Кышкы урман.
методическая разработка на тему

Закирова Ромия Габдельфартовна

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_urman.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Закирова Ромия Габделфәрт кызы, Балтач районы  Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы

Тема.       Кышкы урман.

                                       

Максат.  1.Гарәфи Хәсәновның “Кышкы урман” хикәясен уку һәм  

               язучының иҗаты аша туган як табигате турында белемнәрен

               баету.

               2. Дөрес, аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен, фикер  

               йөртү сәләтләрен үстерү.

               3. Балаларга таныш кош-корт һәм хайваннарның моңарчы игътибар                  

               ителмәгән сыйфатларын ачу, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы. Яңа материал өстендә эш.

Метод, алымнар. Лекция, әңгәмә, сәнгатьле уку.

Материал.  Уку китабы, 3 нче сыйныф, 55 бит.

                  Ф.Җ.Ибраһимова  “Табигать бизәкләре”.

                   Касыйм Тәхау  “Табигать мизгелләре”.

                   “Школа радости”, 130 бит.

Җиһазлау.Гарәфи Хәсәновның портреты, “Кышын кыргый хайваннар”

                картиналар сериясе, кошлар, җәнлекләр рәсемнәре,  ноутбук,  

                презентация.

                           Дәрес барышы.

                 1.   Оештыру өлеше (балаларның игътибарын туплау һәм күтәренке кәеф тудыру максатыннан).  Бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрес үткәрербез. Сез бу дәрестә яңа белемнәр алырсыз, алган белемнәрегезне чынбарлык тормыш белән бәйләрсез, бер-берегезнең уңышларына сөенерсез, яңа мәгълуматлар алырсыз. Тышта искиткеч матур һава торышы. Мондый матур көндә мәктәптә утыру килешмәс. Әйдәгез, күзләрне йомабыз һәм, үзебезнең максатларыбызны әйтә-әйтә, бер мизгел эчендә урманда булырбыз.

               2. Үткәннәрне кабатлау (үтелгән материалны яңа тема белән бәйләп китү максатыннан). Блиц-сораулар:

                            - Нәрсә ул урман? (Урман ул – кошлар, җәнлекләр. үсемлекләр берләшеп яши торган урын.)

                            - Урман безгә нәрсә бирә?

                            - Урман белән табигать бер-берсе белән ничек бәйләнгән?

                            - Урман кайчан йоклый?

                 3. Яңа теманы өйрәнү.                              

                        1) Бүген без, балалар, сезнең белән Гарәфи Хәсәнов иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез һәм аның “Кышкы урман” хикәясен укырбыз. (1 слайд - балаларның танып-белү мөмкинлекләрен үстерү максатыннан язучының портреты күрсәтелә).  Татар балалар язучылары арасында табигать темасына мөрәҗәгать иткәннәре байтак. Гарәфи Хәсәнов иҗаты бу өлкәдә аерым урын алып тора. Язучының табигать күренешләрен сурәтләгән кайбер хикәяләрен без инде укыдык. Мәсәлән, “Куян”, “Су ташыганда”, “Табигать кочагында”, “Кышкы матурлык”, “Беренче күк күкрәү”. Ә бүген без аның “Кышкы урман” хикәясен укырбыз. Аның хикәяләрендә безгә таныш кош-корт һәм хайваннарның моңарчы игътибар ителмәгән сыйфатлары зур осталык белән сурәтләнә. Язучының шагыйранә күңеленә торнаның гади генә тавышы да, туган якны яратып, “Монда торрыйк, монда оя коррыйк” дип әйткән төсле тоела. Язучы Вакыйф Нуруллин билгеләп үткәнчә, Гарәфи Хәсәнов китабын кулына алып  укыган кеше “таш йөрәкле үк булмас..., табигатькә бөтенләй башка күз белән, аны яратып, үз итеп карый башлар”. (“Мәгариф” журналы, №4, 1999 ел)

                        2) -1 укучы хикәянең 1-2 кызыл юлын укый (2 слайд -  кышкы урманның матурлыгын күрә белү максатыннан урман күренеше күрсәтелә)

                            -Бу өзектә нинди балык турында әйтелә? (шамбы балыгы) (3 слайд - балыкның тышкы кыяфәтен танып калу максатыннан күрсәтелә).

                            - Ә хәзер шамбы балыгы турында өстәмә материал (бездәге этли балыгы). Хәзер елгалар, күлләр калын боз белән капланды. Балыклар тирәнгә киттеләр. Ә җәен тирән чоңгылларда яшәгән шамбы балыгы январь салкынында бик тә хәрәкәтчән була. Шамбы  елганың югары агымына юнәлә һәм шунда уылдык чәчә. Кызык бу табигать: чукырлар борын чеметкеч суыкта агачта оя корсалар, шамбылар боз каплаган елганың сай җирендә уылдык чәчәләр. (Касыйм Тәхау, “Табигать мизгелләре”, 8 бит)

                       3) – 1 укучы 3 нче кызыл юлны  кычкырып укый.

                            - Бу өзектә сүз нәрсәләр турында бара? (аю белән бүре турында) (4,5 слайдлар - аюның кышын ничек итеп йоклавы, ә бүренең кырда йөрүе күрсәтелә).

                            - “Хайваннар дөньясы” (Т.Р. Шакирова, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2008) дигән китаптан аю һәм бүре турында кызыклы мәгълүматлар уку.

                       4) – 4-5 кызыл юлларны 1 укучы кычкырып укый.(6 слайд - кышын урманда көртлекләрнең үзләрен ничек тотулары белән таныштыру максатыннан).

                            - Ә менә Касыйм Тәхау көртлекләр турында нәрсә яза. Алан тирәсендәге каеннарда төркем булып көртлекләр утыра. Алар каен бөреләрен һәм алкаларын яратып ашыйлар. Төнгә кар астына кереп яшеренәләр, шунда йоклыйлар. Шуңа күрә бу кошларны көртлекләр дип атыйлар. Кайчак төннәрен кар өсте бозланып катып китә. Иртәгесен көртлекләр, кар астыннан чыга алмыйча, җәфа чигәләр, берничә көн ач утыралар. Кайберләре һәлак була. Шулвакыт хәйләкәр төлке авызына да эләгәләр. (Касыйм Тәхау, “Табигать мизгелләре”, 6 бит)

               

                       5) – 6-7 нче кызыл юлларны кычкырып укыйбыз.(7 слайд-ата һәм ана чукырларны бер-берсеннән аеру өчен күрсәтелә).

                            - Әйдәгез, рәсемнәрен карыйбыз да ата чукыр белән ана чукырны чагыштырабыз. (саргылт-яшеле - анасы, кып-кызылы – ата кош).

                           - Тагын чукырлар турында менә нәрсәләр язалар: ул орлыкларны күркә эченнән чыгару бер дә җиңел эш түгел. Башка кошлар да ул орлыклар белән бик теләп сыйланырлар иде дә, барып чыкмый – каты күркә эченнән орлыкларны алып булмый. Ә менә чукырның күркәләрне вату өчен томшыгы җайлаштырылган. Чукырлар эшкәртеп ташлаган күркәләрне яшел ылысларыннан танып була: алар күркәләрне ботактан ылыслары белән үк өзеп алалар. (Ф. Җ. Ибраһимова, “Табигать бизәкләре”, 50 бит)

                      6) – 8-9 нчы кызыл юлларны кычкырып укыйбыз.(8 слайд – тиенне тышкы кыяфәтен танып калу максатыннан).

                           - “Тиен ничек кышлый” сериясеннән рәсемнәр   карау.

                           -  Азык җитмәгәндә тиеннәр, гадәттә, агач бөреләре белән тукланалар, чыршы бөреләрен яратып ашыйлар: ботак очын өзеп алалар да бөресен ашыйлар, ә ботагын ташлыйлар. Агач төбендә өзелгән  ботаклар күп булса, белегез: тиеннәргә быел азык табу бик авыр. Әгәр очындагы кабырчыгы белән үзәге генә калган күркә калдыклары тапсагыз, бу күркәләрне тиен кимергән. Шунда ук кабыклар өелеп калган булса, тиен кар өстенә утырып ашаган. Ә кабыклар кайсы кайда чәчелеп ята икән, тиен агачта килеш ашап утырган дигән сүз.  (Ф. Җ.Ибраһимова, “Табигать бизәкләре”, 55 бит)

                         7) – 10 нчы кызыл юлны укыйбыз.(9 слайд – тукранны танып-белү максатыннан)

                              - Менә монысы бик кызык: тукраннар бер-берләрен томшыклары белән агачка тук-тук бәргән тавышларыннан таныйлар. Шуңа күрә тукран үзенең күршесен беркайчан да бутамый, ә чакырылмаган кунакның тукылдаткан тавышына шунда ук колагын торгыза. (Т.Р.Шакирова, “Кошлар”, 18 бит.)

                         8) - Калган өлешне эчтән укып чыгабыз.(10 слайд – песнәкне тану,11 слайд – чыпчыкны тану максатыннан күрсәтелә.)

                              - Ә менә моны белергә кирәк:  песнәк, тозлы терлек маен ашаса, үләргә мөмкин.  (Т.Р.Шакирова, “Кошлар”, 24 бит.)

                              - Монысы чыпчыклар турында: төннәрен чыпчыклар, җыелышып, тыгыз төркемнәр булып, бер-берсен җылыталар, уртада утырып җылынганнары тышка чыгалар, ә кырыйда бөрешеп утыручылар, кысылышып, эчкә үтәләр. (“Табигать бизәкләре”, 36 нчы бит.)

             4. Яңа теманы ныгыту.

                       1)  Хикәяне укучылар эчтән укып чыгалар

                       2)  2 укучыдан үзләренә иң ошаган урынны укыту.

                       3)  Әйдәгез зле, балалар, хикәянең исемен тагын бер тапкыр укыйк әле. Аңа тагын нинди исем куяр идегез? (балалар уйлыйлар һәм әйтәләр. Мәсәлән: “Кышкы төсләр”, “Кышкы йокы”, “Кар җылысы”.) (12 слайд – балаларның фикерләрен дәлилләү максатыннан )

                       4) Ә хәзер мин сезгә аерым җөмләләр укыйм, сез шул җөмләләрне  мимика  һәм хәрәкәтләр белән күрсәтерсез.

            а) 13 слайд - ...җыйнаулашып ак каен башларына утыралар да, көнозын аның алка һәм бөреләрен ашыйлар, зык кубалар... (берничә бала шуны эшләп күрсәтәләр)

             б) 14 слайд - ...мин шунда кесә фонаремны яндырып, сукырайтып куям, аннары өсләренә ятьмә ыргытам...  (балалар күрсәтәләр)

             в) 15 слайд - ...аларның томшыклары бик кызык: ыргакка охшаган. Томшык очлары аркылы-торкылы...  (балалар  эшлиләр)

              г) 16 слайд - ...сандалга салгандай аны тук та тук суккалый...  

                          5) Сайлап уку күнегүләре.

              а)  17 слайд - Кайсы урынны гайрәт белән укырга кирәк? (Бу язылмаган урман законын бүреләр дә, әлбәттә, яхшы беләләр һәм, сизгер йокылы аюны уятмагаек. Шуның гайрәтле ырылдавын колагыбыз ишетмәсен дип, койрыкларын кысып, ераккарак качалар.)

              б) 18 слайд - Куркыныч тавыш белән укыла торган урынны табыгыз. (Ул, хәерсез, тиенне оясыннан куып чыгара, аның куышында үзе хуҗа булып кала.)

              в)  19 слайд - Кайсы урынны тыныч тавыш белән укырга кирәк? (Иренеп кенә, сүлпән генә кыймылдап, агымга каршы менделәр.)

              г) 20 слайд - Гаҗәпләнү төсмере белән укыла торган урынны табыгыз. (Берсе беткәч, икенчесен, аннары өченчесен китереп, бер көн эчендә иллеләп күркә кабырчыгын чокып өлгерә.)

              д)  21 слайд - Кайсы җөмләне жәлләү төсмере белән укыйбыз? (Ул, хәерсез, тиенне оясыннан куып чыгара, аның куышында үзе хуҗа булып кала.)

                           6) Тактада язылган сүзләргә хикәядән охшаш мәгънәле сүзләр табыгыз:   (22, 23 слайдлар: укучыларның сүз байлыгын арттыру максатыннан бирелә.)

                   -ашамадылар - ... (тамактан калдылар)

                   - аю - ...   (урман хуҗасы)

                   - көртлек - ...   (урман тавыгы)

                   - көн буе - ...   ( көнозын)

                   - сөйләшәләр - ...    (хәбәрләшәләр)

                   - эше - ...       (мәшәкате)

                            7) Хикәядән парлы һәм кушма сүзләрне табабыз (сөйләм телен грамматика белән бәйләү максатыннан) – никадәр,йөриләр-йөриләр, көнозын, атмый-нитми, бәйләнер-бәйләнмәс, берүзләре,...

                           8) Үзең теләгән бер җәнлеккә яки кошка карата сүзле рәсем ясыйбыз (чынбарлыкны күрә белү сәләтен үстерү) – песнәкнең аркасы-яшкелт-сары,  түше-ачык сары, түшенең уртасында кара юл, башында-кара түбәтәй була...

                          9) Хикәядән мәкальгә әйләнердәй җөмләләрне табабыз.  (24 слайд – халык авыз иҗаты әсәрләрен дөрес куллана белү максатыннан)

                     - Язылмаган урман законы.

                     - Аюда бүре кыюлыгы, ә бүредә аю көче юк.

                     - Кыюлыкның эзе дә юк.  

                     - Юлда ни тапса, шуңа канәгат.

                         10) Түбәндәге җөмләләрне ничек аңлыйсыз?  (25,26,27, 28 слайдлар)

                              - 25 слайд - ...көйсез көннәр озаккарак сузылса...

                              - 26 слайд - ...кайларга гына томшык тыкмыйлар...

                              - 27 слайд -..күз бәйләнер-бәйләнмәстә...

                              - 28 слайд -...”ак ишектән” килеп керүгә, “кара ишектән” чыгып китә.

              3.   Дәрескә йомгак ясау.

                          1) Кайсы җөмләләрне нәтиҗә итеп алырга була?  (29 слайд – эшләгән эшкә нәтиҗә ясый белә алуларына ирешү максатыннан)

                              - Әле ярый, урманда чыршы күркәләре бар.

                              - Болары, димәк, тавыклар!

                              - Сыйлана бирсеннәр!

                              - Юлда ни тапса, шуңа канәгать.

                          2) Өйгә эш бирү: (30 слайд)

                                             а) рәсем ясарга – Гайфетдинов Фәнзилгә, рәсем ясарга осталыгы бар.

                                             б) укырга өйрәнергә - Шайхелисламов Радикка, уку техникасы начар.

                                             в) эчтәлек сөйләргә өйрәнергә - калган балаларга

                           3) Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урман яшәү чыганагы

Урман яшәү чыганагы (кичә):...

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Шигырь "Бәлки урман беләдер..."

Стихотворение  про лес....

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."

Урок тат.литературы в 9 классе "Урман бай ул..."...

Урман шатлыклары3класс

Табигать байлыгы...

" Кышкы урман"

6 нчы сыйныфта сингапур методикасы белән үткәрелгән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...


 

Комментарии

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Рәхмәт, Ромия.Бик матур дәрес эшкәртмәсе.