“Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (5 класс) по теме
5 сыйныфның татар төркемендә "Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау " темасына дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
5 класс татар теле | 30.37 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау
Максат: 1) “Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау. Алган белем- күнекмәләрне ныгыту, системалаштыру; 2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү,дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру. 3) Татар теленә ихтирам , коллективизм сыйфатын тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, интерактив такта, ноутбук, битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар. Дәрес тибы : кабатлау-йомгаклау дәресе. Метод һәм алымнар: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.
Кулланылган структуралар:
- мэнэдж- мэт
- куиз- куиз- трейд,
- тик- тэк- тоу, - клок- баддис
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше:
1) Исәнләшү. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2) Дәрес максатын хәбәр итү.
- Бүгенге дәрестә без сезнең белән фонетика буенча алган белемнәребезне кабатларбыз һәм искә төшерербез.
II. Актуальләштерү:
1. Укучылар, әйдәгез дәресебезне табышмак белән башлап китик әле. Игътибарыбызны тактага юнәлтик.
Кара җирнең өстенә
Каз мамыгын кем түккән?
Ак юрганын кем теккән?
Ап-ак онны кем сипкән? (Кар бөртеге)
- Укучылар, табышмакның җавабын кем белә? Ни өчен кар бөртеге диеп уйлыйсыз?
1-2 укучыдан дөрес һәм сәнгатьле итеп укыту. - Балалар, әйтеп үткәнебезчә, без бу дәрестә фонетиканы кабатлыйбыз. Фонетика нәрсәне өйрәнә соң ул? Бу табышмакта татар теленә генә хас булган авазлар бармы? ([ә],[һ],[ө],[w]) Шушы авазлар кергән сүзләрне дөрес итеп укыйк әле. (нәни, һавада, бөтерелде, төшеп) Сингармонизм законына буйсынган сүзләр бармы? Кайсы сүзләр ирен гармониясенә буйсына?
- Киләсе биремдә 1 тартыкны үзгәртеп яңа сүзләр ясагыз.
Бар, бал, тап, мал, төн, мич, кар.
2. - Өй эшенә сезгә “Фонетика” темасына караган сораулар уйлап килергә кушылган иде.
Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрен тикшерерсез.Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.
Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.Битнең астын (4\1 өлешен) бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).
Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызның җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)
- Вакыт бетте. Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң, иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Рәхмәт, миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”.
Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.
- Барыбыз да басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч, сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.
- Эшли башладык .
- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.
3. Балалар, тактага игътибар итегез әле. Бу схема нәрсәне ( нинди кагыйдәне) аңлата?
К → Г П → Б
Бу күренеш нәрсә дип атала? (тартыклар ассимиляциясе)
Төркемнәргә сары стикерлы карточкалар бирелә. Бирем: сүзләргә –ы/-е кушымчаларын куеп язарга. Төркемдәге һәр бала чылбыр буенча берәр сүз яза.
1нче карточка
Ишек- кабак-
Мамык- биеклек-
Мылтык- катык-
Чикләвек- чәчәк-
Койрык- туп-
2 нче карточка
Капчык- сөяк-
Бизәк- балык-
Китап- бүрек-
Бармак- орлык-
Матурлык- шакмак-
III. Микс- фриз- груп структурасы.
- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без Микс- фриз- груп структурасын кулланабыз. Сез хәзер музыка уйный башлау белән сыйныф буенча йөри башлыйсыз, музыка туктауга катып калырга тиеш буласыз. Мин сезгә сорау бирәм. Сорауны тыңлаганнан соң, шул сорауның җавабы санынча сез кечкенә төркемнәргә басасыз.
Барыбыз да бастык ,урындыкларны рәтләдек. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез). Сораулар:
- к хәрефе ничә аваз белдерә? - Татар телендә борын тартыклары ничәү? - Китап сүзендә ничә сузык бар? - Яңа сүзендә барлыгы ничә аваз бар? - 5АБВ сыйныфының татар төркемендә ничә укучы укый?
- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-ХАЙ ФАЙВ.
1.- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтәячәкбез.
- Моның өчен сез өстәлләрегездәге кызгыл сары стикерлы конвертларны аласыз. Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.
Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенча. (9 сүз: тартык,әйт, сузык, татар, тел, дәрес, кагыйдә, аваз, яз)
Башка сүзләр өстәргә ярый. Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).
- Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз.
- Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.
Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)
- Молодцы, дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны язасыз,атна көнен язып куябыз ,сыйныф эше. Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берничә укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.
2. Клок Баддис структурасы. Уку елы башланганнан бирле без күп кенә тизәйткечләр өйрәндек. Хәзер сез сәгать 12 дә очрашырга тиешле дустыгызны табасыз һәм аңа дөрес, тиз итеп тизәйткечне сөйләп күрсәтәсез. Аннан соң дустыгызны тыңлыйсыз. Соңыннан бер- берегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз.
3. Дәреслек белән эшләү . 62 нче биттә “Сүзләр төзе” уены бирелгән. Бирелгән иҗекләрдән һәр төркем мөмкин кадәр күбрәк сүз төзеп язарга тиеш. Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә.
4. Тест эшләү.
1.Яңгырау тартыклар нәрсәдән тора? а) тавыш һәм шаудан б) тавыштан в) шаудан
2.Сингармонизм законы нәрсәне белдерә? у) тартыкларның ярашуын ф) сузыкларның ярашуын х) сузык һәм тартыкларның ярашуын
3.Ирен гармониясе кайсы сузыкларга бәйле? а) [а], [ә] сузыкларына; б) [и], [э(е)] сузыкларына; ә) [о], [ө] сузыкларына.
4.[м, н, ң] авазлары нинди тартыклар дип атала?
п) саңгырау тартыклар р) борын тартыклары с) ирен-теш тартыклары
5. Ирен- ирен [w] тартыгы нинди сүзләрдә кулланыла? з) алынма сүзләрдә и) татар теленең үз сүзләрендә к) икесендә дә
6. Фонетика нәрсәне өйрәнә? л) сүзләрнең ясалышын м) сүзләрнең дөрес язылышын н) сөйләм авазларын
(Балалар тестны дөрес чишсә, җавабында афәрин сүзе килеп чыгарга тиеш)
- 5. Кар бөртеге ясау.
- Балалар,әйдәгез , дәрес башында ишеткән табышмакны искә төшерик әле. Ул нәрсә турында иде? Ә хәзер кечкенә генә әкият тыңлап үтегез. –Укучылар, хәзерге вакытта кайсының җиргә төшәргә чираты җитте? Ни өчен? Ә кышын нинди зур бәйрәм була? Әлбәттә, кар бөртегеннән башка нинди Яңа ел булсын. Балалар, әйдәгез матур итеп кар бөртеге ясарга өйрәник.
5. Йомгаклау:
1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.
а)Тукранбаш сүзеннән яңа сүзләр ясарга. Кем иң күп сүз уйлап таба? б) Фонетика сүзенә ребус төзергә.
2) Билгеләр кую
3) –Балалар, бу дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә ул фонетика? Һ.б.
4) Укучылар, парталарыгызда смайликлар ята. Мин сезнең бүгенге дәрескә бәя бирүегезне сорыйм. Әгәр сезгә дәрес ошаса , парковкада көләч смайликлар, ошамаса, күңелсез смайликлар калдыруыгызны үтенәм. Теләкләрегезне яки сорауларыгызны да язып калдырырга мөмкин.
Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
6 класста сыйфат темасын кабатлау...
Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...
Сан темасын гомумиләштереп кабатлау
Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....
Сан темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация
Дәрескә презентация...
"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.
6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....
“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)
“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...
ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"
Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...