рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 10 класс
рабочая программа (10 класс) по теме

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

укытучыга ярдәмгә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon эш программасы336.5 КБ
Microsoft Office document icon 10_klass_tatar_tele_edebiyat.doc368 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

               Бу программа нигезенә:  

  • ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
  • ТР БУП-2012(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 09.03.2004, №1312) нигезендә төзелгән урта белем бирү учреждениеләре өчен региональ базислы укыту планы;
  • ТР “ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында”законы (2004 ел);
  •  “Башлангыч һәм төп (гомуми) белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең 2013-2014 уку елына базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2011нче елның 23 сентябреннән 4620/11нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • “Башлангыч һәм урта  (тулы) гомуми белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең 2013-2014 уку елына базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2011нче елның 23 сентябреннән 4620/11 номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • 2013-2014 нче уку елына укыту учреждениеләрендә укыту процессында куллануга тәкъдим ителгән (уздырылган) дәреслекләрнең региональ исемлеге  салынды.

              7нче сыйныфта татар теле укытуның максаты:

               Укучыларга фигыль, аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр, бәйлекләр, кисәкчәләр, ымлыклар турында мәгълүмат биреп, грамматиканың бер  бүлеге булган морфологияне өйрәнүне тәмамлау.

               Бурычлары:

           -  Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

           -  Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

          -  Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

        

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау

VII нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

4Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның ло- гик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану. .

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында-80-95 сүз

-уку елы ахырында-85-100 сүз

6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система- лы эшләү.

7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3. Танып белү активлыгын үстерү.

4, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү.

5. Грамматик  анализ төрләрен үзләштерү:

- мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ;

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

- Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

- Диалоглар төзү күнекмәсе;

- Үрнәк схема планнар ярдәмендә характеристика төзи белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу- 6 (1)

-катлаулы план буенча изложение язу- 5(2)

-уку елы башында 190-230 сүзле текст (язма күләме 105-115 сүз)

-уку елы ахырында 270-280 сүзле текст (язма күләме115-125 сүз);

-сүзлек диктанты – 22-30 сүз

-контроль диктант- 2  (65-80 сүз);

-эш кәгазьләре язу ( гариза, хат, акт)

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр

Нигезләнгән программа буенча

Мәктәпнең укыту планы нигезендә эш программасында

Үзгәрешләр

6 сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

8

8

Фигыль

59

59

Аваз ияртемнәре

5

5

Хәбәрлек сүзләр

4

4

Бәйлекләр

7

7

Теркәгечләр

7

7

Кисәкчәләр

5

5

Ымлыклар

3

3

7нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

4

7

Барлыгы

102

105

Мәктәпнең укыту планында татар теле һәм әдәбиятын укытуга 35 атна исәбеннән 105 сәгать бирелә

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү.

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Шулардан: диктант

Сочинение

Изложение

105

68

13

24

7 (2)

7 (2)

5 (2)

7 класс татар теле (105 сәг.)

1. Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау (8 сәг.)

2. Фигыль (59 сәг.)

Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары.

Фигыль юнәлешләре.

Фигыль төркемчәләре.

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хикәя фигыль, аның заман формалары.

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат- сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат- сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат- сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше.

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе. Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы.

Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланылышы. Аларның исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.

Инфинитив, аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дөрес язылышы.

Татар телендә ярдәмче фигыльләрнең кулланылышы.

Кайбер мөстәкыйль мәгънәле фигыльләрнең ярдәмче фигыль буларак кулланылу очраклары.

Фигыльләрнең ясалышы.

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Аваз ияртемнәре. Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр. (5 сәг.)

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Хәбәрлек сүзләр. Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан
урыны, алар турында төшенчә. Хәбәрлек сүзләрнең формала
ры һәм җөмләдә кулланылышы. (4 сәг.)        

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау.        

Кабатлау.        

Бәйлекләр. Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре. (7 сәг.)

Бәйлекләрне төркемләү.

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылы
шы.        

Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү.        

Кабатлау.

Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү. (7 сәг.)        

Теркәгечләрне  куллану  үзенчәлекләре,  аларның  интонациягә бәйле булуы.

Теркәгечләрне төркемләү.        

Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы.        

Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.

Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү.

Кабатлау.

Кисәкчәләр. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү. Татар
телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы. (5 сәг.)        

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.        

Кабатлау.

Ымлыклар. Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.(3 сәг.)

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (7 сәг.)

3. Бәйләнешле сөйләм үстерү

  1. Тыңлаучылар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган әсәрдән берәр әдәби герой турында сөйләү.
  2. Мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.
  3. Бәйрәм уңаеннан котлау тексты язу.
  4. Грамматик биремле контроль диктантлар язу.
  5. Рәсемгә карап, хикәя төзү.
  6. Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.
  7. Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, изложениеләр язу.

8.        Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.

9.        Экскурсиядә һәм төрле спектакль-концертларда, мәктәптә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып,  сочинениеләр язу.

Укыту-методик комплекты

1. «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);

2. 7 нче сыйныфта татар теле дәреслеге. Р.Ә. Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова .  Казан, “Мәгариф” , 2010

3.  Татар  теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова. Казан, “Мәгариф” , 2005.

4.   Хәзерге татар әдәби теле. Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 2008.

5. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Казан: “Раннур”, 2006.

6.  Компьютер презентацияләре:

  • Саннарны кабатлау

7.  Файдалы белем ресурслары:

  • belem.ru
  • mon tatar.ru
  • edu tatar.ru
  • rus.edu
  • tatar.com.ru
  • tatarstan.ru

Календарь - тематик план

                             

Дәрес темасы

Сәгать

саны

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Дата

Искәрмә

План

Фактта

5-6нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1

БСҮ  Туган тел турында әңгәмә.

1

“Туган телем – иркә гөлем Киңдер сиңа күңел түрем”

 темасына  сөйләшү.

02.09

2

Морфология турында төшенчә

1

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат,сан, алмашлык, рәвеш, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль  (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.

03.09

3

Исем

1

Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек-күплек саны, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы.

07.09

4

Сыйфат

БСҮГариза язу.

1

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

Гариза язу.

09.09

5

Сан .

БСҮ. Ышаныч кәгазе язу.

1

Сан сүз төркеме. сан төркемчәләре.  

Ышаныч кәгазе язу.

10.09

6

Алмашлык.

БСҮ Автобиография язу.

1

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре.

Автобиография язу.

14.09

7

Рәвеш

1

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы.

16.09

8

Диктант

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

17.09

Фигыль

9

Фигыль

1

Предмет яки затның эшен, хәрәкәтен, хәл -торышын белдерә торган белдерә торган сүзләрнең фигыль дип аталуы. Эшне белдерүче фигыльләрнең нәрсә дә булса эшләү, сөйләү, фикерләү мәгънәсен белдерүләре. Хәрәкәтне белдерүче фигыльләрең нәрсәнең дә булса хәрәкәтен;  хәл-торыш фигыльләре яшәү-торышны, хисне белдерүләре. Фигыль- ләрнең нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк?  кебек сорауларга җавап бирүләре, җөмләдә күбрәк хәбәр булып килүләре. Фигыльләрнең барлык-юклык, заман, зат-сан белән төрләнүе, төрләнмәүләре.

21.09

10

Фигыльнең башлангыч формасы

1

Фигыльнең төп мәгънәсе аның тамырында яки нигезендә булу. Тамыр яки ясалма нигезле фигыльләр булу. Тамыр нигезле фигыльдә кушымчалар булмау, ә ясалма нигезле фигыльдә ясагыч кушымчаларның булуы. Сүзлекләрдә фигыльнең исем фигыль һәм инфинитив формасында теркәлүе. Татар телендә тезмә нигезле фигыль ләрнең дә булуы, аларның исемгә яки аваз ияртемнәренә ярдәмче фигыль өстәлеп ясалулары (карар кылу, ярдәм итү ).

23.09

11

Фигыльләрнең барлык-юк лык формасы

1

Фигыльләрнең барлык-юклык формасында килүе. Барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерүе, юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерүе. Юклык формасындагы фигыльләрдә басым юклык кушымчасы алдындагы иҗеккә төшүе. Юклык формасының тамыр яки ясалма нигезгә –ма/-мә, -мый/-ми кушымчалары ялганып ясалуы. Фигыльләрнең барлык-юклык төре бар, юк, түгел сүзләре белән дә белдерелүе.

24.09

12

БСҮ Сочинение.”Яраткан укытучым”

1

Сочинение фикерләү.

28.09

13

Фигыль юнәлешләре

1

Фигыль юнәлешләре эш белән эш үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә. Татар телендә фигыльнең биш юнәле- ше булу: төп юнәлеш, кайтым юнәлеше, төшем юнәлеше, уртаклык юнәлеше, йөкләтү юнәлеше.

-Төп юнәлештә үтәүче эшне үзе башкара, кушымчасы юк:

-кайтым юнәлешендә эш үтәүченең үзенә кайта, кушымчалары: -н, -ын, -ен.

-төшем юнәлешендә эш кешегә яки предметка читтән төшә, кушымчалары: -л, -ыл, -ел.

-уртаклык юнәлешендә үтәүче эшне кем беләндер бергә эшлә, кушымчалары: -ш, -ыш, -еш.

-йөкләтү юнәлешендә үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була, кушымчалары: -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т.

30.09

14

БСҮ. Тәрҗемә итү

1

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

01.10

15

Фигыль юнәлешләре

1

Һәрбер фигыльне биш юнәлешкә дә куеп булмау. Рус телендә фигыльләрнең төп өч юнәлеш булуы: действитель ный залог (төп юнәлеш),  страдательный залог (төшем юнәлеше), возвратно-средний залог (кайтым юнәлеше). Уртаклык юнәлешенең взаим ный залог, йөкләтү юнәлеше побудительный залог дип тәрҗемә ителүе.

05.10

16

Фигыль юнәлешләре

1

Фигыль юнәлешләрен истә калдыру .

07.10

17

Фигыль төркемчәләре

1

Фигыльләрнең предметның яки затның эшен төрлечә белдерү -ләре. Аларның төрләнешенә, җөмләдә башкарган эшенә карап, җиде төркемчәгә бүлү: боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль , хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив. Барлык төркемчәләргә кергән фигыльләр барлыкта-юклыкта килә алалар, төрле юнәлеш формалары алалар.

08.10

Затланышлы фигыльләр

18

Боерык фигыль

1

Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе., зат-сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүе, җөмләдә хәбәр булуы.

12.10

19

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Боерык фигыльзаман белән төрләнмәве. II зат боерык фигыльнең кушымчасы булмавы.

14.10

20

Боерык фигыльләрнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

1

Боерык фигыльләрнең көчле интонация һәм басым белән әйтелеше. Боерык фигыльдә басымның үзгәрүе: II затның берлек һәм күплек санында беренче, I һәм III затта соңгы иҗеккә төшүе.

15.10

21

 БСҮ Хат язу

1

Дустыма хат язу

19.10

22

 БСҮ Изложение (контроль)

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап язу.

21.10

23

Хикәя фигыль

1

Хикәя фигыльнең эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлыкта-юклыкта килүе, зат-сан белән төрләнүе.  Хикәя фигыль җөмләдә хәбәр булып нишли? нишләде? нишләгән? нишләр?нишләячәк? дигән сорауларга җавап бирүе.

22.10

24

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күбрәк сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе, нишли? соравына җавап бирүе, җөмләдә хәбәр булуы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалыш ысуллары. Хәзерге заман хикәя фигыль нең зат-сан белән төрләнеше.

26.10

25

Хәзерге заман хикәя фигыль мәгънәләре

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күбрәк сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе, нишли? соравына җавап бирүе, җөмләдә хәбәр булуы; даими яки гадәт буларак кабатлана торган эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе, якын киләчәктә булуы ышанычлы эшне аңлатуы, сөйләмне җанландыру өчен, үткән заман мәгънәсендә кулланылуы.

28.10

26

Диктант

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

29.10

27

Үткән заман хикәя фигыль

1

Үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган   эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе. Аның билгеле һәм билгесез үткән заманнарга бүленү. Билгеле үткән заманның нишләде? нишләмәде? сорауларына җавап бирүе. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең тамыр яки ясалма нигезгә –ды/-де, -ты/-те кушымчалары ялганып ясалу. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе

02.11

28

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

Сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгәняисә анык белмәгән эш, хәл, хәрәкәттурында бары аның нәтиҗәсе буенча яки башка чыганакларга таянып хәбәр итсә, фигыльнең билгесез үткән заман формасы куллануы. Билгесез үткән заман хикәя фи –гыльнең нишләгән? нишләмәгән? ни булган? сорауларына җавап бирүе. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төрләнүе.

11.11

29

Үткән заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре

1

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең мәгънәләрен аера белү

12.11

30

Диктант

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

16.11

31

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

Киләчәк  заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан соң булачак   эш, хәлне, хәрәкәтне белдерүе. Аның билгеле һәм билгесез киләчәк заманнарга бүленү. Билгеле киләчәк заманның буласы эш-хәрәкәт турында анык һәм кискен рәвештә хәбәр ителгәндә кулланылуы. Билгеле киләчәк заманның нишләячәк? нишләмәячәк? сорауларына җавап бирүе. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе

18.11

32

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

1

Эш, хәл, хәрәкәтнең ктләчәктә булу яки булмавы ихтимал рәвешендә генә хәбәр ителгәндә билгесез киләчәк заман кулла- ныла. Аның нишләр? нишләмәс? сорауларына җавап бирүе. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе

19.11

33

Киләчәк заман хикәя фигыльнеңнең мәгънәләре

1

Билгеле киләчәк заманның һичшиксез эшләнергә тиешле, эшләнәчәге билгеле булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерүе.  Билгесез киләчәк заманның алдагы эш, хәл, хәрәкәтләр турында уйлану, ихтимал итүне белдерү; кискен интонация белән әйтелеп, эшләнәчәге ышанычлы булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерүе; аерым вакытка карамаган гомуми эш-хәлне белдрүе.  

23.11

34

БСҮ Хикәя язу. “Без хикәя фигыльләр турында ниләр беләбез”

1

Хикәя язу

25.11

35

БСҮ Изложение

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап язарга өйрәнү.

26.11

36

Шарт фигыль

1

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерүе. Шарт фигыльләрнең ясалышы (-са/-сә кушымчасы), зат-сан белән төрләнеше, мәгънәсе.

30.11

37

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы.

1

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, шартны белдермәве, теләк, үкенү, үтенү кебек мәгънәләрне белдерүе. Шарт фигыльнең да, дә, та, тә кисәкчәләре белән килеп, кире шарт мәгънәсен белдерүе. Шарт фигыльнең иярчен җөмләнең хәбәре булып та килә алуы.  

02.12

38

Шарт фигыльнең теләкне һәм үтенүне белдерү формалары.

1

Теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдергәндә –чы/-че кисәкчәсе һәм иде ярдәмче фигыле өстәлүе.

03.12

39

БСҮ Сочинение . “Матур да син, данлы да син, әй туган ягым”

1

Фикер йөртә белү

07.12

Затланышсыз фигыльләр

40

Сыйфат фигыль

1

Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе: эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди? ни эшләүче? нишләгән? сорауларына җавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе.  

09.12

41

Сыйфат фигыльнең  сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары.

1

Сыйфат фигыльнең заман формалары, сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары.

10.12

42

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең  гади һәм тезмә формалары. Гади формасы фигыль нигезенә –учы/-үче кушымчалары ялганып, ә тезмә формасы –а/-ә,  –ый/-и гә беткән фигыльләргә + торган яр -дәмче фигыле белән ясалуы. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең  юклык формасы.

14.12

43

Үткән  заман сыйфат фигыль

1

Үткән  заман сыйфат фигыльнең фигыль нигезенә –ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары ялганып ясалуы. Үткән  заман сыйфат фигыльнең исем урыныда килеп, килеш, тартым белән төрләнүе, берлек, күплек санда килүе. Үткән  заман сыйфат фигыльнең билгесез үткән заман хикәя фигыль белән аваздашлы .

16.12

44

Киләчәк   заман сыйфат фигыль

1

Киләчәк   заман сыйфат фигыльнең ясалышы:-ачак/-әчәк,  -ячак/- ячәк кушымчалары белән ясалуы;-ар/ -әр / -ыр/ - ер/ - р кушымчалары белән ясалуы;-асы/ - әсе / - ыйсы / - исе  кушымчалары белән ясалуы; киләчәк  заман сыйфат фигыль- нең киләчәк заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы

17.12

45

Хәл фигыль. Хәл фигыльнең төрләре.

1

Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыльнең хәл фигыль дип аталуы. Хәл фигыльнең ничек? кайчан? кайчанга чаклы? нишләп? нишләгәч? нишләгәнче? сорауларына җавап бирүе, төрләнмәве.  Хәл фигыльнең  дүрт төре булуы:

-1 төре –ып / - еп / - п кушымча -лары ялганып ясала;

- 2 төре – а / -ә / -ый / - и кушымчалары ялганып ясала, (кабатлаулы була);

- 3 төре – гач / - гәч, - кач / - кәч кушым - чалары ялганып ясала;

- 4 төре –ганчы / - гәнче / - канчы / - кән -че кушымчалары ялганып ясала;  Дүртенче төренең юклык формасы булмавы.

21.12

46

Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы.

1

Парлы фигыльләрнең дөрес язылышы. Беренче төр хәл фигыльләргә –рак /- рәк кушымчасы ялганганда үзгәрешләр.

23.12

47

Диктант (контроль)

1

Грамоталылык  һәм белем дәрәҗәсен тикшерү.

24.12

48

 Исем фигыль.

1

Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган сүз төркеме булуы. Аның эш-хәлнең исемен белдерүе, нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирүе

28.12

49

Исем фигыльнең фигыль һәм исем белән уртак яклары

1

 Фигыль билгеләре: барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә алуы  Исем билгеләре: килеш, тартым белән төрләнүе, берлек, күплек санда килүе;  җөмләдә аергыч, тәмамлык,хәл булып килүе.

11.01

50

 БСҮ Тәрҗемә итү

1

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

13.01

51

Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары

1

Исем фигыльнең фигыль билгеләрен югалтса, исемгә әйләнүе.

14.01

52

 БСҮ Диалог төзү “Гыйлем -сез эш кылган кеше - юлсыз йөргән кеше”

1

Татарча аралашу дәрәҗәсен үстерү.

18.01

53

БСҮ Изложение (контроль)

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап язарга өйрәнү

20.01

54

Инфинитив

1

Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдереп, сузыкка беткән фигыль нигезенә –рга / -ргә, тартыкка беткән нигезгә –ырга / - ергә / - арга / - әргә кушымчалары ялганып ясалган фигыльнең инфинитив дип аталуы. Нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап булу. Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе; кирәк, тиеш, мөмкин ярый, кебек хәбәрлек сүзләр белән килүе; мөстәкыйль кулланылуы. Инфинитивның архаиклашкан һәм хәзерге телдә сирәк очрый торган төре: - мак / - мәк кушымчалары ялганып ясалуы.  

21.01

55

Диктант

1

Грамоталылык  һәм белем дәрәҗәсен тикшерү.

25.01

56

Ярдәмче фигыльләр

1

Ярдәмче фигыльләр: иде, икән, ит. Аларның мөстәкыйль мәгънә белдермәве,аерым кулланылмавы.

27.01

57

 БСҮ Рәсем буенча хикәя язу.

1

“Актаныш ягы- туган як” темасына хикәя язу. Туган якның матурлыгын, байлыгын тасвирлау.

28.01

58

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

1

Кайбер мөстәкыйль фигыльләрнең (кит, кил, чык, бар, йөр, җибәр, бет, ал, бир, куй, кал, тор, ят, утыр, ташла, сал, күр, кара, яз, бул) җөмлә эчендә  ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, аларның төп фигыльгә төрле мәгънә төсмерләре өстәве.  

01.02

59

БСҮ Изложение

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап язарга өйрәнү.

03.02

60

Фигыль ясагыч кушымчалар

1

Ясалышлары ягыннан фигыльләрнең тамыр һәм ясалма булу лары. Фигыль ясагыч кушымчалар. Аларның төрле сүз төркемнәреннән фигыль ясавы.

04.02

61

Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы

1

Фигыльләрнең җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып йөрүләре.

08.02

62

БСҮ Хикәя язу. “Безнең шәһәр”

1

Үз фикереңне бирә алу

10.02

63

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

11.02

64

Морфологик анализ ясау

1

Фигыльләргә морфологик һәм морфологик- синтаксик анализ ясарга өйрәнү.

15.02

65

БСҮ Акт язу.

1

Акт яза белү

17.02

66

Сочинение язуга әзерлек

1

Укучылар белән укылган әсәрләрне искә төшерү, анализлау.

18.02

67

БСҮ Сочинение “Мине уйландырган әсәр”.

1

Үз фикереңне бирә алу

22.02

Аваз ияртемнәре

68

Аваз ияртемнәре

1

Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга , шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләрне аваз ияртемнәре дип аталулары. Аваз ияртемнәренә кешенең физиологик хәлен, күреп яки тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләрнең дә керүе. Аваз ияртемнәренең мөстәкыйль сүз төркемнәренә керүе, аңа морфологик анализ ясый белү. Аваз ияртемнәренең төзелешләре һәм язылышлары буенча -  ялгызак; берүк сүзне кабатлап ясалган -  парлы; икенче сүзе фонетик яктан охшаш булган  -парлы; берничә өлештән торган - катлаулы булуы. Ялгызак авыз ияртемнәренең аерым, парлы авыз ияртемнәренең сызыкча аша, катлаулы авыз ияртемнәренең сызыкча аша һәм күпнокталар аша язылуы.

24.02

69

БСҮ Белдерү язу

1

Белдерү яза белү

25.02

70

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары

1

Аваз ияртемнәренең исем һәм фигыльләр ясауга ясауга нигез булып торулары. Аваз ияртемнәренә ит һәм кил ярдәмче фи -гыльләре өстәлеп, тезмә фигыльләр ясалу.

29.02

71

Аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы.

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Аваз ияртемнәренең, җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнешкә кереп, рәвеш хәле, хәбәр булып килүләре, кайбер очракта аергыч була алулары.

02.03

72

БСҮ Сочинение. “Данлыклы якташларым””

1

Катлаулы план нигезендә язу

03.03

Хәбәрлек сүзләр

73

Хәбәрлек сүзләр турында төшенчә

1

Раслау я кире кагу мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дип аталуы. Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны. Аларның  күбесенчә җөмләне тәмамлап хәбәр булып килүләре. Җөмлә -нең башка урынында килсә, хәбәрлек сүзләрнең башка сүз төркемнәре функциясен үтәве, җөмләнең төрле кисәге булып килүе

07.03

74

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ

1

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау күнегүләре

09.03

75

Диктант

1

Грамоталылык  һәм белем дәрәҗәсен тикшерү.

10.03

76

Язма эшләрне бергәләп тикшерү

1

Игътибарлылык дәрәҗәсен тикшерү.

14.03

Бәйлек

77

Бәйлек

1

Бәйлек – бәйләгеч сүз төркемнәренең берсе. Аның җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве.

16.03

78

Бәйлекләрнең төркемчәләре

1

Үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүеннән чыгып, бәйлекләрнең өч төркемчәгә бүленүе:

- баш килешне таләп итүче бәйлекләр (белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, тикле);

- юнәлеш килешен таләп итүче бәйлек- ләр: (таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле);

- чыгыш килешен аләп итүче бәйлекләр: (башка, бирле, соң, элек).

17.03

79

Бәйлекләрнең төркемчәләре

1

Бәйлекләрнең иярүче сүзне ияртүче сүзгә бәйләгәндә төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен (бергәлек, корал, вакыт һ.б. мәгънәләр) белдерүе.

21.03

80

БСҮ Сочинение “Нинди һөнәр сайларга”

1

Үз фикереңне бирә алу

23.03

81

Бәйлек сүзләр

1

Җөмләдә ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ара, тирә, урта, төп кебек урын-ара төшен -чәләрен белдергән исемнәрнең бәйлек сүз булып килүләре. Бу вакытта аларның икенче бер сүзгә иярүләре, тартымлы юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә булулары.

24.03

82

Бәйлекләргә морфологик анализ ясау

1

Бәйлекләргә морфологик анализ ясау

04.04

83

БСҮ Изложение

1

Эчтәлекне киңәйтеп язу

06.04

Теркәгеч

84

Теркәгеч

1

Теркәгечнең җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек сүз төркеме булуы.

07.04

85

Теркәгечләрнең төркемчәләре.

1

Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе.

11.04

86

Тезүче теркәгечләр.

1

Тезүче теркәгечләрнең җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тезмә кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләүләре; җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре.

13.04

87

Ияртүче теркәгечләр

1

Ияртүче теркәгечләрнең иярчен кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмләдә ияртү юлы белән өлешләрне үзара бәйләве; сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм ачыклау кебек мәгънәгә бәйләнешләрен белдерү.

14.04

88

Теркәгеч сүзләр

1

Теркәгеч сүзләрнең җөмләләрне һәм җөмлә кисәкләрен бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итүе. Аларның ялгызак булганда күрсәтү алмашлыгы белән, парлы булганда сорау һәм күрсәтү алмашлыклары белән белдерелүләре.

18.04

89

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

1

Теркәгечләрнең һәрвакыт аерым язылулары. Теркәгеч (да. дә, та, тә) бе -лән кисәкчәләрне (-да / -дә / - та / - та / - тә) аеру билгеләрен белү.

1.Урын –вакыт кушымчасына басым төшә, теркәгеч белән кисәкчәгә бервакытта да басым төшми.

2.Урын- вакыт кушымчасын алган сүзнең кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? кебек сорауларның берсенә җавап бирүе.

3. Теркәгеч урынына һәм сүзен куеп карап булу.

20.04

90

БСҮ Сочинение “Муса Җәлил һәйкәле янында уйланулар”

1

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

21.04

Кисәкчәләр

91

Кисәкчә

1

Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеменең кисәкчә дип аталуы.

25.04

92

Кисәкчә төркемчәләре

1

Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә нинди өстәмә төсмер бирүенә карап, кисәкчәләрне сигез төркемчәгә (көчәйткечләр, чикләүчеләр, сорау белдерүчеләр, якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр, раслау-ныгытучылар, билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр, үтенү һәм теләкне белдерүчеләр, инкарь итүне һәм юклыкны белдерүчеләр) бүленүе.

27.04

93

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

1

Кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерү. Көчәйткеч кисәкчәләрдән: сүзнең беренче иҗегенә артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчәләр сызыкча аша языла; сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла. Һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда кушылып языла, ә башка очракта аерым языла. Сүз ахырында килә торган –мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, - чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре кушылып языла. Сүз яки җөмлә ахырында килгәндә да, дә, та, тә, гына, генә, ук, үк, ла, лә, лабаса, ләба -са, бит, и, түгел китсәкчәләре аерым языла. Сүзләрнең яки җөмләнең алдында да, ахырын- да да килә ала торган әле, әллә, инде, хәтта кисәкчәләре һәрвакытта да аерым языла.

28.04

94

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

1

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясый белү.

02.05

95

БСҮ Сочинение (контроль) “Әниемнең җылы кочагы...”.

1

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

04.05

Ымлыклар

96

Ымлыклар

1

Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярларын  кыска рәвештә белдерә торган сүзләрнең ымлыклар дип аталуы. Ымлыкларның төрләнмәве. Ымлыкларның кешенең эчке кичерешләрен (якын күрү, кызгану, шелтәләү, шатлану, күңел күтәренкелеге, борчылу, үкенү, кайгыру, икеләнү, гаҗәп- ләнү, раслау, сызлану, ис китү, аптырау, тыю, нәфрәт, җирәнү һ.б.) белдерүе.

05.05

97

Ымлыклар янында тыныш билгеләре

1

Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылулары. Көчле тойгы белән әйтелгәндә ымлыктан соң өндәү билгесе куелу. Парлы ымлыкларның сызыкча аша язылуы. Ачык ишетелмәгән авазларның язылуда күрсәтел- мәве.

11.05

98

Ымлыкларга морфологик анализ ясау.

1

Ымлыкларга морфологик анализ ясау.

12.05

7нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

99

Фигыльләрне кабатлау

1

Өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү, ныгыту

16.05

100

Аваз ияртемнәрен һәм хәбәрлек сүзләрне кабатлау

1

Өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү, ныгыту

18.05

101

Бәйлекләр һәм теркәгечләрне кабатлау

1

Өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү, ныгыту

19.05

102

Кисәкчәләрне кабатлау

1

Өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү, ныгыту

23.05

103

Ымлыкларны кабатлау

1

Өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү, ныгыту

25.03

104

Контроль диктант

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

26.05

105

 Хаталар өстендә эш

1

30.05

                       105 сәгать



Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

         Бу программа нигезенә:  

  • ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
  • ТР БУП-2012(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 09.03.2004, №1312) нигезендә төзелгән урта белем бирү учреждениеләре өчен региональ базислы укыту планы;
  • ТР “ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында”законы (2004 ел);
  •  “Башлангыч һәм төп (гомуми) белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең  базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2012нче елның 23 сентябреннән 4620/11 нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • “Башлангыч һәм урта  (тулы) гомуми белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2012нче елның 23 сентябреннән 4620/11 нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • “2013-2014 нче уку елында укыту планнары турында” 2013нче елның 9нчы июленнән 9127/13нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты;
  • 2012-2013нче уку елына укыту учреждениеләрендә укыту процессында куллануга тәкъдим ителгән (уздырылган) дәреслекләрнең региональ исемлеге  салынды.

           Татар   телендә сөйләшүче балаларга (10нчы сыйныф) татар әдәбияты укытуның төп максаты:

         Татар әдәбиятының тарихы турында гомуми караш булдыру.

       Бурычлары:

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              - әдәбиятның чорларга бүленешен, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын өйрәнү;

-әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең , язучы иҗатының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү;

- татар һәм рус әдәбиятында уртак темага, проблемаларга багышланган әсәрләрне чагыштырып укыту.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. Матур әдәбиятның сәнгать төрләре арасындагы урынын, үзенчәлекләрен билгеләү;
  2. Татар матур әдәбиятының гомуми үсеш юлын, аның чорларын белү, ул чорларга хас үзенчәлекләрне күрергә өйрәнү;
  3. Матур әдәбиятның халык тарихы, аның катлаулы борылышлары, аеруча хәлиткеч вакыйгалары белән аерылгысыз бәйләнгән булуын, аларның язучыларга ясаган тәэсирен күрсәтеп бирү;
  4. Классик язучыларның әдәбият үсешендәге ролен аңлату;
  5. Матур әдәбиятның сәнгатьлелек ягыннан эволюциясен тоемлау;
  6. Әдәбиятның үзләренә таныш гомуми мәсьәләләре, аерым язучылар иҗаты, аларның дәрестә үтелгән яки мөстәкыйль өйрәнелгән әсәрләре турында инша, изложение, реферат кебек язма эшләрдә һәм телдән ирекле рәвештә үз карашларын бәян итү.

Программаның эчтәлеге

Мәктәпнең укыту планы нигезендә татар әдәбиятын укытуга атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать бирелә

Бүлекләр

Нигезләнгән программа буенча

Мәктәпнең укыту планы нигезендә эш программасында

Үзгәрешләр

Татар әдәбияты тарихына кереш.

1

2

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты. Кол Гали.  “Кыйссаи Йосыф”

2

2

Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияты. Сәйф Сараи. Котб.Габделмәҗит. Газәл жанры.

2

2

“Идегәй” дастаны. Дастан турында төшенчә.

2

3

Казан ханлыгы чоры. V – XVI йөз әдипләре.

Мөхәммәдьяр

3

3

ХVII йөз әдәбияты. Мәүлә Колый. ХVIII йөз әдәбияты.

1

1

XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый.

2

2

Шигырь төзелеше.

1

1

Шиһабетдин Мәрҗәни.

2

2

Мифтахетдин Акмулла.  

2

2

Каюм Насыйри.

3

3

Муса Акъегет

3

3

Заһир Бигиев

4

4

XX йөз әдәбияты.

1

1

Гаяз Исхакый

3

3

Габдулла Тукай

3

3

Дәрдемәнд.

3

3

Бакый Урманче, Нәҗип Җиһанов, Габдулла Шамуков

3

3

Сәгыйт Рәмиев

2

2

Галиәсгар Камал

3

3

Фатих Әмирхан

3

3

Мирхәйдзр Фәйзи

4

4

Шәехзадә Бабич

1

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

9

9

Дәрестән тыш уку

5

5

Барысы

68

70

Мәктәпнең укыту планында татар телен укытуга 35атна исәбеннән 70 сәгать бирелә

10 класс татар әдәбияты (70 сәг.)

 Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (56 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (9 сәгать)

Дәрестән тыш уку (5 сәгать)

Татар әдәбияты тарихына кереш. Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына кыскача күзәтү (2 сәгать). 

Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире (2 сәгать).

Алтын Урда чоры һәм Казан ханлыгы тарихына, мәдәниятенә кыскача күзәтү. Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр иҗатлары турында белешмә (2 сәгать).

«Идегәй» дастаны (өзек). Аның иҗат ителү тарихы, төп образларның бирелеше. Әсәрдә ил идарәсе, халык язмышы мәсьәләсе. Дастан турында төшенчә ( 3 сәгать).

XVII—XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү. Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни иҗатлары (2 сәгать).

Габдерәхим Утыз Имәни. Иҗаты турында белешмә. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрләрендә үгет-нәсыйхәтнең чагылышы. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүе. Мәрсия жанры турында төшенчә (3 сәгать).

XIX йөз әдәбиятына һәм мәдәниятенә күзәтү.

Габделҗәббар Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Сахибҗәмалга» поэмасы. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы (2 сәгать).

Шиһабеддин Мәрҗани. Тормышы һәм күпкырлы эшчән-леге. Мәрҗани турында татар әдипләре. Татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле (2 сәгать).

Мифтахеддин Акмулла. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе (2 сәгать).

Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. «Әбүгалисина кыйссасы» (өзекләр). Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләүләр (3 сәгать).

Муса Акъегетзадә. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Хисамеддин менла» повесте (өзек). Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтьләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын-кыз язмышы мәсьәләсе (3 сәгать).

Заһир Бигиев. Тортчышы һәм иҗаты турында белешмә. «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзек). Әсәрнең темасы, идеясе, образларның бирелеше, композицион төзелеше. Роман турында искә төшерү (4 сәгать).

XX йөз башы әдәбиятына күзәтү.(1 сәг.)

Гаяз Исхакый. Әдип иҗатының яңалыгы. Татарча яшәү рәвешен башка мохиткә куеп карауда авторның позициясе. «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре (өзекләр), анда катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык көрәшүе (3 сәгать).

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. «Милли моңнар» һәм «Сәрләүхәсез» шигырьләре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Әсәрләрнең темасы, идеясе.

Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы (3 сәгать).

Композитор Нәҗип Җиһанов. Музыка өлкәсендәге эшчән-леге турында белешмә. «Кырлай» симфоник поэмасыннан өзекләр тыңлауга әзерләнүдә Г, Тукайның «Шүрәле» әсәре белән таныш булуның мөһимлеге (1 сәгать).

Рәссам Бакый Урманче. Иҗаты турында белешмә. Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләре (1 сәгать).

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. «Таң вакыты» һәм «Мин» шигырьләре. Авторның аларда үткәргән карашлары (2 сәгать).

Дәрдемәнд. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә, «Кораб», «Бәллү», «Видагъ», «Татарлыктан татар һич гарь итәрме» шигырьләре. Аларның темасы, идеясе (3 сәгать).

Галиәсгар Камал. Иҗаты турында белешмә. «Бүләк өчен» комедиясе. Әсәрдә күтәрелгән проблема, андагы образларның бирелеше (3 сәгать).

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге (1 сәгать).

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә, «Хәят» повесте(өзекләр). Әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы (3 сәгать).

Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Галиябану» драмасы (өзекләр). Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше. Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән әсәрләрдән берсе булуы (4 сәгать).

Шәехзадә Бабич. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Кандала» балладасы. Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе (1 сәгать).

Ятлау өчен текстлар

Г. Утыз Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында.

Г. Тукай. Милли моңнар.

С. Рәмиев. Таң вакыты.

Дәрдемәнд. Кораб. Татарлыктан татар һич гарь итәрме.

Ф. Әмирхан. Хәят (өзек).

Сөйләшү тематикасы

Татар каһарманнары.

Мәгърифәт учаклары (татар мәдрәсәләре).

Тарих һәм сәнгать.

Минем яраткан героем.

Сәламәтлек һәм спорт.

Дәрестән тыш уку

Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

 Г. Исхакый. Кәләпүшче кыз.

Ф. Әмирхан. Хәят.

И.Нуруллин. Тукай.

Укыту-методик комплекты

1. «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);

2. (Х.Й. Миңнегулов, .Н.С. Гыймадиева. 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты  дәреслеге.   Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012          

3.  Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,  М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

4. Д.Ф.Заһидуллина “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”,Казан, “Мәгариф”, 2008;

5.  Файдалы белем ресурслары:

  • belem.ru
  • mon tatar.ru
  • edu tatar.ru
  • rus.edu
  • tatar.com.ru
  • tatarstan.ru
  • abiturient.ksu.ru

Календарь -тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Материалның күздә тотылган үзләштерелү нәтиҗәсе

Искәр

мә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Татар әдәбияты тарихына кереш.

1

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында белешмә. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше. Борынгы төркиләр һәм алардагы язу.

03.09

2

Татар әдәбияты тарихына кереш.

1

Гомумтөрки әдәбият. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге. “Котадгу белек”. Йосыф Баласагунлы. Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый.

06.09

3

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияте. Кол Гали.

1

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты турында белешмә бирү. Кол Гали турында белешмә бирү. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы, идея-эстетик үзенчәлекләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны.

10.09

4

Кол Гали.Кыйссаи Йосыф

1

Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы, идея-эстетик үзенчәлекләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны.

13.09

5

КТУ “Кыйссаи Йосыф”

1

Әсәр белән танышуны.  дәвам итү.

17.09

6

Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияты.

Котб. Габделмәҗид. Газәл жанры.

1

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипләре турында белешмә. Әдипләр турында белешмә.

20.09

7

Сәйф Сараи . «Гөлестан».«Сөһәйл вә Гөлдерсен».

1

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Әсәрнең төзелеше, тематик яктан төрлелеге, төп фикере. Табигате белән лиро-эпик җанр булу, вакыйгаларны хикәяләү фәлсәфи лирик уйланулар белән аралашып барү.

24.09

8

Дастан турында төшенчә.

1

Дастан жанры өчен хас сыйфатлар. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схема -сы, идея-эстетик үзенчәлекләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны.

27.09

9

«Идегәй»дастаны

1

Дастанны тулысынча өйрәнү.

01.10

10

«Идегәй»дастаны

1

Дастанны тулысынча өйрәнү

04.10

11

КТУ “Идегәй”

1

Дастанны тулысынча өйрәнү

08.10

12

Казан ханлыгы чоры. XV-XIV йөз әдипләре.

1

Казан ханлыгы тарихы  һәм әдәбиятына күзәтү.  Әдипләре: Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрәфи, Колшәриф һ.б. турында белешмә бирү.

11.10

13

Мөхәммәдьяр

1

Язучы турында белешмә

15.10

14

“Төхфәи мәрдән”, “Нуры Содур” поэмалары.

1

Поэмаларның төзелеше, төп проблематикасы,  сәнгатьчә эшләнеше.

18.10

15

БСҮ “Мөхәммәдьяр гуманизм җырчысы”

1

22.10

16

XVII йөз әдәбияты. Мәүлә Колый. Хикмәтләре. XVIII йөз әдәбияты. Габдерәхим Утыз-Имәни. Тормыш юлы һәм иҗаты. Мәрсия жанры

1

XVII йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның хикмәтләре. Алардагы тема төрлелеге. Әсәрләрдә дөньявилык һәм суфилык. Хезмәт кешесенә мөнәсәбәт. Күңел каршылыгының чагылышы. Хикмәт -ләрдәге сурәтләү чаралары.

XVIII йөз тарихы һәм әдәбиятына күзәтү.  Татар әдәбиятында жанрлар һәм бу чорда иҗат иткән әдипләр турында  белешмә бирү

25.10

17

БСҮ Утыз Имәнинең әдәбият тарихындагы урыны

1

29.10

18

ХIХ йөз әдәбияты

1

ХХ йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү.

01.11

19

Габделҗаббар Кандалый.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты..

12.11

20

БСҮ  Сочинение :                

  «Г. Кандалый мәхәббәт җырчысы»

1

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

15.11

21

Шигырь төзелеше.

1

Татар шигыре төзелешенә хас сыйфатлар турында белешмә бирү.

19.11

22

Шиһабетдин Мәрҗәни. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.

22.11

23

Шиһабетдин Мәрҗәни. Күпкырлы эшчәнлеге

1

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.

26.11

24

БСҮ Татар каһарманнары

1

29.11

25

Мифтахетдин Акмулла.

1

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе.

03.12

26

Акмулла- мәгърифәт һәм гаделлек җырчысы

1

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе.

06.12

27

Каюм Насыйри.

1

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.

10.12

28

«Әбүгалисина кыйссасы».

1

Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте.

13.12

29

«Әбүгалисина кыйссасы».

1

Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте. Гуманистик идея -ләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләү  

17.12

30

БСҮ сочинение “Каюм Насыйри һәм татар фольклоры”

1

20.12

31

Муса Акъегет.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты.

24.12

32

«Хисаметдин менла».

1

Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын – кыз язмышы мәсьәләсенең бирелеше.

27.12

33

«Хисаметдин менла».

1

Әсәрдә искелек тарафдар -ларының тәнкыйтләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын – кыз язмышы мәсьәләсенең бирелеше.

34

Заһир Бигиев.

1

Тормышы һәм иҗаты.

35

«Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә».

1

Әсәрнең темасы, идеясе

36

«Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә».

1

Образларының бирелеше, композицион төзелеше.

37

«Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә».

1

Әсәрнең темасы, идеясе, образларының бирелеше, композицион төзелеше.

38

ХХ йөз башы әдәбияты.

1

ХХ йөз башы әдәбияты татар әдәбиятына күзәтү.

39

Гаяз Исхакый

1

Тормышы һәм иҗаты.

40

«Ул әле өйләнмәгән иде».

1

Әсәрдә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәлә- ләренең үзара тиз керешүе.

41

«Ул әле өйләнмәгән иде».

1

Әсәрдә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәлә- ләренең үзара тиз керешүе.

42

КТУ Гаяз Исхакый, «Кәләпүшче кыз».

1

43

Габдулла Тукай

1

Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы

44

«Милли моңнар» ,”Сәрләүхәсез»

1

Шигырьләрдә шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.

45

“Өзелгән өмид”, “И,каләм!”

1

Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.

46

КТУ Ибраһим  Нуруллин “Тукай”

1

Әсәрнең темасы һәм идеясе.

47

БСҮ “Минем Ватаным”

1

48

Композитор Нәҗип Җиһанов

1

Иҗаты турында белешмә

49

Рәссам Бакый Урманчы

1

Иҗаты турында белешмә.

50

БСҮ Тарих һәм сәнгать

1

51

Дәрдемәнд

1

Тормыш юлы һәм иҗаты.

52

«Кораб», «Бәллү».

1

Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.

53

«Видагъ», Татарлыгын татар һич гарь итәрме».

1

Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.

54

Сәгыйт Рәмиев. Тормышы һәм иҗаты.

1

Тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге.

55

«Таң вакыты», «Мин» һ.б. шигырьләре

1

Авторның шигырьләрдә үткәргән карашлары бирелеше.

56

Галиәсгар Камал.

1

Иҗаты турында белешмә.

57

«Бүләк өчен».

1

Әсәрнең проблематикасы.

58

«Бүләк өчен».

1

Образлар бирелеше.

59

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков.

1

Иҗаты турында белешмә.

60

Фатих Әмирхан.

1

Иҗаты турында белешмә.

61

«Хәят».

1

Әсәрнең идеясе.

62

«Хәят».

1

Кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы.

63

КТУ Ф.Әмирхан “Хәят”

1

Әсәрне тулысынча уку

64

БСҮ сочинение “Минем яраткан героем”

1

65

Мирхәйдәр Фәйзи.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

66

«Галиябану».

1

Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше.

67

«Галиябану».

1

Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән беренче әсәрләрнең берсе булуы.

68

«Галиябану» әсәрен анализлау

1

Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше.

69

БСҮ Мәгърифәт учаклары.

1

Татар мәдрәсәләре турында кыскача белешмә.

70

Шаехзадә Бабич. «Кандала». Иҗатыннан үрнәкләр

1

Тормышы һәм иҗаты. Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе.

        70сәгать

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

               Бу программа нигезенә:  

  • ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
  • ТР БУП-2012(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 09.03.2004, №1312) нигезендә төзелгән урта белем бирү учреждениеләре өчен региональ базислы укыту планы;
  • ТР “ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында”законы (2004 ел);
  •  “Башлангыч һәм төп (гомуми) белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең  базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2012нче елның 23 сентябреннән 4620/11нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • “Башлангыч һәм урта  (тулы) гомуми белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”2012 нче елның 23 сентябреннән 4620/11 нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • “2013-2014 нче уку елында укыту планнары турында” 2013нче елның 9нчы июленнән 9127/13нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты;
  • 2012-2013нче уку елына укыту учреждениеләрендә укыту процессында куллануга тәкъдим ителгән (уздырылган) дәреслекләрнең региональ исемлеге  салынды.

 

          Татар  телендә сөйләшүче балаларга (10 нчы сыйныф) татар теле укытуның төп максаты:

- Укучыларның тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

           

          Бурычлары:

  • укучыларга татар халкына хас булган рухи, әхлакый, мәдәни төшенчәләр турында мәгълүмат бирү;
  • татар теленең эчке үзенчәлекләренә төшендерү;
  • ана телендә аралаша белү культурасын тәрбияләү һәм аны үстерү;
  • татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, шушы тел нормаларын саклап, татар телендә тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә аралаша-аңлаша белү;
  • укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталыгын үстерү;

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

1.  Телнең төп функцияләрен  белү;

2.  “Сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;.

  1. Татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик,һәм пунктацион нормаларын белү;
  2. Тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм әдәбе нормаларын белү;
  3. Телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;
  4. Телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;
  5. Аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм әдәбе нормаларын саклау;
  6. Язуда хәзерге татар здзби теленең орфографик һәм пунктацион нормаларын саклау;
  7. Сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;
  8. Татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язма аралаша белү;
  9. Төрле жанрда һәм стильдә язылган (сөйләнгән) текстны татар теленә рус теленнән, рус теленә татар теленнән тәрҗемә итә белү;
  10. Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законын, рәт гармониясен һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү;
  11. Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую.Сөйләмдә дөрес интонация куллану;
  12. Сүзләргә фонетик анализ, транкрипция ясау;
  13. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Алфавитны белү. Татар теленең язу тарихын, орфографик принципларын үзләштерү;
  14. Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү;
  15. Сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу;
  16. Аңлатмалы, энциклопедик , этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү;
  17. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

Х нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштыру.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2.Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү. Текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белү.

6. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

7.Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү.

1.Уку мәсьәләсен кую.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

4. Грамматик  анализ төрләрен камилләштерү:

5. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

1. Телдән  һәм язма сөйләм:

-репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

-продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәи эзлекле итеп оештырылган сөйләм;

2. Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә бирү;

3.Төрле китапларга аннотация язу;

4.Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү;

5.Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр

Нигезләнгән программа буенча

Мәктәпнең укыту планы нигезендә эш программасында

Үзгәрешләр

Тел –аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш

7

4

Фонетика.Орфоэпия. Графика. Аваз.Фонема

10

5

Лексикология

20

10

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

8

4

10нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

8

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү

17

8

70

35

Мәктәпнең укыту планында татар телен укытуга 35атна исәбеннән 35 сәгать бирелә

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү.

сыйныф

сочинение

диктант

изложение

барлыгы

программа

план

программа

план

программа

план

программа

план

10

6(2)

3(1)

4(2)

2(2)

2(1)

1(1)

12(5)

6(4)

10 класс татар теле (35 сәг.)

1. Тел — аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш (4 сәг.)

Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тор мышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле.  

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Төрки телләр группасы. Татарлар яши торган төбәкләр. Башка телләр арасында татар теленең
урыны.        

Тел һәм сөйләм. Тел берәмлекләрен сөйләмдә үзара бәйләнештә куллану.  Татар теленең төп тармаклары:  фонетика, лексикология, сүз ясалышы,  грамматика (морфология һәм синтаксис), орфография һәм пунктуация.        

Сөйләм  төрләре:   телдән  һәм  язма  сөйләм,   кара-каршы сөйләшү (диалог) һәм монолог. Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз, җөмлә, текст.

2. Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема (5 сәг.)

Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре.    
Сүзләргә транскрипция ясау. Басым. Интонация. Әлеге өлкәләрдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.        

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

        

3. Язу тарихы

Рун язуы турында төшенчә. Гарәп язуы үрнәкләре. Латин графикасы. Кириллица. Татар орфографиясе принциплары.(1 сәгать)

4. Лексикология (10 сәг.)

Лексика һәм лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе. Сүзнең күпмәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, омоним, антоним сүзләр.

Этимология турында төшенчә.  Искергән сүзләр,  тарих һәм яңа сүзләр. Алынма сүзләр. Фразеологизмнар.

Лексикография.

Әлеге өлкәләрдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

5. Татарстанда икетеллелек (күптеллелек) мәсьәләсе (4 сәг.)

«Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр  турында» Татарстан Республикасы (2005) һәм 2004—2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы (2005). Рус мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен укытуның куелышы.

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәг.)

6. Бәйләнешле сөйләм үстерү (8 сәг.)

1. Укылган әсәргә яки караган спектакльгә бәяләмә язу.

2. Сыйныф яки мәктәп тормышындагы берәр кызыклы вакыйга турында газетага мәкалә      язу. 3. Сыйныфташыңа характеристика язу.

4. Вакытлы матбугатта чыккан берәр мәкалә турында, үз фикереңне белдереп, редакциягә хат язу.

5.Милли сәнгатебезнең әһәмиятле казанышы турында дәрестә чыгыш ясау.

6. Ил һәм дөнья күләмендә бара торган сәяси вакыйгалар турында хәбәрдар булуыңны күрсәтү максатыннан, сыйныф каршында чыгыш ясау.

7. Иҗади характердагы язма эшләр (изложение, сочинение) башкару.

8. Төрле орфографик кагыйдәләргә карата диктантлар язу.

9. Төрле  эш кәгазьләре (гариза, автобиография, белешмә, беркетмә, килешү кәгазе һ. б.) язу.          

10. Фәнни-популяр  стильдәге текстларны тәрҗемә итү.

Укыту-методик комплекты

1. «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);

2. Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы  өчен дәреслек (татар балалары өчен), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012;

3 . Татар теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

 4.  Хәзерге татар әдәби теле.  Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 2008.

5.  Файдалы белем ресурслары:

  • belem.ru
  • mon tatar.ru
  • edu tatar.ru
  • rus.edu
  • tatar.com.ru
  • tatarstan.ru
  • abiturient.ksu.ru

КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сәгать саны

Материалның күздә тотылган үзләштерелү нәтиҗәсе

Искәр

мә

Үткәрү вакыты

План

Факт

Тел –аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш

1

Телнең төп функцияләре. Туган тел. Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр.

1

Аралашу.Дөньяны танып   белү: гносеологик, аккумулятив функция, когнитив функция, когнитив лингвистика. Эмоциональ функция. Кардәш телләр, Алтай  телләре; көнбатыш һәм көнчыгыш һун тармаклары; 14 телнең берсе- татар теле.

03.09

2

БСҮ Татар теле- туган телем

1

Туган телне белүнең әһәмиятлелеген  аңлау.

10.09

3

Кереш диктант

1

Белемнәрне тикшерү

17.09

4

Татарлар яши торган төбәкләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны. Тел һәм сөйләм.Сөйләм төрләре

1

Татарлар яши торган төбәкләр. Башка телләр арасында татар теленең  тоткан урыны

24.09

5

Сөйләм үзенчәлекләре. Монологик һәм диалогик сөйләм. Сөйләмнең төп берәмлекләре.

1

Тел һәм сөйләм. Тел берәмлекләрен сөйләмдә үзара бәйләнештә куллану. Тел системасындагы мәгълүмат бирүче һәм үзара бәйләнгән билгеләр – телнең шартлы билгеләре. Телдән һәм язма сөйләм; монологик, диалогик, полилогик сөйләм, интонация (басым, пауза, сөйләм темпы); сүзне оештыручы  иҗек.

01.10

6

БСҮ Эш кәгазьләре.

1

Гариза, раслама, хат, беркетмә яза белү

08.10

Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема

7

Изложение.

1

Сөйләм үстерү

15.10

8

Аваз һәм хәреф. Транскрипция. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләргә транскрипция  ясау.Әлеге өлкәләрдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат

22.10

9

Аваз үзгәрешләре. Сузык авазлар үзгәреше

1

Сингармонизм законы; рәт һәм ирен гармониясе; редукция күренеше; элизия;

29.10

10

Тартык авазлар үзгәреше. Тартык авазлар охшашлану. Тартыкларның чиратлашуы.

1

Тартыклар чиратлашу, тартыклар ассимиляциясе (уңай һәм кире)

12.11

11

Интонация. Басым.Пауза. Сөйләм темпы.

1

Интонация. Басым.Пауза. Сөйләм темпы.

19.11

12

Орфоэпия. Сүзгә фонетик анализ ясау. Орфография.

1

Авазларның дөрес әйтелеше. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Орфографик принциплар

26.11

13

БСҮ “Матур яңгырый [һ] авазы”

1

Сөйләм үстерү

03.12

Лексикология

14

Синонимнар. Антонимнар.

1

Лексика һәм лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе. Синоним, антоним сүзләр.

10.12

15

Күп мәгънәле сүзләр. Омонимнар. Охшаш яңгырашлы сүзләр.

1

Сүзнең күпмәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Омоним сүзләр

17.12

16

БСҮСыйныф яки мәктәп тормышындагы берәр кызыклы вакыйга турында газетага мәкалә язу

1

Сөйләм үстерү

24.12

17

Фразеологизмнар

1

Фразеологизмнар.

14.01

18

Этимология

1

Этимология турында төшенчә.

21.01

19

Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы һәм кулланылу өлкәсе.

1

Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы һәм кулланылу өлкәсе.

28.01

20

Алынма сүзләр. Калькалар

1

Алынма сүзләр. Калькалар

04.02

21

Изложение

1

Сөйләм үстерү

11.02

22

Тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар

1

Искергән сүзләр, тарихи һәм яңа сүзләр.

18.02

23

Лексикография.

1

Лексикография.

25.02

24

Сүзгә лексик анализ ясау

1

Сүзгә лексик анализ ясау

04.03

25

БСҮ Лексика өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре

1

Әлеге өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

11.03

Сүз төзелеше һәм ясалышы

\26

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар.

1

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен  билгели белү.Тамыр, нигез, кушымчаларга аңлатма бирү

14.03

27

Сүз ясалу ысуллары

1

Сүз ясалу ысуллары

01.04

28

БСҮ Сыйныфташыңа характеристика язу

1

Сөйләм үстерү

08.04

29

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше

1

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше

15.04

30

Сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү

1

Сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү

22.04

10нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

31

Туган тел

1

Туган телне белүнең әһәмиятлелеген  аңлау.

29.04

32

БСҮ Яхшы сүз –җан азыгы

1

Сөйләм үстерү

06.05

33

Контроль  диктант

1

Белемнәрне тикшерү

13.05

34

Сузык һәм тартык авазларны кабатлау

1

Сузык һәм тартык авазлар үзгәрешләрен ныгыту

20.05

35

Сүзләрнең ясалышын кабатлау

1

Сүз ясалыш ысулларын ныгыту

27.05

        35 сәгать


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....