәвамында бала әдәби геройның үз-үзен тотышына, холкына я соклана, я нәфрәтләнә. Ул аерым төшенчәләр- мәрхәмәтлелек, намуслылык, яхшылык, явызлык  һ.б. белән таныша.  Үзен әдәби герой урынына куеп карый. Әхлак тәрбиясе бирү- урта сыйныфларда төп максатларның берсе.

      Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр формалаштыру өчен бу уңайлы чор. Балалар бу яшьтә һәр яңалык белән җанлы кызыксынучан. Әдәбият дәресләрендә укучылар әсәрне мөстәкыйль уку һәм  анализлау күнекмәләре алырга тиеш. Әдәби герой һәм заман проблемасын аерып карау әдәбиятның безнең көннәргә кадәр үткән юлын  күзалларга мөмкинлек бирә һәм укучыларны югары сыйныфларда әдәбият курсын тиешенчә кабул итәргә әзерли. Бу яшьтә укучылар әдәби терминнар, әдәби- теоретик төшенчәләр белән эш итү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, урта сыйныфларда әдәбият дәресләре сәнгатьне  мөстәкыйль аңлау, бәяләүгә юл ачарга тиеш. Бу исә баланың  һәрнәрсәгә үз фикерен , мөнәсәбәтен булдырырга, аны исбатлый һәм яклый алырга, бәя бирергә күнектерә. Әсәрне уку һәм анализлау, әдәбият буенча белем алу барышында үсмер баланың акылы, зыялылыгы үсә; фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, хисләр дөньясы үзгәрә бара.

      Укучыларның язма һәм сөйләмә телен  үстерүгә игътибар бу яшьтә  һәрдаим күз уңында булырга тиеш. Урта сыйныфларда бәйләнешле сөйләм үстерү өчен укучылардан җавапны аерым репликалар рәвешендә  генә түгел, ә аларның монологлары формасында алырга, шуны таләп итәргә кирәк. Репликалар белән чикләнгәндә, бәйләнешле сөйләмгә ирешү кыен, укучыларның теле байый алмый, сүзлек запасы тулыландырылмый. Әдәбият дәресләре баланы тел белән, сүз белән сәнгатьле эш йөртү, сүзнең бөтен төсмер- нечкәлекләрен тоеп куллану күнекмәләренә өйрәтергә тиешләр. Бу яшьтә укучылар үз уй-фикерләрен бик матур итеп, тулы һәм төгәл җөмләләр белән әйтеп бирергә сәләтле. Шуңа күрә һәр әйткән сүздән канәгатьләнмәскә, ә тулы һәм камил җавапларны билгеләп, күрсәтеп бару зарур.

      Һәм соңгысы, татар әдәбияты укытуда  иң алда торган бурыч, максатларның берсе – укучы балада милли хис, милли рух тәрбияләү. Урта сыйныфлар үсмер баланың шәхесе формалашуның иң интенсив чоры, дидек. Нәкъ менә шушы  вакытта укучыларда үз халкының сәнгатенә , тарихына, мәдәниятенә карата ихтирам, горурлык  хисләре тудыруга зур игътибар бирергә кирәк. Һәр сыйныфта, укучыларның яшь һәм үсеш үзенчәлеген күздә тоткан хәлдә, халыкның үзенә генә хас әхлак сыйфатларын, матур гореф- гадәтләрнең  әдәби әсәрдә чагылышын җиткерә белү әһәмиятле. Әдәбият үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, хисси хәзинәләрен җыйнап килгән. Шул рухи байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең мәдәнияте белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барылырга тиеш. Һәркемгә билгеле хакыйкатьне  искә төшерәсе килә: үз милләтен, үз халкын яратмаган кеше башка халыкларга да хөрмәт белән карамый. Әдәбият укытканда без моны һәрдаим истә тотсак иде.         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .

Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара....

8 нче сыйныфларда өстәмә укыту программасы

8 нче сыйныфларда өстәмә укыту программасы (12 сәгать )...

Яңа буын стандартлары кысаларында әдәбият укыту үзенчәлекләре

Әлеге мәкаләдә әдәбият дәресләрен укыту үзенчәлекләре яңа буын стандартларына бәйле мөнәсәбәттә ачыла....

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня образования на 2015-2020 г. на тему «Төп урта мәктәптә ФДББСна күчү шартларында, яңа укыту технологияләрен кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»;

Тема индивидуального плана связана с изучением и применением новых образовательных технологий в условиях внедрения ФГОС общего образования, рассчитан на 2015-2020г....

11 нче сыйныфларда профильле укыту өчен “Әдибәләр иҗаты” электив курсы программасы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасында әдәбият дәресләрендә хатын- кыз язучылар иҗатын өйрәнүгә бик аз урын бирелгән.  Укучылар...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...