Внеклассное мероприятие
учебно-методический материал (8 класс) по теме
Мероприятие по татарской литературе посвященный великому татарскому поту Г. Тукаю.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Габдулла Тукай | 17.79 КБ |
Предварительный просмотр:
28 нче мәктәп
Без- Тукайлы халык
(Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә)
Яр Чаллы шәһәре
28 нче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Сафина Гөлназ
Илфак кызының эше
2011/2012 уку елы
Без- Тукайлы халык
Сәхнә бизәлеше. Сәхнә түренә- Тукай портреты
“Ул- караңгы төндә яктырткан матур ак тулган ай” (Ш. Бабич)
Кичәгә әти- әниләр, өлкән сыйныф укучылары чакырыла.
“Туган тел” көе яңгырый.
Алып баручы.
Без бүген әдәби кичәгә җыелдык.Башта кроссворд чишик әле. Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз. Бер укучы квадратларның эченә табышмак җавапларын язып барыр.
Т | Е | Л | ||
У | Җ | Ы | М | |
К | Ы | Я | Р | |
А | В | Ы | З | |
Й | О | З | А | К |
- Һәрвакыт авыз эчендә , ә йотып булмый. Ул нәрсә?
- Кар астында кышлаган. Тунын яшелдән кигән.
- Озын, яшел- түтәлдә, сары, тозлы- өстәлдә.
- Кеп- кечкенә җил капка ачыла да ябыла.
- Кечкенә генә бер эт. Яткан да бөгәрләнеп, өрми дә, өйгә беркем керми дә.
Алып баручы.
Беренче баганада нинди сүз килеп чыкты? (Тукай)
Тукай кем ул? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?(Балаларның җаваплары тыңлана.)
Алып баручы.
Бүген без аны искә алу кичәсенә җыелдык. Сәхнәгә Г. Тукай әкиятләренең геройларын чакырабыз. (Шакылдаган тавыш ишетелә.)
Ана:
- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
- Бир! Бая көндез алып качты, синең- угълың- карак!
- Мә, тиз кит!
- Ә син, оятсыз малай!(Ана сәхнәдән чыгып китә. Малай керә.)
- Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине.
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
Йә , иясе юк!- дип, әйберләргә тими башладым.(Малай китә.)
Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән ике бала керә.
Сарык:
- Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып. Ут янына бүреләр дә килә алмаслар, безнең анда кунганлыкны белә алмаслар.
Кәҗә:
- Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде.
Алып баручы.
Мин хәзер төрле предметлар күрсәтәм. Алар кайсы әкиятләрдән?
Балта, тарак, ат, ярык бүрәнә, поднос күрсәтелә.(Укучылар җавап бирәләр.)
Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек укып кителә:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз- мәз тырмалап, чәчкән идем , урган идем.
Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы?- дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә- инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып- кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт- рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп , күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә алла- гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчәкләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Тукай менә шундый матур әкиятләрне безнең өчен язган. Сез аның тагын нинди әкиятләрен беләсез?
- Ул әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?
(Хезмәтне сөяргә, алдашмаска, тапкырлыкка, зирәклеккә, белемле, көчле булырга.)
Алып баручы.
- Шүрәлеләр, су аналары турында язса да, шагыйрь аларның юклыгын да исбат иткән.
Бер бала “Сабыйга” шигырен укып китә.
Алып баручы.
Г.Тукай үзенең шигырьләрендә безне һөнәрле булырга, хайваннар, кош- кортларны, Туган илне яратырга, белем алырга өнди.
Ике укучы “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерәләр.
Алып баручы.
- Күп тә үтми, бу бала куйды, тәмамлап дәресне,
Куйды бер читкә җыепдәфтәр, китапны- барсыны.
Бу шигырь юллары кайсы әсәрдән? Ул нәрсә турында?
- “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыреннән.
Ике укучы “Бичара куян” шигырен сәхнәләштерәләр.
Алып баручы.
Тукай халык җырларын җыйган. Ул иҗат иткән шигырьләргә композиторлар кйләр язганнар. Ә хәзер “Бала белән күбәләк ” җырын тыңлагыз. (Җыр башкарыла.)
Бер укучы “Бабай” шигырен сәхнәләштерә.
Алып баручы.
Тукай табигатьне, җәнлекләрне бик яраткан.
Бер укучы “Җир йокысы” шигырен сөйли.
Икенче укучы “Карлыгач” җырын башкара.
Өченче укучы “Кошларга” шигырен укый.
Ике укучы “Фатыйма белән Сандугач” шигырен сәхнәләштерә.
Алып баручы.
Без сөекле шагыйребезнең балалар өчен язган әсәрләренә беркадәр күзәтү ясадык. Безнең укучылар Г.Тукайның иҗатын яктырткан презентацияләр ясыйлар. Әйдәгез бергәләп берсен карап китик. (Презентация карау.)
Менә монда шагыйрьнең сезнең өчен язган китапларныннан күргәзмә куелган. Аларны кабат карарсыз. Укылмаган шигырьләрен укырсыз. Бөек шагыйребез әсәрләре белән сез югары сыйныфларда да очрашырсыз. Хөрмәтле укучылыр, кунаклар кичәбезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.(Күмәк җыр башкарыла )
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"
Цель данного мероприятия в занимательной форме показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...
Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"
Цель данного мероприятия в занимательной форме показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...
Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»
Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...
Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.
Аннотацияк учебно-методическим разработкам внеклассных мероприятий по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....
Внеклассное мероприятие Разработка внеклассного мероприятия по теме: «Я выбираю здоровый образ жизни».
Разработка внеклассного мероприятия и презентация....
Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»
Данная методическая разработка внеклассного мероприятия «Что такое коррупция?» составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика» для обучающ...
Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).
-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием школьников -развивать у детей мотивацию к занятию спортом - формирование спортивных к...