"Дәреслек бәйрәме", "Балалар китабы көне"
материал на тему

Гардисламова Флюда Мирзовна

Сценарийлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Актаныш районы Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

Дәреслек  бәйрәме

           

                                       Китапханәче: Гардисламова

                                                                 Флүдә Мирза кызы

2013 ел

Алып баручы:    Күчкәнме бу залга

                             Дөньяның бар яме-

                              Күңелләр түрендә

                             Дәреслек бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә

  Кушыл ,дус, әйдәле!

Дөньяны гөрләтсен

Дәреслек бәйрәме.

“Бәйрәм “ җыры башкарыла.

1. Татар телендә беренче дәреслек китабы Рим империясендә 1612 басылып чыга. Ул “Татар теле грамматикасы” дәреслеге була. Россиядә татар китабын бастыру 1905 елгы инкыйлабтан соң киң башланып китә. 1906 елда дәреслекләр бастыру белән шөгыльләнүче “Мәгариф” нәшрияты ачыла. Ә октябрь инкыйлабыннан соң Казандагы барлык нәшриятлар ябылып, бары тик “Татиздат” торып кала һәм шулай итеп татар халкының милли яңарыш кояшы баюга йөз тота. Ә инде кояшы сүнгән милләт белән ни булачагын һәркем беләдер.

Җитмеш елдан соң үз дәүләтчелегебезне торгызу юнәлешендә җитди адым ясап, мөстәкыйльлек турында Декларация кабул иткәннән соң, хөкүмәтебез, Г.Тукай әйткәнчә, “уянган беренче эше итеп” “Мәгариф” нәшриятын оештыру турында карар чыгарды.

Шулай итеп, “Мәгариф” нәшриятының кабат торгызылуы татар халкының яңадан дәүләтле булуына ышанычын ныгытты.

Май аенда (11/V) “Мәгариф” нәшриятын оештыру турында карар кабул ителгән. Һәм бу көн республикабыз мәктәпләрендә “Татар дәреслеге көне” итеп белгеләп үтелә.

  • Ел буе иң яхшы, пөхтә сакланган дәреслеккә конкурс, дәреслекләр күргәзмәсе оештырыла.

2.1) Җен-фәлән , дип сөйләшүләр

       Искеләрдән калган ул;

       Сөйләве яхшы, күңелле –

       Шагыйрәнә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган

                                Сахралар, кырлар да юк;

Шүрәле асрап ята торган

                                Кара урман да юк.

      Син әле үс һәм укы күп,

      Шунда аңларсың барын;

      Мәгърифәт нуры ачар

      Күп нәрсәләрнең ялганын.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла. (7 класс)

2) Алып баручы: Дәрес... Шушы сүзгә күпме мәгънә сыйган. Гомер буена без дәрес өйрәнәбез, сабак алабыз.

Әлбәттә, сабак алу учагы-мәктәп. Андый дәресне бирүче-Укытучы... Дәрес... Дөрескә юлны һәрчак дәрес ача.

    Һәр дәреснең – үз урыны

Һәр дәреслек кирәкле.

Дәреслекләрне укырга

“Әлифба”быз өйрәтте.

3) Әлифба – тормышта

    Беренче баскычым.

    Син белем дөньясын

    Ачучы ачкычым.

  Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә.

   Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

4) Әлифба, әлифба,

    Син минем юл башым.

    Дәфтәргә төшердең

    Күктәге кояшым.

 Каләмем йөгерә

        Мин бер сүз әйтүгә.

       Дәфтәрдә бар хәзер

Әти дә, әни дә.

5) Өйрәттең син миңа

    Ватанны сөяргә.

    Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

    Мең рәхмәт дияргә.  (Р. Вәлиев)

3. Алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез, “Әлифба” өйрәткән иң матур шигырьне искә төшерик.

“Иң матур сүз”.    (Нәкый Исәнбәт)

-Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

Иң назлы сүз, иң якын сүз,

Ул матур сүз - әнкәем!

          Бар тагын бер иң матур сүз:

    Һәрвакыт син әйткәнең.

-Ул матур сүз,

ул якын сүз - әткәем.

                                                   -Үскәнем,я, инде син әйт!

                                                 -Иң матур сүз – Илкәем.

Анда син, мин – һәммәбез дә,

                                                         анда әткәй-әнкәем!

Алып баручы. Дәреслек – ул белем чишмәсе, гыйлемлелекнең нигезе. Баланы үз ана телендәге дәреслек белән укыту- милләтнең киләчәген тәэмин итү дигән сүз.

Безнең ана телебез – татар теле. Ул безнең – тарихыбыз да, киләчәгебез дз.

-“ Тел- милләтнең сакчысы” дигән инша тәкъдим ителә.

                          (Бәдертдинова Рүзия –9 класс)

Алып баручы. Без көн саен китаплар белән аралашып торабыз, белем алабыз.

Дәреслекләрдә укып истә калдырган яисә ятланган текстларны укучыларыбыз башкаруында тыңларбыз.

  • Өзекләр тәкьдим ителә.

Алып баручы. Ә хәзер музыкаль пауза.

Килеп җитте тәнәфес, тәнәфес,

Көтеп алган тәнәфес.

Биеп калыйк, җырлап калыйк,

Уйнап калыйк әйдәгез!

  • “Күңелле тәнәфес “җыры башкарыла. (5 класс)

4.Китап һәрвакыт безнең белән янәшә. Һәр буынның, һәркемнең үзенең яраткан китаплары була. Алар арасында мәңге онытылмас китаплар бар: Г.Тукай шигырьләре , Кол Гали “Кыссаи Йосыф”, Р.Миңнуллин, һ.б.

Аларны кызыклы, мавыктыргыч, матур итәр өчен бик күп хезмәт куелган.

Без дә китап укырга бик яратабыз. Арабызда бик яратып, теләп укучыларыбыз ды бар. Аларның без менә бүген белемнәрен тикшереп карарбыз: өзекләр, сораулар, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар бирелә.

-һәр укучы үзенә тиешле сорауга җавап бирә.

Алып баручы. Китап – киңәшчең синең

                         Дустың, ярдәмчең синең.

                         Ул хөрмәткә бик хаклы,

                         Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

                                 Керле кул белән аны

 Беркайчан да тотма син.

“Китап турында җыр” башкарыла. (1 класс)

Алып баручы. Син безне гыйлемле иттең,

                         Сине укып зур үстек.

                         Без сиңа һәрчак рәхмәтле

                         Галиҗәнаб дәреслек!

 Онытмабыз гомер буе

  Синнән алган дәресне.

 Баш иябез сиңа бүген,

Галиҗәнаб дәреслек!

  • Башваткыч чишү.

“Китап укысаң белемең артыр”.

5. Йомгаклау.

“Туган тел” җыры башкарыла.

Сораулар.

1.Менә бу әкиятләр барысы да бер язучыныкы дисәм, сез килешәсезме? Әгәр килешмәсәгез, кайсысы бу төркемгә туры килми?

  • “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Тәүфыйклы песи”, “Шүрәле”.

2. Сорау татар халык әкиятләренә багышлана. Бу өзек кайсы әкияттән?(өзек сайлап алына)

  • Үги кыз”, “Зирәк карт”, “Таңбатыр”, “Патша кияве солдат”.

3. Бу сорау татар халык авыз иҗатына багышлана. Сез моны нәрсә дип уйлыйсыз? (табышмак, уен, санамыш, такмак).

-Әлчи, мәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи,

Әнә тора бер чыпчык,

Менә тора бер чыпчык,

Артык булсаң, очып чык.

4. Менә бу 4 язучының кайсысы  Абдулла Алиш?

-М.Җәлил, К.Гали, А.Алиш, Г.Тукай портретлары бирелә.

5. Бу иллюстрация кайсы китапка эшләнгән? ( 4 китап куела һәм бер иллюстрация).

 

6. Бу соравыбыз китап белән эш итү кагыйдәләре турында:

- “Почмакларын бөкләмә”, “Иптәшләреңә булыш”, “Тап төшермә”, “Кадерен бел”. Бу кагыйдәләрнең барысы да китап белән эшләү кагыйдәләреме? Әгәр алай булмаса, кайсы кагыйдә безнең шартка туры килми?                                                      

     

   



Предварительный просмотр:

Актаныш районы Яңа Кормаш төп

гомуми белем бирү мәктәбе

Балалар китабы көнен

билгеләп үтү

                                            Китапханәче: Гардисламова Ф.М.

7 апрель 2012 ел

Программа:

  1. Китап көне турында сөйләү.

  1. Г.Тукайның балачагы турында сөйләшү.

  1. Г.Тукайның “Китап” шигырен уку.

  1. Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү.

 

  1. Китап, белем турында мәкаль, әйтемнәр әйтү.

  1. Китап уку кагыйдәләре белән танышу.

  1. Әлифба – беренче уку китабы турында.

        2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне. Китапка багышланган кичәбезне башлыйбыз . Без язучылар, аларның әсәрләре, гомумән китап турында сөйләшербез.

       Тормышыбызга тирән үтеп кергән “китап” дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле ниндди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапларны “җиңеләйтү”, аны язуны гадиләштерү , файдалануны уңайлату өчен кешеләр яңа юллар эзләгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә папирус, пергамент һәм, ниһаять, кәгазь уйлап табылган.

     Дөрес, мондый материалларга язылган китап та арзан булмаган. Уртача гына күләмле китапны күчереп язу өчен күп куч, озак вакыт, хәтта айлар, еллар кирәк булган. Европада үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең җәзасын еш кына китап күчереп язу белән алмаштырганнар. Әнә шуннан китап язуның нинди хезмәт булуын чамалап була инде. Кешелек тарихы алга барган саен информациягә, белемгә, аралашуга ихтыяҗ арткан. Белем, информация чыганагы булган китапка да сорау үсеп торган. Әмма китап җитештерү җиңел булмаган. Шуңа күрә аны җиңеләйтү юлларын эзләгәннәр. Тора-бара кешеләр, күчмә хәрефләр, шрифтлар кулланып, аларны җыеп, китап басу юлын уйлап тапканнар. Бу ысул барлыкка килгәч, китап дигән төшенчә дә аерымланган. Кулдан язылганнарын-кулъзма китап, ә хәреф, шрифтлар җыеп басылганнарын – китап яки басма китап дип йөртә башлаганнар.

     Без бүген сезнең белән матур әдәбяит турында сөйләшербез. “Матур” икән, димәк, нәфис, бизәкле, матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү һәм башка хисләр уята торган әдәбият ул.

      Матур әдәбиятның төп максаты-кешеләрнең рухи дөньясын баету, аларда характер, күркәм сыйфатлар тәрбияләү, дөньяга караш формалаштыру, зәвыкларын камилләштерү. Матур әдәбият –тормыш көзгесе. Менә ни өчен һәркем әдәби әсәрләрдән, эстетик ләззәттән тыш, үзен борчыган сорауларга җавап эзли.

      Матур әдәбиятны язучылар тормышка икенче күз белән карыйлар, яхшы белән яманны, актан караны аералар. Китап безгә инша язарга да ярдәм итә, тел байлыгын үстерә. Һичшиксез, матур әдәбият кеше тормышында гаять зур әһәмияткә ия.

        Г.Тукай да укырга бик яраткан. Аның шундый бөек шагыйрь булып китүенә китапларның да ярдәме тигән. Ул бик боеккан, үз-үзен кая куярга белмәгән минутларында кулына китап алган һәм аны укып юанган, үзе дә китап турында менә шундый шигырь язган.

      ( Г.Тукайның  “Китап” шигырен укып таныштыру).

  • Г.Тукайның шигырьләрен укучылар башкаруында тыңлау.
  • Китап, белем турында мәкаль, әйтемнәр әйтү.
  • Китап уку кагыйдәләре белән бергәләп танышу.

      Безнең, мәктәп бусагасын атлап кергән һәрбер кешенең төп эш коралы-дәреслек. Дәреслек-гыйлемлелекнең нигезе, белем чишмәсе.

   Һәр дәреснең-үз урыны

   Һәр дәреслек кирәкле.

   Дәреслекләрне укырга

   “Әлифба”быз өйрәтте.  

     Әлифба- баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган тел хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Үсеп җиткәч нинди һөнәр иясе булуына карамастан-эшчеме ул, игенчеме, укытучымы яки врачмы, әдипме, әллә галимме- беркем дә шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый. Белем әлифбадан башлана, ди халык. Бу сүзләрдә тирән хакыйкать яшеренгән. Чөнки, баланың формалашуында мәктәптәге беренче чорның әһәмияте зур.

     “Әдәбиятның төбе,нигезе-әлифба”,-дигән күренекле тел галиме Хуҗа Бәдигый. Чөнки адәм баласы әдәбиятны иң элек шул әлифбадан өйрәнә башлый. Шул әлифба белән адәм баласы я кеше була, яки кешелектән чыга, шул әлифба гөнаһсыз адәм баласының сөт кебек ак күңеленә, аның һәрнәрсәгә сәләтле булган аңына килеп бәрелә. Шуның өчен ул, гөнаһсыз баланың сөт кебек күңелен сөттән ак итәргә дә, бөтенләй эштән чыгарып, таплап калдырырга да мөмкин.

     Әлифбаны өйрәнгән, алфавитны белгән һәр кеше матур әдәбият китаплпры белән аралаша ала. Бары тик теләк булуы гына кирәк.

      Китапны яратыгыз, аның кадерен белегез!

            Китап укысаң белемең артыр,

            Укымасаң- белгәнең дә онтылыр.          

     

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табигать китабы" - разработка урока

Урок обобщающего повторения по теме " Природа родного края" в русскоязычной группе 5го класса...

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныф(рус төркеме). Дәреслек Хайдарова Р.З.

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныфның рус төркеме өчен. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З....

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

Укытучының өстәл китабы

Татар теле укытучысына ярдәмлек....