Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс
рабочая программа (10 класс) по теме
Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
10_rus._tatar_tele.doc | 111 КБ |
Предварительный просмотр:
Раслыйм Килешенде Каралды
Мәктәп директоры Методсовет рәисе Методберләшмә утырышында
________ ________ Протокол № 1
“__”сентябрь 2009 г “__” сентябрь 2009 г “__” сентябрь 2009г
X СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар теленнән эш программасы
10 нчы сыйныф
(35 сәг)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту программалары”на нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы.
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.
- укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
- тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
- татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
- татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;
- алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;
- укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүматка нигезлзнеп, күмәк аралашуда катнашу.
Сөйләү. Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.
Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү;
Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдтм ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.
Укыту планында 10 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары”на (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган.
№ | Сәгать саны | Тема | Лексика | Грамматика |
1 | 8 | Тел гыйлеме |
| |
2 | 5 | Морфология. (Татарстан Республикасының халыкара багланышлары) | Вәкил, БДИ илләре, килешү, хөкүмәтара, мөнәсәбәт, элемтә, хезмәттәшлек, тотрыклы, ассызыкларга, илчелек, иҗтимагый, махсус, рәсми, нык үскән, бертавыштан, мәнфәгать, шартнамә, хакимият, үткен, калкан, кашкарый, мизгел. |
|
3 | 4 | Морфология. (Чит илләрдәге татарлар) | Язмыш, хокук, истәлек, яшелчәчелек, сөйләм, исәпләнә, тырышлык, шатлык, кайгы, уртаклаша, гадәт, һәммәсе, таяныч. |
|
4 | 4 | Морфология. (Россиядә татар теле укыту) | Рухани, хәрби, үзөйрәткеч, сөйләүлек, чик, хезмәттәш, раслый, абруйлы, ихтирамга лаек, хас, үзенчәлек, торак, төтен, энә, җеп, ялкын, сәяхәтче, басма, мәгълүмат, тышлык, тылмач, тәрҗемәче, мәгърифәтче, тәҗрибә. |
|
5 | 4 | Морфология. (Татарстан Республикасының милли китапханәсе) | Битараф, зыялы, мирас, тыгыз, сыйдыра, алмашу, аждаһа, фикер ияләре, төпләм, тикшеренү, нөсхә. |
|
6 | 5 | Морфология. (Татар матбугаты) | Киңәш, мәртәбәле, нашир, әдәби-нәфис, рәсми, этәргеч, эшчәнлек, төп, елъязма, тугрылык, шәхес. |
|
7 | 2 | Морфология. (Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары) | Дәртле, нурлы, олуг, моңлы, әверелә, кодрәтле, ханбикә, пулат, ныгытма, канат, әкренләп, өлеш, остаз, һөнәрче, гайрәтле, иңли, мәһабәт, караш, кабер, күзәтү, кисек, катлам, тәхет, җәннәт. |
|
8 | 4 | Морфология. (Сынлы сәнгать) | Кирәк-ярак, энҗе, мавыгу, сәйлән, җыючы, саклаучы, тәэсирле, гәүдәләнеш, омтыла, гүзәллек, тәвәккәл, хас, ныклык, чыдамлык, очраклылык, гаҗәпләнде, шәхси, хезмәттәшлек, чагыла, дога, үгет-нәсыйхәт, канатлы сүзләр, кабер ташлары, гореф-гадәтләр, бәяләп бетергесез, җәүһәр, бизәкләр, искәрмә, йогынты, үзенчәлек. |
|
9 | 7 | Морфология. (Асылташ-лар дөньясында) | Таҗ, зөбәрҗәт, тылсым, муенса, беләзек, якут, Хаҗ, кызыл якут, гәрәбә, уамиллек, нәфислек, бакыр, каракош, тамга, җәя. |
|
10 | 3 | Морфология. (Эш кәгазьләре) |
| |
11 | 6 | Морфология. (Халыкка багышланган гомер) | Мәхәллә, дөньяви, җәмәгатьчелек, нәсел, ирешә, ядкарь, мәгариф, тынгысыз, мәгърифәтчелек, киң колачлы, аерымлыклар, үзенчәлекләр, нигез салучы, алым, фикер иясе, ысу, юнәлеш, тармак, өлешчә. |
|
12 | 9 | Кабатлаулар | ||
13 | 7 | Төрле формадагы тикшерү эшләре, тестлар. | ||
68 |
10-11 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.
1. татар теленең һәм әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;
2. татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;
3. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;
4. аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;
5. татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;
6. гади һәм кушма җөмләләрнең төрен белү;
7. татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;
8. татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;
9. төрле чыгаганклардан ( фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмаса җиткерә алу;
10. мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;
11 тиешле (3500 - 4000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.
Укыту – методик комплекты
- Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары” (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003)
2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты
3 Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. . Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).
Тематик план
№ | Бүлекләр | Барлыгы | Теоретик материал | Кабатлау | Бәйләнешле сөйләм үстерү һәм контроль |
68 | 52 | 9 | 7 |
№ | Дәреснең темасы | Сәгать саны. | Үткәрү вакыты | Белем һәм күнекмәләр | |
Тел гыйлеме. | 10Сәг | план | факт. | ||
1. | Тел белеме. Тел белеменең гомуми бүлекләре. | 2сәг. | 06.0913.09 | 06.0913.09 | Тел белеме турында төшенчә. Фонетика, лексикология(семасиология,этимология, фразеология,лексикография), грамматика (сүз ясалышы, морфология, синтаксис. ) |
2. | Фонетика. Сузык һәм тартык авазлар. | 1сәг. | 20.09 | 20.09 | Фонема. Алфавит.Аваз үзгәрешләре. |
3. | Иҗек. Татар телендә иҗек калыплары. | 1сәг. | 27.09 | 27.09 | |
4. | Сүз басымы. | 1сәг. | 04.10 | 04.10 | Татар телендә сүз басымы. Интонация. |
5. | Сүзләргә фонетик анализ ясау . | 1сәг. | 11.10 | 11.10 | Сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибе. |
6. | Лексика. Татар теленең сүзлек составы. | 1сәг. | 18.10 | 18.10 | Гомумкулланыш сүзләре, алынмалар, искергән сүзләр һ.б. |
7 | Сүз төзелеше һәм ясалышы. | 1сәг. | 25.10 | 25.10 | Тамыр һәм кушымча.Сүз ясалышы ысуллары. |
8 | Үткәннәрне кабатлау. Контроль эшкә әзерлек. | 1сәг. | 08.11 | 08.11 | |
9 | Контроль тест. | 1сәг. | 15.11 | 15.11 | |
10 | |||||
11 | Морфология. | ||||
12 | Исем. Исемнең килеш белән төрләнеше. Хаталар өстендә эш | 1сәг | 22.11 | 22.11 | Исемнең килеш белән төрләнеше. Төрле килештәге исемнәрнең җөмләдәге функциясе. |
13 | Изафә бәйләнеш. | 1сәг | 29.11 | 29.11 | Изафә төшенчәсе һәм изафәнең 3төре белән таныштыру |
14 | Исемнең тартым белән төрләнүе. | 1сәг | 06.12 | 06.12 | Тартым төшенчәсе, тартым кушымчалары- искә төшереп кабатлау. |
15 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе. | 1сәг | 13.12 | 13.12 | 11биттәге таблица ярдәмендә яңа теманы аңлату, күнегүләр эшләү. |
16 | Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре. Исемнәргә морфологик анализ ясау үрнәге. | 2сәг | 20.12 | 20.12 | 16бит кагыйдә, күнегүләр. Укучылар белән берлектә исемгә морфологик анализ ясау таблицасын тутыру һәм әзер таблица белән чагыштыру. |
17 | Исемнәрне кабатлау. Сүзлек диктанты. | 1сәг | 27.12 | 27.12 | Күнегүләр эшләү. Тикшерү тесты үткәрү. |
18 | Сан. Сан төркемчәләре. | 1сәг | 17.01 |
| Басма таблица ярдәмендә «Сан»төшенчәсен искә төшерү, сан төркемчәләре белән танышу. |
19 | Саннарның ясалышы ягыннан төрләре. | 1сәг | 24.01 | Тамыр, кушма, тезмә,парлы саннар.28биткагыйдә, күнегүләр.Саннарны тикшерү тәртибе. | |
20 | Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре. Аларның җөмләдәге функциясе. Сингармонизм законы. | 1сәг | 31.01 | Тартыклар һәм сузыклар ассимиляциясе.Сингармонизм законының ике төре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфат дәрәҗәләре. | |
21 | Сан һәм сыйфатләрга морфологик анализ. Грамматик күнекмәләрне камилләштерү. Күнегүләр эшләү. |
| 07.02 | Сыйфатларның төзелешләре ягыннан төрләре(Тамыр, ясалма һ.б.) Сан һәм сыйфатларны тикшерү тәртибе. | |
22 | Контроль эш “Сүз төркемнәре” | 1сәг | 14.02 | ||
23 | Хаталар өстендә эш. Алмашлыклар. | 1сәг | 21.02 | ||
24 | Алмашлыкларның килеш белән төрләнүе. Алмашлыкларның ясалышы. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау. Кабатлау дәресе. |
| 28.02 | Алмашлыкларның мәгънә ягыннан төрләре, аларның килеш белән төрләнүе. Алмашлыкларның төзелеше һәм дөрес язылышы. Алмашлыкларны тикшерү тәртибе. Күнегүләр эшләү. | |
25 | Фигыль. Хикәя фигыль һәм аның заман формалары. Хәзерге заман х.ф. Үткән заман хикәя фигыль. Билгеле һәм билгесез үткән заман. | 1сәг | 07.03 | Фигыль төшенчәсе. Затланышлы фигыльләр. Хәзерге заман хикәя фигыльнең төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык,юклык формасы Билгеле һәм билгесез үткән заман. | |
26 | Тәмамланмаган үткән заман. Күптән үткән заман. Контроль тест. | 1сәг | 14.03 | Тәмамланмаган үткән заманның ясалышы. Барлык,юклык формасы. Күптән үткән заман төшенчәсе. Барлык, юклык формасы. | |
27 | Хаталар өстендә эш. Киләчәк заман. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман. Киләчәк үткән заман. Теләк фигыль. Боерык фигыль. | 1сәг | 04.04 | Киләчәк заманның 3 төре. Киләчәк үткән заман төшенчәсе, барлык, юклык формасы. Теләк фигыльнең I зат берлек һәм күплек формалары.Боерык фигыль. Боерык фигыльнең II һәм IIIзатлары.Боерык фигыльдә басым. 100бит кагыйдә. | |
28 | Сүзлек диктанты. Кабатлаулы үткән заман. | 1сәг | 11.04 | Кабатлаулы үткән заманның ясалаш үзечәлекләре, аны күптән үткән заманнан аера белергә өйрәтү. | |
29 | Шарт фигыль. Кире шарт фигыль. Фигыль юнәлешләре. Ярдәмче фигыльләр. | 1сәг | 18.04 | Шарт фигыльнең ясалышы. Барлык,юклык формасы. Кире шарт фигыль. 103,105битләр. | |
30 | Затланышсыз фигыльләр.Инфинитив.Исем фигыль. Сыйфат фигыль. Хәл фигыль. | 1сәг | 25.04 | ||
31 | Фигыльләрне тикшерү тәртибе. Г.к.к. | 1сәг | 02.05 | Затланышлы фигыльләрне тикшерү тәртибе. 33Бит кагыйдәләр җыентыгы.(Н.Гыймадиева) | |
32 | Диктант | 1сәг. | 09.05 | ||
33 | Хаталар өстендә эш. Рәвеш. Рәвешләрне тикшерү тәртибе. | 1сәг. | 16.05 | Рәвеш сүз төркемнәрен өйрәнү | |
34 | Еллык контроль тест. | 1сәг. | 23.05 | ||
35. | Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәресе. | 1сәг. | 30.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида
Программа Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...
Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС
Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...
Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)
6 нчы сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...
Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения
Рабочая программа для 6 классов по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....
Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...
Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...
Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)
I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...