9класс өчен татар теленнән эш планы
календарно-тематическое планирование (9 класс) по теме
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
9kl.tat_.t.doc | 369.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
Программа Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” (авторлары:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова) нигезендә төзелгән, Казан,”Мәгариф”,2010 ел.
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Татар теле укытуның максатлары:
- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
- укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
- татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.
Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.
Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.
Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.
Сөйләм эшчәнлеге төрләрен ( тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.
Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.) үзләштерү. Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.
Иҗтимагый - мәдәни, әхлакый, көнкүреш,, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.
Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.
Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.
Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.
Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.
Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.
Укыту планында 9 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем.
Дәреслек : К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф.Фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов Татар теле ( рус урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек ) Казан “Мәгариф” 2005 нче ел.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
- телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөре куллану;
- тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә ( радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
- сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион) саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
- татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
- сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;
- текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгели белү;
- сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;
- ана теленең грамматик категорияләрен белү;
- грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
- сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;
- җөмләгә синтаксик анализ ясау;
- төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;
- төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
- синтетик һәм аналитик иярчен кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;
- текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;
- бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы
- текстларны телдән яки язмача әзерләү;
- җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;
- сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
- тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында
сөйләшү күнекмәләренә ия булу;
- туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;
- текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
- тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
- ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
- татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның
- иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Контроль диктант - ел башында 105-120 сүз, ел ахырында 115-125 сүз
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме
ел башында 475-500 сүз (240-250 - язма күләме)
ел ахырында сүз 500-525(250-260 язма күләме)
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Программа эчтәлеге
Бүлекләр
| Сәгать саны |
1. Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү. | 2 |
2. Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация а) гомуми мәгълүмат б) тезмә һәм иярченле кушма җөмлә в) ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләр | 38 |
3.Текст синтаксисы һәм пунктуация | 13 |
4.Стилистика һәм сөйләм культурасы | 8 |
6.5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау | 9 |
Татар теленнән практик эшләр
Ел буена сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать
I чирек | II чирек | III чирек | IY чирек | Еллык | |
Сәгать саны | 70 | ||||
Контроль дәресләр (контр.диктант,изложение, зачет) | 2 | 2/1 | 2 | 2/1 | Диктант-6 Излож.-2 Тест - 2 |
Административ контроль эшләр |
| 1 |
| 1 | 2 |
IX нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерергә һәм камилләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә | Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү | Фикерләү белән бәйле күнекмәләр | Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше |
1.Уку мәсьәләләрен мөстә- кыйль билгеләү. 2.Уку операцияләрен план- лаштыру. 3.Белем алуның рациональ ысулларын сайлау. 4. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү. 5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү. | 1.Дәреслек белән эш итә бе- лү. 2.Төрле чыганаклар белән мөс- тәкыйль эш итә белү. 3.Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. 4.Белемнәрне системалаш- тыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану. 5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку. 6.Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү. 7.Вакытлы матбугат басмала- ры белән даими эшли белү. | 1.Уку мәсьәләсен куя белү. 2.Яңа теманы аңлауга мотив ту- дыру. 3.Танып белү активлыгын үстерү. 4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү. 5.Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:
морфологик анализ;
морфологик анализ;
анализ; 6. Тикшеренү ысуллары: - модельләштерү; - охшатып эшләү; 7. Логик алымнардан чагыштыру, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау кү- некмәләре булдыру. | 1.Телдән сөйләм: - кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе; -сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә бе- лү күнекмәсе; - диалоглар төзү күнекмәсе; 2.Язма сөйләм: - күчереп язу; -фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирел- гән темага сочинение язу- 6(1)
изложение язу- 5(2) ел башында 270-310 сүз (125-130 - язма күләме) ел ахырында сүз 310-350 (130-135 язма күләме) сүзлек диктанты-26-34 сүз контроль диктант - ел башында 85-100 сүз, ел ахырында 95-110сүз -эш кәгазьләре язу (гариза,хат, акт) |
Укыту – методик комплекты
- “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В. А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
- Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.Х. Хаков, Г.Г.Измайлова, Э.Х.Хәмидуллина. Казан, 2005.)
3. Дәреслек : К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф.Фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов Татар теле ( рус урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек ) Казан “Мәгариф” 2005 нче ел.
4.Татар теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова.- Казан, “Мәгариф”, 2005.
5. Хәзерге татар әдәби теле Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан, “Мәгариф”, 1994.
- Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.-Казан:”Раннур”, 2000.
- Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. М.З.Зәкиев. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”,1984.
- Татар теле грамматикасы. Фонетика һәм морфология. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”,1970
- Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Яңалиф”, 2006.
- Татар теленнән тестлар. Н.В.Максимов. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008.
- Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2003.
- V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, З.Н.Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г.Фәрдиева. Казан, “Мәгариф”, 2003.
- Язма эшләр җыентыгы. Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф”, 2004.
- Татар урта мәктәбендә синтаксик анализ. Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. Казан, “Мәгариф”, 2007.
- Татар теле. Анализ үрнәкләре. Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.
- Татар телендә тыныш билгеләре. Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. Казан: Мәгариф, 2004
- Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. Казан, Мәгариф, 2005
Дәресләрне календарь – тематик планлаштыру
№ | Дәреснең темасы | Сәг. сан. | Дәрес тибы | Укучылар эшчәнлегенә характеристика, эш төрләре | Контроль төрләре, бәяләү үлчәмнәр. | Материалны үзләштерүне камилләштерү нәтиҗәсе | Якынча өй эше | Үткәрү вакыты | |
срок | факт | ||||||||
1 | Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау | 1 | Катнаш | Алдагы сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау (җөмлә, җөмлә кисәкләре, җөмләнең тиңдәш кисәкләре, җөмләнең аерымланган кисәкләре,кереш сүзләр, гади җөмләләрнең составы,әйтү максаты буенча төрләре Әңгәмә, укытучы сүзе, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү | 2 нче күнегүдә җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыыннан тикшерергә, сорауларга җавап бирергә(№2). | Җөмләләрне сүзләрдән һәм сүзтезмәләрдән аера белү, иярүче һәм ияртүче сүз. белүгә ирешү | 6 нчы күнегү (язма) 4б. сорау. җавап бирергә | ||
2 | Гади җөмлә синтаксисын кабатлау | 1 | Белемнәрне гомумиләштерү | Яңа идеяләр булган белемнәргә нигезләнепбирелә, тормыш белән бәйләнеш күздә тотыла, дәрес ахырында яңа белемнәр булганнары белән чагыштырыла , логик фикер йөртү,анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау | 3 нче күнегү сорауларга телдән җавап бирергә | Җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелуын аңлатырга, гади җөмләгә синтаксик анализ ясый белергә составы һәм әйтү максаты буенча төрен билгеләргә. | 11 нче күнегү (язма) | ||
3 | Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация Гади һәм кушма җөмләләрнең уртак һәм аермалы яклары. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Сорау-җавап эшчәнлегенә нигезләнеп, материалны аңлату, күнегүләр эшләү, проблемалы биремнәр,техник чараларны куллану, җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау | Дидактик материалдан мөстәкыйль эш, сорауларга җавап бирергә | Кушма җөмләләрне гади җөмләләрдән аера белү. | 14 нче күнегү, 10б.кагый- дә өйрә- нергә | ||
4 | Кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру
| Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр), кереш күнегүләр, яңа материалны кабул итү Һәм аңлау, өйрәнү объекты буенча фикер йөртү | 14-15 нче б. белемегезне тикшерегез, сорауларга телдән җавап бирергә | Кушма җөмләләр- нең төрен билгели белү | 12б.кагыйдә өйрәнергә, әдәбият дәреслеген- нән кушма җөмлә.языр. | ||
5 | Тезмә кушма җөмләләр Тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар. | 1 | Катнаш (комбинированный) | Аерым төшенчәләр өстендә эш, төп фикер- не аера белү, белем, оста- лык, күнекмәне анализлау, биремнәрне үзлектән эшләү, аерым факторларга нигезләнгән материал буенча белемнәрне тикшерү – беседа, сорау (телдән һәм язма) әңгәмә, дәреслек белән эш, логик фикер йөртү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. | Мөстәкыйль эш, 18 нче күнегү (телдән) кушма җөмлә эчен дәге гади җөмләләрне бәйләүче чараларын табып, теркәгечле-ме,теркәгеч-сезме икәнен исбатларга | Кушма җөмлә эчендәге гади җөмлә- ләрнең бәйләүче чаралары буенча тезмә кушма җөмлә- ләрнең төрен билгеләргә,тыныш билгеләренең куе- луын аңлатырга Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген билгеләү,бәйләүче чараларын күрсәтә белүгә ирешү тыныш билгеләренең куелуын аңлату, җөмләнең схемасын төзү. | 19 нчы күнегх (телдән) 15-16б. каг. өйр. | ||
6 | Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Максатны, бурычларны әйтү, материалга кы- зыксыну уяту, сорау- җавап эшчәнлегенә нигезләнеп, материалны бирү, үрнәк буенча бирем- нәр эшләү ,логик фикер йөртү,анализ, гомумиләш- терү,нәтиҗә ясау | Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр кулланып, “Туган тел” тур. хикәя язырга. | Җөмләнең теркәгечле тезмә кушма җөмлә икәнлеген билгеләү. Тезмә кушма җөмлә- ләрне сөйләмдә дөрес куллану. | Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр уйлап яз. 17б. каг.өйр. | ||
7 | Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әңгәмә, дәреслек белән эш, логик фикер йөртү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр), группалап эшләү алымы, тест | Искәртмәле диктант | Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелуын аңлату, җөмләнең схемасын төзү. | 24 нче күнегү (язма) | ||
8 | Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау | Гади җөмлә- ләре санау, каршы кую интонация- ләре ярдә- мендә бәй- ләнгән куш- ма җөмләләр кулланып, “Истәлекле көн” турын. кечкенә хи- кәя язырга | Җөмләнең теркәгеч- сез тезмә кушма җөмлә икәнлеген билгеләүгә ирешү | Теркәгеч- сез тезмә кушма җөмләләр уйлап яз., 19. каг.өйр. | ||
9 | Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Белемегезне тикшерегез, 22 б. сорау. Җавап | Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелуын аңлатуга җөмләнең схемасын төзүгә ирешү | 30 нчы күнегү синтаксик анализ яс. 22б. сорау. җавап | ||
10 | Тикшерү диктанты “Курайлы елга” 9нчы сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр З.Н.Хәбибуллина – Казан, 2003 ел-70-71 нче бит. | 1 | Контроль дәрес | Үз-үзеңә контроль ясау | Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ | Тезмә кушма җөмлә-- ләрне куллана белү | |||
Иярченле кушма җөмләләр. | |||||||||
11 | Иярченле кушма җөмләләр.Баш һәм иярчен җөмләләр. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау, сүзлекләр. | Тәрҗемә күнегүләре. Баш һәм иярчен җөм- ләләрне бил- геләп, рус- ча, татарча җөмләләр- нең бәйләү- че чарала- рын чагыш- тырыгыз, ох- шаш, аерма- лыкларны аңлатырга. | Иярченле кушма җөмләнең төзеле- шен белүгә, баш һәм иярчен җөмләләрне таба белүгә ирешү Күнегүләрдән ияр- ченле кушма җөмлә- ләрне табу,сорау куеп,баш һәм иярчен җөмләләрне билге-ләү,бәйләүче чара- ларын табу,иярчен җөмләләрнең төзеле- ш ягыннан төрен билгели белү | 26-27б.каг өйрәнергә 36 нчы күнегү | ||
12 | Аналитик иярчен җөмләләр. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш | Өч җөмлә языгыз, синтаксик анализ ясагыз. | Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормаган чаралар ярдәмендә бәйләнгән иярченле кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү. Ү | 30б каг.өйр. дустыгыз турында диалог төзергә. | ||
13 | Аналитик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре. | 1 | Катнаш (комбинированный | Дидактик материал, дәреслек, җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау | 32 б. белеме- гезне тикше- регез. Сорау ларга җавап бирегез. | Текстта аналитик иярченле кушма җөмләләрне таба белүгә ,бәйләүче чараларын билгеләүгә тыныш билгеләрен куя белүгә ирешү | 32б. сорау. җавап, 40 нчы күнегү | ||
14 | Синтетик иярчен җөмләләр. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | 45 нче күне- гү. Җөмлә- ләрнең тө- зелешләре ягыннан тө- рен билгелә- гез, схемала- рын төзегез. | Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында- гы чаралар ярдәмен- дә бәйләнгән иярчен- ле кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирүгә, аңлауларына ирешү | 33-34б. каг.өйр., 43 нче күнегү (телдән) | ||
15 | Синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Дәреслек, кагыйдәләр белән эш, җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ | Белемегезне тикшерегез. Сорау Сорауларга җавап бирегез, 36б. | Текстта синтетик иярченле кушма җөмләләрне таба белүгә,бәйләүче ча- раларын билгеләүгә, тыныш билгеләрен куя белүгә ирешү | 35б.каг.өйр. 46 нчы күнегү (язма) | ||
16 | Иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы, рус телендә бирелеше | 1 | Катнаш (комбинированный | Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, кагыйдәләр белән эш | Русча би- релгән җөм- ләләрне ике вариантта (аналитик һәм синте- тик җөмлә- ләр белән) тәрҗемә итәргә сино- нимик җөм- ләләр төзергә. | Төзелешләре ягын- нан төрле булган синонимик җөмлә- ләр төзүгә, бер үк сүзләрдән торган җөмләләр арасын- нан синонимик җөм- ләләрне табуга ирешү | 36-37б каг. өйрәнергә, 50 нче кү- негү | ||
17 | Изложение “Иң кадерле урын” V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр З.Н.Хәбибуллина – Казан, 2003 ел-86 бит | 1 | Контроль дәрес | Үз-үзеңә контроль ясау | План төзү | Текстны ишетеп аңлау, төп фикерне билгели белү. | |||
18 | Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. | 1 | Белемнәрне гомумиләштерү | Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр), кереш күнегүләр, яңа материалны кабул итү Һәм аңлау, өйрәнү объекты буенча фикер йөртү | Белемегезне тикшерегез, 41б., сорау- ларга җавап бирергә. | Иярчен җөмләләр- нең мәгънә ягыннан төрләрен, аның ни- чек билгеләнүен, та- тар һәм рус теллә- рендә иярчен җөмлә- ләрнең мәгънә ягын- нан төрләренең бер- берсенә туры килү-килмәвен белергә. | 30-40 б. каг. өйр. 52 нче күнегү | ||
19 | Иярчен ия җөмлә. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Дидактик материал, дәреслек, җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау | Белемегезне тикшерегез, 43 б. сорау- ларга җавап бирегез. Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әйтеп яздыра) | Иярчен ия җөмләнең функцияләрен,сорау- ларын,бәйләүче чара- ларын белү, анали- тик ия һәм синтетик ия җөмләсе булган җөмләләрне язу, тыныш билгеләре- нең куелуын аңлатуга ирешү | 41б.каг.өйр. Иярчен ия җөмләләр кертеп, яраткан шогылегез тур.хик.яз. | ||
20 | Иярчен хәбәр җөмлә. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш, сүзлек белән эш | Белемегезне тикшерегез, 45 б. сорау- ларга җавап бирегез. Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әй теп яздыра | Иярчен хәбәр җөмләнең функцияләрен,сорау- ларын,бәйләүче чара- ларын белү,иярчен хәбәр җөмләнең аналитик төре генә булуын, тыныш билгеләре- нең куелуын аңлатуга ирешү | 43 б. каг. өйрәнергә, иярчен хәбәр җөмләләр кергән, 3 мәкаль яз.килергә | ||
21 | Иярчен тәмамлык җөмлә. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, сүзлек белән эш, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Белемегезне тикшерегез, 47 б. сорау- ларга җавап бирегез Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әйтеп яздыра | Иярчен тәмамлык җөмләнең функцияләрен,сорау- ларын,бәйләүче чара- ларын белү, анали- тик ия һәм синтетик ия җөмләсе булган җөмләләрне язу, тыныш билгеләре- нең куелуын аңлатуга ирешү | 45б.каг.өйр. 64 нче кү- негү | ||
22 | Иярчен аергыч җөмлә, тест | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш | Белемегезне тикшерегез, 50 б. сорау- ларга җавап бирегез Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әй- теп яздыра) | Иярчен аергыч җөмләнең функцияләрен,сорау- ларын,бәйләүче чара- ларын белү, анали- тик ия һәм синтетик ия җөмләсе булган җөмләләрне язу, тыныш билгеләре- нең куелуын аңлатуга ирешү | 68 нче күнегү 50б.сорау. җавап | ||
23 | Иярчен хәл җөмләләр.Вакыт җөмлә. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Дидактик материал, дәреслек, җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау | Белемегезне тикшерегез, 53 б. сорау- ларга җавап бирегез Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әй- теп яздыра | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен вакыт җөмләсе булган кушма җөм- ләләрне аерып чыга- рып, бәйләүче чара- ларын күрсәтү, төзе- леше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү. | 51б.каг.өйр. 72 нче күнегү | ||
24 | Иярчен урын җөмлә | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш | 76 нчы би- рем. Белемегезне тикшерегез, 55 б. сорау- ларга җавап бирегез | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен урын җөмләсе булган кушма җөм- ләләрне аерып чыга- рып, бәйләүче чара- ларын күрсәтү, төзе- леше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү. | 54б.каг.өйр. 75нче күнегү синтаксик анализ | ||
25 | Иярчен рәвеш җөмлә. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Иярчен рә- веш җөмләсе булган куш- ма җөмлә кертеп, ярат- кан язучыгыз турында хи- кәя языгыз. | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик иярчен рәвеш җөмләсе бул- ган кушма җөмләләр- не аерып чыгарып, бәйләүче чараларын күрсәтү, төзелеше ягыннан төрен билге- ләү, схемасын төзү | 56б.каг.өйр. 81нче кү негү, синтаксик анализ | ||
26 | Иярчен күләм җөмлә. | 1 | Катнаш | Дидактик материал, дәреслек, җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау | Белемегезне тикшерегез, 60б. сорау- ларга җавап бирегез Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әй- теп яздыра | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен күләм җөмләсе булган кушма җөмлә- ләрне аерып чыгарып,бәйләүче чараларын күрсәтү, төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү | 58б.каг.өйр. 85нче кү- негү | ||
27 | Иярчен сәбәп җөмлә. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, тәрҗемә күнегү- ләре, нәтиҗә ясау | 89 нчы күнегү. Чагышты- рып нәтиҗә ясарга | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен сәбәп җөмләсе булган кушма җөм- ләләрне аерып чыгарып,бәйләүче чараларын күрсәтү, төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схе- масын төзү | 60б.каг.өйр. Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөм.кул- ланып, яраткан комзитор. тур. диалог төзегез | ||
28 | Иярчен максат җөмлә. | 1 | Катнаш | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш | Белемегезне тикшерегез, 64б. сорау- ларга җавап бирегез Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әй- теп яздыра | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен максат җөмләсе булган кушма җөм- ләләрне аерып чыгарып,бәйләүче чараларын күрсәтү, төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схе- масын төзү | 63б.каг.өйр. 94нче кү- негү | ||
29 | Иярчен шарт җөмлә. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Иярчен шарт җөмлә- се булган кушма җөм- ләләр кулла- нып, алдагы ял көненә планлашты- рылган эшлә- регез тур. хикәя языгыз | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен шарт җөмләсе булган кушма җөмлә- ләрне аерып чыгарып,бәйләүче чараларын күрсәтү, төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү | 65б.каг.өйр. 98нче кү- негү | ||
30 | Иярчен кире җөмлә. | 1 | Катнаш | Дидактик материал, дәреслек, җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализ ясау | Белемегезне тикшерегез, 69б. сорау- ларга җавап бирегез Синтаксик анализ (укытучы җөмләне әй- теп яздыра | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен кире җөмләсе булган кушма җөмлә- ләрне аерып чыгарып,бәйләүче чараларын күрсәтү, төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү | 67б.каг.өйр. 102нче күнегү | ||
31 | Иярчен кереш җөмлә | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, дәреслек, дидактик материал | 105 нче күнегү, 2 биремнең үз теләгәнен сайлап алып эшләү | Бирелгән җөмләләр арасыннан аналитик һәм синтетик ияр- чен кереш җөмләсе булган кушма җөмлә- ләрне аерып чыгарып,бәйләүче чараларын күрсәтү, төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү | 69б.каг.өйр. 104нче күнегү | ||
32 | Контроль диктант “Әткәм – әнкәмнең теле” Иярчен җөмләләрне кабатлау. Татар теленнән диктантлар, М.Х.Хәсәнова, казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006 – 132 бит | 1 | Контроль дәрес | Үз-үзеңә контроль | Диктант | Иярченле кушма җөмләләрне таба белү, аларга синтак- сик анализ ясау,схемасын төзү. | |||
33 | Иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп төзү. Хаталар өстендә эш. | 1 | Белемнәрне гомумиләштерү | Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү | Тест | Аналитик җөмләләр- не синтетикка, синтетик җөмләләрне аналитикка үзгәртеп төзү. | 74-75б.каг. өйрәнергә, 116нчы күнегү | ||
34 | Катлаулы кушма җөмләләр Күп тезмәле кушма җөмлә. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш, тәрҗемә күнегүләре | Индивидуаль карточкалар белщн эш. Җөмләләрне тәрҗемә итәргә, уртак һәм аермалы якларын күрсәтегез | Күп тезмәле кушма җөмләләр һәм алар- га анализ ясау тәр- тибе белән танышу, күп тезмәле кушма җөмләләр төзүгә ирешү | 77б.каг. өйр. 1 җөмлә уйлап яз., синт. анализ яс. | ||
35 | Күп иярченле кушма җөмләләр. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Искәртмәле диктант, схемаларын төзергә. | Бирелгән җөмләләр арасыннан күп ияр- ченле кушма җөмлә- ләрне аерып чыгарып,схемасын төзү. | 79-80б. каг.өйрәнер. | ||
36 | Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Сорау-җавап эшчәнлегенә нигезләнеп, материал- ны аңлату, күнегүләр эшләү, проблемалы би- ремнәр, сүзлек белән эш, логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, дәреслек, дидактик материал белән эш. | Тәрҗемә күнегүләре 122 нче күнегү схемалар. төзегез, төзелешләрендә нинди уртак һәм аермалы яклар бар? | Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләләр белән та- нышу,аларның схемасын төзү. | Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә синтак. анализ яс. (җөмлә дәфтәргә яздырыла) | ||
37 | Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Иҗади проблемалы биремнәр тәкъдим итү, укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән файдалану, дискуссия ,чагыштыру, анализ,гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, дәреслек, карточкалар | Тиңдәш түгел иярүле,бер- күп иярченле кушма җөмләләр белән танышу, аларның схемасын төзү. | Тиңдәш түгел ия- рүле күп иярченле кушма җөмләләр гәсинтак. анализ яс. (җөмлә дәфтәргә яздырыла | |||
38 | Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Иҗади проблемалы биремнәр тәкъдим итү, укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән файдалану, дискуссия, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмләнең схемасын төзү | Бер артлы иярүле, күп иярченле кушма җөмләләр белән та- нышу, аларның схемасын төзү. | Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмләләргәсинтак.анализ яс. (җөмлә дәфтәргә яздырыла | ||
39 | Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш | Белемегезне тикшерегез, 84 б. сорау- ларга җавап бирегез | Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләр белән танышу, аларның схемасын төзү. | 122 нче күнегү | |||
40 | Күп иярченле кушма җөмләләрне күнегүләр өстендә ныгыту | 1 | Катнаш | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, дидактик материал | тест | Күп иярченле кушма җөмләләрнең төзе- леше ягыннан төр- ләрен аера белү, анализ ясау тәртибен үзләштерүгә ирешү | 124 нче күнегү, 84 б. сорау. җавап | ||
41 | Күп иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлауга грамматик биремле диктант“Якты күл” 203 нче бит .Диктантлар җыентыгы, З.Н.Хәбибуллина, Казан “Мәгариф”, 2006 нчы ел. | 1 | Контроль дәрес | Үз-үзеңә контроль ясау | Бирелгән эшләрнең характерын әйтү, аларны эзлекле рәвештә үтәү | Күп иярченле кушма җөмләләрне аера, синтаксик анализ ясый белү. | |||
42 | Катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә.Сөйләмдә катлаулы кушма җөмләләрне куллану. | 11 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, дәреслек, дидактик материал | Катнаш кушма җөм- ләгә синтак- сик анализ ясарга, җөм- лә яздырыла | Сөйләмдә катнаш кушма җөмләләрне куллану. Бирелгән җөмләләр арасын- нан катнаш кушма җөмләләрне аерып чыгарып, семасын төзү. | 84б.каг.өйр. 126нчы күнегү | ||
43 | Катнаш кушма җөмләләрне күнегүләр өстендә ныгыту. | 1 | Катнаш | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, дидактик материал | 127 нче күнегү Схемаларга туры китереп катнаш кушма җөм- ләләр яз. | Гади җөмләләре үза- ра тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән кат- наш кушма җөмлә- ләргә синтаксик ана- лиз ясау. | 86б.сорау. җавап әзер. | ||
44 | Кушма җөмлә синтаксисы һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау | 1 | Катнаш | Фикер алышу, нәтиҗә ясау, карточкалар, дидактик материал, дәреслек, анализ | Белемегезне тикшерегез, 85б. сорау- ларга җавап | Гади җөмләләре үза- ра тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән кат- наш кушма җөмлә- ләргә синтаксик ана- лиз ясау | 132 нче күнегү (язма) | ||
45 | Изложение “Тукай каеннары”, 87 бит V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, З.Н.Хәбибуллина, Казан, 2003 нче ел | 1 | Контроль дәрес | План нигезендә текстның стилен саклап яза белү. | изложение, план төзү | Текстны ишетеп аңлау, төп фикерне билгели белү. | |||
Текст синтаксисы һәм Пунктуация | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш | Белемегезне тикшерегез, 94 б. сорауларга җавап | Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләлә- ре күп булу нәтиҗә- сендә бик нык җәенке- ләндерелгән гади яки кушма җөмләнең тезем бу- луына төшендерү. Бүлемнәрен, нинди интонация белән укылуын, сызыкның кайсы урынында куелуын аңлатуга ирешү | 90-92б.каг.өйр. 94б. сорау.җавап әзерләргә. | |||
46 | Текст синтаксисы турында төшенчә Текстның бер төре буларак тезем | ||||||||
47 | Чит сөйләмле текст | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Тезем һәм чит сөйләмле текст белән танышу. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә, кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерү, тыныш билгеләрен кую. | Схемаларга туры китереп җөмләләр язарга, карточкалар белән эш | Чит сөйләмле текст белән танышу. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә,кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерү,тыныш билгеләрен кую. Барлык төр җөмлә- ләрдә дә тыныш билгеләрен куя белү | 94-95б.каг.өйр Чит сөйләм кертеп җөм.язып килергә. | ||
48 | Туры сөйләм янында тыныш билгеләре | 1 | Катнаш | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Белемегезне тикшерегез, 99 б. сорауларга җавап | Чит сөйләмле текст белән танышу. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә,кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерү,тыныш билгеләрен кую. Барлык төр җөмлә- ләрдә дә тыныш билгеләрен куя белү | 96б.каг.өйр. 142нче күнегү (телдән) | ||
49 | Пунктуация турында гомуми төшенчә, тыныш билгеләрен төркемләү. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, күнегүләр эшләү, проблемалы би- ремнәр, сүзлек белән эш. | Аңлатмалы диктант | Тыныш билгеләрен кую турындагы ка- гыйдәләр җыелмасын пунктуация дип ата- луын искәртү, төрле- чә классификацияләп йөртелүен белү | 99-100б. каг.өйр. Һәр төргә җөмлә уйлап язарга | ||
50 | Җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, логик фикер йөртү, күнегүләре, тәрҗемә җөмләләр язу, нәтиҗә | Тәрҗемә күнегүләре, тәрҗемә итәргә, мәгънә үз- гәрешен күзәтеп. нәтиҗә ясау | Җөмлә белдерә тор- ган мәгънә яңалыгы аның төзелешенә турыдан-туры бәй- ле булуын, бер-бер- сеннән мәгънәләре белән аерылуын, эчтәлекне белдерүдә интонациянең ролен аңлауга ирешү | 144 нче күнегү (язма) | ||
51 | Нокта,сорау, өндәү билгеләре кую | 1 | Катнаш | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш | диктант | Нокта, сорау һәм өн- дәү билгеләре куела торган очракларны белүгә ирешү | 148 нче күнегү (телдән) | ||
52 | Күп нокталар һәм куштырнаклар кую. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Яңа идеяләр булган белем- нәргә нигезләнеп бирелә, тормыш белән бәйләнеш күздә тотыла, дәрес ахырында яңа белемнәр булганнары белән чагыштырыла, нәтиҗә ясау | Дидактик материалдан эш Туры сөйләм не куштыр- наклар эче- нә алып, тыныш билге ләрен куеп язырга | Күп нокта цитаталар- да төшереп калды- рылган сүзләр яки җөмләләр урынына куелуын, сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен дә күп- нокталарның куелуын һәм куштырнаклар куелу очрагын белүгә ирешү. | 151 нче күнегү (язма) | ||
53 | Өтер куелу очраклары. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерым төшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү, бергәләп уйлау, бәхәс алып бару, дәлилләү | диктант | Өтер куелу очракла- рын төшендерүгә ирешү | 108б.каг.өйр. 155нче күнегү | ||
54 | Нокталы өтер һәм ике нокта кую | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерым төшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү, бергәләп уйлау, бәхәс алып бару, дәлилләү | Дидактик материалдан эш, тыныш билгеләрен куеп язырга | Нокталы өтер, ике нокта куелу очрак- ларын белүгә ирешү | 110б.каг.өйр. 158нче күнегү (телдән) | ||
55 | Сызык һәм җәяләр кую. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Сорау-җавап эшчәнлегенә нигезләнеп, материал- ны аңлату, күнегүләр эшләү, проблемалы би- ремнәр, сүзлек белән эш. | изложение | Сызык, җәяләр куе- лу очракларын тө- шендерүгә ирешү | 112-113б. каг.өйр. 159нчы күнегү (телдән) | ||
56 | Синтаксис һәм пунктуацияне кабатлауга тест | 1 | Катнаш | Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү | Тест | Синтаксис һәм пунктуация темасы буенча алган белемнәрне куллана белү | 164 нче күнегү (язма) | ||
57 | Синтаксис ны кабатлауга контроль диктант “Матур булыйк!”, 205 б. Диктантлар җыентыгы, З.Н.Хәбибуллина, Казан “Мәгариф”, 2006 нчы ел. | 1 | Контроль дәрес | Үз-үзеңә контроль ясау | Бирелгән эшләрнең характерын әйтү, | Синтаксис һәм пунктуация темасы буенча алган белемнәрне куллана белү | |||
Стилистика һәм сөйләм культурасы | |||||||||
58 | Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Стандарт булмаган шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр), кереш күнегүләр, яңа материалны кабул итү Һәм аңлау, өйрәнү объекты буенча фикер йөртү | ышанычнамә язу | Әдәби тел нормаларын бозмыйча, сөйләмдә һәм язуда сүзләрне һәм сүзтезмәләрне дөрес урынга куя белү. Текстның үзенчәлек- ле билгеләрен белү, аның стилен дөрес билгеләү. |
күнегү | ||
59 | Язма сөйләм стильләре | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, гомумиләштерү, анализ, нәтиҗә ясау | Белемегезне тикшерегез, 125 б. сорауларга җавап | Күнегүләрдә текст- ларның нинди стиль- гә каравын,аларның лексик,синтаксик үзенчәлекләрен ачыклау | 171 нче күнегү | ||
60 | Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү, дидактик материал белән эш, сининимнар сүзлеге белән эш | Синонимнар сүз сүзлеге белән эш. (сүзләрнең синонимнарын табып, җөмләләр төзү. | Синонимнарның сөйләм оештыруда- гы ролен, стилистик хаталарны аңлату | 176 нчы күнегү (язма) | ||
61 | Сөйләм культурасы. Әдәби тел нормалары. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Аерым төшенчәләр өстендә эш, төп фикер- не аера белү, белем, оста- лык, күнекмәне анализлау, биремнәрне үзлектән эшләү, аерым факторларга нигезләнгән материал буенча белемнәрне тикшерү – беседа, сорау (телдән һәм язма) | тәрҗемә күнегүләре 178 нче күнегү | Сөйләм культурасы- кешенең гомуми куль турасының бер бил- гесе икәнен, кеше сөйләменә игъти- барлы булырга, аны камилләштерү өстендә эшләргә тиеш икәнен аңлауга ирешү. | 178 нче күнегү (язма) | ||
62 | Синтаксис һәм пунктуацияне күнегүләр өстендә ныгыту | 1 | Катнаш | Аерым төшенчәләр өстендә эш, төп фикер- не аера белү, белем, оста- лык, күнекмәне анализлау, биремнәрне үзлектән эшләү, аерым факторларга нигезләнгән материал буенча белемнәрне тикшерү – беседа, сорау (телдән һәм язма) | искәртмәле диктант, синтаксик анализ | Синтаксис һәм пунктуация темасы буенча алган белемнәрне куллана белү | 222 нче күнегү | ||
63 | Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Телдән һәм язма күнегүләр, өй эшенә комментария бирү, аерым төшенчәләр өстендә эш, төп фикерне аера белү, бергәләп уйлау, бәхәс алып бару, дәлилләү | Синтаксис һәм пунктуация темасы буенча алган белемнәрне куллана белү | 216 нчы күнегү (язма) | |||
64 | Синтаксис һәм пунктуация бүлеген кабатлауга тест | 1 | Контроль дәрес | Аерым факторларга нигезләнгән материал буенча белемнәрне тикшерү | тест | Синтаксис һәм пунктуация темасы буенча алган белемнәрне куллана белү | 218 нче күнегү (язма) | ||
65 | Изложение “Ана”, 92 нче бит V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, З.Н.Хәбибуллина, Казан, 2003 нче ел | 1 | Контроль дәрес | Үз-үзеңә контроль ясау | план төзү | Текстны ишетеп аңлау, төп фикерне билгели белү. | |||
66 | 5-9 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Фонетика һәм орфоэпия бүлеген кабатлау | 1 | Катнаш | Иҗади проблемалы биремнәр тәкъдим итү, укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән файдалану, дискуссия, диктант | Тест | Фонетика, орфо- эпия турында искә төшерү, фонетик анализ ясый белү күнекмәләрен, гарәп-фарсы алын- маларын, ирен гар- монясен, тартыклар ассимиляциясен искә төшерү. | 186 нчы күнегү (язма) | ||
67 | Графика һәм орфография бүлеген күнегүләр өстендә ныгыту | 1 | Катнаш | Сорау-җавап эшчәнлегенә нигезләнеп, материал- ны аңлату, күнегүләр эшләү, проблемалы би- ремнәр,техник чараларны куллану | Тест | Графика, орфография турында искә төшерү, танып белү сәләтләрен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үсте- рү. | 192 нче күнегү (язма) | ||
68 | Лексикология бүлеген күнегүләр өстендә ныгыту | 1 | Катнаш | Яңа идеяләр булган белем- нәргә нигезләнеп бирелә, тормыш белән бәйләнеш күздә тотыла, дәрес ахырында яңа белемнәр булганнары белән чагыштырыла | Тест | Сүзләрнең мәгънәсенә төшендерү, танып белү сәләтләрен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үсте- рү. | 200 нче күнегү (язма) | ||
69 | Сүз төзелеше һәм сүз ясалышын күнегүләр өстендә ныгыту. | 1 | Катнаш | Эшлекле уен, иҗади проблемалы биремнәр, группалап эшләү алымы, техник чарадан файдалану | тест | Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында искә төшерү, танып белү сәләтләрен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үсте- рү. | 2004 нче күнегү (язма) | ||
70 | Морфология бүлеген күнегүләр өстендә ныгыту. | 1 | Катнаш | Бирелгән эшләрнең торышын әйтү, аларны эзлекле рәвештә үтәү, табигатькә мәхәббәт тәр- бияләү, хикәя язу, проблемалы биремнәр, техник чараларны куллану | тест | Сүз төркемнәре турында искә төшерү, текстта сүз төркемнәрен аера белү күнекмәләре формалаштыру, өйрәнү ихтыяҗы тудыру | 209 нчы күнегү (язма) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5 класс өчен татар теленнән эш планы
Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы...
10 класска татар теленнән эш планы
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....
1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план
1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...
1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план
1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...
1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план
1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...
1кл. рус группасы өчен татар теленнән тематик план.
Предмет Сыйныф Ел буенча дәресләр саныАтнага дәресләр саны Дәреслекнең авторы Чыккан елыКүңелле татар теле. 1 класс.1993Р. З. Хайдарова, Н. Г. Галиева.Казан: Татармульт...
2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)
2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)...