5класска татар әдәбиятыннан эш планы
календарно-тематическое планирование (5 класс) на тему
Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы
Азнакай шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тинбакова Римма Варис кызының
5 нче сыйныфка (төп төркем) татар әдәбиятыннан
эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
5kl.tat_.ed_.doc | 434 КБ |
Предварительный просмотр:
«Каралды» «Килешенде» «Расланды»
МО җитәкчесе Укыту – тәрбия эшләре Мәктәп директоры
/_____/Мөбарәкшина С.Г./ буенча директор урынбасары /_____/Махонина Н.Г./
Беркетмә №______ /____/Хәбипова М.С./ Боерык №______
___ /_______2012 ел. ___ /_______2012ел. ___ /_______2012 ел.
Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы
Азнакай шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тинбакова Римма Варис кызының
5 нче сыйныфка (төп төркем) татар әдәбиятыннан
эш программасы
Мәктәп педагогик киңәшмәсе
утырышында каралды
Беркетмә № ________
_______________2012ел.
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы»на (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Татар әдәбияты (рус урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек, авторлары - Ф.Ф. Исламов, Ә.М.Закирҗанов, Казан “Мәгариф”, 2009 ел) дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы
Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары:
- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;
- тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;
- укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор
позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү;
- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле
язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;
- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;
- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,
мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
- әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;
- туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау;
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Гомуммахсус белем һәм күнекмәләр
- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;
- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;
- геройларга характеристика бирү;
- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;
- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
-татар халык авыз иҗаты жанрларыннан бәет, риваятьләр турында мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;
-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
-әдәби әсәрләрнең эчтәлеген һәм төзелешен ( тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы һ.б.) анализлый белү.
-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;
-милли бәйрәмнәрне белү.
Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:
- текстның исеме, андагы таныш исемнәр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
- укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу;
- өйрәнелгән язучылар турында сөйли белү;
- укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
- тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча сөйли белү;
- уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
- балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу;
Укуны бәяләү.
Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Класслар | Икенче яртыеллыкта | |
Иҗек саны | Сүз саны | |
V кл. | 130-190 | 70-80 |
Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.
Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.
№ | Таләпләр | Билге |
1. 2. | Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә; | “5”ле билгесе куела. |
1. 2. | Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә; | “4”ле билгесе куела. |
1. 2. 3. | Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә; Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә; Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса; | “3”ле билгесе куела. |
1. 2. 3. 4. | Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса; Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса; Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа; Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда. | “2”ле билгесе куела. |
Телдән җавапларны бәяләү.
Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.
М а т е р и а л:
- программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;
- эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.
Әдәбият дәфтәренә таләпләр
Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:
планнар
эчтәлекне хикәяләп язу
цитаталар (күчереп язу)
аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)
фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)
укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )
халык авыз иҗатыннан җирле материалла
Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.
Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.
Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.
Уку материалы:
- Укучы үзе язган текст яки сочинение.
- Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.
Материалның күләме:
Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.
Материалны сайлап алу:
- Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.
- Укытучы күрсәтмә бирә.
Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:
- Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.
- Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.
- Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.
Программаның эчтәлеге
Бүлекләр | Сәгать саны |
1. Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары. 2. Габдулла Тукай “Эшкә өндәү”,”Сабыйга”,”Эш беткәч уйнарга ярый”,”Су анасы шигырьләре. 3. Әнвәр Бакиров иҗаты турында белешмә.“Су анасы” балеты. 4. Скульптор Садри Ахунов иҗаты. 5. Әхмәт Фәйзи тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.“Тукай” романы 6. Нәҗип Думави тормыш юлы турында белешмә. “Айлы төн”, “Син-кеше” шигырьләре 7. Нәкый Исәнбәт тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Туган ил”,”Син сазыңны уйнадың” шигырьләре 8. Гаяз Исхакый тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. 9. Мәҗит Гафуриның тормыш юлы турында белешмә. “Гөлләр бакчасында”,”Кыр казы” хикәясе 10. Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы турында белешмә. “Яз башы” хикәясе. 11. Дәрҗия Аппакованың тормыш юлы турында белешмә. “Йолдызкай”,”Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. 12. Гөлсем Сөләйманова иҗаты. 13. Фатих Кәримнең тормыш юлы турында белешмә. “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкияте, “Үлем уены поэмасы” 14. Абдулла Алишның тормыш юлы турында белешмә. “Сертотмас үрдәк”әкияте, ”Чуар тавык”хикәясе. 15. Фатих Хөснинең тормыш юлы турында белешмә. “Малай белән солдат”,”Сөйләнмәгән хикәя” әсәрләре. 16. Нәби Дәүлинең тормыш юлы турында белешмә. “Бәхет кайда була?” шигыре, “Кар нинди җылы” хикәясе. 17. Нури Арслановның тормыш юлы турында белешмә. “Казан “ шигыре. 18. Гамир Дәүләтшин “Гасырлар тирәнлегеннән”,Татар халкының борынгы тарихын өйрәнү. 19. Гомәр Бәшировның тәрҗемәи хәле. “Нинди ул Татарстан?” Республика турында мәгълүмат бирү. 20. Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы турында белешмә. “Кайный, шаулый Казан урамнары” шигыре, “Ялгыз торна “ хикәясе. 21.Шәүкәт Галиевның тәрҗемәи хәле.”Алтын куллар”,”Телләр белүче каләм”, “Магнитофон онытмый”, “Саумысез арышларым” шигырьләре. 22. Рабит Батулланың тормыш юлы турында белешмә.”Дуслар дус булып кала” әкияте. 23. Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Анам теле” шигыре, “Кояштагы тап” әкияте. 24. Солтан Шәмси турында мәгълүмат бирү. “Табигатьнең газиз баласы” хикәясе. 25. Класстан тыш уку 26. Бәйләнешле сөйләм үстерү 27. Сочинение | 4 4 1 1 2 2 2 2 3 2 2 1 3 3 3 2 1 1 1 2 3 1 3 2 6 8 3 |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010); 2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2005); 3. Ф.Ф. Исламов Татар әдәбияты (рус урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек), Казан “Мәгариф”, 2004 ел
| 1. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. -Казан: Мәгариф, 2004. 2.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006 3.Ф.М.Хатипов. Әдәбият теориясе. К.:ТКН, 2000 4. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре. К.”Мәгариф”, 2003 5.Л.К.Хөснетдинова. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000 6.М.А.Мифтахова. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002 7.С.Г.Исмәгыйлова. Мәктәптә Г.Исхакый драматургиясе. Алабуга, 2001 8.Я.Х.Абдрәхимова. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: Мәгариф 9. Я.Х.Абдрәхимова. Әдәбият дәресләрендә бәйлә- нешле сөйләм үстерү. К.: Мәгариф, 2007 10.Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К: ТКН, 1986 11. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдә- бияты. К.: Раннур нәшрияты, 2001 12. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әмине- ва. Әдәби әсәргә анализ ясау. К.:Мәгариф нәшрияты, 2005 13.Ф.Ә.Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә. К.: Яңалиф н-ты, 2006 14. Д.Ф.Заһидуллина. Яңа дулкында. К.: Мәгариф, 2006 15. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әмине- ва. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: Мәгариф нәшрияты, 2007 16.”Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Мәйдан” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары | 1.Әдәбият белеме сүзлеге. 2. Исламов. Татар әдәбиятын укыт- канда милләтара бәйләнеш, К.: Мәгариф,2000. 3.Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К: ТКН, 1986 4. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: Раннур нәшрияты, 2001. 5. Т.Н.Галиуллин. Шигърият баскыч- лары. К.: “Мәгариф”, 2002. 6.М.Ш.Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы катламнары. К.:”Мәгариф”, 2005. 7. Д.Ф.Заһидуллина. Яңа дулкында. К.: Мәгариф, 2006 8. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре. 9. М.Ш.Җәләлиева. Әдәбиятыбызның Җырлы чишмәләре.К.:Мәгариф”, 2001. 10.Синонимнар сүзлеге. К.:”Мәгариф” 11.”Татарстан яшьләре” газеталары, .”Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Мәйдан”журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары. |
Календарь – тематик планлаштыру
№ | Дәреснең темасы | Сәг. саны | Дәрес тибы | Укучылар эшчәнлегенә характеристика, эш төрләре | Контроль төрләре, бәяләү үлчәмнәре | Материалны үзләштерүне камилләште-рү нәтиҗәсе | Өй эше | Үткәрү вакыты | ||
План | Факт | |||||||||
1 | Халык авыз иҗаты. «Зирәк карт» әкияте. | 1 | Катнаш дәрес | Сәнгатьле уку, фикер алышу, со-рауларга җавап бирү, әңгәмә кору, рольләп уку, эч-тәлек өстендә эш, образларга харак-теристика, иҗади сөйләү | Эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап | Әкият жанрларын аера белү, әкиятнең эчтәлеген аңлау. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкать- лелек, миһербанлылык тәрбияләү | Әкият жанрларын белергә "Зирәк карт” әкиятен укырга, эчтәлек сөйләргә | |||
2 | «Җил арба» әкияте. | 1 | Яңа материалны өйрәнү | Уку, фикер алышу, сөйләү, образларга характеристика, сорауларга җавап бирү, иҗади сөйләү, план буенча әңгәмә | Эчтәлек сөйләү, характеристика төзү | Нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу. Әкиятнең эчтәлеген аңлау. | “Җил арба” әкиятенең эчтәлеген сөйләргә, сорауларга җавап | |||
3 | Сыйныфтан тыш уку.Татар халык әкиятләре | 1 | Кл. тыш уку | Монолог, диалог, фикерләү, эзләнү, дәлилләү | Эчтәлек | Нәтиҗә ясый белү , үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу. Әкиятнең эчтәлеген аңлау. | Үзеңә ошаган әкиятнең эчтәлеген сөйләргә. | |||
4 | Мәкаль, әйтем | 1 | Катнаш дәрес | Сорауларга җавап бирү, фикерне исбатлау, нәтиҗә чыгару | Иҗади эш, табышмак, мәкаль, әйтемнәр уйлау, сорауларга җавап бирү. | Аларның табигатенә хас төп сыйфатларны белү. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлелеген көчәйтү чаралары булуы. | Әйтем һәм мәкальләр язып килергә | |||
5 | Мәкаль һәм әйтемнәрнең уртак һәм аермалы яклары | 1 | Катнаш | Әңгәмә, фикер алышу, эзләнү, төркемләп эзләнү | Мәкаль һәм әйтемнәр- нең уртак һәм аермалы якларын үзләштерү. Аларда халык акылы, тәҗрибәсе чагылыш табуын билгеләү | 10 мәкаль ятларга | ||||
6 | Әкият-табышмак, тизәйткеч һәм шарадалар . | 1 | Катнаш дәрес | Табышмакларга җаваплар эзләү, сорау-мәсьәләләр, биремнәр өстендә эш, иҗади сөйләү | Укучыларны ны мәкаль һәм әйтемнәрне тупларга өйрәтү. | Шарадалар язып килергә, тизәйткеч өйрәнеп килергә, | ||||
7 | Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, бирү, сәнгатьле уку фикер алышу | Биографиясе, иҗаты турында мәгълүмати булу, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу | |||||
8 | Б.с.т.ү Тукай музеенда (музейлар турында сөйләшү) | 1 | Дәрес-диспут Б.с.т.ү. | Әңгәмә, сөйләү-алату, электрон дәреслек | Музей төрләре турында белешмә алу(тарихи, табигатькә,аерым шәхесләргә һ.б. караган музейлар). Тукай музее җелән танышу | Музей төрләре турында сөйли бел | ||||
9 | “Эшкә өндәү”, “Сабыйга” шигырьләре. | Лирик геройның әйтергә теләгән фикерен ачыклау, образларга характерис- тика, сүзлек өстендә эш. | Шигырьгә карата укучы нәтиҗәсе | Лирик геройның кичерешләрен аңлау, шигырь эчтәлеген анализлау, идеясен ачыклау | Шигырьләрне яттан өйрәнергә | |||||
10 | Габдулла Тукай «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы» шигырьләре
| 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Сәнгатьле уку, роль ләргә бүлеп уку, тематик һәм идея эчтәлеген ачу, шигырьләрне язмада тыңлау, сорауларга җавап, образларга характеристика, эчтәлегенә план төзү. | “Су анасы” Шигыренең эчтәлеге хакында план төзү, нәтиҗә. | Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләвен, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте турында мәгълүмати булу. | “Эш беткәч уйнар- га ярый”,“Су анасы” шигырьләрен сән- гатьле укырга, эчтәлеген сөйләргә | |||
11 | “Һәрнәрсәнең үз урыны бар”, “Ана догасы” әсәрләре | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Тематик һәм идея эчтәлеген ачу, шигырьләрне язмада тыңлау, сорауларга җавап, образларга характеристика | Әсәргә карата үз фикереңне белдерергә өйрәнү, логик фикер йөртү. Әниләргә хөрмәт белән карау | Сәнгатьле уку | ||||
12 | Әнвәр Бакировның иҗаты турында кыскача белешмә. «Су анасы» балеты. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, балет музыкасыннан өзек тыңлау, эчтәлеген аңлау, әңгәмә, фикер алышу | “Су анасы”бале- тына укучы нәтиҗәсе | “Су анасы” бале- тының эчтәлеге һәм музыкасы турында белү, иҗаты турында мәгълүмати булу. | Укырга, сорауларга җавап. | |||
13 | Скульптор Садри Ахун иҗаты | 1 | Катнаш | Тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, рәсем сәнгате турында фикер алышу, әңгәмәдә катнашу, сорауларга җавап бирү. | “Казанда Тукай һәйкәлләре”- хикәя язу. | Скульптор Садри Ахунов иҗаты турында һәм рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре турында белү. | Садри Ахунов иҗаты турында сөйләргә. | |||
14 | Б.с.ү. Тукай һәйкәле янында | 1 | Б.с.ү. Дәрес-диспут | Фикерләү, эзләнү, монолог, Диалог формаларын төзү | Монолог | Тукай һәйкәлләре турында белем алу. Язучының әдәбияттагы урынын билгеләү | кл.тыш укуга әзерлек. | |||
15 | Әхмәт Фәйзинең тормыш юлы турында белешмә. «Тукай» романы (өзек) | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Тормышы, иҗаты белән танышу, уку, әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сорауларга җавап, фикер алышу. | Әхмәт Фәйзи иҗатына укучы нәтиҗәсе, сорау- ларга җавап. | Тукайның балачагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге турында аңлау | Ә. Фәйзи“Тукай” Романыннан өзек. Укып килергә. | |||
16 | Әхмәт Фәйзи “Тукай” романы | 1 | Катнаш | Уку, фикер алышу, эчтәлек өстендә эшләү,әңгәмә кору, характеристика, сүзлек өстендә эш. | План төзү. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү, әңгәмәдә катнаша алу, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу. | План буенча сөйләргә өйрәнергә | |||
17 | Сыйныфтан тыш уку. Ә.Фәйзи, “Тукай”романы | 1 | Кл. тыш уку | Монолог , диалог, фикер алышу, электрон дәреслек | Эчтәлек, фикерли белү | Әсәргә карата үз фикереңне белдерергә өйрәнү, логик фикер йөртү | Рәсемнәр ясарга, өзек ятларга (укытучы сайлый) | |||
18 |
| 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, | Сорауларга җавап, укучы нәтиҗәсе | Нәҗип Думавиның әдәбияттагы урынын билгеләү | Тормышы, иҗаты | |||
19 | «Айлы төн», «Син — кеше» шигырьләре | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | сәнгатьле уку, шигырьләренең эчтәлеген аңлату, сүзлек өстендә эш | Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяли алуын төшендерү. | Шигырьне ятлау | ||||
20 | Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку, шигырьләренең эчтәлеген аңлату, сүзлек өстендә эш. | Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү.. | Иҗаты тур. сөйләргә, шигырьләрен сәнгатьле укырга | ||||
21 | «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» шигырьләре. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку, шигырьләренең эчтәлеген аңлату, сүзлек өстендә эш. | Туган якка багышланган хикәя язу. | Туган як, туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүен ачыклый белү, сурәтләү чараларын таба белү | сорауларга җавап бирергә | |||
22 | Гаяз Исхакыйның тәрҗемәи хәле. «Кәҗүл читек» хикәясе. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, хикәя жанрына аңлатма бирү, әңгәмә кору, эч-тәлек өстендә эшләү, сорау-ларга җавап бирү. | План төзү | Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү, әсәрнең эчтәлеген ача белүгә ирешү. | Тормыш юлы, иҗаты | |||
23 | Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе. | 1 | Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру | Әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сорауларга җавап бирү, образга ха- рактеристика, уку, сүзлек өстендә эш. | Тест | Әсәрдә бала психологиясе- нең бирелешен аңлата белү | “Кәҗүл читек” хикәясен укырга, Сорауларга җавап. | |||
24 | Мәҗит Гафуриның тормыш юлы турында белешмә | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору, сөйләү, сурәтләү чараларын таба белү. | Сорауларга җавап, укучы нәтиҗәсе | Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белүгә, сурәтләү чараларын таба белүгә, әңгәмәдә катнаша алу, нәтиҗә ясый белүгә ирешү. | “Гөлләр бакчасында” шигырен сән- гатьле укырга, сорауларга җавап. | |||
25 | «Гөлләр бакчасында» шигыре. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Сәнгатьле уку, әңгәмә кору, сөйләү, сурәтләү чараларын таба белү. | Әсәргә карата үз фикереңне белдерергә өйрәнү, логик фикер йөртү, әсәрнең темасын ача белү | Бер гөл турында тулы мәгълүмат алып килергә+мөмкин презентация | ||||
26 | Б.с.т.ү. Гөлләр – тормыш бизәге | 1 | Дәрес-диспут | Диалог,монолог, фикерләү, дәлилләү | Бәйләнешле итеп, фикерне белдерү, нәтиҗә чыгару | - | ||||
27 | Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты | 1 | Яңа материал өйрәнү | Сөйләү-аңлату, презентация һ.б. | Язучының иҗаты белән кызыксыну | Иҗаты турында сөйли белергә, өстәмә материал | ||||
28 | Мәҗит Гафуриның «Кыр казы» хикәясе | 1 | Яңа материал өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сурәтләү чараларын таба белү, сюжет сызыгын билгеләү, уку, сорауларга җавап. | Сорауларга җавап, укучы нәтиҗәсе. | Хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучы табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, әңгәмәдә катнаша алу. | Образларга характеристика | |||
29 | Мәҗит Гафуриның «Кыр казы» хикәясе | 1 | Яңа материал өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сурәтләү чараларын таба белү, сюжет сызыгынбилгеләү, уку, сорауларга җавап. | Тест | Хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучы табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, әңгәмәдә катнаша алу. | План буенча сөйләү | |||
30 | Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы турында белешмә.. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, хикәя турында төшенчә бирү, | План төзү | Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү, әсәрнең эчтә- леген аңлау, ача белү, | “Яз башы” хикәясен укырга, эчтәлеген сөйләргә. | |||
31 | Галимҗан Ибраһимов “Яз башы” хикәясе. | 1 | Катнаш | Эчтәлек сөйләү, әңгәмә кору, образга харак- теристика |
| Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителүенә үз мөнәсәбәтеңне белдерү | Эчтәлекне эзлекле сөйләргә . | |||
32 | Сыйныфтан тыш уку. Г.Ибраһимов, “Яз башы” | 1 | Кл. тыш уку | Диалог, монолог, сурәтләү | Табигать күхренешен тасвирлый алу, нәтиҗә ясау. | Өзек ятларга (укытучы сайлый) | ||||
33 | Б.с.т.ү Китап- белем чишмәсе. | 1 | Б.с.т.ү. Дәрес-диспут | Диалог, дәлилләү, эзләнү, фикер алышу, | Халык авыз иҗатыннан мисаллар(мәкаль) ярдәмендә алдагы дәресләрдә үзләштерелгән белемнәрне куллану | 5 мәкаль ятларга | ||||
34 | Дәрҗия Аппакова.ның тормыш юлы турында белешмә. «Йолдызкай» һәм | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Сәнгатьле уку, эчтәлеге өстендә эшләү, план төзү, әсәрнең идея – эстетик эчтәлеген ачу,сынландыру, сыйфатлаучы (эпитетлар) табу. Уку, хикәянең идея- эстетик эчтәлеген ачу, сюжетка төшенү, тасвирлый, мөстәкыйль фикер йөртә белергә | План төзү | Тормышы һәм иҗаты Турына мәгълүмати булу. Йорт хайван- нарына мәхәббәт тәрбияләүгә үз мөнәсәбә- теңне белдерә алу, нәтиҗә ясау. | Образларга характеристика | |||
35 | «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе. | 1 | Катнаш | әдәби текст рольләп, өлешләргә бүлеп укытыла, һәр өлешкә исем куела, план нигезендә эчтәлеге сөйләтелә. | Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренә үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, нәтиҗә ясау. | |||||
36 | Гөлсем Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Җырчының тор- мыш юлы һәм иҗа- ты турында мәгъ- лүмат бирү, ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу . | Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. | Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында мәгъ- лүмати булу | Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат табып килергә. | |||
37 | Фатих Кәримнең тормыш юлы турында белешмә. | 1 | Катнаш | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, аңлату | Тормышы һәм иҗаты | |||||
38 | «Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл» әкияте. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | сәнгатьле уку, эчтәлеге өстендә эшләү, план төзү, әкиятнең эчтәлеген ачу. | Образларга характеристика | Тормышы һәм иҗаты Турына мәгълүмати булу. Әкияттә хай- ваннар образының бире- лешен аңлау. | Әсәрне укырга, эчтәле- ген сөй- ләргә. | |||
39 | Фатих Кәримнең «Үлем уены» поэмасы. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Сәнгатьле уку, поэманың эчтәлеген ачу, сорауларга җавап бирү, образга характеристика, сәнгатьчә эшләнеш үзенчәлекләрен ачарга өйрәтү, тасвирлый, фикерли белү. | Үлемне җиңгән кечкенә солдат образына харак- теристика. | Үлемне җиңгән кечкенә солдат образын ачу, сурәтләү чараларын таба белү, поэманың идея- эстетик эчтәлеген тапшыра белү. | «Үлем уены» поэмасын укырга, якын кешеңә хат язу(сочинение) | |||
40 | Абдулла Алишның тормыш юлы турында белешмә | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, | Тормышы һәм иҗаты турына мәгълүмати булу. | Биография | ||||
41 | . «Сертотмас үрдәк» әкияте. | 1 | катнаш | сәнгатьле уку, эчтәлеге өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү, образларга характеристика бирә белү, әкиятне видеоязмада карау, тыңлау. | План төзү | Әкияттә хай- ваннар обра- зының бире- лешен аңлау | «Сертотмас үрдәк» әкиятен укырга, эчтәлек сөйләргә. | |||
42 | Абдулла Алиш «Чуар тавык» хикәясе | 1 | Катнаш | Эчтәлек сөйләү, әңгәмә кору, образга харак- теристика, бүлекләргә исем кую, сурәтләү чараларын табу, сюжет сызыгын билгеләү. | Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. | Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеген аңлауга ирешү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, нәтиҗә ясый белү. | Кл. тыш укуга әзерлек | |||
43 | Сыйныфтан тыш уку. А.алиш. Мактанчык чыпчык белән белән тыйнак сыерчык | 1 | Кл.тыш уку | Эчтәлек сөйләү, әңгәмә кору, образга харак- теристика, бүлекләргә исем кую, сурәтләү чараларын табу, сюжет сызыгын билгеләү. | монолог | Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеген аңлауга ирешү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, нәтиҗә ясый белү. | - | |||
44 | Фатих Хөснинең тормыш юлы турында белешмә. «Малай белән солдат» әсәре | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку | Образга характеристика | Тормышы һәм иҗаты турына мәгълүмати булу | «Малай белән солдат»- укырга, эчтәлек сөйләргә. | |||
45 | Фатих Хөснинең тормыш юлы турында белешмә. «Малай белән солдат» әсәре | 1 | Катнаш | Әсәр , эчтәлеге өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү, образларга характеристика бирә белү. | Образга характеристика бирә белү, әсәрнең идея- эстетик эчтәлеген ача ача , нәтиҗә ясый белүгә ирешү. | Бәйләнешле итеп сөйләргә | ||||
46 | Фатих Хөснинең «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрләре. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Уку, хикәянең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сюжетка төшенү, тасвирлый, мөстәкыйль фикер йөртә белергә өйрәтү, образга характеристика . | План төзү һәм аның буенча эчтәлек сөй- ләү. | Малайның әтисенә мәхәббәте чагылышын, Өлкәннәр һәм бала психологиясен аңлауга ирешү | Класс- тан тыш укуга әзрелек. | |||
47 | Сыйныфтан тыш уку . М. Лаиыйфуллин. Курайчы малай | 1 | дәрес-диспут | - | ||||||
48 | Нәби Дәүлинең тормыш юлы турында белешмә. «Бәхет кайда була?» шигыре | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку | Сорауларга җавап, укучы нәтиҗәсе. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирә белү, хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, ясый белү. | Ятларга | |||
49 | Б.с.т.ү.Бакчачы һөнәре | 1 | Дәрес-диспут | Әәңгәмә кора, фикерне дәлилли белергә өйрәнү | - | |||||
50 | «Кар нинди җылы» хикәясе. | Катнаш | эчтәлеге өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү, образларга характеристика бирә белү, анализ. | Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә үзмөнәсәбәтеңне белдерә алу, нәтиҗә | «Кар нинди җылы» хикәясенең эчтәлеге | |||||
51 | Нури Арслановның тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Казан» шигыре. | 1 | Яңа материалны өй өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку, әңгәмә кору, сөйләү, сурәтләү чараларын таба белү. | Сәнгатьле уку, сорауларга җавап, викторина үткәрелә. | Язучыны тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирә белү, Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәне һәм киләчәге турында белү | Ятларга | |||
52 | Гамир Дәүләтшин. Гасырлар тирәнлегеннән | 1 | Дәрес-әңгәмә | Диалог , фильм карау “Болгар иле” | Татар халкының тарихын өйрәнү | Әңгәмәгә әзерләнү | ||||
53 | Б.с.т.ү Безнең якның ерак тарихы | 1 | Дәрес-әңгәмә | Фильм | - | |||||
54 | Гомәр Бәшировның тәрҗемәи хәле турында белешмә. «Нинди ул Татарстан?» | 1 | Катнаш | Тормышы, иҗаты турында мәгълүмат биръ, бирү, өзек өстендә эшләү, әңгәмә кору, сорауларга җавап | Туган ягым-Татарстан хикәя язу. | Тормышы һәм иҗаты турына мәгълүмати булу, | «Нинди ул Татарстан?» укырга, сораулар га җавап. | |||
55 | Б.с.т.үТуган җирем - Татарстан | 1 | Дәрес-әңгәмә | Республика турында мәгълүмат бирә белү. | Сочинениегә әзерлек | |||||
56 | Сочинение. Туган җирем- Татарстан республикасы | 1 | Контроль | Эзлекле рәвештә фикерне язмада белдерү | Алган белемнәрне язма сөйләмдә куллану, ныгыту | - | ||||
57 | Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы турында белешмә. «Кайный, шаулый Казан урамнары» шигыре | 1 | Яңа мате- риалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүматлар бирү, сәнгатьле уку. Эчтәлеге өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү, образларга характеристика, документаль фильм карау, | Тормышы һәм иҗаты турына мәгълүмати булу, шигырь- гә анализ | «”Кайный, шаулый, Казан урамнары “шигырьгәанализ сәнгатьле укырга | ||||
58 | Саҗидә Сөләйманова «Ялгыз торна» хикәясе. | 1 | Катнаш | поэтик чаралар турында фикер алып бару. | Әсәрнең идея, эчтәлеген тапшыру. | Ялгыз торна» хикәясен укып,эчтәлеген ссөйләргә. | ||||
59 | Шәүкәт Галиевның тәрҗемәи хәле | 1 | Яңа мате- риалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү |
| Биография | ||||
60 | Ш.Галиев, “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм” | 1 | Катнаш | Сәнгатьле уку, эчтәлеге өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү. | Сәнгатьле уку, анализ, нәтиҗә, шигырьнең эчтә- леге буенча киңәйтелгән план төзү. | Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмиятен аңлауга ирешү | Эчтәлек, сәнгатьле уку | |||
61 | “Магнитофон онытмый” әсәре | 1 | Катнаш | Сәнгатьле уку, эчтәлеге өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү. | Сәнгатьле уку, анализ, нәтиҗә, шигырьнең эчтә- леге буенча киңәйтелгән план төзү. | Туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгын аңлау | Ятларга | |||
62 | Рабит Батулланың иҗаты турында белешмә. «Дуслар дус булып кала» әкияте . | 1 | Яңа мате- риалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку, эчтәлеге өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү, образларга характеристика бирә белү. | Образларга характеристика | Тормышы һәм иҗаты Турына мәгълүмати булу.Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмиятен аңлауга ирешү. | «Дуслар дус бу- лып кала» әкиятен укырга, эчтәлеген сөйләргә. | |||
63 | Фәнис Яруллин иҗаты турында белешмә. | 1 | Яңа мате- риалны өйрәнү | Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү | Тормышы һәм иҗаты турына мәгълүмати булу | Биография | ||||
64 | «Анам теле» шигыре | 1 | Катнаш | Сәнгатьле уку, әңгәмә кору, сөйләү, сурәтләү чараларын таба белү. | Әсәрнең идея, эчтәлеген тапшыру. | Сочинение “Туган телем” | ||||
65 | «Кояштагы тап» әкияте. | 1 | Катнаш | Сәнгатьле уку, әңгәмә кору, сөйләү, сурәтләү чараларын таба белү. | Әсәрнең идея, эчтәлеген тапшыру. | Кл. тыш укуга әзерләнергә | ||||
67 | Сыйныфтан тыш уку. Ф.Яруллин. “Серле дөнья” | 1 | Дәрес-әңгәмә | |||||||
68 | Солтан Шәмси иҗаты турында мәгълүмат бирү. «Табигатьнең газиз баласы» хикәясе. | 1 | Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту | Тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, | Тормышы һәм иҗаты Турына мәгълүмати булу | Язучының иҗаты | ||||
69 | Солтан Шәмси иҗаты турында мәгълүмат бирү. «Табигатьнең газиз баласы» хикәясе. | 1 | Катнаш | Уку, хикәянең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сюжетка төшенү,тасвирлый, мөстәкыйль фикер йөртә белергә өйрәтү, образга характеристика | Әсәрнең эчтәлеген ача белү, әңгәмәдә катнаша алу, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне бел- дерә алу. | Эчтәлек, сорауларга җавап | ||||
70 | Кабатлау. йомгаклау | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы
Тема : Абдулла Алиш “Нечкәбил”Максат : 1) әкиятне укып, эчтәлеген үзләштерү...
5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы
Тема : Абдулла Алиш “Нечкәбил”Максат : 1) әкиятне укып, эчтәлеген үзләштерү...
10 класска татар әдәбиятыннан эш планы
Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек ...
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...
9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план
9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план...