Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)
учебно-методический материал по теме

Батдалова Сания Ахметовна

 

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслекләр әдәби әсәрләргә анализ ясауга багышланган.Анализны укучы үзе ясарга тиеш.Дәреслектә әзер җаваплар бирелмәгән.Укытучы җаваплпрга бәя бирә, укучыларга ярдәм итә. Кулланмалар мәҗбүр итүгә нигезләнмәгән.Һәр дәрестә укучы белән  бергә укытучы да мөстәкыйль уйлый,өйрәнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batdalova_s.a._achyk_dres.docx26.59 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениясе “4 нче утра белем бирү мәктәбе” нең татар теле укычучысы Батдалова С.А.

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү

(Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслекләр әдәби әсәрләргә анализ ясауга багышланган.Анализны укучы үзе ясарга тиеш.Дәреслектә әзер җаваплар бирелмәгән.Укытучы җаваплпрга бәя бирә, укучыларга ярдәм итә. Кулланмалар мәҗбүр итүгә нигезләнмәгән.Һәр дәрестә укучы белән  бергә укытучы да мөстәкыйль уйлый,өйрәнә.

А.Яхин программасы һәм методикасы безне күп нәрсәгә өйрәтә.Иң йомшак баланы да китапка тарта,әдәби әсәр укырга мәҗбүр итә, бала үз уңышларын күрә, кызыксына, эзләнә, фикер йөртә. Әдәбият дәресләре шундый булырга тиеш тә.

Әдәби әсәр – иҗади фикер җимеше ул.Әдип үз әсәрендә тормыш турында уйлана,уйларын укучысы белән уртаклаша, тормышка бәя бирә.Укычы да тормышка бәя бирергә тиеш була. Бәя бирү алымнарын белми торып, әсәрнең эчтәлеген ачып булмый.

5нче сыйныфларда төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнүгә урын бирелә.Укучылар дәреслектәге мәзәкләргә анализ ясаганнан соң ,мин аларга үзем һәм укучылар тарафыннан җыелган мәзәкләрне дә тәкъдим итәм.

Әлеге дәрес эшкәртмәсендә сүз шул турыда барачак.

Тема: Мәзәкләренең төзелеше.

Максат: Мәзәкләргә анализ ясарга өйрәнү.Юморларда хәйлә алымын ачыклау.Укучыларны иҗади эшкә тарту.

“Менә сиңа антоним”,”Телефон номеры”,”Врач булдым”,”Мәче оясы”,”Менә хәзер белдем” дигән мәзәкләр файдаланыла.

Җиһазлау: А.Яхин төзегән әдәбият,”Мәгариф” журналы,№2 ,1991; “Мәгариф” журналы №4 2003 ел, тема буенча презентация.

Дәрес барышы:

1.Үтелгән дәрес материалын кабатлау.

Түбәндәге сорауларга җаваплар алына.

1. Мәзәк язма әдәбият жанрымы, әллә халык авыз иҗаты әсәреме?

2. Юморның нигезендә нәрсә ята? (сорауларны слайдта күрсәтергә)

Җаваплар мондыйрак эчтәлектә булырга мөмкин:

- Мәзәк язма әдәбият жанры түгел, халык авыз иҗаты әсәре. Ул күңелдән сөйләнә торган көлкеле хәл, вакыйга. Мәзәк дигәндә без барыннан да элек шаян рухлы, көтелмәгәнчә тапкыр, көлкеле җыйнак вакыйганы күз алдына китерәбез. Ул халыкның күңел күтәренкелеген, шаянлыгын,  жорлыгын чагылдыра.

-Юморның нигезе – каршылык. Ләкин ул үзенчәлекле каршылык.Каршылыклы якларны җыеп торучы ике алым бар: күренешләрнең әһәмиятле булмаган ягыннан мәгънә чыгару һәм әсәрдәге күренешкә автор бәясе.

Бер укучыдан “Бәхәс” мәзәгенең эчтәлеге сөйләтелә, түбәндәге сорауларга җавап алына.

1. Әхмәтнең хәйләсе нәрсәдән гыйбәрәт?

2. Бәхәсләшүчеләрнең кайсысы хаклы?

-Бу мәзәктә каршы якның берсе-хәйләкәр Әхмәт. Икенче каршы як –бай. Бәхәстә вакыт искә алынмый.Бай “бер, ике, өч” дип санау арасын исәпкә алып бетерми. Әхмәт, шуннан файдаланып, вакытны махсус суза. Мәзәкләрнең һәркайсында ике хаклык була. Әхмәтнең хаклыгы чын хаклык түгел, ә өлеш хаклыгы гына.

Укытучы. Әйе, укучылар, сез дөрес әйттегез. Хәйлә хәйләгә җавап биргәндә генә хаклы була ала. Финал, соңгы сүз – мәзәкләрдә гаять зур әһәмияткә ия, ул –мәзәкләр композциясенең иң мөһим элементы. Анда аның бөтен гыйбрәтле мәгънәсе тупланган була. Игътибар иткәнегез бардыр: мәзәкләрнең баштагы һәм уртадагы өлешләре гади хикәяләү  - сөйләүдән гыйбәрәт. Бу өлешләрдә әлә уен-көлке дә, шуклык-мәзәклек тә күренми. Сөйләүче вакытыннан алда көлдереп, жор сүзнең кадерен җибәрәсе килми. Ул аны комик чишелеш рәвешендә генә әйтеп сала. Соңгы җөмлә мәгънә ягыннан бик нык эшкәртелгән була. Без бүгенге дәрестә дә мәзәкләргә анализ ясауны дәвам итәбез.

II.Яңа дәрес материалын укучыларга җиткерү.

(материал презентация рэвешендә күрсәтелә)

Түбәндәге мәзәкләр укучыларыбыз тарафыннан җыеп алынган иде.

Мин аларны эшкәртеп сезгә тәкъдим итәм.

Бирем. Каршы якларны табыгыз. Аларны каршылыгы күренерлек итеп языгыз. Хәйлә алымын ачыклагыз.

1 нче мисал.

Менә сиңа антоним.

Укытучы укучыларга антоним сүзләргә мисаллар китерергә куша.Шунда Сәрвәр исемле укучы бик тиз әйтеп куя:

-Гайнетдинов, Мәйләвиев...

-Бу сүзләр ничек капма-каршы мәгънәле була соң?

-Ник булмасын. Гайнетдинов “5” легә , ә Мәвләвиев “2” легә укый бит.

2 нче мисал

Телефон номеры

Укытучы дәрестә шундый сорау бирә:

-Әйт әле,Сәрвәр,ни өчен Габдулла Тукай портреты астына “1886-1913” дип язылган .Бу саннар нәрсәне аңлата?

-Минемчә бу саннар аның телефон номеры булырга тиеш.

3 нче мисал

Врач булам

-Бигрәк начар язасың,улым.Бер сүзеңне дә танып булмый.Үскәч, кем генә булырсың инде...

-Кайгырма, әни. Врач булачакмын мин.Үзең бит беркөнне... (Сәрвәрнең фикерен әйтеп бетерергә).

4 нче мисал

Мәче оясы.

Укытучы биология дәресендә укчыларга сорау бирә:

-Мәчеләр сыерчык ояларына менеп йөрмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Аларның үзләренә оялар ясап куярга кирәк, дип җавап бирә Сәрвәр

5нче мисал

Менә хәзер белдем.

5нче сыйныфта әдәбият дәресе бара. Ничә карасаң, Әхминең имән бармагы борын тишегендә. Укытучы түзми, кисәтү ясый:

-Актарма борыныңны, бармагыңны сындырасың бит.

Шулвакыт Сәрвәр урыныннан сикереп тора һәм болай ди:

-Э-э-э.Менә ни өчен безнең хезмәт укытучысы Идрис абыйның...(Сәрвәр тагын ничек дәвам итә?)

Укучылар тарафыннан мондый җаваплар бирелә:

1. Каршы яклар: Гайнетдинов “5” легә укый, ә Мәйләвиев “2” легә укый. Ике вакыйганы антоним сүзе берләштерә. “5”легә һәм “2” легә уку чыннан да каршы мәгънәдә тора. Сәрвәр шуны күздә тота. Ә җавапта бирелгән ике фамилия берничек тә антоним була алмый. Сәрвәр аның бу ягын исәпкә алмый. Сәрвәр чынлыкта дөрес җавапны белә,ләкин юмор тудыру өчен ул икенче төрле әйтә..

2. Каршы яклар: телефон номеры- шагыйрьнең туган – үлгән еллары. Ике вакыйганы саннар сүзе берләштерә. Сәрвәр бу саннарның нәрсә аңлатканын белми, шуңа күрә хәйлә юлына баса.

3. Мәзәкнең ахыры: “...бу врачларның язуын һич укып булмый”, дидең. Каршы яклар:начар язу – киләчәк өчен борчылу, начар язу – яхшы. Малай чыннан да врачларның язуы начар дип уйлый.

Малай уенча, алар начар язсалар да, әнә бит врач булганнар. Аларның үз сүзләре үк каршылык тудырырга сәбәпче булган. Малай ул сүзләрне үз файдасына искә төшерә. Шул сәбәпле юмор барлыкка килә.

4. Каршы яклар: мәче оясы – сыерчык оясы. Ике вакыйганы оя сүзе берләштерә.Сәрвәрнең җавабы укытучы көткән җавапка каршы килә. Ул бирелгән сорауның җавабын белми, шуңа күрә хәйлә юлына баса. Мәчеләр сыерчык оясына сыерчыкларны тоту өчен менә, ә җавапта алар үз оялары булмаган өчен менәләр, дип аңлатыла. Ә чынлыкта мәчеләрнең оялары булмый.

5. Мәзәкнең ахыры: ...имән бармагы юк икән. Каршы яклар: Әхминең имән бармагы – Идрис абыйның имән бармагы. Ике вакыйганы бармак сыну сүзе берләштерә. Сәрвәр хәйләкәр. Ул бер вакыйганы икенче вакыйгага күчерә. Укытучы бармакларны борынга тыгуның әдәпсезлек икәнен искәртергә тели, ә Сәрвәр бармак сынуның туры мәгънәсен күздә тота. Малай үзенең гаебен танымый, бармак белән борында казыну аның гадәтенә кергән. Ул башкаларның игътибарын бу очракта бөтенләй катнашы булмаган Идрис абыйның бармагына юнәлтә һәм көлкеле ситуация тудыра.

Укытучы укучыларның җавапларын тулыландыра һәм чагыштыра.

Укучыларның җаваплары анализлангач, дәрескә йомгак ясала. Шуннан соң өйдә эшләп килү өчен түбәндәге мәзәкләр бирелә.

Бирем. Түбәндәге мәзәкләрә анализ ясарга һәм юмор ясалу төрен күрсәтергә.

Җырлап кына утыра.

-Улым, самавыр чыкмадымы икән,карап кына кил әле, -диде әнисе.Сәрвәр бераз торгач, әйләнеп килде һәм:

-Әни, самавыр беркая да чыкмаган, урынында җырлап кына утыра, -диде

Кәҗә сакалы.

Сәрвәр ике әбинең сәйләшүен тыңлап утыра. Әбиләрнең берсе:

-Без кәҗә сакалын ашап үстек,дигән авыр сулап.

 Сәрвәр бик гаҗәпләнеп:

-Әби, кәҗәнең сакалын да ашарга ярыймыни?- дип сораган

Йөзъяфрак.

Күрше хатыны үзенең авыруыннан зарлана. Сәрвәрнең әнисе үзенең киңәшләрен бирә:

-Ә меңъяфрак эчеп карамадыңмы соң?

-Юк әле. Күп булса йөз тирәсе генә булгандыр, -ди күрше хатыны.

                                                  Тезис.

Тема:

Фәнни эшне башкаручы: Сафин Илсур,11 нчы класс укучысы.

 Фәнни җитәкче: Батдалова Сания Әхмәт кызы,4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теманың актуальлеге: татар әдәбияты исемнәргә бай. Алар арасында күренекле шагыйрь,дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин аерылып тора.Иң беренче чиратта,ул балалар шигъриятендә танылу алды. Аннан җырлары белән. Соңгы кырык елда Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны җырламаган,һич тә булмаса үз алдына авыз эченнән генә көйләмәгән берәр татар кешесе бар микән?Шагыйрь үзе әйтергә яратканча,”иманым камил”,юктыр.

   Эшемнең максаты: Роберт Миңнуллин шигырьләренә язылган җырларны ачыклау,барлау.Мөмкин кадәр язылу тарихын өйрәнү.Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Шагыйрьнең тормыш юлы белән якыннан танышу,өйрәнү;
  2. Иҗаты,шигырьләрен укып өйрәнү,барлау;
  3. Җырга әйләнгән шигырьләрен барлау,язылу тарихларын өйрәнү.

Хезмәтем кереш,төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора.Соңыннан кулланылган әдәбият исемлеге күрсәтелде.

   Роберт Миңнуллин,һичшиксез,талантлы,үзенчәлекле,үзенчә генә яза торган,киләчәге зур булган шагыйрь. Эшләгәннәре дә аз түгел,аларга сокланырлык та. Мәсәлән,кайсы шагыйрьнең 100 дән артык (бәлки,тагын да күбрәктер) шигыренә 20 композиторның көй язганы бар? Ә, Р.Миңнуллинныкына  яздылар. Моны бары тик җыр тексты гына язып утыручылар да булдыра алганы юк әле...

Бу саннарга комментарий-аңлатмалар кирәкми.Әлеге җырларны балалар да,яшьләр дә,өлкәннәр дә ихластан,яратып җырлыйлар һәм тыңлыйлар.Елмаялар,көләләр,елыйлар,моңланалар...

   Роберт Миңнуллин өлгергән,җитлеккән,үз кыйбласын тапкан,үз юлыннан кыю атлап баручы шагыйрь ул. Киләчәктә дә безне яңадан-яңа иҗат җимешләре белән куандырыр,дип ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Альберт Яхин программасы буенча мастер - класс

Альтернатив программа - А. Г. Яхин программасы- нигезендә фикерләүгә өйрәтү, әсәргә анализ ясау ята. Башлангыч сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслек һәм методик кулланма  бер автор тарафы...

Җырларның эчтәлеге (А.Яхин методикасы буенча үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе

А.Яхин методикасы нигезендә төзелгән әлеге дәрес укучыларны халык авыз иҗатының бер төре булган җырлар, аларның төзелеше турында мәгълүмат биреп кенә калмый, халкыбызның образлы фикерләвен күрергә, ан...

Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шигырләргә нигезләнгән күнегүләр систнмасы...