Ачык орлыклылар
план-конспект урока биологии (6 класс) по теме

Ярхамова Минзиля Василовна

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_orlyklylar_2.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ачык орлыклылар.

6 класс. Биология. ТР, Кайбыч районы  Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Ярхәмова Минзилә Васыйл кызы. 2011 ел

Дәреслек: В.В. Пасечник. Биология. Үсемлекләр. Бактерияләр. Гөмбәләр.

Максат: Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү.

Метод: аңлатмалы – әңгәмә.

Җиһаз: таблица, гербарий.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

1. Мүкләр һәм суүсемнәр арасында нинди охшашлыклар бар.

2. Мүкләр һәм суүсемнәр арасында нинди аерма бар.

3. Абагасыманнарның характерлы билгеләрен санап чыгарга.

4. Мүкләрнең суүсемнәрдән төзелеше катлаулыгы нәрсәдә чагыла?

5. Абагасыманнарның мүкләрдән төзелеше катлаулыгы нәрсәдә чагыла?

II. Яңа тема:

  1. Ачык орлыклы үсемлекләр.
  1. Орлыктан үрчүе – эволюция нәтиҗәсе.
  2. Орлыкның спорадан аермасы.
  3. Орлыктан үрчүнең өстенлеге.
  4. Ылыслылырга нәрсәләр керә?
  5. Ылыслылырның төзелеш үзенчәлекләре.
  6. Ылыслыларның яшәү тирәлегенә җайлашуы.
  1. Ачык орлыклылырның күптөрлелеге. 600 ләп төр, ≈ 200 нарат төре.
  1. Эрбет нараты – Себер, Ерак Кч.
  2. Пихта – акчыршы – Себер, Урал, Кавказ, Карпат.
  3. Кипарис – Кырым, Кавказ.
  4. Карагай – Себер.
  1. Ачык орлыклылар рекорды – гигант секвойя – Т.Америка (112 м.).

Секвойя – озын гомерле 3000 ел яши.

  1. Ачык орлыклыларның гомуми билгеләре.
  1. Ылыслы токымнар. Агачлар.
  2. Яфраклары: энәсыман яки кабырчыксыман.
  3. Мәңге яшелләр. Чәер (сагыз) бүлеп чыгаралар.
  4. Ата – ана күркәләр бар.  Орлык яралгылары кабырчыкларда ачык яталар.
  5. Шуңа алар ачык орлыклылар бүлегенә керә.
  1.  Ачык орлыклы үсемлекләрнең әһәмияте.
  1. Үзагачлар төзелеш өчен файдалы. Нарат үзагачынан ясалма ефәк.
  2. Чыршы үзагачыннан – кәгазь.
  3. Ылыслары авыру кузгатучы микроорганизмнарны үтерә торган матдәләр бүлеп чыгара. Бу матдәләр фитонцидлардип атала.
  4. Кислород бүлеп чыгара.
  1. Ачык орлыклыларның үрчүе.

Ана һәм ата күркәләр, аларның төзелеше.

Орлык – җенес үрчү органы, үсемлекләрнең таралу органы, чәчәкле үсемлекләрдә орлыкбөре һәм җимешлек яки ачык ормыклыларда – мегаспорофилдә.

Ата һәм ана күркәләрдә, бер үк үсемлек бәбәкләрендә, серкәлек һәм орлыкбөре өлгерә. Нәтиҗәдә, җил ярдәмендә серкәләнү нәтиҗәсендә орлык өлгерә.

Лаборатор эш: “Күркәләрне чагыштыру”.

1). Ата күркә ана күркәдән нәрсә белән аерыла?  2). Ылыслыларда орлык кайда өлгерә?

3). Ни өчен бу төркем үсемлекләрне ачык орлыклылыр дип атыйлар? 4). Ни өчен орлыклар канатчыклы?

  1. Җирдәге ачык орлыклыларның күптөрлелеге.
  1. 500 төр ылыслы. Тереклек итү формалары – агач һәм куаклар.
  2. Россиядә: 80% - ылыслылар (25% - наратлык, 17% - чыршы).
  1. Ылыссыманнарның – ачык орлыклылырның практик әһәмияте (әңгәмә).

- Үзагач ничек файдаланыла? Эрбет чикләвеге? Эрбет мае? (эрбет нараты).

- Сагыз нәрсә ул (живица) (терпентин)? Чәер – сумаласаман матдә? Аның әһәмияте нинди? (канифоль, скипидар).

- Янтарь (гәрәбә) нәрсә ул? – Палеоген чорында үскән ылыслы агачларның казылма сумаласы. Тамчы, миндальсыман, кисәкләре 0,02 – 50 см.. төсе үтә күренмәле, ак, кызгылт – көрән, бизәнү зйберләре ясау.

- Фитонцидлар нәрсә ул? (үсемлекләрдә ясала торган биологик актив матдәләр).

- Ни өчен ылыслы урманнарда санаторийлар төзиләр?

- Нинди ачык орлыклылар кышка энәләрен коялар? (карагай, артыш).

- Нинди ылыслы агачны Россиянең миләш агачы дип атыйлар? (карагай).

- Ни өчен урманнарны сакларга кирәк?

- Урман байлыкларын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?  

III.  Йомгаклау.

Ачык орлыклыларга характеристика язырга.

IV. Өйгә эш. §16 , укырга һәм сорауларга җавап бирергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...