Гасыйм Лотфи “Песнәк белән Миләүшә”
презентация к уроку (7 класс) по теме
Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча 7 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан төзелгән дәрес конспекты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Гасыйм Лотфи "Песнәк белән Миләүшә" | 18.25 КБ |
дәрескә презентация | 966 КБ |
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр | 39.5 КБ |
дәрескә презентация | 2.62 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Гасыйм Лотфи “Песнәк белән Миләүшә”
Максат: 1. Балалар язучысы Гасыйм Лотфи турында белешмә бирү. “Песнәк белән Миләүшә” хикәясен уку.
2. Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен үстерү, лексиканы баету.
3. Кошларга карата кызыксыну, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек (Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел” 7 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты,2007), эш дәфтәрләре, интерактив такта, карточкалар, тест биремнәре.
Дәрес барышы
Актуальләштерү.
Исәнләшү.
Хәерле көн, укучылар!
Рәхмәт!
Бүгенге дәресебездә без балалар язучысы – Гасыйм Лотфи белән танышырбыз, аның “Песнәк белән Миләүшә” исемле хикәясен укырбыз.
Дәрескә керешеп киткәнче фонетик күнегүләр ясап алабыз.
ә ү ө ң җ һ
ың ең ң үң
моның менең ноның ненең
моныңмы менеңме ноныңмы ненеңме
җиң җиңү җиңүче
Интерактив тактага карыйбыз:
Тук,тук, тукран
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешәме?
Шуны көтеп утырам.
Ә хәзер укучылар өй эшен тикшерәбез. 12 нче күнегү, 105 нче бит. Бер төркем укучылар сорауларга җавап, икенчеләре сораулар буенча хикәя язарга тиеш иде.
Дәресебезгә керешеп киткәнче, бераз сөйләшеп алыйк әле.
Маша, әйт әле, бүген ничәнче число?
Бүген көн нинди?
Көн кояшлымы?
Кар явамы? (һ.б. сораулар бирелә)
Яңа теманы өйрәнү.
Укучылар! Без бүген балалар язучысы – Гасыйм Лотфи белән танышабыз. Г.Лотфиның тууына 110 яшь. Гасыйм Лотфи Татарстанның Әтнә районы Иске Әҗем авылында туа. Башлангыч һәм урта белемне мәдрәсәләрдә ала аннары укыту белән шөгыльләнә.
Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр яза. Г.Лотфи татар балалар әдәбияты проблемалары, татар әдәбияты дәреслекләрен яхшырту, укыту методикасын күтәрү буенча фәнни-практик эчтәлекле мәкаләләр язып бастыра. Әдип татар теленә әдәби әсәрләр тәрҗемә итү өлкәсендә дә күп хезмәт куя. Кызганычка каршы фотосурәте юк.
Интерактив тактага карыйк. Г.Лотфи турындагы белешмәне дәфтәрләргә язып куябыз.
Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын бергәләп уйлап карыйк әле.
Түшләрендә кояш төсе
Аркасында яз төсе
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы?”- ди төсле.
-Бик дөрес укучылар. Ә песнәкләрне нинди кошлар дип атыйбыз?
-Бездә кышлаучы кошлар.
-Тагын бездә кышлаучы нинди кошларны беләсез?
-Чыпчык (воробей)
-Саескан (сорока)
-Күгәрчен (голубь)
-Укучылар, кошлар өчен ачлык куркынычмы, әллә салкынмы?
-Кыш айлары безнең якларда калган кошлар өчен иң авыр чор. Мәсәлән, ун песнәкнең тугызы суыктан түгел, ачлыктан үлә.
-Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?
Дөрес. Җимлекләрне форточкаларга яисә балконга беркетеп куйсаң бик әйбәт.
Интерактив тактага карыйк: Кошлар ашханәсен төрлечә эшләргә була. Моның өчен кибеттән сатып алынган сок коробкаларын файдаланырга була. Иң әһәмиятлесе җим салырга онытмагыз.
Җим итеп нәрсә алырсыз?
Әйе, көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыклары, тары ярмасы. Песнәкләрнең иң яраткан ашы – туң май, ит, сыр.
Бүгенге дәрестә песнәкләргә ярдәм итү турында сөйләшербез. Г. Лотфиның “Песнәк белән Миләүшә” хикәясен укырбыз.
Текстка күчкәнче сүзлек өстендә эшләп алабыз. Яңа сүзләр тактада. тыш - урам
чукый - клюёт
тәрәзә пыяласы – оконное стекло
кисәк - кусок Бер укучы укып чыга. Бергәләп укыйбыз. Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып куябыз.
Хәзер шул сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр әйтеп карыйк.
(Тышта салкын, агачны чукый, тәрәзә пыяласы бозлы, ипи кисәге).
Яңадан тактага карыйк. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз. Дәреслегебезнең 106 нчы битен ачабыз, 3 нче күнегүне табабыз, игътибар белән карап барабыз.
Аңлашылмаган сүзләр бармы?
Хикәядә кайсы ай сурәтләнгән?
Һава торышы нинди?
Ни өчен песнәк тәрәзәне чукый?
Кызның исеме ничек?
Миләүшә песнәккә ничек ярдәм итә?
Песнәк Миләүшәгә рәхмәтен ничек итеп әйтә?
Автор әлеге хикәясе белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?
Ял итеп алыйк. Физминутка.
Хикәяне чылбырлап укып чыгабыз.
Мин җөмләнең беренче сүзен укыйм, сез шул сүз кергән җөмләне табасыз, укыйсыз, тәрҗемә итәсез.
Көннәр
Суык бабай
Беркөнне
Күз ачып йомганчы
Канатларын кагып
Йомгаклау.
-Белемнәребезне тест сораулары ярдәмендә тикшереп алабыз. 1.Гасыйм Лотфи кайда туган?
а) Әтнә районында
ә) Буа районында
б) Зәй районында 2. Дөрес тәрҗемәне тап. Чукый
а) летает
ә) клюёт
б) поёт
3. Кайсы тәрҗемә дөрес. Взмахнув крыльями, поблагодарила.
а) Канатларын кагып, рәхмәт әйтте.
ә) Канатларын кагып, очып китте.
б) Канатларын кагып, килеп җитте. Интерактив тактада тикшерәбез.
-Без бүген дәрестә нинди кошлар турында сөйләштек?
-Бездә кышлаучы кошлар турында.
-Аларга кыш көне ярдәм кирәкме?
-Без ничек ярдәм итә алабыз?
-Әйдәгез канатлы дусларыбызны саклыйк һәм яклыйк!
3. Өй эше ике вариантта бирелә. I вариант 107 нче бит, 6 нчы күнегү
II вариант 107 нче бит, 7 нче күнегү
4. Билгеләр кую.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Хәерле көн телик таңнар саен, Аяз күкләр телик җиребезгә. Кояшлы көн телик һәр кешегә, Һәм иминлек телик җиребезгә. Хәерле кән телик барчабызга, Хәерле көн телик үзебезгә.
Т ук, тук, тукран Тукылдатып утырам. Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.
Гасыйм Лотфи Татарстанның Әтнә районы Иске Әҗем авылында туа. Башлангыч һәм урта белемне мәдрәсәләрдә ала. Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр яза, татар теленә әдәби әсәрләр тәрҗемә итү өлкәсендә дә күп хезмәт куя.
Түшләрендә кояш төсе Аркасында яз төсе Кышын тәрәзәгә килеп: “Таныйсыңмы?”- ди төсле. чыпчык саескан күгәрчен Песнәк
Кошлар ашханәсе
тыш - урам чукый - клюёт т әрәзә пыяласы – оконное стекло кисәк - кусок
тыш оконное стекло чукый кусок т әрәзә пыяласы урам кисәк клюёт
Тәрәз каршына килгән бер чыпчык. Мине чакыра: “Чык әле, чык!” Алдый ул беләм гел шулай итә. Йөгереп чыксам, оча да китә.
1.Гасыйм Лотфи кайда туган? а ) Әтнә районында ә) Буа районында б) Зәй районында 2. Дөрес тәрҗемәне тап. Чукый а) летает ә) клю ё т б) по ёт 3. Кайсы тәрҗемә дөрес. Взмахнув крыл ьями, поблагодарила. а) Канатларын кагып, р әхмәт әйтте. ә) Канатларын кагып, очып китте. б) Канатларын кагып, килеп җитте.
Канатлы дусларыбызны саклыйк һәм яклыйк! Өй эше: I вариант 107 нче бит, 6 нчы к үнегү II вариант 107 нче бит, 7 нче күнегү
Предварительный просмотр:
Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Максат: 1. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында белешмә бирү, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Нәкый Исәнбәт иҗаты турында кыскача белешмә бирү.
2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, язма һәм сөйләм телен үстерү.
3. Г.Тукай әсәрләре , мәкальләр, табышмаклар тәэсирендә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: “Татар теле, 8 нче сыйныф өчен дәреслек, интерактив такта, индивидуаль карточкалар.
Дәрес барышы
I Оештыру моменты.
Исәнмесез, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә яңа тема үтәчәкбез. Ул-җыйнак һәм җәенке җөмләләр дип атала. Яңа теманы ныгыту өчен күнегүләр эшләрбез.
II Белемнәрне актуальләштерү.
Иң беренче эш итеп өй эшен тикшереп алыйк әле.Бүгенге өй эше Бөек Тукаебыз иҗаты белән бәйләнгән. 1966 нчы елдан башлап , 26 нчы апрель- Г.Тукай туган көн- республикабызда шигырь бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Еллар үткән саен аның бөеклеге арта гына бара. Яраткан шагыйребезнең туган көненә санаулы көннәр калып бара. Сез өйдә Г.Тукай иҗатына мөрәҗәгать итеп бер составлы һәм ике составлы җөмләләр язып килергә тиеш идегез. (Балалар укыйлар)
Димәк, нәрсә ул җөмлә?
Нинди җөмләләргә без бер составлы җөмләләр дибез?
Нинди җөмләләр ике составлы җөмләләр дип атала?
III Яңа белемнәр формалаштыру.
Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны, теманы язып куегыз.
Укчылар, бирелгән җөмләләрне укыйк әле (слайд)
1 нче һәм икенче номер астындагы җөмләләр төзелешендә нинди аерма бар? (Беренче номер астындагы җөмләләр баш кисәкләрдән генә тора. Ә икенчесендә баш кисәкләр дә иярчен кисәкләр дә бар.)
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, кайсы җөмлә җыйнакҗөмлә, ә кайсысы җәенке? (Беренче җөмлә-җыйнак җөмлә, ә икенче җөмләне җәенке җөмлә дибез.)
-Бик дөрес, баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак, ә баш кисәкләре дә , иярчен кисәкләре дә булган җөмлә җәенке җөмлә дип атала.
Рус телендә шундый кагыйдә бармы? (Бар.)
Искә төшерик әле. Бик дөрес.
Мисаллар китерегез әле. Яхшы.
Тактага карыйк.
Кара каргалар, сыерчыклар килделәр. Алар арыганнар, талчыкканнар.
Баш кисәкләрне табыйк әле.( Кара каргалар, сыерчыклар- ияләр.)
Нинди ияләр? (Тиңдәш ияләр.)
Икенче җөмләдәге арыганнар, талчыканнар- хәбәрләр. Нинди хәбәрләр? (Тиңдәш синоним хәбәрләр)
Ничек уйлыйсыз, мондый очракта җөмлә җыйнак булырмы,әллә җәенкеме? (Җыйнак)
Әлбәттә, җөмләләрдә бары тик ия һәм хәбәр генә бит. Тиңдәшләнеп килгән ия яки хәбәре булган җөмләләр дә җыйнак җөмләләр дип атала.
182 нче биттәге кагыйдәләрне укып чыгыйк. (Укыйлар)
IV Белемнәрне ныгыту.
Карточкалар белән эш. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп, җәенке җөмләләрдән җыйнак җәмләләр ясап әйтергә.
– Укучылар, 284 нче күнегүне табабыз. Күнегүне мөстәкыйль рәвештә укыгыз һәм эшләгез аннары телдән сорауларга җавап бирерсез.(Укучыларның җавабы: Без җәенке җөмләләрдән җыйнак җөмләләр ясадык. Алар арасында аерма бар.Дәреслектә беренче җөмләдән башкалар җәенке җөмләләр.)
3. Хәзер мин сезне халык язучысы шагыйрь, драмматург, фольклорчы Нәкый Исәнбәт белән таныштырып үтәм.(Слайдны ачу) Менә монда аның китаплары.(Күргәзмәдәге китап исемнәрен әйтеп китү.) Халык арасында йөреп җыйган мәкальләрдән торган, 1959 нчы елда чыккан “Татар халык мәкальләре”дигән китабын күрәсез. Дәреслектәге 288 нче күнегүдә шушы китаптан алынган мәкальләр бар. Шуларны укыйк әле., алар җыйнак җөмләме .әллә җәенкеме?(Җыйнак җөмләләр) Җөмләләрне җәенкеләндереп әйтик. (Сабыр кеше һәрвакыт чыдый, сабырсыз кеше елый. Вәгъдәсендә торган кешенең намусы чиста була. Безнең дөнья йозак кебек, ә аның ачкычы белем.)
- Соңгы мәкальнең мәгънәсен аңлатып китик әле, ничек аңлыйсыз? (Дөньяның эчендә күп әйбер бар, кызыксынсаң, ачып өйрәнеп була. Күп укысаң,күп беләсең дигән шикелле.)
- Укучылар мәкальләрдә нинди җөмлә куллану яхшырак дип уйлыйсыз? (Җыйнак) Дөрес, чөнки мәкальләр кыска итеп бирелеп, тирән мәгънә аңлаталар, халыкның тапкырлыгын чагылдыралар. Шушы китаптан алынган мәкальләрне слайдтан язып алыгыз, исегездә калдырыгыз.(Слайд)
Физминутка. Басып күзләрне ял иттереп алабыз.
– Халык авыз иҗатында булган табышмакларны да тикшереп китик әле. Һәрберегез табышмакларны эчтән укып , үзегезгә ошаган ике табышмакны язып алыгыз, җавабын языгыз. Баш кисәкләрнең асларына сызыгыз. (Укытып тикшерү) Бу табышмакларда нинди җөмләләр кулланылган? (Җыйнак җөмләләр) Шулай итеп, мәкаль һәм табышмакларда җыйнак җөмләләрне куллану уңай икәнен күрдек.
– Теманы ничек аңладыгыз икән. Мин хәзер тикшереп алам.Карточкалар таратам. Карточкаларда җөмләләр язылган. Сез шул җөмләләрне укыйсыз да җыйнакмы яки җәенкеме тиешле баганага + билгесе куясыз. Тиз эшләргә тырышыгыз. (Слайдта тикшерү)Кызыл каләмнәр яисә карандашлар алып эшләребезне тикшерәбез. Билгеләр куябыз. Җыеп алгач мин тагы бер тапкыр карап чыгармын. Төзәтүләр хатага санала.
Эшләрне җыябыз.
Укучылар, 291 нче күнегүне укы чыгыйк әле. Анда Фәнис Яруллинның “Суга сөйләгән серләр” хикәясеннән өзек бирелгән. Өзекне укыганчы, сүзлеккә игътибар итеп алыйк (Слайдта) Ә хәзер игътибар белән эчтәлекне тыңлагыз, сөйләрсез.(Кычкырып укыту, сөйләтү) Ф. Яруллин елга күренешен бик матур сурәтләгән. Хәзер үрнәк нигезендә беренче җөмләгә синтаксик анализ ясыйбыз. Башта тикшерү тәртибе белән танышыйк (слайдны ачу, уку)
-Бер укучы тактада беренче җөмләне тикшерә. Калган укучылар дәфтәрдә эшли.(Слайдтан дөреслеген тикшерү)
V Йомгаклау.
Укучылар, буген дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек?
Нинди җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала?
Нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала?
Билгеләр кую
VI Өй эше бирү.
291 нче күнегүдәге 2.5 җөмләләргә синтаксик кнализ ясарга . Хәлимова, Хәмидуллова, Гыйлметдинова, Валиева, Гәйнетдинова, Хайдарова 9 нчы җөмләгә дә ситаксик анализ ясыйлар.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий фестиваля-конкурса патриотической песни "Песни памяти"
На фестивале прозвучали песни, в которых отражены страницы истории нашей страны. Фестиваль был посвящен Дню Защитника Отечества....
Сценарий конкурса инсценированной патриотической песни «Нам песни эти позабыть нельзя…»
конкурс инсценированной песни "Нам песни эти позабыть нельзя"...
Сборник народных песен "ПОЁТ РОДНАЯ ПЕСНЯ". Песни из репертуара образцового ансамбля "Родная песня" ЦДОД "ПОИСК" г. Нефтеюганск составитель-педагог дополнительного образования Москвитина Галина Владимировна
Сборник песен для солистов и ансамблей народной песни. Сборник иллюстрирован фотографиями из архива ансамбля "РОДНАЯ ПЕСНЯ"....
“Ел фасыллары. Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча мастер - класс.
У нас русская школа, мы обучаем татарскому языку детей разных национальностей. В русских группах детей много. Сегодня, в эпоху компьютерны...
Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку.
Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку....
Фестиваль военной песни «Песня в солдатской шинели» в рамках проекта "Песня года"
Авторы-составители: Манзык М.В., классный руководитель 6а классаСивцова Т.И., педагог орагнизатор Цели: воспитывать чувства патриотизма, гордости за свою страну, за русских людей на примерах...
Иж-Бубый мәдрәсәсе. Гасыйм Мансуров
Иж-Бубый мәдрәсәсе. Гасыйм Мансуров<img src="https://qrcode.tec-it.com/API/QRCode?data=%d0%9c%d0%b0%d0%bd%d1%81%d1%83%d1%80%d0%be%d0%b2+%d0%93%d0%b0%d1%81%d1%8b%d0%bc+%d0%93%d0%b0%d1%82%d0%b8%...