Хәсән Туфан. Иң авыр елларда.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Ачык дәрес планы. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khsn_tufanga_achyk_dres.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Алабуга муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе

“Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта(тулы)

гомуми белем бирү мәктәбе.”

                    Хәсән Туфан.

                 Иң авыр елларда.

           

                 Рус мәктәбенең татар төркемендә

          татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  өчен

                                ачык дәрес планы.

                                                                                                Алабуга шәһәре

                                                                                          3 нче урта мәктәбенең

                                                                                                татар теле һәм

                                                                                           әдәбияты укытучысы          

                                                                                            Шафикова Гүзәлия  

                                                                                                Рәхимша кызының

                                                                                                   дәрес планы.

                                                                                                                                                                                         

                                                                                           

                                                                                         

                                                                                             

                                 Алабуга-2010                                                         

                                                                   

                                       

   Дәрес темасы:       Хәсән Туфан. Иң авыр елларда.

Дәрес  максаты:     1)Язучының репрессия елларында тормышындагы

                                     фаҗигасе белән таныштыру,

                                       2)Иҗаты белән танышуны дәвам итү; алган белемнәренә таянып,шигырьләренә бәя бирү күнекмәләрен камилләштерү; сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

                                         3)Туфан иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:   Хәсән Туфан портреты,телевизор,видеомагнитофон, китапларыннан күргәзмә, шагыйрьнең үзе укуында шигырьләре, плакатлар.

Дәрес планы:

  1. Оештыру моменты:
  • исәнләшү ;
  • укучыларны барлау;
  • уңай психологик  халәт тудыру;

2.Белемнәрне актуальләштерү:

- өй эшен тикшерү: Хәсән Туфан биографиясенә дәреслектән тыш материаллар табып , сөйләргә өйрәнергә.

3. Дәрес материалын аңлату:

-темасы, максаты белән таныштыру.

-6 нчы сыйныфта үтелгән шигырьләренә күзәтү ясау;

- фаҗигале тормыш юлы турында өстәмә мәгълүмат бирү.

-фонохрестоматия материаллары белән таныштыру.

4.Дәрескә йомгак ясау.

5.Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

6.Өй эшен аңлату.

                                       Дәрес барышы:

1.Укытучы сүзе:  Хәсән Туфан...Татар поэзиясенең якты йолдызы. Тарих битләрен актарам. Дәһшәтле,фаҗигале 1937-1955 нче репрессия еллары.Аның дулкыны башта зыялыларны ,язучыларны,фән эшлеклеләрен ,артистларны,укытучыларны бөтереп алып китә. Шул өермәгә эләгеп,халкыбызның иң күренекле уллары-милләтебезнең даны, горурлыгы булган бик күп асыл затлары Сталин төрмәләрендә эзсез югала. Ил күләмендә барган репрессия афәте Хәсән Туфанны да читләтеп үтми, Сталин лагерьларында уналты ел буе гаиләсеннән, туган җиреннән аерылып торырга мәҗбүр ителә ул.

     Үзган дәресләрдә без сезнең белән Хәсән Туфанның биографиясе, тоткынлык чоры иҗаты белән танышкан идек. Хәзер шуларга өстәмәләр кертик,өй эшен тикшерик.

Өй эше тикшерелә:

1нче укучы: Хәсән Туфанны 1940 нчы елның 18нче ноябрендә кулга алалар. Моңа хәтле 5 елга якын матбугат битләрендә аның турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басылып килгән. Сүз нигездә “Ант “поэмасы турында барган. С.М.Киров истәлегенә багышланган бу поэмада кайберәүләр “җитди идеологик хаталар”, “политик сукырлык”,хәтта “бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга яла ягу “кебек “читкә тайпылулар” күрәләр.

2нче укучы: 1937 нче ел. Хәсән Туфанны язучылар союзыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Бик күп якын дуслары ,ул аралашып яшәгән язучылар (К.Нәҗми, Ф.Бурнаш, Ф.Кәрим ) кулга алыналар. Ахырдан, 1937 нче ел репрессияләре бераз сүрелә төшкәч, аларда өмет чаткылары кабына башлый. Шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә күренгәли, исемен дә, яманлап кына түгел, мактап та телгә алгалый башлыйлар.

3 нче укучы:  1940 нчы елның 18 нче ноябре. Туфанны Черек күл бинасының 3 нче катына алып менеп, 58 нче камерага ябалар. Төрмәдә Хәсән абыйның үзе белән 1 пачка башланмаган папиросы, 1 кап шырпысы гына була .Ул көн буе папирос пыскытып утыра. Бер көнне аның тартырга папиросы калмый. Аңа төрмә сакчысы,яшереп кенә, 1 уч тәмәке бирә .”Моннан да зур бүләкне гомеремдә алганым булмады”,-дип искә төшерә Хәсән Туфан.

Укытучы сүзе:  Дәвам итик . Туфан үзен нигә кулга алганнарын аңламый. Ниһаять түземсезлек белән көткән сорау алу көне. Тикшерүче Хәсән абыйга аны нәрсәдә гаепләүләрен әйтә. Ул контрреволюцион  оешма төзеп, чит ил разведкасы белән элемтәгә кереп,Совет властен таркатырга маташуда гаепләнә икән. Хәсән Туфанга гаебен танып кул куярга да үзебелән бер оешмада торган җинаятьче иптәшләренең исемен атарга гына калган икән. Әлбәттә, Хәсән Туфан мондый тәкъдимгә риза булмый. Әгәр кул куйса, моның белән күпме кешенең кулга алынуына сәбәпче булачак. Исемлектә барысы да аның танышлары, дус язучылары. Туфаннан алдагы сорау алулар тагын да кискенләшә. Аңын югалтып, гөрселдәп авып төшкәнче аягурә тоталар. Кинәт сорау алулар туктала. Беркөн Туфан пычрак газета кисәге табып ала. Өзек-өзек җөмләләрдән ул Германия белән сугыш башланганын белә.

     “Илдә ниләр бар икән?” шигыре укыла. Шигырь анализлана, шигырьнең теленә, 5 юллы строфалы ,1 нче һәм 5 нче юлларның кабатлануы эмоциональ тәэсир итү көчен арттыруы  исбатлана. Шушы шигыре белән Туфан , сугышның халыкка күпме кайгы-хәсрәт китерәчәген, гүя, күрәзәче кебек әйтеп биргәне дәлилләнә.

     “Каеннар сары иде”шигырен алдан әзерләнгән укучы яттан сөйли.

Укытучы сүзе:  Шигырьдә кем турында сүз бара? Ни өчен күңелләрдә моңсу хисләр уяна?

\Укучыларның җаваплары тыңланыла,йомгак ясала\

Укытучы сүзе: Хәсән Туфанның кызы һәм малае  бар бит. Алар  ни хәлдә икән соң? Туфан балалары  турында берни дә белми. Менә нигә безнең бу шигырьне укыгач күңелебез тетрәнә икән. Туфан бу шигырендә үзе һәм үзенең сабыйлары турында яза икән. Шигырьнең исеме дә “каеннар сары иде”.Ә сары  каен  -татар халкында кайгы билгесе.

     Сугыш чыгу белән ,Туфанның хәле бераз җиңеләя төшә. Аны допроска бөтенләй йөртми башлыйлар. Ул хатлар,передачалар ала. Үзенә дә хат язарга ирек бирәләр. Хатыны азык-төлек җибәреп тора. Ләкин Туфанның күңеле урынында түгел. Хәсән Туфанның бөтен хыялы- сугышка барып, илен якларга, үзенең ил алдындагы бурычын үтәп, булмаган гаебен кан белән юарга...Сугышка җибәрүләрен сорап ,берничә мәртәбә гариза яза. Ләкин аның гаризалары кире кагыла.Тоткынлыкта ул Ф.Кәрим белән очраша. Алар бер-берсенә шигырьләрен укыйлар. Аның “Аралагыз мине” шигыре шушы вакытта язылган.

     “Аралагыз мине “ шигыре укыла. Шигырь анализлана.

Укытучы сүзе:  Шагыйрь үзенең илендәге нинди агачларга кадәр сагынуын яза? Бу шигырендә шагыйрь үзенең биографиясен кайсы юлларда ача? “Аралагыз мине” дип Хәсән Туфан үзен нәрсәләрдән араларга куша?

\Укучыларның җаваплары тыңланыла,йомгак ясала\

Укытучы сүзе: Хәсән Туфан лагерьда бераз җиңелрәк булмасмы дип өметләнә. Ләкин Туфанны иң авыр эшкә- урман кисәргә билгелиләр. Ул тире белән сөяккә генә  кала . Туфан ризык тәмен һәм шуның белән бергә тормыш ямен дә югалта. Тик бу юлы да әҗәле җитмәгән икән. Комендатурага чакыртып, аңа бер төенчек бирәләр. Ачып караса-пәрәмәчләр,өчпочмаклар.Боларны хатыны Луиза җибәргән икән . Иренә булышу өчен, Луиза Салиаскарова, канын бирә торган булган.  Шул канга бирелгән ит,он, майга Туфанга пешереп җибәрә торган була. Соңыннан Туфанны фронт өчен кием тегү цехына җибәрәләр. Туфан колониядә 10 ел утыра.

Укытучы сүзе:     

-Ә хәзер сезгә Хәсән Туфанның үзе укуында туган телгә багышланган “Алмаз” шигырен тыңларга тәкъдим итәм. \Видеоязма тыңлау.\

-1950 нче елның декабрендә аны мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. 1953нче елның 5нче мартында Сталин үлә. Соңрак инде “шәхес культы” дигән сүзләр матбугат битләрендә күренә башлый. Хәсән Туфанның бер гаепсез булуы ачыклана. 1956 нчы елның 21 нче июнендә аңа тиешле документларын бирәләр. Хәсән абый ашкынып өенә кайта. Кайтса-хатыны үлгән.

     “Кайсыгызның кулы җылы?”шигыре укып анализлана.

“Әйткән идең...” җыры видеоязмада тыңлана.

Укытучы сүзе: Хәсән Туфан шигырьләре бүгенге көндә дә яратып укыла.Аның иҗаты бездә Туган җирне ярату, матурлыкны күрә белү, тугрылык, гаделлек хисләре тәрбияли.

Дәресебезне тәмамлап, “Агыла да болыт агыла” җырын тыңлыйк.

\Аудио язмада Р.Закиров башкаруында әлеге җыр яңгырый\

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

 

Өй эше: Викторина сорауларына җаваплар язып килергә.

Викторина сораулары:

-Х.Туфан кайчан һәм кайда туган?

-Ничәнче елда Язучылар союзыннан чыгарыла?

-Ничәнче елда кулга алына?

-10 ел Туфан кайда була?

-Ничәнче елда илгә кайта?

-Кайсы шигырьләренә җырлар язылган?

-Туфанның хатынының исеме кем?

                                                                                                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Расписаниедә кайсы көн авыр?

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?Максат:1. Укучыларның көндәлекләре турында таныштыру һәм сөйләмдә активлаштыру.          ...

"Авыру сорап килми"

Классный час на тему   туберкулез...

"Авыру сорап килми"

Классный час на тему   туберкулез...

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы.

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү масаты: 1.  Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнхгә кызыксыну тәрбия-ләүнең яңа технологияләрен тудыру.2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү ...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татар Бизнәсе авылында 1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз исемлеге язылган истәлек һәйкәлен ачу тантанасы эшкәртмәсе

Сценарий митинга, посвящённого открытию памятника участникам Великой Отечественной войны деревни Татарская Бездна в рамках социального проекта "Родная деревня  - татарская Бездна"....