Серле урман
занимательные факты (5 класс) на тему

Валиева Гульназ Сагитзяновна

Разработка классного часа 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle_urman.docx18.8 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе

Татарстан Республикасы

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Вәлиева Гөлназ Сәгитҗан кызы

2011-2012 уку елы

Сәхнә түрендә урман күренеше. Агач төбендә картаеп беткән, ап-ак чәчле, бөкре Шүрәле утыра.

Алып баручы:

Шүрәлегә 101 тулган,

Урман сарыгы да картайган.

Былтырын да табып булмас быел

Эзләсәк тә әллә кайлардан.

        Шүрәле:

Шау-гөр килеп торган урманымның

Бер кызыгы да калмады.

Чанасына балта салып йөргән

Былтырыбыз ялкауланды.

Тукта әле, нигә мин аптырап, борын салындырып утырам соң әле? Урманыма яңалыкны мин үзем кертә алам ич. Моның өчен шәһәргә барып, яңалыклар алып кайту гына кирәк.

        Шүрәле:

Тыңлагыз, тыңлагыз

Ишетмичә калмагыз,

Зур аланга җыйналыгыз

Бик тиз генә барчагыз.

(Төрле яктан, Дию, Кәрлә, убырлы чыгалар)

Убырлы:

Нәрсә булды? Урманда ут чыкканмы әллә?

        Шүрәле:

Сезне җыйдым бу аланга

Бик тә мөһим булганга,

Күңелсез була башлады, яшәүләр бу аланда.

Шәһәргә барып кайтыйк та

Яңалыклар без күрик.

Үзебезнең урманга да

Шул яңалыкны кертик.

Җыр, “Шофер буласым килә”

(Шаулашып чыгып китәләр. Җыйнаулашып автобус каршына чыгалар. Юл уртасында кул күтәрәләр, кычкыралар, туктарга кушалар.)

Автобус:

Минем каршыга чыгып сез

Һич дөрес эшләмисез,

Юлда йөрү кагыйдәсен

Бөтенләй үтәмисез.

Автобуста баралар

(Шүрәле, дию, кәрлә тиз генә кереп утыралар. Убырлыга урын калмый)

Убырлы:

Шүрәле дим, шүрәле

Урыныңны бир әле.

Шүрәле:

Убырлы дим, кит әле.

Мин бәләкәй  бит әле.

        Убырлы:

Дию абзый, бәлки урын

Миңа дим син бирерсең.

        Дию:

Минем аягым авырта

Басып бара алмыйм мин.

Убырлы:

Кәрлә, улым соңгы өмет

Миңа урын бир әле.

        Кәрлә:

Минем басасым килми бит

Әй, убырлы кит әле.

(Автобус шап итеп туктый, тегеләр башлары белән алдагы урындыкка бәреләләр. Улашалар, елашалар.)

        Автобус:

Тыңлап, тыңлап бардым да мин

Шундый фикергә килдем.

Өлкәннәрне рәнҗетмәгез

Моны мин монда күрдем.

Алга таба мин бармыйм,

Барыгыз сез җәяүләп.

Тик әйтәсе сүзем калды:

Йөрегез юлда ипләп.

(Китәләр җәяүләп, светофор тора. Юл аркылы йөгереп чыгалар. Машиналар үтәләр, пипләтәләр.)

Убырлы:

Кара, кара бер ботакта

Өч төрле алма тора

Берсе кызыл, берсе яшел

Ә берсе сары алма.

        Шүрәле:

Ха,ха,ха

Нинди алма

Күрмисең мени анда

Өч төрле ут яна.

        Светофор:

Дөрес әйтәсең Шүрәле

Түгел мин тәмле алма.

Әгәр мине танымасаң,

Чыкма лучше урамга.

Сары төсем әзерлән, ди

Кызыл куша туктарга

Яшел төсем янса әгәр

Ачык юл машинага.

(шүрәле, убырлы, кәрлә, дию җырлый-җырлый баралар.)

Светофорның утлары

Бер сүнә дә, бер яна.

Кызыл утка машиналар

Шып итеп туктап кала.

Юлда тәртипкә чакыра

Светофорның утлары

Яңа урманнан килсәк тә.

 Без дә аның дуслары.

(Алга таба китәләр. Юл билгесе тора.)

Кәрлә:

Кара, кара  дию абзый

Нигә микән бу тактага

Сәнәк ясап куйганнар?

        Билге:

Сәнәк түгел кәрлә дустым,

Чәнечке белән пычак

Ашханәне мин аңлатам,

Исеңдә тот син һәр чак.

(Алга таба китәләр)

        Убырлы:

Алла, монда шундый күп яңалыклар.

Кәрлә:

Урманга кайту белән бөтен агачка сәнәк ясап чыгам.

        Шүрәле:

Сәнәк түгел, чүпрәк баш, чәнечке.

        Кәрлә:

Әй,ярый инде, чә-неч-ке.

Дию:

Ә миңа монда ошый, урмандагы кебек тар гына сукмаклар да юк, рәхәтләнеп, җәелеп йөрергә була.

(Юлда бөтерелеп йөргәндә автобус килеп чыга һәм диюне бәреп китә.) Йөгереп милиция хезмәткәре килеп җитә:

Милиция:

Сез кемнәр? Монда нишләп йөрисез?

Шүрәле:

Без урманнан килек. Шәһәрдән яңалыклар алып кайту иде исәбебез.

Милиция:

Шәһәрдә юл йөрү кагыйдәләрен белмичә, юл билгеләрен аермыйча йөреп булмый. Хәзер мин сезне аларның берничәсе белән таныштырып китәм.

Алны-артны белми чапкан

Машиналар тозак кора.

Юлдан курыкмый чыгарга,

Мөмкин бу билге торса.

Ә бу билге- кисәтүче

Кыргый хайван барлыгын.

Аларны таптау тыела,

Искә алып азлыгын.

Юл эшләре монда бара,

Кисәтү билге алдан.

Бу җирдә йөрү куркыныч.

Син мондый юлдан саклан.

        Милиция:

Аңладыгызмы хәзер

Юл йөрү билгеләрен?

        Барсы бергә:

Әйе, әйе, без аңладык

Бу шәһәрнең серләрен.

(Автобус килеп туктый)

        Автобус:

Менә хәзер мин сезне

Утыртам бик шатланып,

Моннан соң сез юлларда

Йөрерсез гел сакланып.

(Бергәләп җыр башкаралар.

Автобуска утырып кайтырга чыгалар).

Могҗизалы бу шәһәрдә

Безгә йөрү ошады.

Хәзер өебезгә кайтып

Үзгәртербез урманны.

Юлда йөрү кагыйдәсен

Без һәр вакыт үтәрбез

Сезне дә үзебезгә,

Без кунакка көтәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман яшәү чыганагы

Урман яшәү чыганагы (кичә):...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Шигырь "Бәлки урман беләдер..."

Стихотворение  про лес....

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."...

Урман шатлыклары3класс

Табигать байлыгы...