Туган телем - иркә гөлем
план-конспект занятия по теме
Предварительный просмотр:
ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне
(туган тел көненә багышланган кичә)
Максат:
- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;
- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
-Йолдыз Шәрапова иҗаты белән якыннанрак танышу.
Җиһазлау: экран, плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”)
Хор
1 а. б. Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
2 а. б.: Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Хәерле көн кадерле укучылар, укытучылар һәм кунакларыбыз! Исәнмесез. Без зур бәйрәмгә җыелдык.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне
Бераз гына бәйрәм тарихына тукталыйк.
1а. б.: Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангла деш Республикасы чыга. Анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.
- а.б. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.
1 а.б .Безнең туган телебез - татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә яши.
100меңе-төньяк Кавказда,
40меңгә якын-чит илләрдә
Төркиядә-25 меңләп
Кытай һәм Польшада -5әр меңләп
2 а.б. Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында, сәхнә әсәрләрендә чагыла.
(Ләйлә җыр җырлый)
- Сезнең алдыгызда 1 а сыйныфы укучысы Абдуллина Ләйлә “Дөньяда иң матур тел” дигән җырын башкарды.
- Ә хәзер 10 нчы сыйныф укучылары башкаруында “Бөрлегән” җыры.
- а. б. Әйдәгез, бераз гына укучылар чыгышына тукталып үтик. Рәхим итегез! (Шигырьләр сөйләнә)
(Бию башкарыла)
2 а.б.
Гаиләм
Әтием – алтын багана,
Әнием – көмеш канат.
Гаиләмне яратам мин,
Сокланам аңа карап.
Абыем киңәш бирүче,
Гел ярдәмгә килүче.
Ике энекәш һәм сеңелем
Гаиләмә ямь бирүче.
Ә кичләрен безнең өйдә
Концерт була көн саен.
Абый чиртә гитарасын,
Энем уйный кураен.
Гаиләбездә – җиде кеше,
Һәммәсенең күп эше.
Бар Казаннан эзләсәң дә,
Юктыр гел безнең ише.
Сезнең игътибарыгызга 10 нчы сыйныф кызлары башкаруында “Әнкәй” җыры
1 а.б. Бик матур шигырьләр, җырлар күңел түренә үтеп керәләр. Әйт әле, Азалия, бу шигырьләрне кем язган?
2 а.б. Бу шигырьләр язучыларның Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм»енә ия булган, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз апа Шәрапованыкы була.
Йолдыз апа безнең бүген кунагыбыз. Йолдыз апа, түргә рәхим итегез!
1 а.б. Азалия, укучыларны Йолдыз апа белән якыннанрак таныштырып китик әле.
2 а.б. Бик рәхәтләнеп!
Йолдыз апа Шәрәпова 1962 нче елның 10 нчы апрелендә Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. Беренче сыйныфта укыганда ук иҗатка тартыла ул.
Әнисе математика укытучы була. Ул җитәкләгән сыйныф “Яшь ленинчы” газетасы белән тыгыз элемтәдә тора. Шуңа да әлеге гаилә газетаны алдыра. Йолдыз апа кечкенәдән “Яшь ленинчы”ны укып үсә. Ул вакытта “Яшь ленинчы” төсле дә булмый, әмма гаиләдә ялгыз бала булган Йолдыз өчен газета чын дуска әверелә.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт университетының журналистика бүлегенә документларын илтеп бирә. Тик икенче көнне кире алып, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра.
Университетны тәмамлагач, 1984нче елны “Ялкын” журналында иҗат юлын башлап җибәрә. Аннары Биектау районының “Ильич юлы” газетасында корректор хезмәтен башкара. Ниһаять, 1986нчы елда балачак хыялы чынга аша. Йолдыз апа Шәрапова “Яшь ленинчы”ның бусагасын атлап керә.
Бүгенгесе көндә “Сабантуй” журналында әдәбият бүлеген җитәкли. Журналист булып эшли башлавына да 30 ел булган. Балаларның талантларына сөенеп яши ул. Укучылары белән дә һәрдаим аралаша, төрле мәктәпләрдә очрашуларга да еш йөри, хатлар, интернет аша укучысы белән элемтәдә тора. Эшләү дәверендә Татарстанның бөтен районында да командировкада булырга туры килә Йолдыз апага. Очрашуларга еш чакыралар аны. Кайда гына барса да яратып каршы алалар.
Ачык йөзле, искиткеч хыялый һәм киң күңелле чын татар хатыны, биш бала анасы ул Йолдыз апа Шәрапова.
1 а.б. Йолдыз апа дистәләгән китап авторы. Юбилее алдыннан шагыйрь Роберт Миңнуллинның кереш сүзе белән ачылган китабы «Каен алмасы» дип атала. Аның эчтәлеге дә матур, бизәләше дә. Йолдыз апа – бик күп иҗади бәйгеләрдә җиңеп чыккан шагыйрә. Ә хәзер, әйдәгез инде, сүзне Йолдыз апага бирәбез. Йолдыз апа, рәхим итегез!
– Йолдыз апа, үзегезнең иң беренче язган шигырегезне хәтерлисезме? Ул ничек туды? Рәхмәт.
– Шигырь язу теләге күңелдә ничек туа? Ничек каләм тибрәтергә соң? Кайдан башларга эшне? Рәхмәт.
–Шигырь язуга сезне нәрсә этәрә? Рәхмәт.
- Йолдыз апа , үз гомерегездә сез бик күп эшләр башкаргансыз. Әйтегез әле, эшләп карамаган нинди эшләр калды? Яңадан яши башласагыз, мин башкача эшләр идем, дигән уй бармы? Рәхмәт.
2 а.б. Йолдыз апа Шәрәпова язмалары белән әнә шулай, балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала. Балаларның искиткеч фантазиясен, иҗади фикерли белүләрен куллану исә журналистка әдәби могҗиза тудырырга ярдәм итә. Ул моңа балалар дөньясын бөтен нечкәлеге белән тирәнтен белүе һәм, ниһаять, үзенең һаман да бала күңелле булып калуы аша ирешә.
Укытучы: Хөрмәтле, Йолдыз ханым, шушындый матур, эчтәлекле очрашу үткәргән өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә саулык – сәламәтлек, эшегездә уңышлар, бәхет, шатлык телибез. Шигырьләрегез белән безне тагын да куандырып торыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....
Инша "Туган телем – татар теле."
Туган тел турында инша...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)
21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...
Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"
Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...