Урок: "Склонение имен существительных"
план-конспект урока (5 класс) по теме
Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату, сөйләмне яңа
сүзләр белән баету, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне
үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sklonenie_imyon_sushchestvitelnykh.doc | 35.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Склонение имён существительных
(Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше)
Максат: Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату, сөйләмне яңа
сүзләр белән баету, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне
үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Дәреслек, таблица, кроссворд, журнал “Мәгариф”, дәфтәрләр,
ручка, карандаш.
Дәрес барышы:
- Әкрен генә ишетелерлек итеп татар көе яңгырый. Шул көй уйнаганда балалар басып сәлам бирәләр.
- Исәнмесез укучылар.
- Исәнмесез, саумысез.
- Хәерле иртә балалар!
- Имин үтсен көнегез.
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
Тукай телен, анам телен,
Өйрәнергә дип килдек.
- Балалар, сез нинди көй ишеттегез? (балаларның җавабы)
Арткы рәткә утырган кунаклар белән танышу
- Әйтегез әле балалар, сезгә кунак килгәндә әниләрегез нәрсә ди?
- “Кунак барда, тыйнак бул”, - ди.
- Дөрес балалар. Сез дәрескә нинди кәеф белән килдегез? (карточкалар күрсәтелә). Мин дә сезгә бик теләп килдем.
- Алган белемнәрне актуальләштерү:
а) кроссвордлар чишелә (әйтелгән җаваплар күрсәтелеп,
сөйләп,җавап ныгытып барыла). Калфак, күлмәк сүзләре ачыла.
- Болар нинди киемнәр? (балаларның җаваплары)
- Әйе, татар халкының милли киемнәре (милли киемнәр турында мәгълүмәт бирелә, киемнәр күрсәтелә).
б)- Укучылар, калфак, күлмәк сүзләрендәге сузык авазларны атагыз әле. Алар нинди сузыклар?
- а – калын сузык, ә, ү – нечкә сузыклар.
- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?
- Алар исемнәр.
- Нинди сүз төркеме исем дип атала?
- Кем? Нәрсә? Соравына җавап биреп,предметны, затны белдергән сүзләр исем дип атала.
- Исемнәр нинди саннарда килә ала?
- Берлек һәм күплек саннарда.
Дәреслектәге 108нче күнегүне эшләү.
Предметларны күрсәтеп яза баралар, 109нчы күнегү.
- Исемнәр нәрсә белән төрләнәләр?
- Килешләр белән.
(Таблица эленә).
- Яңа белем күнекмәләр формалаштыру.
Таблица буенча исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату.
Ике укучы тактада калфак һәм күлмәк сүзләрен килешләр белән төрләндерә (башкалар дәфтәрләрендә эшлиләр)
- ның - нең
- ка - кә
- ны - не
- тан - тән
- та - тә
Сорау: төрләнелештә нинди аерма күрдегез?
Нәтиҗә: калын әйтелешле исемнәргә калын, нечкә әйтелешле исемнәргә нечкә кушымчалар ялгана. (Дәреслектәге (43бит) кагыйдә укыла).
- Ныгыту.
а) дәреслектәге 112нче күнегү телдән эшләнә.
Ф И З К У Л Ь Т М И Н У Т .
Әйдәгез әле балалар, бераз ял итеп алыйк:
Җил исә, исә, исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына, тына, тына,
Агачлар үсә, үсә, үсә.
б) карточкалар белән эш.
5. Нәтиҗә ясала, билгеләр куела.
6. Өйгә эш бирелә - 43нче бит 113нче күнегү.
Дәрес тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок: "Склонение имен существительных"
Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату, сөйләмне яңа сүзләр белән баету, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне...
Конспект урока Тема: «Связь имени прилагательного с именем существительным. Роль имен прилагательных в тексте»
Для учащихся 3 класса...
Контрольная работа по русскому языку. Разносклоняемые имена существительные. Буква Е в суффиксе –ЕН , существительных на -МЯ. Род несклоняемых имен существительных. Существительные общего рода
Данная контрольная работа позволит проверить знания учащихся по теме "Имя существительное"...
Открытый урок «Склонение имѐн существительных» 5 класс
Открытый урок «Склонение имѐн существительных» 5 класс (личностно-ориентированные и технологии дифференцированного обучения на уроке) 23 декабря 2014...
разработка урока по письму и развитию речи в 5 классе на тему "Повторение знаний об имени существительном.Склонение имени существительного в единственном числе"
В содержание урока введены рвзличные виды работы по развитию речи учащихся, т.к. эта проблема является актуальнейшей из-за низкой работоспособности,снижения познавательной активности в силу разных обс...
Правописание сложных существительных. Морфологический разбор имени существительного. Употребление форм имен существительных в речи.
Правописание сложных существительных. Морфологический разбор имени существительного. Употребление форм имен существительных в речи....