Ачык дәрес "Иярчен күләм җөмләләр"
методическая разработка (9 класс) по теме

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Ачык дәрес "Иярчен күләм җөмләләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iyarchen_kulm_zhomllr.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге

Азнакай шәһәренең 4 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе

ИЯРЧЕН КҮЛӘМ ҖӨМЛӘЛӘР

                         

        Төзеде - Рафикова Эльвира Алмарис кызы,

                                        Азнакай  шәһәре 4 нче муниципаль гомуми

                                        белем бирү мәктәбенең татар теле һәм

                                        әдәбияты укытучысы.

                                 

                                Азнакай - 2008 нче ел.

Иярчен күләм җөмләләр

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен

Тема: Иярчен күләм җөмләләр.

Максат:

 1) Иярчен күләм җөмләләр турында белемнәрен тирәнәйтү;

 2) Иярчен күләм җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәтү;

 3) «Авылда» темасы белән бәйләп укучыларда туган төбәк язучылары  һәм шагыйрьләренең иҗатларына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Материал:

1) Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К. С. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәктәпләре 9 нчы сыйныфы өчен  дәреслек /Рус телендә сөйләшүче балалар өчен/. –Тулыландырылган 2 нче басма. –Казан: Мәгариф, 2002,-59-63 битләр;

 2) Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. –Казан: «Раннур» нәшрияты, 2000.- 93-94 битләр;

3) Зәкиев М.З. Татар теле. 7-8 класслар өчен дәреслек 10 басма. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.- 82-84 битләр;

 4) Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр җыентыгы һәм кызыклы материаллар җыентыгы. –Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1992.- 226-227 битләр;

 5) «Мәгариф» журналы. –Казан, 2003.- № 1- Тестлар. -40 бит.

Җиһазлау:

 1)  «Иярчен күләм җөмләләр» плакат-таблицасы;

2)  Ә. Исхаков «Чишмәләр иле син туган як» кассетасы;

3) Компьютер. CD-RW. «Минем беренче сүзлегем». Тема «Авылда».- Чыгарылган- 2001;

4) «Релаксация өчен музыка» кассетасы;

5) Карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Кереш өлеш.

1.Оештыру.

Сәламләү. - 1 минут.

(Дәрес башыннан ук һәм исәнләшкәндә  «Релаксация өчен музыка» кассетасы уйный).

- Бүген кем дежур?

- Тышта нинди көн?

- Бүген ничәсе?

- Бүген атнаның нинди көне?

- Бүген дәрестә кем юк?

- Числоны тактага чыгып языгыз. Калганнарыгыз дәфтәрләрегезгә языгыз.

2. Дәреснең тема һәм максатын әйтү.

Бүгенге дәрестә без иярчен җөмләләр төрен өйрәнүне  дәвам итәчәкбез.

II. Төп олеш.

1.Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм шуңа бәйләп  яңа материалны өйрәнү- 19 минут.

- Без нинди иярчен җөмләләр өйрәнгән идек? Җаваплар:

1. Иярчен ия. 2. Иярчен хәбәр. 3. Иярчен аергыч. 4. Иярчен тәмамлык.            5. Иярчен вакыт. 6. Иярчен урын. 7. Иярчен шарт. 8. Иярчен сәбәп. 9. Иярчен максат. 10. Иярчен рәвеш. 11. Иярчен кире.

- Ә тагын иярчен җөмләләр бар микән? Моны белер өчен, әйдәгез плакат-таблицаны тикшерик. (плакат-таблицага нигезләнеп проблемалы ситуация тудыру: фараз итүләр, чагыштыру, мөстәкыйль фикер йөртү (плакат- таблицаның  исеме каплана). Җөмләгә анализ планы тактада бирелгән.

Иярчен күләм җөмләләр.

1.Киң басулары шундый бәрәкәтлеләр ки, кара туфраклары ярты дөньяны  туйдырыклык нигъмәтләр бирәләр.  (Г. Ибрагимов.)

2. Нихәтле күп укыса, матурлыгы шулхәтле арта барыр. (К. Тинчурин.)

3. Без шәһәрдә сез торган кадәр булдык.

4. Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә чибәр булып җитешәләр.

Җөмләгә анализ планы.

1. Баш җөмләне табу.

2. Иярчен җөмләгә сорау.

3. Баш җөмләгә иярчен җөмләгә бәйләнеш төрен билгеләү:

- мөнәсәбәтле сүз (парлы, парсыз);

- ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;

- аныклау һәм көттерү интонациясе;

- кушымчалар (фигыль, килешләр, сорау)

- бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр;

- янәшә килү.

4. Аналитик, синтетик төрен билгеләү.

5. Схема.

Һәрбер төркемнән берәр укучы чыга. Җавап бирә.  

2. Проблеманы хәл итү.

- Димәк, безнең иярчен җөмләләребез нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Күпме? Никадәр? Ни дәрәҗәдә? (Сколько? В какой мере или степени?) (сорауларны ачам).

-Укучылар, искә төшерегез әле бу сорауларга кайсы хәл җавап бирә иде? 

-Бу иярчен күләм җөмләләр була.

-Бүгенге темабыз- иярчен күләм җөмләләр. Дәфтәрләрегезгә язасыз. Сорауларын да күчерәсез.

-Иярчен күләм җөмлә нәрсәне белдерә?

-Күләмен белдерә.

- Әйе, димәк, иярчен күләм җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлен, күләмен белдерә.

- Иярчен җөмлә баш җөмләгә, нинди төрләр белән бәйләнде?

-Аналитик һәм синтетик төрләр белән бәйләнде.

3.  Дәреслектәге параграфны укытып, сөйләгәннәрнең дөреслеген тикшерү- 3 минут.

- Ә хәзер  китапны ачыгыз, 59 битне табыгыз. Аналитик төрнең нинди чаралар белән бәйләнгәнен укыйбыз һәм язабыз.

Шулхәтле.

Шундый (настолько)- парсыз, мөнәсәбәтле сүзләр. Нихәтле- шулхәтле

Күпме- шулхәтле (насколько- настолько)- парсыз, мөнәсәбәтле сүзләр.

Шулай.

Шулкадәр (столько-сколько)- парсыз, мөнәсәбәтле сүзләр.

Никадәр- шулакадәр  (столько-сколько)- парлы, мөнәсәбәтле сүзләр.

-Ә хәзер 60 битне ачыгыз. 3 нче күнегүнең 2 нче кызыл юлын карагыз. Укыйсыз һәм күчереп язасыз. Дәрәҗәдә  (в степени) бәйлек сүз.

Кадәр (как, сколько)

Хәтле бәйлекләр

II. Материалны ныгыту, ягъни белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләре бирү- 17 минут.

- Ә хәзер 59 биттәге 1 нче күнегүне эшлибез.  Тактага һәрбер төркемнән берәр укучы чыга. Бер укучы биремне кычкырып укый. Ә хәзер эшләгез.

1. Нихәтле тырышсак, сезнең өчен шулхәтле яхшы.

2. Бу эш шулхәтле туйдырды: өйдән чыгып качасы килә.

3.  Ул шундый матур ки, күзен камашыр.

-Ә сезнеке ничек? Дөрес эшләгәннәрме?

Физкультминутка- 1 минут.

Дәресне дәвам итик. 59 биттәге 2 нче күнегүне телдән эшлибез. (1 нче укучы биремне укый). Мин сезгә уйларга вакыт бирәм. Әйдә, кемнәр төзеде?

1.Марина шулкадәр акыллы:…

2.Руслан шулкадәр оста:…

3.Көн шундый салкын:…

4.Төн шундый матур:…

5.Урманда җиләк шулкадәр күп:…

- Сез аларның җөмләләре белән килешәсезме?

- Ә хәзер укучылар, әйдәгез фонетик күнегүгә күчәбез, ул безнең «Авылда» темасы буенча барачак. Сүзлек дәфтәрләрегезне ачып, яңа сүзләрне язып һәм диктор артыннан кабатлап барасыз. Сүзлеккә бүгенге числоны язарга онытмагыз.

Кыр, комбайн, урып-җыю, салам, трактор, абзар, авыл, амбар, ашлык, баз, ишегалды, мич, сабан, сарай, уңыш, хезмәт, хуҗалык, йорт, чәчкеч, чәчү, җир, сөрү, тырмалый, урып- җыя, чәчә.

- Укучылар, безнең бит авылда яшел чирәмле ишегалдында уйнап,  кырларда урып-җыю чорында трактор-комбайннарның эшен күреп, әти-әниләренең уңыш өчен зур хезмәт куйганнарын белеп үскән язучыларыбыз да күп. Бәлки, сез аларны миңа әйтерсез?

1. Илдус Гыйләҗев- Урсай.

2.Флера Гыйззәтуллина- Әсәй.

3.Нур Әхмәдиев- Әсәй.

4.Әнәс Кари- Уразай.

5.Марсель Галиев- Балтач.

- Дөрес. Ә хәзер китаплар күргәзмәсенә күз салыйк әле.  Сез әйткән язучыларның китаплары бар монда. Сезнең дә аларның шигырьләрен,  әсәрләрен укыганыгыз бардыр.  Менә шуны тикшерер өчен, сез хәзер телдән «Туган төбәк язучылары турында» диалог төзәчәксез. Әзерләнү вакыты- 3 минут. (Бу вакытта Ә. Искаковның «Чишмәләр иле син туган як» кассетасы уйнап тора).

- Ә хәзер һәр группадан икешәр кеше чыга.

(Диалогларны сөйлиләр).

- Сезгә кайсы группаның диалоглары ошады? Ни өчен?

III. Өйгә эш- 1 минут.

- Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз.  Өй эшен языгыз.

I төркемгә- Туган як турында хикәя төзергә.

II төркемгә- 6 нчы күнегү, 63 нче бит.

III төркемгә- карточкалар.

IV. Дәрескә йомгак- 3 минут.

- Без бу дәрестә нинди теманы өйрәндек? Нәрсәләр турында белдек?

1. Иярчен күләм җөмләләрдә Никадәр? Ни дәрәҗәдә? Күпме? сорауларына җавап бирәләр.

2. Аналитик төрдә парлы һәм парсыз мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнгәнне белдек.

3. Ситетик төрдә бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнә.

4. Иярчен күләм җөмләләр төзедек.

5.Туган төбәк язучылары турында искә төшердек.

Йомгаклау. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....