Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлын, “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен өйрәнә башлау.
план-конспект урока (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлын, “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен өйрәнә башлау.
Максат: 1.Язучының тормыш юлы белән таныштыру. Әсәрне уку барышында, фикерне башкаларга җиткерә белү осталыгын үстерү, язучы иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү, әсәр эчтәлеген туган җиргә, телгә, милләткә мәхәббәт, бер- береңә карата игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә файдалану.
2.Анализлау, нәтиҗә ясый белү, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү.
3. Туган ягың белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.
Җиһазлау: компьютер, проектр, электрон презентация, дәреслек (Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов “Әдәбият” 6 сыйныф, Казан, 2006 ел, 237 -242 битләр), магнитофон, аудиоязма, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, М.Мәһдиев китапларыннан төзелгән күргәзмә.
Дәрес барышы.
- Оештыру моменты.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
а) Әңгәмә.
ә) Укучыларны дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
II. Актуальләштерү.
Әсәрләре, тормыш юлы, иҗаты өйрәнелгән язучыларны искә төшерү , кабатлап ныгыту уңаеннан тест сораулары слайдта бирелә.
- “Әдәбиятка талант ияләре төрле төбәкләрдән килә торды. Мәдәният учагы булган шәһәрләрнең берсе – Оренбург. Шуңа якын гына авылда туган шагыйрьнең бала чагы сәяхәттән башланып китә: әтисе Лотфулла агай сал агызучы булганлыктан, җәй көннәрендә ул күп җирне күреп өлгерә”.
Оренбург шәһәре, Лотфулла агай, сал агызучы кебек сүз тезмәләре кем биографиясе турында сөйли?
а)Г.Камал;
ә) С.Рәмиев;
б) И.Юзеев.
2. “Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда...
Нинди тын һәм нинди буш.
Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнен дә
Бер болытлы көн генә.”
Китерелгән өзек нинди шигырьдән алынган, аның авторы кем?
а)”Каеннар сары иде” (Х.Туфан)
б)”Илдә ниләр бар икән” (Х.Туфан)
в)”Авыл” (С.Рәмиев)
3.“Сапый абзый аны иң элек үз өенә алып кайтты. Бу – Җаекның читендәрәк бер тыкрыкта читән коймалы йортта эче – тышы белән җыйнак кына бер катлы агач өй иде.”
Бу өзек кайсы язучының нинди әсәреннән алынган?
а)Ә.Фәйзи - “Тукай”
ә)Г.Гобәй - “Маякчы кызы”
б) И.Гази - ”Мәүлия нигә көлде”
4.“ Ил язмышының кара җилләре килеп кагыла аңа- Сталин лагерьларында уналты ел буена гаиләсеннән, туган җиреннән, әдәбияттан аерылып торырга мәҗбүр ителә ул.”
Китерелгән өзектә сүз кайсы шагыйрьнең тормышы турында бара?
а)Х.Туфан;
ә)Г.Ибраһимов;
б)С.Хәким.
5. “ Хәрәкәтсез калып тыңлаган партизаннар кузгалышып куйдылар. Тик берсе дә тынлыкны бозмады. Командир Мәрдән абзыйга кулы белән ишарә ясады. Мәрдән абзый, “ярый” дигән сыман, башын иде дә ярга таба китеп югалды. Костин фураж-касын салып чирәмгә куйды һәм, җиргә утырып, тиз – тиз генә итекләрен салырга тотынды”.
Бу әдәби геройлар белән без нинди әсәрдә очраштык. Аның авторы кем?
А) Л.Ихсанова – “Наил һәм Фаил”;
Ә)Г.Гобәй – “Маякчы кызы”;
Б)И.Гази – “Өч Мәхмүт”.
6. “ Шул елның көзендә, баерак хуҗалар кышлар өчен, малларын куып тауларга күчеп киткәч, безнең авылга солдат шинеле кигән бер егет килде. Мин аның шинелен бик яхшы хәтерлим, чөнки ул кара сукнодан тегелгән иде. Барлык юллардан читтә, каядыр таулар итәгендә утырган кечкенә авылга шинель кигән кешенең килүе үзенә күрә бер вакыйга булды.”
Бу өзек нинди әсәрдән?
а)Ч.Айтматов - “Беренче мөгаллим”
б)Ә.Фәйзи - “Тукай”
в)Г.Ибраһимов - “Кызыл чәчәкләр”
7. “Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, әвендә киптерелгән, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп, тән ныгып беткән – бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк. Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп, бүген битен дә юмаган унбиш – уналты яшьлек малайлар училище коридорында колхоз тузанын кагалар. Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенә малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырмалар кигән Карадуган малайлары – һәммәсе кишер ашыйлар.”
Бу өзек кайсы әсәрдән дип уйлыйсыз?
а) Ә.Фәйзи – “Тукай”;
ә) М.Мәһдиев – “Без – кырык беренче ел балалары”;
б) Г.Ибраһимов – “Кызыл чәчәкләр”.
Бу өзекнең М.Мәһдиев әсәреннән икәнен исбатладыгыз. (Әсәрләр җәйге каникул чорына укырга бирелә) . Моңа кадәр без анализламаган әсәр икәнен сез төшендегез. Димәк, без бүгенге дәрестә кем иҗатын өйрәнә башлыйбыз?
- “Без – кырык беренче ел балалары” н укыйбыз;
- М.Мәһдиевнең биографиясен өйрәнәбез;
- Әйе, дөрес әйтәсез. Бүген без, әдәби иҗат эшенә тормыш тәҗрибәсен туплаганнан соң гына керешкән , әсәрләрен үзе күргән – кичергән вакыйгаларга нигезләнеп язган, М.Мәһдиев иҗатын өйрәнә башлыйбыз.
Үтелгән дәрес материалларын кабатлаудан чыгып нәтиҗә ясала: кабатлау – укуның анасы. Искә төшереп кабатлау, өйрәнелгән темаларны хәтердә озаграк сакларга ярдәм итә.
III .Яңа теманы аңлату.
Слайдта рус әдибе В.Астафьевның түбәндәге сүзләре китерелә:
“С возвращением в отчие места начинается какой- то новый пласт жизни. Возникает желание что- то найти. Вот я хожу по Овсянке и что- то ищу, ищу. И знаю, не найти его, а все равно на что- то надеюсь. И вот поиск, это блуждание по долям памяти рождает какую- то светлую грусть, а грусть и печаль для литератора всегда благодатный материал”.
Укытучы: Рус язучысының бу сүзләрен без бүгенге дәресебезнең эпиграфы итеп тә алабыз.Ул үзе дә моңсу, сагышлы, халыкчан, туган ягын яратучы язучы.
Ә кешене туган җиренә нәрсә бәйли соң?
-Халкы;
-Табигате;
-Һөнәре;
-Гаиләсе;
-Туган – тумачасы;
-Әби – бабалары.
Укытучы: Әйе, мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Болардан тыш, кешене туган җиренә күңел чисталыгы, сафлык, тугрылык, халык җырларын ярату кебек сыйфатлар бәйли. Бу сыйфатлар әдипнең үзендә дә бар, ул аларны геройларында да эзли. Тапса сөенә. Тапмаса, аларда шушы сыйфатларның юкка чыгуына борчыла, туган җир белән бәйләүче җепләрнең өзелү сәбәпләрен эзли һәм безне уйландыра...
М.Мәһдиевне аудиокассетага яздырылган тавышы тыңлана, слайдта рәсеме күрсәтелә.
Укытучы. Укучылар, хәзер экранда Мөхәммәт Мәһдиев турында замандашларының фикерләре китерелә. Алар әдипнең тормыш юлын, иҗатын тагын да тулыландырыр. Игътибарлы булыгыз, үзегез нәтиҗә ясап барырсыз.
Гариф Ахунов: “ Мөхәммәт – Арча егете. Ул үзе дөньяга килгән Гөберчәк авылы кешеләрен легендага әйләндерде. Мәһдиев үзен авыл җырчысы, авылның пәйгамбәре итеп танытты”.
Нәтиҗә ясала:
-Ул Арча төбәгеннән;
-Гөберчәк авылыннан;
-Үз авылы халкын ярата;
- Авыл халкы аны пәйгамбәргә тиңли.
Аяз Гыйләҗев: “Бүгенге көндә татар халкы тормышын, аның гореф – гадәтләрен, күңел серләрен, халык буларак яшәү рәвешен М.Мәһдиев кебек белүче олы зат юк...” Нәтиҗә:
- Әдип - милләтпәрвәр.
- Гореф – гадәтләрне саклаучы;
- Авыл тормышын яхшы белә.
“ Мәһдиев прозасын укып туеп булмый. Авыл кешесенең холкын, җанын, хыялын, акылын, хәйләкәрлеген Мөхәммәттәй тасвирлый алган язучылар бик сирәк. Ә үз ягы кешесе аның өчен иң бөек зат иде. Арча төбәгендә туып үскән, яшәгән теләсә кемне ул сөйкемле итеп күрсәтә белә иде”.
Нәтиҗә:
- Халкын ярата;
- Хөрмәт итә;
- Авыл халкы аның өчен илаһи зат.
Алдан әзерләнеп килгән укучыларга сүз бирелә.
1 нче укучы. Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче М.Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Арча районының Гөберчәк авылында туа. Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Сеҗе, Кенәрле (Саба районы) мәктәпләрендә эшли, тарих фәненнән белем бирә. Балтыйк хәрби флотында хезмәт итеп кайткач та, биш ел дәвамында, Арча төбәге мәктәпләрендә балалар укыта. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, аннары Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм, аны уңышлы тәмамлап, кандидатлык дисертациясе яклый.
2 нче укучы. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, М.Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли.
Укытучы. Язучы – прозаик буларак, М.Мәһдиевнең исеме матбугатта узган гасырның 60 нчы еллар азагында күренә башлый. “Без – кырык беренче ел балалары” повесте да шул елларда дөнья күрә (“Казан утлары”- 1968). Шуннан соң әдип “Фронтовиклар”, “Каз канатлары” романнарын иҗат итә. “Торналар төшкән җирдә”, “Ут чәчәге”, “Исәнме, Кәшфи абый” кебек повестьлары аны талантлы язучы итеп таныта. “Мәңгелек яз”, “Бәхилләшү” әсәрләре өчен М.Мәһдиев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Укытучы. Рус язучысы Ф.Астафьев әйткән сүзләр белән М.Мәһдиев иҗатында охшашлык бармы?
-Әйе, күп.
-Ул сагышлы;
-Халыкчан;
-Күңеле белән туган ягына бәйләнгән;
-Авыл халкын ярата;
-Халык җырларын үз итә.
Укытучы. Язучы Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы үсмерләрнең көндәлек тормышын, аңы формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше факторлары аркылы ачып бирә. Училищега ни өчен килгәнлекләрен дә белмәгән, балачагы балачаксыз үткән кичәге мәктәп балалары безнең күз алдында олыгая, егет булып җитешә, үзләре дә балаларга белем бирерлек укытучы дәрәҗәсенә ирешә. Шушындый үзенчәлекле “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен өйрәнә башлыйбыз.
Шушы геройлар белән танышу максатыннан әсәрдән сәнгатьле итеп өзекләр укырбыз. Таныш булмаган сүзләрне “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән табып, мәгънәләрен дәфтәрләргә язабыз. Шуларның дүртесе белән җөмләләр төзеп килерсез.
Сүзлек эше.
Тәртә,дегет,бирчәйгән, күшә күксел, әвен, ыштыр, сырма, чабата кебек сүзләрне аңлатмалы сүзлектән табып, дәфтәрләргә язу.
Әсәрдән өзекләр укып, сәнгатьле уку күнекмәләре үткәрү, вакыйгаларның ни турында баруын кыска гына итеп аңлатырга кушыла.
- 15-16 яшьлек малайлар колхоз басуында эшли, үгез җигеп амбарга ашлык кертәләр, бәрәңге ташыйлар.
- Балалар кырдагы икмәкне җыеп, заготзернога илтәләр.
- Үсмерләрнең тамагы ач, алар бодай башагы уып ашыйлар.
- Укучыларның төрлесе төрле яктан укырга килгән: Карадуганнан, Түбән Кенәдән, Мөрәледән...
III. Ныгыту.
Укытучы. Без киләсе дәрестә бу әсәр өстендә эшебезне дәвам итәрбез. Ә хәзер, укучылар, “Безнең гаилә һәм сугыш” дигән темага өйдә кыска күләмле сочинение язып килергә кушылган иде, шуларның берничәсе белән танышып үтик.
1 нче укучы. “Сугыш!” дигән сүз кемнәрне генә тетрәндерми икән? Безнең нәсел дә шушы афәттән дүрт кешесен югалткан. Алар дәү әтиемнең энеләре. Җиңү бәйрәме көннәрендә без аларны да искә алабыз.
2 нче укучы. Безнең гаиләдән Бөек Ватан сугышында катнашучы булмаган, ләкин дәү әнинең әнисе тылдагы хезмәтнең дә сугыш кырына тиң икәнен сөйли торган булган. Алар көне буе басуда эшләгәннәр, кичләрен фронттагы сугышчыларга җылы киемнәр бәйләгәннәр. Болардан тыш, окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килгән аларга.
Укытучы. Укучылар, дәресебездә сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган ветераннар да катнаша. Алар да 41 нче ел балалары кичергән авырлыкларны күргән. Хәзер сүз аларга бирелә.
Кече Болгаер авылы сугыш ветераннарының укучыларга теләге слайдта җиткерелә.
“Хөрмәтле, балалар! Сез бүгенге дәресегездә сугыш чоры балаларының язмышы турында сөйләштегез. Сугыш дигән сүзне тарих китапларын укып кына белсәгез иде. Ул афәтне күрергә язмасын. Мәктәпләрдә тырышып укыгыз. Илебезнең киләчәге сезнең кулларда. Киләчәгебез бәхетле булсын”.
IV. Бәяләү.
(Балалар белемнәрен үзләре бәялиләр).
V. Өй эше бирү.
Өй эше өч вариантта тәкъдим ителә.
1.Тәртә, әвен, чабата, сырма сүзләре белән җөмләләр төзергә.
2. Яраткан героеңа хат яз.
3. Сугыш чоры балалары язмышын рәсемдә сурәтлә.
VI. Йомгаклау.
Экранда – М.Ш.Шәймиев сүзләре.
“ Хәтеребездә якты йолдыз кебек балкып калган Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты хакында җыеп кына әйтергә кирәк булса, мин аны туган җиребез Татарстан- табигате һәм шул табигатькә тиң замандашларыбызның җанлы энциклопедиясен тудырган әдип дип әйтер идем. Тантаналы төстә аның үз кулына “Татарстанның Халык язучысы” дигән югары исем бирелү турындагы таныклыкны тапшыруым белән үземне бәхетле саныйм”.
Әңгәмә.
Укытучы. Бүгенге дәрес сезгә нинди яңалыклар алып килде?
- М.Мәһдиев иҗатын өйрәндек.
- Әсәрендәге геройлар, аларның язмышлары белән таныштык.
- Аның Халык язучысы икәнен белдек. Һ.б.
Бу дәрестә алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам.
Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...
Мөхәммәт Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”
1.Язучының тәрҗемәи хәлен өйрәнүне дәвам итү. “Без- кырык беренче ел балалары” әсәре белән танышу;2)язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен укучылардан таптыру...
"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)
Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление...
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә.
Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына , милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту,укучыларда шигьрият белән кызыксыну тәрбияләү, сәнгатьле укырга өй...
Гасырларны кичкән бу шәхес (Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә) Рамазанова Розалия Гарифулла кызы
Без бүген татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган,якты янучы йолдызларыбызның берсе- әдәбиятыбызның йөзек кашы,олуг әдибебез,фикер иясе, аксакал язучыбыз Го...
Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты
Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт...