"Без бәйрәмгә барабыз..."(әдәби-музыкаль кичә )
методическая разработка по теме
"Без бәйрәмгә барабыз..."(әдәби-музыкаль кичә )
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bez_byrmg_barabyz.docx | 28.63 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Чистай шәһәре
3 нче гимназия
Без бәйрәмгә барабыз...
(яки Кирлемән маҗаралары)
Туган тел көненә багышланган
әдәби-музыкаль кичә
Төзеде:татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Шәрифуллина Г.Ә.
2014
Катнашалар:
Инсаф (мәктәптә укучы малай)
Кирлемән (киребеткән бер малай)
Ана (бишек җыры җырлап, сабыен йоклатучы ана образында)
Рәйсә
Гөлкәй
Әби
Кәләпүшле малай
Калфаклы кыз
Миләүшә
Оля
1 нче укучы
2 нче укучы
3 нче укучы
4 нче укучы
5 нче укучы
-2-
Матур музыка яңгырый.Бер укучы малай керә.Аның артыннан Кирлемән ияргән.Чәче-башы тузган,чалбарының бер балагы төшкән,берсе менгән.Бите,кулы,өсте пычрак.
Инсаф.Әйдә дим мин сиңа!
Кирлемән.Юк,бармыйм.Үзең бар.
Инсаф.Нигә киреләнәсең соң син?
Кирлемән.Юк,киреләнмим.
Инсаф.Әйе шул,киреләнмисең.
Кирлемән.Юк,киреләнәм.
Инсаф.Соңга калабыз бит инде.
Кирлемән.Кая-я?
Инсаф.Кая булсын!Бүген нинди көн икәнен белмисеңме әллә?
Кирлемән.Бүгенме...Хәзер әйтәм.Бүген,бүген,бүген-җомга.Ә юк... (бармакларын бөгеп санарга тотына)Дүшәмбе,чәршәмбе,шимбә, сишәмбе,якшәмбе.Димәк,бүген якшәмбе.
Инсаф.Юк инде,бүген пәнҗешәмбе.Әллә син көннәрне дә белмисеңме?Бүген бик тә истәлекле матур бер көн.Бүген Туган тел көне.
Кирлемән.Туңган тел?! Ник туңган соң ул?Ә-ә-ә,урамда бик салкын бит, шуның өчен туңгандыр ул.
Инсаф.Нәрсә сөйлисең син?Кем туңган?
Кирлемән.Соң,үзең бит туңган дисең.
Инсаф.Туңган димим,туган дим.
Кирлемән.Ә-ә-ә,туга-а-ан!Беләм,беләм.Әле кичә генә туды бит ул.Төне буе елап чыкты,тавышы башыма кабып бетте.
Инсаф.Кемнең?Нәрсә сөйлисең син?Туган тел көне дим.День Родного языка.Бүген бәйрәм.
Кирлемән.Кычкырма,нәрсә кычкырасың.Беләм мин.Үзең бит аңлата белмисең.
Инсаф.Ә-әй,синең белән!(Ачуланып)Калсаң кал,мин киттем.Бәйрәмгә соңга калалмыйм инде.
-3-
Кирлемән.Калмыйм,мин дә барам.
Инсаф.Синең белән көлкегә калыр хәлем юк.
Кирлемән.Барам!
Инсаф.Бар!
Кирлемән.Бармыйм!
Инсаф.У-уф!Кем соң син?Киреләнүдән башың чыкмый.
Кирлемән.(Күкрәк кагып)Хе!Минме?Мин-атаклы Кирлемән.Үзем берни белмим һәм барысын да кирегә эшлим.Башкаларны да кирелеккә өйрәтәм.Сине дә өйрәтимме?
Инсаф.Юк инде,рәхмәт!Мин киттем.Синең белән йөреп,соңга калыр хәлем юк.Бәйрәмгә өлгерергә кирәк.
Кирлемән.Мин дә барам синең белән.
(Малай,барсаң барырсың инде,дигән кебек кул селти.Кирлемән янга карап план кора).
Кирлемән.Барам,нинди җир икән ул?!Бөтенесен кирегә эшлим. Бәйрәмнәрен бозам.Менә кызык була!!!(Малайга карап)Киттекме?
Инсаф.Киттек.Тик син тәртипле бул.Кеше көлдермә,яме.
Кирлемән.Йә.
Инсаф.Син,баргач,үзең барысын да аңларсың.Тел-ул кешеләрнең аралашу чарасы.Ул тормыш чыганагы,белем чишмәсе.Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга ярдәм итә.Кешеләр бик күп телләрдә сөйләшә алалар.Мәсәлән,рус телендә,инглиз телендә,кытай телендә. Ләкин һәр кешенең туган теле бер генә була.Мәсәлән,русларның-рус теле,татарларның-татар теле.Без үз телебезне белергә,сакларга, яратырга,ә башка телләрне өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Аңлыйсыңмы?
Кирлемән.(Халыкка күз кысып) Что-то аңлап бетермәдем,русча да аңлат әле.
Инсаф.(Кирлемәннең юри сөйләткәнен аңламыйча,бик теләп,шуны ук русча да сөйләп бирә).Язык – это средство общения.Язык помогает людям общаться друг с другом.Люди могут общаться на многих языках.Например,на русском,на английском,на китайском...Но у каждого
-4-
родной язык бывает только один.Например,у русских-русский,у татар–татарский. Мы свой язык должны знать,беречь и любить,а другие языки учить и уважать. Понимаешь...
Кирлемән.Карале,син русча да яхшы сөйлисең икән.Инглизчә дә сөйләмисеңме?
Инсаф.(Малай Кирлемәннең хәйләсен аңлап ала.Бармак селки.) Ах-х, сине! (Шулвакыт ерактан көй яңгыраган тавыш ишетелә.Икесе дә колак салып тыңлыйлар.)
Инсаф.Ишетәсеңме, туган телебездә нинди матур җыр яңгырый.Әни кеше әнә шулай үз баласын көйләп йоклата.Ә бала,үсә төшкәч,үз ана телендә “әти”,”әни” диеп дәшәр.
(А.Сәләхова сүзләре,И.Нугуманова көенә язылган “Балам” җырын җырлап, Ана кеше сабый баласын йоклата.
Шул ук вакытта экранда Ана һәм бала рәсеме.Туган тел турында шигырь юллары,язулар чыга.)
Слайд №1.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган.Ул Ватан, туган җир,ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек,изге һәм кадерле сүз.Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.Ул телгә баланы аның иң газиз,иң якын кешесе – әнисе өйрәтә,шул телдә аңа бишек җырлары җырлый,иркәли,юата.Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Слайд №2.
Игелекле булып үсим Газиз туган телемә, Туган тел бер генә була - Әнкәй кебек бер генә.
(Ана кеше баласын тотып,чыгып китә.Читтә торучы малай белән Кирлемән килеп чыгалар.)
Кирлемән.(Кулына бала тоткан кебек кылана.Малайга карап.)Әйдә,теге баланы уятып киләбез,йоклап ятмасын көпә-көндез.
Инсаф.Нәрсә сөйлисең син?! Ул бит әле кечкенә.
-5-
Кирлемән.Әй,син аңгыра белән сөйләшкәнче.
Инсаф.Ә син - тәмсез телле малай.
Кирлемән.Минем телем тәмле.Менә конфет кабам да,ул тагы да баллы була.
Инсаф.Әле син тәмле телле булуның нәрсә икәнен дә белмисең икән.Әйдә, мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм.
(Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясе буенча инсцинировка.Гөлкәй белән Рәйсә курчак уйнап утыралар.)
Рәйсә.Гөлкәй,курчагың бигрәк матур икән.
Гөлкәй.Матур шул.Кунак апа алып килде.
Рәйсә.Күлмәге дә,күзләре дә бик матур.
Кирлемән.(Рәйсә янына килеп курчакны бәреп төшерә.) Матур түгел.Күлмәге дә,күзләре дә ямьсез.
Гөлкәй.(Рәйсәгә ачуланып)Син нәрсә,курчакны бәргәләп йөртәсең,кит әле курчакка кагылма.
(Рәйсә еларга тотына.Кирлемән начарлыгының барып чыгуына шатланып сикергәли.Тавышка әбиләре керә.)
Әби.Ай-яй,кызым.Шундый тәмсез телле булырга ярыймени?! Мин барысын да ишетеп тордым.Гафу үтен иптәшеңнән! Башка алай тупас булма.
Гөлкәй.(Уңайсызланып)Гафу ит,Рәйсә! (Рәйсә елаудан туктый.)
Әби.Менә шулай!Туган телегездә матур сүзләр белән,ипләп кенә сөйләшегез.Шул вакытта,тәмле телле булып үсәрсез.(Бергәләшеп чыгып китәләр.)
Инсаф.Белдеңме инде,тәмле телле булуның ни икәнен.Ә син гел начар сүзләр кулланып,начарлык кына эшләп йөрисең.
Кирлемән.Я,ярар,акыл өйрәтмә.Кая барабыз,әйдә.
Инсаф.Кая булсын,бәйрәмгә инде.Бәйрәм башлана,ахры.
-6-
(Шунда Кирлемән баруыннан туктый.Каршында,урындык өстенә куйган түбәтәй белән калфакны күрә.)
Кирлемән.Слушай,сиңа әйтәм.Кара әле монда,как прикольно.Нәрсә-ә болар?!
(Бер кыз белән бер малай чыга.Кирлемән әйберләрне тиз генә артына яшерә.Малай белән кыз калфак белән кәләпүшне тапмыйча аптырыйлар.)
Инсаф.Ни булды,дусларым?
Кәләпүшле малай.Без бүген бәйрәмгә җыр әзерләгән идек.Туган телебездә матур җыр җырлыйсыбыз килде.
Калфаклы кыз.Тик безнең кәләпүш белән калфагыбыз югалды.
Инсаф.Мин моның кем эше икәнен беләм,бугай.
(Боларны күрмәгәнгә салышып,янда качып торган Кирлемәнне тартып китерә.)
Инсаф.Син алдыңмы әйберләрне?
Кирлемән.Юк,мин алмадым.
Инсаф.Әйе шул,син алмадың.
Кирлемән.Юк,мин алдым,мин!Ул әйберләрнең нәрсәгә кирәклеген әйтсәгез,бирәм.
Калфаклы кыз.(Кәләпүшле малай белән бергә.) Ә без сиңа хәзер җырлап күрсәтәбез.Син шунда ук аңларсың.
(Кәләпүш белән калфакны киеп,”Кәләпүшем,калфагым” җырын җырлыйлар.)
Кирлемән.(Тыңлап бетергәч.) Яхшы,яхшы.Булдырасыз.Хәзер аңладым инде.Рәхмәт.
Инсаф.Карале,Кирлемән,син бит тәмле телле дә,акыллы да була беләсең икән.
Кирлемән.(Кирлемән үзенең уңай якка үзгәрә баруын тоеп,тупас сөйләшә башлый.)Ярар,күп күрмә,яме.
Инсаф.(Аптырап башын селки.) Аңламассың сине. Ярар,әйдә.
Кирлемән.(Малайга төртеп.) Карале,кемнәр анда-а?
-7-
Инсаф.Кызлар,күрмисеңмени?!
Кирлемән.Нәрсә сөйләшәләр икән,әйдә,тыңлап торабыз.
Инсаф.Кеше сүзен тыңларга ярамый бит.
Кирлемән.(Колагын куеп тыңлый башлый.)Әйдә инде.
(Инсцинировка.Ике кыз матур күлмәкләрен бер-берсенә күрсәтешеп басып торалар.)
Миләүшә.Оля,кара әле,күлмәгем матурмы?Килешәме?
Оля.Миляуша,что ты говоришь. Я не понимаю.
Миләүшә.Как не понимаешь,ничек инде аңламыйсың?
Оля.Миляуша , научи меня разговаривать по-татарски,а. У тебя так хорошо получается.
Кирлемән.Кирәкми!Өйрәтмә!
О.һәм М.Син кем? Ты кто?
Кирлемән.Ха! Минме? Мин-малай.
Оля.Мальчик?! А как тебя зовут?
Кирлемән.Кем,кем,Кирлемән.Мин киребеткән бер малай.
Оля.(Сокланып.) А как хорошо говорит по-татарски!
Миләүшә.Нишләп киребеткән? Без андыйлар белән дуслашмыйбыз.
Кирлемән.Кызларның шул булыр инде,чер-чер килергә тотыналар.
Оля.Что ты говоришь?
Кирлемән.(Оля янына килеп үрти.)Аңламыйсың,аңламыйсың,менә кызык!
Миләүшә.(Дустын яклап чыга.) Ул үз туган теле- рус телен яхшы белә. Ә татарча сөйләшергә өйрәнәчәк.
Оля.Әйе.
Кирлемән.Ул татарча җырлый да белмиме?
Миләүшә.Әлегә юк.Ләкин Оля матур итеп,татарча бии белә.
Кирлемән.Ышанмыйм.
-8-
Миләүшә.Алайса, карап тор.
(Оля белән Миләүшә “Чиләкләрем” биюен башкаралар.Кирлемән каршыларына утырып карап тора,чиләкләрне тотып-тотып карый.Кызлар биеп бетерәләр дә кереп китәләр.)
Инсаф.Менә күрдеңме инде безнең кызларны?!
Кирлемән.Күрдем инде,күрдем.
Инсаф.(Бер төркем булып басып торган дуслары янына килә.)Исәнмесез,дусларым.Таныш булыгыз,бу – Кирлемән.Киребеткән бер малай.(Исәнләшәләр.) Дусларым,мин аны Туган тел көненә багышланган бәйрәмгә алып килдем.Ә ул туган тел төшенчәсен аңлап бетерми.Әйдәгез,без аңа үзебез өйрәнгән шигырьләрне сөйләп китәбез.
Балалар.Әйдәгез.(Укучылар чиратлап шигырь сөйлиләр.Инсаф сөйли башлый.)
***
Арттырмый да,киметми дә шуны бел - Татар теле – энҗе,мәрҗән тулы тел. Моңлы тел ул,нурлы тел ул – Туган тел – Баш очында кояш булып тора гел.
***
Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле затлы тел. Татарчасы – туган тел, Безгә газиз булган тел. Атаң-анаң,әби-бабаң Сине сөя торган тел.
-9-
***
И минем җандай кадерлем, И җылы,тере телем! Кайгылар теле түгел син, Шатлыгым теле бүген. Тик синең ярдәм белән мин, Тик синең сүзләр белән Уйларын йөрәккәемнең Дөньяга әйтә беләм.
***
“Балам!” диеп туган телдә, Эндәшә миңа әнкәм. “Әнием!”дип әнкәемә, Мин туган телдә әйтәм. Туган телдә сөйләшеп, Яшим мин туган илдә, “Туган ил” дигән сүзне дә, Әйтәм мин туган телдә.
***
Асыл сүзләреңне,туган телем, Биреп торчы миңа аз гына. Бөтенләйгә түгел – вакытлыча, Тик җитәрлек гомер азагына. Синнән алган һәрбер сүземне мин Күз карасы кебек саклар идем. Ул сүзләрнең затлыларын сайлап, Дога итеп кенә ятлар идем.
***
Ул сүзләрне җырга әйләндергәч, Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен. Исраф булмас ул сүзләрең миндә, Җыры булыр алар киләчәкнең. Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән Аз булса да дөнья үзгәрерме? Тик югалтмам,туган телем,синнән Алып торган асыл сүзләремне.
-10-
Кирлемән.(Яхшылап тыңлап утыра,сөйләп бетергәч,кул чаба.)Матур сөйлисез.
Инсаф.Я,Кирлемән,аңладыңмы инде туган телнең ни икәнен?
Кирлемән.Аңлый башладым,ахры.
Инсаф.Моннан соң киреләнмәссеңме,начарлыклар эшләмәссеңме? Тәмле телле булырсыңмы?
Кирлемән.Мин аңладым,начарлык белән генә булмый икән.Мин дә тырышып укырмын,Туган телебезне саклармын.Мине дә дус итеп үз арагызга алыгыз әле.
Инсаф.Я,дусларым,нишлибез,дус итәбезме?
Барысы.Әйе.
Кирлемән.(Шулчак Кирлемән бер малайның башында кәләпүш күрә.) Ә мин моның нәрсә икәнен беләм инде.Ә ник син аны гел башыңа киеп йөрисең?
Малай.Чөнки мин татар малае.Һәм мин акыллы,тырыш булганга,аны миңа әтием бүләк итте.Менә хәзер тыңлап тор.
(Шул малай “Кәләпүшем,кәләпүш” җырын башкара.Берничә малай ул җырлаганда бииләр.Кирлемән дә бии. Җыр бетә,Кирлемән арып утыра.)
Кирлемән.У-уф,арыдым.Әйдәгез бераз ял итик әле.Мин менә карап-карап тордым да,сез туган телдә җырлый да,бии дә,сөйли дә беләсез икән.Ә менә туган тел турында мәкальләр беләсезме? (Сикереп тора.) Ә мин беләм! Хәзер бер уен уйнарбыз.Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм,ә сез ахырын әйтерсез.Ризамы?
Барысы.Риза,риза.
Кирлемән.( Мәкальләр әйтә.) Ана теле (бер булыр). Иле барның (теле бар). Тел-күңел (көзгесе). Әдәп башы – (тел). Телләр белгән – (илләр белгән). Сөйдергән дә тел,(биздергән дә тел). Иң татлы тел-туган тел,(анам сөйләп торган тел). Туган телен кадерләгән халык (кадерле булыр). Теле барлар халык булган, (теле юклар балык булган).
-11-
Кирлемән.Беләсез икән,белмисез дип торам.
Инсаф.Я,Кирлемән,ошадымы сиңа бәйрәм?
Кирлемән.Әйе шул,ошамады.Ә юк,юк,ялгыш әйтәм,ошады.
Инсаф.Ошаса, бик әйбәт.Хәзер,әйдәгез,бергәләшеп Тукай абыйның “Туган тел” җырын җырлыйбыз.
(Музыка башлана,тик җырны башлаганчы,һәр укучы шигырь юллары әйтә.)
1 нче укучы.Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әни!”-дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң:”Әти!”-дип,
2 нче укучы.Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
3 нче укучы.Соң минутта әйтә алсаң:”Әни!”-дип,
Соң минутта әйтә алсаң:”Әти!”-дип,
4 нче укучы.Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.
(“Туган тел” җыры күмәк җырлана.Пәрдә төшә.)
-12-
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Ана күңеле”. Әдәби – музыкаль кичә.
Әдәби – музыкаль кичә...
"Мамадыш - гүзәл төбәк" темасына әдәби-музыкаль кичә
“Мамадыш - гүзәл төбәк”...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Презентация "Без шәһәргә барабыз"
"Без шәһәргә барабыз"...
Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Без бәйрәмгә барабыз" 3 сыйныф, рус төркеме)
Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Без бәйрәмгә барабыз" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче ...
конспект урока во 2 кл по ФГОС "Без мәктәпкә барабыз"
Закрепление темы...