Без тарихта эзлебез! (7 нче татар төркеме өчен проект-дәрес)
методическая разработка (7 класс) по теме
7 нче татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан проект - дәрес
Тема: Без тарихта эзлебез!
Максат: 1. Укучыларны болгарларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру; туган төбәгебез тарихына кыскача күзәтү ясау;
2. Бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтлрен үстерү;
3. Милләтебезгә карата мәхәббәт, горурлану хисләре тәрбияләү, тарихыбызны,өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: презентация, китаплар күргәзмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
7_kl_bez_tarikhta_ezlebez.rar | 26.25 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Теләче урта гомумбелем мәктәбе
Без тарихта эзлебез!
7 нче татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан проект - дәрес
Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы,
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
7 нче татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан проект - дәрес
Тема: Без тарихта эзлебез!
Максат: 1. Укучыларны болгарларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру; туган төбәгебез тарихына кыскача күзәтү ясау;
2. Бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтлрен үстерү;
3. Милләтебезгә карата мәхәббәт, горурлану хисләре тәрбияләү, тарихыбызны,өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: презентация, китаплар күргәзмәсе
Дәрес барышы
1.а) психологик уңай халәт тудыру
Хәерле көн, сул күршем!
Хәерле көн, уң күршем!
Хәерле булсын дәресебез!
Хәерле булсын һәр эшебез!
Укытучы: Шулай итеп, хәерле сәгатьтә дәресебезне башлап җибәрәбез.
2. УМ кую.
Укытучы: Нәрсә ул тарих?
Укучылар: Тарих –ул безнең үткәнебез. Тарих – ул күптән үткән һәм әле генә булган вакыйгалар.
Укытучы: Ә нәрсә соң ул туган як, туган ил?
Укучылар: Туган ил – ул без дөньяга килгән, беренче тәпи баскан җир.Ул газиз әниләребез кебек бер генә. Туган як һәркем өчен изге һәм кадерле.
Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебезне туган як, тарих төшенчәләре белән башлап җибәрүебез тикмәгә генә түгел. Димәк, без бүгенге дәресебездә yohco турында сөйләшербез икән?
Укучылар: Туган ягыбызның тарихы турында.
Укытучы:Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен;
Кайгысының, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!
Бүгенге дәресебездә без эшебезне төркемнәрдә алып барырбыз.Һәр төркем үзенең проект эшен тәкъдим итәр. Дәрес барышында эшебезне түбәндәге бүлекләр буенча алып барырбыз.
1 төркем: Болгар халкының тормыш-көнкүреше.
2 төркем: Болгар дәүләтенең шәһәрләре.
3 төркем: Безнең төбәктә борынгы бабаларыбыз тарихы турында сөйләүче истәлекле урыннар, һәйкәлләр.
II УМ адымлап чишү
I төркем
Төркем җитәкчесе: Без “Болгар халкының тормыш көнкүреше” проектын материаллар туплау белән башлап җибәрдек. Моның өчен иң беренче чиратта тарих укытучысына һәм китапханәчегә мөрәҗәгать иттек. Эшләү барышында без бик кызыклы мәгълүматлар тупладык. Хәзер шулар белән таныштырып үтәбез.
1 нче укучы: Безнең борынгы бабаларыбыз –болгарлар. Алар моннан мең еллар элек, IX-X гасырларда Кама һәм Идел елгалары буенда яшәгәннәр.Болгарлар финнар арасына, урманлы җирләргә килеп, Болгар дәүләте төзегәннәр. Дәүләтнең башында хан торган.Ул финнарны үзенә буйсындырган төрек кабиләсенең патшасы булган.Җирле фин кабиләләренең үз ханнары булса да, алар барысы да Болгар ханына буйсынганннар Болгар ханы урамда йөргәндә, халык башыннан бүреген салып, аңа хөрмәт күрсәтә торган булган
Болгарларның төп кәсепләре авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек һәм сәүдә була. Күпчелек авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгылъләнә.Гарәп географы Ибне Рөста X гасыр башында болай дип яза:”Болгарлар – игенче халык һәм төрле бөртекле икмәк: бодай,арпа, тары һәм бүтәннәрне эшкәртәләр.” Болардан тыш алар борай, ясмык, борчак чәчәләр. Икмәкне урак һәм чалгылар белән җыялар. Зур тегермән ташы ярдәмендә ашлык тарттыралар (онга яки ярмага әйләндерәләр). Тегермән ташларын атлар яки үгезләр хәрәкәткә китерә.
Болгарлар җирне сабан белән сөрәләр. Уңдырышлы кара туфраклы җирләрдә игенчелек яхшы уңыш китерә. Икмәк күп була. Болгарлар ачлык елларында хәтта рус кенәзлекләренә ярдәм күрсәтәләр.
Укытучы: Борынгы болгарлар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр?
2 нче укучы:Болгарлар терлекчелек белән дә шөгылләнәләр. Алар мал –туарның иң эре нәселләрен тоталар, шуңа күрә сөт һәм иткә мохтаҗлык кичермиләр.Чыдам, нык атларны арбаларга, көчле үгезләрне сабанга җигәләр.
Болгарлар сугыш һәм чабыш атлары үрчетәләр. Һәр хуҗалыкта диярлек кәҗә һәм сарык асрыйлар, йорт кошларыннан тавык тоталар. Урманнарга бай урыннарда болгарлар ауга йөри. Аларны бигрәк тә кыйммәтле мехлы җәнлекләр – кеш, тиен, төлке кызыксындыра.Урманнарда шулай ук кыргый умарта кортлары күп була. Балыкка бай булган елгаларда мәрсин, чөгә, сазан, җәен балыклары тоталар.
3 нче укучы: Шәһәр халкы һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгылләнә. Болгарда һөнәрчелек киң колач алган була. Биләрдә чүлмәк ясаучыларның остаханәләре генә дә 3 гектар мәйданны били. Нинди генә һөнәрчеләр булмый монда: металл коючылар һәм тимерчеләр, зәркәнчеләр һәм сөяк әйберләр эшләүчеләр, күнчеләр һәм чүлмәкчеләр... Металл коючылар мичләрдә тимер, бакыр, бронза эретәләр. Тимерчеләр әзер әйберләрдән җир сөрүчегә, сугышчыга яисә хуҗабикәләргә кирәкле бөтен нәрсәләрне чүкиләр. Бакырчылар бронза һәм бакырдан искиткеч йорт савыт-сабалары эшлиләр.
4 нче укучы: Зәркәнчеләр алтыннан озын нечкә җепләр сузып чыгара алалар. Аннан соң алар чыбык орнамент үрәләр,ә аның өстенә вак алтын һәм көмеш шарчыклар ябыштыралар. Искиткеч матур зәркән әйберләре килеп чыга. Еш кына казу эшләре вакытында археологлар йөзекләр һәм көмеш чигә асылмалары эзләп табалар. Болар болгар хатыннарының иң яраткан бизәнү әйберләре була.
Йорт хайваннарының сөякләреннән, мамонт тешләреннән сөяк кисүчеләр төрле вак -төякләр – тараклар, тартмачыклар һәм башка әйберләр ясыйлар.
Эшкәртелгән хайван тиресеннән күнчеләр аяк киеме, каешлар, ук кыннары, ат дирбияләре ясыйлар. Рус ельязмаларындагы сүзләргә карганда, барлык болгар сугышчылары да күн итектән йөри.
5 нче укучы: Оста Болгар һөнәрчеләренең даны еракларга тарала. Балчык савытлар, “болгари ” күннәр, зәркән әйберләре күп илләргә билгеле була.
Болгарларның данын сәүдәгәрләр дә арттыра. Аларны шәһәр базарларында һәм елына ике тапкыр уздырыла торган халык ярминкәләрендә очратырга мөмкин була.Товарларның күп һәм төрле булуы сәбәпле, базарларда һәм ярминкәләрдә халык кайнап тора. Анда сугышчылар үзләренә кылычлар һәм көбә киемнәр,зәркәнчеләр үзләре ясыйсы әйберләргә Балтыйк буеннан китерелгән гәрәбә, күнчеләр кәҗә тиреләре , ә бай кешеләр кыйммәтле мехлар, әрмән келәмнәре, Византия парчасын карыйлар. Бал һәм чикләвек сатып алучылар да күп була.
Болгар җирендә күп санлы кәрван юллары очраша. Зур шәһәрләрдә читтән килгән сәүдәгәрләр өчен кәрвансарайлар – кунып чыгу һәм товарлар саклау өчен махсус урыннары булган кунакханәләр төзелә. Дәүләт башлыклары сәүдә үсешенә зур ярдәм итә, чөнки сәүдә дәүләткә табыш алып килгән.
Укытучы: Әйе, укучылар, Дөрестән дә, безнең борынгы бабаларыбыз – болгар халкы- бик тырыш һәм эшчән халык булган. Алар матурлыкны күрә белгәннәр һәм үзләре дә тудырганнар. Искиткеч матур итеп зәркан әйберләре ясаганнар. Хуҗалыкта мул итеп мал үрчеткәннәр. Һөнәрчелектә аларга тиңнәр булмаган. Гомумән, Болгар дәүләте һәряклап үсеш алган алдынгы дәүләтләрнең берсе булган.
II төркем
Төркем җитәкчесе: Болгар дәүләтенең нинди шәһәрләре булган соң? Әлеге сорауга җавап табар алдыннанбез дә тарих укытучысын, китапханәче апабызны күреп сөйләштек һәм интернет материалларын файдаландык. Бигрәк тә Болгар шәһәре турындагы мәгълүматларны кызыксынып өйрәндек.
1 нче укучы: Урта гасырлар Европасындагы иң зур шәһәрләрнең берсе булып Биләр санала. Рус елъязмасында аны Бөек шәһәр дип атыйлар. Хәзер республикабызның Алексеевск районы Биләр авылы янында без бу шәһәрнең калдыкларын күрә алабыз.
Биләр дәүләтнең башкаласы була.Анда хакимнәр һәм галимнәр, шагыйрьләр һәм дин белгечләре яши. Аның төп халкын һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр тәшкил итә.
Болгар иленең башкаласы туфрак өемнәре (валлар) һәм манаралы киң диварлар белән уратып алынган була. Саклану корылмалары Биләрне эчке һәм тышкы шәһәргә аера. Эчке шәһәрдә кирпеч һәм таш биналар күп.Андый йортларга аксөякләр һәм байлар – дәүләт башлыгына якын кешеләр, югары руханиләр, эре феодаллар һәм сәүдәгәрләр хуҗа булалар. Кирмәннең уртасында әмир сарае, аның белән янәшәдә ак таштан Җәмигъ мәчете торган.
Тышкы шәһәр эчке шәһәрдән нык аерылып тора.Мондагы гади бүрәнә өйләрдә һөнәрчеләр һәм вак сәүдәгәрләр яши. Биредә һөнәрчеләрнең остаханәләре , металл коючылар һәм тимерчеләр, шулай ук чүлмәкчеләр бистә-бистә булып урнашалар.
Эчке шәһәргә алып керүче капка янында зур кәрвансарайлар урнашкан була. Читтән килгән сәүдәгәрләр монда үзләренең товарларын куеп торалар, йоклап чыгалар, озын юл алдыннан, мунчага кереп, ял итеп алалар.
2 нче укучы: Биләрдән соң зурлыгы ягыннан икенче урында торган зур шәһәр Суар шәһәре шулай ук көчле ныгытмаларга ия була. Тышкы туфрак өемнәре өстенә очлы башлы баганалардан ясалган калын агач дивар утыртыла. Дивар артында тирән сулы чокыр казыла. Аның төбеннән очлы казыклар чыгып тора. Эчке өемнәр өстенә имән диварлар һәм манаралар торгызыла. Шәһәргә куркыныч янаганда, саклаучылар шул манарага менәләр. Алар дошманга ук һәм сөңге яудыралар, таш һәм бүрәнәләр ыргыталар, кайнар су һәм сумала агызалар. Суарда да кирпечтән салынган йортлар күп була.Шәһәр уртасындаалып барылган казу эшләре вакытында археологлар шундый йорт калдыклары табалар.
Гади шәһәр кешеләре, һөнәрчеләр үзләренә агачтан бер катлы йортлар төзиләр һәм шәһәрнең үзәк өлешеннән ерак яшиләр. Сәүдәгәрләр, киресенчә, шәһәр үзәгенә якынрак урнашалар, чөнки монда базар урыны була.
3 нче укучы: Болгар шәһәре ТР ның Спасс районында Идел елгасы яры буенда урнашкан.Ул башкалабыз казаннан 140 км ераклыкта гына. Бу шәһәрнең исемнәре күп булган. Башта аны Спасск, Спасск-Татарский, Куйбышев дип йөрткәннәр. Ә Болгар дигән исемне аңа 1991 елда гына бирәләр.
Болгар –ул Идел Болгарстанының башкаласы, Алтын Урда дәүләтенең зур шәһәрләренең берсе. Идел Болгарстаны дип безнең бабаларыбыз яшәгән дәүләтне атаганнар.
Бу шәһәр X гасырда төзелә,1361 нче елда Алтын урда ханы Булак-Тимер җимерә, Шәһәрне кабат торгызалар, ләкин 1431 елда Мәскәү кенәзе Федор Пестрый аны тагы җимерә.Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне ташлап китәләр. Һәм шәһәр инде торгызылмый. Борынгы Болгар шәһәре хәзерге вакытта булган Болгар шәһәре янында урнашкан булган.Бүгенге көндә борынгы шәһәр булган урын мәдәни һәйкәл булып санала.
4 нче укучы: Бүген Болгар шәһәрендәге һәйкәлләр оригинал түгел, ягъни ул биналар инде җимерелгән, алар юкка чыккан. Хәзер исә алар торгызылган, кабат төзелгән.
Хәзерге вакытта Җәмигъ мәчетенең фундаменты гына саклана. Мәчетнең төньягында Зур манара бар. Бу манараның биеклеге 32 метр, ләкин башта 24 метр гына булган. Бу манара 1841 елда тулаем диярлек җимерелә, чөнки бинаның астыннан байлык эзләп җир казыйлар. Шул сәбәпле манара юкка чыга.
Mәчетнең эчке өлешендә бер багана бар. Аның турында шундый легенда яши: шушы багананы 7 тапкыр урап, теләк теләсәң, теләгең кабул була, диләр.
Тагын бер үзенчәлекле һәйкәл – ул Кече манара. Ул XIV гасырда төзелгән. Зур манарадан ул ике тапкыр кечерәк дияргә була. Иң өскә менәр өчен, 40 баскыч буйлап менәргә кирәк. Һәр баскыч буйлап менгән саен, бер гөнаһың кичерелә дигән легенда бар.
Иң үзенчәлекле һәйкәлләрнең берсе – ул Кара пулат. Пулат шулай ук XIV гасырда салынган. Бу бинаның нәрсә булуы төгәл билгеле түгел. Кемдер аны мәчет, ди, кемдер хөкем йорты (суд) дип тә саный. Ни өчен шулай аталган соң? Легенда буенча , Алтын Урда ханы Булак-Тимер бу пулатка ут төртә. Бина эчендә Болгар ханы Абдулла үзенең гаиләсе белән яшеренгән була. Ханның чибәр кызы Булак-Тимергә кияүгә чыгарга риза булмый, шуңа ул бинаны яндырырга була.
Башка легенда буенча, бинага ут төрткәч, Абдулланың гүзәл кызы бинаның түбәсенә менеп баса. Аксак-Тимер аны күреп гашыйк була һәм аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкьдим итә. Кыз риза булмагач, аның ике абыйсын тотып китерә һәм аларны үтерергә куша. Кыз шунда риза була, тик абыйларын җибәрергә куша. Абыйлары шәһәрдән чыгып киткәч, ут эченә сикерә.Уттан кара төскә кергән пулатка Кара пулат дип исем кушалар.
Ак пулат шәһәр мунчасы булган. Бу бина да XIV гасырда төзелгән. Борынгы Болгарда мунчаларны бик зур һәм үзенчәлекле итеп төзегәннәр. Аерым юыну бүлмәләре булган. Мунча болгарлар өчен юыну урыны гына булмаган, аралашу урыны хезмәтен дә үтәгән. Мунчаларда төрле бәйрәмнәр һәм җыелышлар да уздырылган. Болгар ханының , әлбәттә, үз мунчасы булган.
Укытучы: Укучылар, әгәр дә игътибар итсәгез, болгарларда төзелеш нык алга киткән. Болгар осталары таштан, кирпечтән, агачтан нинди матур сарайлар, йортлар төзегәннәр, аларны нәфис итеп бизәкләп эшләгәннәр. Әлеге биналар ерактан ук үзенең матурлыгы белән игътибарны җәлеп иткән.
Ял минуты
Борынгы бабаларыбызның йолалары, бәйрәмнәре (кроссворд чишү)
с | ө | м | б | е | л | ә | ||||||||
к | о | р | б | а | н | |||||||||
к | а | р | г | а | б | о | т | к | а | с | ы | |||
к | а | з | ө | м | ә | с | е | |||||||
н | ә | ү | р | ү | з | |||||||||
г | а | е | т | |||||||||||
н | а | р | д | у | г | а | н | |||||||
а | у | л | а | к | ө | й |
Горизонталь буенча:
1.Көзге бәйрәм.
2. Дини бәйрәм
3. Каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм.
4. Казлар суйганнан соң үткәрелә.
5. Язны каршылау бәйрәме.
6. Дини бәйрәм.
7. Кышны каршы алу бәйрәме.
8. Әти-әниләр өйдә булмаганда үткәрелә.
Вертикаль буенча
Болгар чорыннан бүгенге көннәргә килеп җиткән иң борынгы бәйрәм.
III төркем
Төркем җитәкчесе: Без бай үткәне булган Теләче төбәгендә яшибез. Безнең төркем районыбызда борынгы бабаларыбыз тарихы турында сөйләүче истәлекле урыннар һәм һәйкәлләрне барлады. Музей җитәкчесе белән очраштык, район китапханәсендә булдык. Әлеге эштә тарих укытучысы безнең зур ярдәмчебез булды.
1 нче укучы: Теләче төбәгенең тарихы ерак гасырларга барып тоташа.Ул чагыштырмача кечкенә районнардан саналса да , монда халык күп һәм тыгыз урнашкан. Казан артындагы бу яшь район үзенең күпгасырлык үткәне белән горурлана ала. Бигрәк тә Иске Җөри, Югары, Олы һәм Кече Кибәхуҗа, Олы һәм Югары Мәтәскә, Олы һәм Урта Мишә, Олы һәм Кече Нырсы, Шәтке, Айдар авылларын борынгылар исеменә кертергә мөмкин. Кешеләр биредә борынгы заманнарда ук яшәгәннәр, икмәк үстергәннәр, мал-туар үрчеткәннәр, сәүдә иткәннәр. Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы чорларында халык саны сизелерлек арткан. Арада бай тормышлы, затлы нәсел вәкилләре дә булган. Бу хакта бүген сакланып калган ташъязма ядкарьләр шаһитлык итәләр.
Борынгы заманнарда ук аз санлы кабиләләр төбәк территориясе аша узганнар. Саурыш, Олы Нырсы, Шармыш, Ключище авыллары тирәсендә табылган таш , сөяктән, бронзадан ясалган көнкүреш әйберләре шул хакта сөйли.
2 нче укучы: Әгәр дә Иске Җөри авылында Мишә буена чыгып каршы якка карасаң, каралып-каралып торган аргы якны күрергә мөмкин. Нәкъ менә шушы урынга 1500 еллар элек безнең эраның V гасырында, борынгы кешеләр килеп урнашкан. Төбендә чиста сулы инешләр чылтырап аккан ике тирән ерганак арасында куе урман баскан биек ярдагы яшәү урыны күзгә бик ташланып тормаган тыныч йорт булган. Ерганаклар төбендәге, чишмәләр янындагы кызыл үзле балчыктан хатын-кызлар көнкүреш кирәк-яраклары ясаганнар. Иң элек, төбе ярымшар кебек түгәрәкләндерелгән чүлмәкләр барлыкка килә. Мондый чүлмәкләрнең өске өлеше очлы әйберләр белән батырып эшләнгән сырлар белән бизәлә.Ныклык өчен ул савыт-сабаларга елгаларда тулып аккан кабырчыкларны да ваклап өстиләр. Шундый савытларның кыйпылчыкларын галимнәр монда XX гасырның 80 елларында тапканнар.
Алтын Урда чорында төбәктә яшәүче халык кискен арта. Бу дәвердә Казан ханлыгы заманында киң танылган авылларының шактыена нигез салына. Аерым алганда, Олы Кибәхуҗа, Олы Нырсы һәм башка авылларның борынгы зиратларында сакланган, XIV гасырга караган кабер ташлары моңа шаһитлык итәләр.
Укытучы: Кызганычка каршы, безнең төбәгебезгә борынгы бабаларыбызга кагылышлы истәлекле әйберләр аз сакланып калган.Шуңа карамастан, район үзәк музеена барып, шактый мәгълүмат алырга мөмкин. Шулай ук район һәм мәктәп китапханәсенә мөрәҗәгать итеп, борынгы бабаларыбыз тормышы турында тагы да күбрәк белергә була.
III Рефлексия
Укытучы: Тарихыбызны белү нигә кирәк?
Укучылар:Тарих –хәтер ул. Тарихны өйрәнмичә, үткәннне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Ул тарихыбызда булган ялгышларны кабатламаска, бердәм булырга сабак бирә. Тарихын оныткан халык юкка чыга.
Өй эше бирү: “Безнең якның тарихы” темасына сочинение язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...
8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр
Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...
"Без тарихта эзлебез" телдән журнал
Әлеге чара укучыларны Татарстанның үткәне, бүгенгесе белән таныштыра....
2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.
2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....
10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"
Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан...
10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"
Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан...