Фонетика, графиканы гомумиләштереп кабатлау.
материал для подготовки к егэ (гиа, 5 класс) по теме

Назмутдинова Миляуша Анасовна

5 нче сыйныфта фонетика, графиканы гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 06.12._-5_v_tat.t.docx24.65 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль  районы 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең

I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәҗметдинова Миләүшә Әнәс кызы

Тема:

Фонетика, графиканы гомумиләштереп кабатлау

декабрь, 2013

Татар теле. 5 в нче сыйныфы, татар төркеме.

Тема: Фонетика, графиканы гомумиләштереп кабатлау

Максат:    1.1. Фонетика, графика курсын гомумиләштереп кабатлау;

                 2.1. Татар орфорграфиясенең кыен очракларына күнегүләр эшләү;

                  2.2. грамоталы язу күнекмәләрен үстерүне дәвам итү;

                3) Балаларда тырышып, яхшы уку теләге уяту.

Дәрес тибы:       Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру,ягъни

                            кабатлау-йомгаклау дәресе.

Җиһазлау:дәреслек,проектор,ноутбук,битләр,карточкалар,презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

а)-Исәнләшү,дәрескә уңай халәт тудыру

II.Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

    171 нче күнегү (79 нчы бит)

(-күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укыгыз һәм күчереп языгыз)

  1. Сүзлек диктанты

Ямьле, мәгънә, вәгъдә, мәкаль, игътибар, ельязма,шөгыль, ельязма

III. Кабатлау

1.Презентациядәге слайдлар  буенча  сорауларны кабатлау.

  1. Фонетика һәм орфоэпия сүзләренә аңлатма бирү.

Фонетика – сөйләм авазларын өйрәнүче бүлек.

Сүзләрне дөрес әйтергә орфоэпия (грекча орфо – дөрес, эпо – сүз, сөйләм) өйрәтә/

  • Авазлар ничек, нәрсә ярдәмендә ясала?
  • Нинди авазлар тавышлы дип аталалар? (сузык авазлар)
  • Нинди авазларны шаулы диләр? (саңгырау тартыкларны)
  • Нинди авазлар ясалганда, тавыш та, шау да катнаша? (яңгырау тартыклар)
  • Нинди авазлар борын авазлары дип йөртеләләр? Ни өчен?
  •  ([м], [н], [ң])

- Иҗек нәрсә ул? (иҗек - әйтелешнең иң кечкенә кисәге)

- Иҗекләрнең нинди төрләре бар? Мисаллар әйтегез. (ачык һәм ябык иҗекләр була)

- Татар телендә басым гадәттә кайсы иҗеккә төшә? (соңгы)

- Кайсы очракларда бу кагыйдә сакланмый? (Кайбер сүзләрдә басым башка иҗеккә төшә, кушымчалар ялганганда да, басым саклана, күчми. Мәсәлән, күренмә - күренмәде.)

- Нинди иҗек калыплары бар? (С, СТ, ТС, ТСТ, ТСТТ, ТТСТ)

2. СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын эшләү.Укучыларга битләр таратыла. я, ю, е хәрефләре кергән сүзләр язарга кушыла, минут вакыт бирелә.Кем күпме яза ала.Укучылар битләргә сүзләр яза.3 минут вакыт узганнан соң,балаларга соңгы сүзнең астына сызып куярга кушыла.Шуннан соң укытучы укучыларны бастыра,2 минут вакыт бирә.Шул вакыт эчендә балалар  әкрен генә сыйныф буенча йөреп,башка өстәл укучысы  белән парлашып, аның һәм үзенең сүзләрен карый.Үзендә булмаган сүзне  өстәп язып куя.Аннары башка укучы белән парлаша. Шулай вакыт беткәнче дәвам итә.Укытучы вакытның  төгәлләнүен хәбәр итә,укучыларны урыннарына утырта.Берничә укучыдан сүзләрне укыта.Бирем дөрес эшләнгәнме,шул тикшерелә.

3. 176 нчы күнегү (81 нче  бит) язмача

-сүзләрдә [ ‘] тартыгы нинди хәрефләр белән күрсәтелгән:

тәэсир [тә‘сир]

тәэмин [тә‘мин]

мәсьәлә [мәс‘әлә]

җөрьәт [җөр‘әт]

Корьән [кор‘ән]

Физкультминутка

4.  МИКС –ФРИЗ- ГРУП структурасын  эшләү.

Укытучы укучыларны бастыра. Музыка куша. Укучылар әкрен генә сыйныф буенча йөри.Укытучы музыканы туктата. Балалар урыннарында “катып”кала. Шуннан соң, укытучы укучыларга сорау бирә. Җавап та нинди сан булса,балалар шул сандагыча берләшәләр.

5. 1 нче сорау:

Татар телендә  я, ю, е хәрефләре ничә аваз белдерә (2 аваз)

2 нче сорау:

К, г хәрефләре  ничә аваз белдерә? (2 аваз)

3 нче сорау:

Яшь сүзендә ничә хәреф бар? (3 хәреф)

4 нче сорау:

Яшь сүзендә ничә аваз бар? (3 хәреф)

5  нче сорау:

Ак  сүзендә ничә аваз бар?  (2 аваз)

6  нчы сорау:

Өмет сүзендә ничә аваз бар?  (4 аваз)

7 нче сорау:

Тавык сүзендә ничә аваз бар?  (4 аваз)

7 нче сорау:

Тавык сүзендә ничә аваз бар?  (5 аваз)

8 нче сорау:

Гадәт сүзендә ничә аваз бар?  (5 аваз)

9 нчы сорау:

Кыргыч  сүзендә ничә аваз бар?  (6 аваз)

10 нчы сорау:

Табигать сүзендә ничә аваз бар?  (8 аваз) 

6. 177 нче күнегү ( 81 нче бит) язмача

-бу сүзләрнең әйтелеше белән язылышы туры киләме?

Ял, ел, юл, маэмай, аваз, карга, мәгълүм,  сәнгать, автор, шигырь

7. Бүген безнең дәрескә Белмәмеш белән Кирлемән дә килгән. Алар да авазлар белән бик дус икән. Тыңлыйк әле,ниләр сөйләрләр икән.

Әйдәгез,рәхим итегез.                                                                                            

1.Әгәр “Җ” гәбашлансам мин,                                                                                                          “Тәмле дә соң!”-дип ашыйсың.                                                                                                                                              Бер хәрефен алыштырсаң,                                                                                                                           Минем белән су ташыйсың.

(Җиләк,чиләк)                                                                                                       2.”Н” га бетсәм бакчадагы бик тәмле бер куак мин,                                                                            “Ч” гә бетсәм язын очып килгән кунак мин.

(Карлыган,карлыгач)            

3.”К” белән ул суда йөзә,коена, “К” ны алсаң,җитмәс кебек тоела.

(Каз,аз).                                                    

4.Минем белән һәр нәрсәнең буен үлчи аласың,                                                                                            “О” өстәсәң,җир астыннан поезд белән барасың.(Метр, метро)                                                  

5.Киләләр дә яныма колагымны боралар.                                                                                                                   “Э” өстәгәч алдыма, карап кына торалар.

(Кран,экран)                                                                  

6.”Д” белән мин бик көчле җил,”Д” ны алсаң-сез яратып кайта торган туган җир.           (Давыл,авыл).                                                                                                                            Балалар бу табышмакларда нәрсәләр күрдек?(авазларның кирәклеген белдек) -Авазлар нәрсәгә хезмәт иттеләр?

8. Аерым битләрдә тест биремнәрен эшләү

  1. Өй эше бирү. Гомер, юньле сүзләренә фонетик анализ ясарга.
  2. Укучыларның белемнәрен бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5 нче сыйныфның татар сыйныфында "Фонетика, орфография һәм орфоэпия" бүлеген үткәннән соң кабатлауга 1 сәгать вакыт  бирелә. Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрнегомумиләштереп кабатлауга уздырылга...

“Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау

5 сыйныфның  татар төркемендә  "Фонетика” темасын   гомумиләштереп кабатлау " темасына дәрес эшкәртмәсе...

Фонетиканы гомумиләштереп кабатлау

Фонетиканы гомумиләштереп кабатлау...