Урман шатлыклары3класс
учебно-методический материал по теме
Предварительный просмотр:
Зеленодол районы Васильево бистәсе 2нче номерлы урта мәктәбе
Урман шатлыклары
Татар теле укытучысы Салахиева Роза
Наил кызы
Максат: 1) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итү. 2) Туган җиргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларда үзара дуслык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Дәрес барышы. 1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Кыз белән малай арасында сөйләшү. Укытучы: - Сезме, сез 4нче а сыйныфының рус төркемендә татар теле дәресенә кердегез. Миңа менә бу дәрестә ярдәмчеләр кирәк иде.Сез менә монда утырыгыз һәм иптәшләрегезнең белемнәренә билгеләр куеп барырсыз. 2.Актуалъләштерү. -Дәресне башлап җибәрү өчен безгә тактада язылган җөмләләрдә төшеп калган хәрефләрне куеп чыгарга кирәк. X . ерл . к . н, хөрм . тле д . сл . р , укытуч . лар! Д . ресне башлыйб . з. X . әерле с.гатьт.! 1)күмәк эш; 2)хор белән уку;3)сорауларга җавап бирү: -укытучылар сүзендәге к хәрефе нинди авазны белдерә? -хәерле сүзендә - ә ? (нечкә сузык аваз) -көн сүзендә - ө?(нечкә сузык аваз) -урман сүзендә - р?(калын тартык аваз) 3.Яңа дәрес материалы өстендә эш. 1.Кереш сүз: -Бүген безнең дәреснең темасы - “Урман шатлыклары” -Нәрсә соң ул урман шатлыклары? ( балалар тәрҗемә итеп үз фикерләрен әйтәләр) 2.Сүзлек эше. Җиләк – ягода; Гөмбә – грибы; Чикләвек - орех ;Энҗе чәчәк – ландыш. Кат-кат укыйлар, сүзлек дәфтәренә язалар. -Болар барысы да кайда үсә? Димәк без урман, туган ягыбыз табигате турында сөйләшербез. Без кайда яшибез? (Татарстан, Васильево бистәсе)
- Өй эшен тикшерү. “Туган ягым” дигән хикәяләр тыңлана.
- Дәреслек буенча эш. 12 бит, 8нче күнегү - укучылар биремне аңлаталар, рәсемнәр тактага эленә, балалар атап әйтеп баралар.
- Ял минуты.
- Рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп әйтү, дәфтәрләргә яздыру.
- Карточкалар белән телдән эш. (парлап эшлиләр).
- Туган җир турында шигырьләр сөйләү.(2 укучы)
4 .Ныгыту.
- Хәзер бүген өйрәнгәннәрне искә төшереп, синквейн ысулы белән җөмләләр төзеп алыйк. Моны ничек эшләрбез, кем аңлата?
Өй эшен аңлату: -Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзеп килергә. 5.Йомгаклау. -Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Нәрсәләр белдек? -Татарстан табигате нинди?Урманнарда нәрсәләр үсә? (Җаваплар тыңлана) Билгеләр кую. Саубуллашу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урман яшәү чыганагы
Урман яшәү чыганагы (кичә):...
Кышкы урман.
Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....
Экологик кичә "Урман -зур байлык".
Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...
Шигырь "Бәлки урман беләдер..."
Стихотворение про лес....
Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."
Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."...
Презентация к уроку "Урман бай ул"
Презентация к уроку...
Серле урман
Разработка классного часа...