Туфан Миннуллин "Бэхетле кияу"
план-конспект урока (8 класс) по теме

Гареева Рамзиля Рамзиевна

Конспект урока татарской литературы в 8 классе по  произведению Т. Миннуллина "Бэхетле кияу"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл t.minnullin_bkhetle_kiyau.docx27.89 КБ

Предварительный просмотр:

                         Башкотостан  Республикасы  Мәгариф  министырлыгы.

                                   Ярмәкәй районының  мәгариф бүлеге.

                                           Суккул урта  мәктәбе.

               (Т. Миңнуллинның  “Бәхетле кияү” комедиясе буенча.)

 

                        Авторы:   Суккул урта мәктәбенең югары  категорияле татар      теле укытучысы  Гәрәева Рәмзилә  Рәмзи кызы

                                               

                                                                               Суккул,  2009.

Оештыру  өлеше:  Исәнмесез, хөрмәте  яшь  дусларым! Сезнең белән, гүзәл республиканың  башкаласы Уфа шәһәрендә, үз туган теленең һәм әдәбиятының серле дә, сихри дә,  мавыктыргыч та серләрен белергә тырышып туган тел дәресләренә йөргән укучылар белән очрашуыма бик шатмын.

Мин үзем бик матур табигатьле, күркәм холыклы халык яши торган Ярмәкәй районының Суккул урта мәктәбеннән килдем. Минем дә сезнең кебек ягымлы, тырыш, сәләтле укучыларым бар. Алар сезгә үзләренең кайнар саләмнәрен тапшырырка кушты.  Инде исемемне дә әйтеп үтим.  Миңа Рәмзилә Рәмзи кызы дип дәшәрсез, үз итеп, якын итсәгез “апа” дип кенә эндәшергә дә була.

    Бүгенге  дәреснең темасы, укучылар  “Авыл халкының матур сыйфатлары” дип атала (Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясе буенча).

    Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. Мин сезне  бик җитди эшкә чакырам. Сез инде үткән дәрестә Т. Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясе белән танышкан идегез. Бүген шушы әсәр өстендә эшләүне дәвам итеп,  әсәргә анализ ясарбыз.

    Анализ ясауның, сойләшүнең максатлары менә мондыйрак булыр:

-образлар системасы аша авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклыйбйз;

-“Бәхетле кияү” әсәренең үзенчәлегенә игътибар итәрбез;

-Т.Миңнуллинның  татар драматургиясендә тоткан урынын  ачыкларбыз.

 Белемнәрен актуальләштерү:

   Әсәргә анализ ясый башлаганчы, балалар, белемнәребезне искә төшереп үтик әле:

-Драма әсәрләре турында сөйләгәндә “пьеса” терминын куллананбыз. Кем әйтә ала, нәрсә ул  пьеса ?

-Дөрес, димәк, бу әсәр сәхнә өчен язылган әсәр. Сез беләсез бит инде, әдәбиятта драма әсәрләре сәхнә өчен языла. Ә драманың тагын нинди жанрларын беләсез?

-Драма, комедия, трагедия.

-Мисаллар китерә аласызмы?

-М.Фәйзинең “Галиябану” драмасы, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе.

-Бик дөрес җавап бирдегез. Ә менә сез укыган “Бәхетле кияү” әсәсре  шушыларның кайсысына карый?

-Комедия.

-Әйе, сез дөрес фикер йөртәсез. Рәхмәт. Ә ни өчен комедия дисез, кем дәлилли ала?

-Ә хәзер “Бәхетле кияү” әсәренә әйләнеп кайтыйк. Эчтәлеген тиз генә искә төшерәбез.:

-1нче күренешнең эчтәлеген ________сөйли.

-2 нче күренешнең эчтәлеген_______сөйли.

-Әсәрнең эчтәлеген бер минут эчендә кем сөйли ала?

-Әсәрнең бөтен эчтәлеген бер җөмлә белән әйтеп бирегез.

-Нурилар кунакка кайткач, яңгыр ява.

-Рәхмәт, бик матур итеп әйттең. Ә менә бер җөмлә белән әйткән җавап “Бәхетле кияү” комедиясенең  темасы була. Ә теманы тапкан укучыга мин бик сөенеп “5” ле куям.

3.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

            Сезнең белемнәрегез белән мин бик канәгать. Шуңа күрә дә бик теләп, анализга күчәм.

  “Бәхетле кияү” әсәсре белән танышканда, игътибар иттегезме, әсәр ничә көнне үз эченә ала?

1нче көн

Нури

2нче көн

Нури

                                                       аптырашта

  • Нури авылга кайткач, ничек булыр дип кайта?
  • Аны кунак итәрләр, барысы да сөенер, сыйларлар, мунча ягарлар һ.б.
  • Ә чынында ничек килеп чыга?
  • Аңа игътибар бөтенләй дә юк, бар да ашыга, борчулы, сүлпән.

Беренче күргән кешесе кем була?

-Бригадир.

-Ул нинди? Китаптан аңа хас сыйфатларны табыгыз. (243-244 нче битләр)

-Гөлбикә нинди?

-Сүлпән, караңгы чырайлы, ачулы, аз сүзле.

-Харис белән Нәфига ниниди?

_Аз сүзле, гамьсезләр,сулпән , теләр-теләмәс кенә өйгә керәләр, йөзләре ачулы, кайгылы, борчулы.

2нче  көнне нинди үзгәреш  күрдегез?

-Нәфига нинди? (249,250 нче битләр).

-Нәфига тәмле телле,юмарт сүзле,кунакчыл, ачык йөзле,тыйнак.

Харис та – ачык йөзле,юмарт, җор телле.

Гөлбикә: йөзе шат,йөрүендә җиңеллек,яшәреп киткән, тәмле телле, ярдәмчел,  киң күңелле, кунакчыл, хәтта исеменә кадәр Нуриның ошата.

-Исмәгыйль: шаян, җор телле, шул ук вакытта тәртипле, тыйнак, кунакчыл.

   Беренче көнне дә Нури аптырашта, икенче көнне дә аптырашта:

1нче көнне кешеләрнең салкын карашыннан аптырый;

2 нче көнне – кинәт үзгәрүләренненән аптырый.

-Әйтегез әле,бабалар, үзгәрделәрме соң алар?

                   Мөнирә нәрсә ди Нурига?

                    -“Юк, үзгәрмәгәннәр, элеккечәләр”.- ди.

                  Димәк, нәтиҗә ясыйк әле, янында шундый кешеләр булганга бәхетле бит Нури.

-Ә кемнәр соң ул кешеләр?

(Авыл кешеләре, дөрес, бик дөрес, гомумиләштереп әйтсәк- бу сыйфатлар татар авыл халкына хас сыйфатлар) Мондый авылга кияү булып төшкән Нури , әлбәттә, бәхетле.

Тактага язып куелган беренче максатка игътибар итик әле. Кем гомумиләштереп әйтә ала?

-Дөрес, бик тә дөрес. Мин сиңа бик рәхәтләнеп “5” ле куям, чөнки син әсәрнең идеясен  әйтеп бирдең.

                  Ә хәзер икенче максат өстендә эшлибез. Әсмәрнең үзенчәлеген ачыклар өчен, алда                        үтелгән комедия жанрындагы  әсәрләрне искә төшерик әле. Кемнә әйтә ала?

-Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ы, Г.Камалның “Беренче театр”ы.

_Бу әсәрләрдә көлкеле хәл нилектән барлыкка килә?

_Тискәре геройларның кимчелекле якларыннан көлү

  • Ә без укыган әсәрдә кимчелекле яки кире геройлар бармы соң? Юк бит.
  • Ә нидән көләбез соң без?
  • Алашылмаучылыктан килеп туган хәл көлкеле ситуация тудыра.

Димәк, бәрелешкә кергән көчләр юк. Каршылык аңлашылмаучылыктан туа. Яшьләр авыл халкының нигә борчулы икәнен аңлый алмый,  ә олылар үз  хәсрәтләре белән аңлатып бирәне башларына китерми. Икенче күренештәге образлардагы узгәреш әсәрне кызыклы да, мавыктыргыч та итә.

Ә  сер ачылгач, Нури белән Мөнирә дә канәгать, безнең күңелгә дә рәхәт булып китә. Һәр образ ягымлы да, якын да була.

 Автор арттыру алымнарын да оста файдаланган. Чыннан да тормышта шулай буламы соң?

Автор монда арттыру алымын ни өчен кулланган?  Көлке тудыру өчен.

   Тагын әсәрнең бер үзенчәлеге- бер үк кояшка ике кеше карый: берсе – “шәп” ди, икенчесе  “ракета да бәреп төшерми ичмасам” ди. Берсенә кызынырга кирәк, икенчесенә- яңгыр кирәк.

 

 Драматург персонаңлар теленең үзенчәлекле булуына да игътибар иткән. Авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр үзенчәлекле сөйли. Әсәрдә фразееологизмнар иркен кулланылган.

-Ә нәрсә соң ул фразеологизмнар, кем әйтә ала?

Ә хәзер әсәрдәге фразеологизмнарны эзләп карыйк әле. Ике группада эшләрбез.

1нче группа – 1 нче көн күренешеннән фразеолгизмнар таба,

2нче группа – икенче көн күренешеннән. Кайсы группа 3 мин. Эчендә күбрәк табар икән?

 Менә шушы үзенчәлеклә әсәрне безнең күңелгә мавыктыргыч та, якын да, аңлаешлы да итә инде.

   Хәзерге авыл халкында әлә дә шундый матур сыйфатлар сакланган ул. Сез авылга кайтып, кунак булып, сыйланып киләсез. Сезгә коймак пешереп, мунча ягып торалар. Бу  матур сыйфатлар бары тик авыл кешеләренә генә хас, шәһәр кешеләре тупас дигән сүз түгел. Сез бит авылга кайткач, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәсез, шулай бит?

 Шушы әсәрнең авторы үзе дә авылдан чыккан шәхес ул. Шуңа күрә дә Т.Миңнуллин бу образларны оста итеп, матур итеп безгә җиткерә ала да.  Олы гына яшьтә булуына карамастан, ул әле дә яланаяклы авыл малае булып кала ала. “Май башыннана октябрь  азагына кадәр  язучы Туфан юк. Мин авылда бәрәңге, кыяр, суган үстерәм, балык тотам. Аны базардан да чыгып алып була бит диләр. Була, ләкин үзең үстергәне тәмлерәк, татлырак.”- ди ул. Ул авылдашларына ярдәм итеп, алар белән аралашып, авылдан сафланып та, илһамланып та кайта.

        

                      Максатчан                                                                     Халкын ярата

                 Көчле рухлы                                                                  Туган телен ярата

                 Көчле ихтыярлы                                                            Туган илен ярата

                 Белемле                                                                          Туган җирен ярата

          Туфан Миңнуллин иҗаты, драматургиясе күпкырлы. Аны иңләп бетерү мөмкин түгел. Югрырак сыйныфларда әле сез аның башка  бик матур әсәрләре белән дә танышырсыз, аның иҗатына гашыйк булырсыз. Татар милләтенең тугры улы Туфан ага Миңнуллинны мәһаббәт таулар белән чагыштырырга мөмкин. Ерактан караганда тауларның иң биекләре, мәһаббәтләре күкселләнеп, мәгърүр булып күренеп торалар, якын килгән саен серлелеге белән ачыла баралар. Ул тауга менгән саен менәсе килә, менгән саен дөньяның матурлыгын бөтен күңел белән тоя барасың һәм аннан инде мәңге аерылмастай буласың.

                  Т.Миңнуллин әсәрләрен дә укыган саен укыйсы  килә, спектакельләрен караган саен ул үзенең серлелеге белән ачыла бара. 40 тан артык спектакльләр авторы ул. Шуларның “Әниләр һәм бәбиләр”,”Әлдермештән Әлмәндәр”,”Ай булмаса, йолдыз бар”,”Диләфрузгә дүрт кияү” һәм башка әсәрләре безнең республика сәхнәләрендә дә зур уңыш белән бара.

   Т.Миңнуллин кеше буларак та кызыклы, үзенчәлекле шәхес. Көр тавышлы, ачык чырайлы,, һәрчак оптисмист  карашлы, шаян һәм тапкыр, җитди һәм  кырыс, абруйлы. Башкоторстан җирендә яшәүче дуслары белән дә бәйләнештә тора, аларны котларда да, ярдәм итәргә дә вакыт таба.

  Рефлексия: Ситуацияле мәсьәлә.

Егетләр өчен: Сез Нури урынында булсагыз нишләр идегез?

Кызлар өчен:Сез Мөнирә урынында булсагыз нишләр идегез?

   Бүген дәрескә кергәнче мин нәрсә белә идем?

   Мин дәрестә нәрсә белдем?

  Алган белемен нигә һәм кайда кирәк булачак?  Җаваплар тыңлана.

Йомгаклау.Бүгенге дәрестә сез күп нәрсәләр белдегез.Туфан Миңнуллинның иҗатына кызыксыну, шәхесенә хөрмәт уяту өчен бүгенге дәрес ачкыч булсын. Сез инде бик актив  

катнашып утырдыгыз, дәресне алып барырга ярдәм иттегез, рәхмәт сезгә. Сезнең җаваплар миңа бик ошады,

бигрәк тә __________тулы, матур җаваплар бирде, аңа”5” ле куям,

________актив катнашты, аңа да “5” ле,

_________кә дә, үз фикерләрен ачык итеп әйткәне өчен “5” ле куям.

Өй эше алыгыз әле:1 . Әсәрне укыганнан соң сездә нинди хис-тойгылар туды?- телдән.

                                  2.Кемнәр авылда кунакта булган, күзәтәләреннән чыгып, авыл халкв турында инша язырга.

                                 3.Нинди кешене бәхетле дип була?

  Рәхмәт укучылар. Исән булыгыз.

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан

Х.Туфан иҗаты буенча презентация...

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.

Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары   иде”,  “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру....

Х.Туфан

Әдәбият дәресе "Тормыш юлы  һәм иҗаты"...

Последовательность вычерчивания ручки киянки технология 7 класс

Познакомиться с последовательностью вычерчивания чертежа ручки киянки и ящика для принадлежностей к классной доске...

Конспект урока по столярному делу в 7 классе "Изготовление столярной киянки"

Цель урока: изготовить столярную киянку.                     ЗадачиОбразовательные:учить школьн...