ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)
план-конспект урока (6 класс) по теме

Кашапова Фирүзә Фәнил кызы

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_robert_m.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                    ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.

Дәреснең темасы:  Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын  

                          өйрәнүне йомгаклау (дәрес – сәяхәт).

             

    Дәреснең максаты:

      1. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау, шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләрен аерып чыгару өчен җирлек тудыру;

      2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен  камиллләштерү;

      3. Укучыларда  Роберт Миңнуллинның иҗаты белән кызыксыну уяту.

       Дәресне җиһазлау: Роберт Миңнуллинның  портреты, фоторәсемнәре, китаплары, магнитофон, сәяхәт картасы, компьютер,  шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын  чагылдырган электрон презентация.

        Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар!  Хәерле көн! Бер – берегезгә карап елмаегыз. Сез бик матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз.

                   2. Теманы хәбәр итү.

- Без Роберт Миңнуллинның  тормыш юлы белән таныштык. Аның ши-гырьләрен өйрәндек. Ә бүген аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт итәрбез. Дәрес ахырында нәтиҗәләр чыгарырбыз. Сәяхәткә кузгалдык, укучылар.

           

  1. Белемнәрне ныгыту.

1нче слайд.  Шагыйрьнең биографиясен чагылдырган фоторәсемнәр.

  1. 1нче тукталыш “Туган як” дип атала. Бу тукталышта без Роберт Миң-нуллинның тормыш юлын искә төшереп үтәбез. (1 укучы шагыйрьнең биографиясен сөйли, фоторәсемнәр күрсәтелә).

2 нче слайд. Роберт Миңнуллинның шигырь, әкият җыентыкларының  фоторәсемнәре. Кыскача белешмә.

  1. 2нче тукталыш “Китапханә” дип атала. Укучылар, сез Роберт Миң-нуллинның нинди китаплары белән таныш?
  2. “Күчтәнәч”, “Алма бабай”, “Талбишек”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Хәрефләр бәйрәме”.
  3.  Роберт Миңнуллинның “Күчтәнәч” җыентыгы татар халык иҗаты белән турыдан – туры бәйләнгән, килеп чыгышлары ягыннан фольклор жанр-лары белән тыгыз мөнәсәбәттә торган  жанр үрнәкләре шактый зур урын били. Шулар арасында: 7 сүз уйнату, 7 табышмак, 8 кечкенә әкият, 1 ап-тыраткыч.
  4.   “Алма бабай” дигән шигырьләр, әкиятләр китабы эчтәлеге һәм тышкы күренеше ягыннан гаҗәеп матур бизәлгән. Тышлыгы нечкә зәвык белән эшләнгән. Беренче битендә: “Сезнең яраткан шагыйрегез Роберт Миң-нуллин балаларга язган шигырьләре өчен Җәлил, Андерсен һәм Алиш бүләкләренә лаек булды”, - дип язылган. Шунда ук М.Җәлил, Г.Х.Ан-дерсен һәм А.Алиш портретлары һәм Р.Миңнуллинның бер төркем са-бый балалар белән бергә төшкән матур фоторәсеме урнаштырылган. Аны бизәү, тышкы кыяфәтен эчтәлегенә туры китерү өчен Фәридә Хәсь-янова күп көч куйган. “Шигъри әлифба” бүлегендә урын алган 37 ши-гырьнең һәркайсы милли әлифбаның бер хәрефенә багышлана.

  1. 3 нче тукталыш “Шигъри тәлгәшләр” дип атала. Укучылар, без Р.Миңнуллинның күп шигырьләре белән таныштык. Аларның кайбер-ләрен яттан өйрәндек. Әйдәгез, шуларны сөйләп алыйк (“Энекәш кирәк миңа”, “Батырлык эшләр идем”, “Белмиләр дә хәлемне”, “Торам менә елмаеп” һ.б.).

    Әңгәмә өчен сораулар:

  1. Ни өчен бу шигырьне сайладың?
  2. Шигырьдә сиңа аеруча кайсы мизгелләр ошады?
  3. Күз алдыгызга нинди вакыйга, күренеш, кем килеп басты?
  4. Лирик герой урынында син булсаң, нишләр идең?
  5. Сезгә иптәшегезнең сөйләве ошадымы?
  1. “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Батырлык эшләр идем” һ.б. шигырьләрендәге шаянлык, нечкә юмор ярдәмендә шагыйрьнинди олы фикерләр әйтергә тели?
  2. Шагыйрь ялгызлыкның авыр хәл икәнен аңлатырга тели.
  3. Бала тормышның рәхимсезлеге белән очраша. Шуны төзәтергә тырыша, ләкин моның өчен аңа олыларның ярдәме кирәк.
  4. Дөрес, укучылар, Р.Миңнуллин бала фикерләве аркылы олыларга эн-дәшә, аларны кисәтә. Баланың уйлары җитди булса да, олыларда ул елмаю тудыра. Бу шигырьләрдә авторның нечкә юморга ия булуы, бала психологиясен яхшы белүе күренә.

  1. 4нче тукталыш – “Тапкырлар иле”. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын әйтерсез, мин аларны экрандагы кроссвордка урнаштыра барырмын. Әгәр дөрес чишсәгез, уртадагы шакмаклар эчендә бер малайның исеме килеп чыгар. Һәр табышмак җавабына туры килгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укырбыз.

                        3нче слайд. Кроссворд.

1. Үзе ямь-яшел,

    Тәнеңне аннан ерак яшер. (Кычыткан. “Талбишек”, 454 бит).

2. Кулы юк, балчык ташый,

    Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. “Алма бабай”, 93 бит).

3. Сумка тотып керәләр,

    Белем төяп чыгалар. (Мәктәп. “Күчтәнәч”, 154 бит).

4. Һичберкайчан сөйләшми ул,

    Ләкин һәркем аңлый телен,

    Олы дими, кече дими,

    Бирә ул безгә белем. (Китап. “Күчтәнәч”, 96 бит).

         5. Кешеләр нидән көлә? (Кызык. “Күчтәнәч”, 121 бит).

к

ы

ч

ы

т

к

А

н

к

а

р

Л

ы

г

а

ч

М

ә

к

т

ә

п

к

и

т

А

п

к

ы

З

ы

к

                         

          (Вертикаль буена Алмаз исеме чыга)

  1. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 5нче тукталыш – “Җырлар мәйданчыгы” (укучылар Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җыр исемнәрен һәм башкаручыларын укыйлар).

   4нче слайд. Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җыр исемнәре һәм башкаручылары.

1.  “Әнкәй”, Сара Садыйкова музыкасы, Зөһрә Сәхәбиева башкара.

2.  “Әни кирәк”, Мәсхүдә Шәмсетдинова музыкасы, “Бәхетле булыгыз”, Резедә Әхиярова музыкасы, Римма Ибраһимова башкара.

3.  “Әйдәгез биибез”, Гали Ильясов музыкасы, Асаф Вәлиев башкара.

4.  “Яратыгыз”, Резедә Әхиярова музыкасы, Венера Ганиева башкара. (Укучылар магнитофоннан “Әни кирәк”, “Әнкәй” җырларын тыңлыйлар).

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 6нчы тукталыш - “Мактау тактасы” (укучылар Р.Миңнуллинга бирелгән мактаулы исемнәрне атыйлар).

            5нче слайд. Р.Миңнуллинга бирелгән мактаулы исемнәр.

Муса Җәлил исемендәге премия(1984 ел);

Абдулла Алиш исемендәге премия, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Мактау дипломы (1994 ел);

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1998 ел).

- Безнең сәяхәтебез тәмам. Сезгә сәяхәт вакытында күңелле булгандыр дип уйлыйм? Ә хәзер тест эшләп алабыз.

  1. Белемнәрне тикшерү.

6нчы слайд. Тест.

I вариант.

1.Р.Миңнуллиның туган елы:

  1. 1932;
  2. 1948;
  3. 1954.

         2.Шагыйрьнең балаларының исеме:

  1. Илдар, Гөлназ;
  2. Рөстәм, Язилә;
  3. Алмаз, Таңсылу.

         3.Р.Миңнуллинның туган ягы:

  1. Башкортстан;
  2. Үзбәкстан;
  3. Татарстан.

         4.Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?

             Диңгез матур,

            Сүз дә юк.

            Мондый диңгез

           Бездә юк.

  1. “Мәктәп”;
  2. “Батырлык эшләр идем”;
  3. “Кайтыйк ла үзебезгә”.

         5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?

          Мы гостей бы пригласили,

          Целый пир бы закатили.

         Начались бы шутки, смех,

         Хватит яблока на всех.

  1. “Әниемә ял кирәк”;
  2. “Кояш алмасы”;
  3. “Очасым килә”.

II вариант.

         1.Р.Миңнуллинның туган ягында нинди елга ага?

  1. Идел;
  2. Чулма;
  3. Сөн.

2.Кайсы китап Р.Миңнуллинныкы?

    а) ”Гөлбакча”;

    б) “Күчтәнәч”;

   в) “Кирлемән”.

        3.Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Талбишек” җырын кем башкара?

  1. Илнар Сәйфиев;
  2. Илдар Әхмәтов;
  3. Илназ Сафиуллин.

4. Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?

Мине белсә, ул үзе дә

Сокланып туймас иде.

Минем алда берәүне дә

Алдарга кыймас иде.

  1.  “Күчтәнәч”;
  2.  “Хәйләкәр малай”;
  3.  “Туган илнең улы мин”.

5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?

Воробышки, не кричите!

Тише, листья, не шумите!

Тише, кошка, не урчи,

В кухне плюшкой не бренчи.

  1.  “Әниемә ял кирәк”;
  2.  “Кояш алмасы”;
  3.  “Очасым килә”.

7нче слайд. Тест җаваплары.

(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билгеләр куялар).

 IV. Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау.

-Шулай итеп, укучылар, без балаларның яраткан шагыйре, өлкәннәрнең якын дусты, бик күп җырлар авторы Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Куандыра, көлдерә, уйландыра Роберт Миңнуллин үзенең укучысын. Сөйкемле, олылар кебек булырга, тизрәк үсәргә, олыгаерга, күбрәк белергә, булдырырга тырышып, дөнья белән танышып йөрүче геройлар яши Роберт Миңнуллин шигъриятендә. Шигырь юллары якты эз салып, күңелдә уелып калалар.

2.Билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү.
  1. Проект төзергә.
  2. Р.Миңнуллинның үзеңә ошаган бер шигырен ятларга.
  1. Дәресебезне җыры белән тәмамлыйбыз.

                                                         ТЕСТ.

                                                       I вариант.

1.Р.Миңнуллиның туган елы:

а)        1932;

б)        1948;

в)        1954.

         2.Шагыйрьнең балаларының исеме:

а)        Илдар, Гөлназ;

б)        Рөстәм, Язилә;

в)        Алмаз, Таңсылу.

         3.Р.Миңнуллинның туган ягы:

а)        Башкортстан;

б)        Үзбәкстан;

в)        Татарстан.

         4.Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?

Диңгез матур,

Сүз дә юк.

Мондый диңгез

Бездә юк.

а)        “Мәктәп”;

б)        “Батырлык эшләр идем”;

в)        “Кайтыйк ла үзебезгә”.

         5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?

Мы гостей бы пригласили,

Целый пир бы закатили.

Начались бы шутки, смех,

Хватит яблока на всех.

а)        “Әниемә ял кирәк”;

б)        “Кояш алмасы”;

в)        “Очасым килә”.

                                                  ТЕСТ.

                                              II вариант.

 1.Р.Миңнуллинның туган ягында нинди елга ага?

     а)        Идел;

     б)        Чулман;

     в)        Сөн.

2.Кайсы китап Р.Миңнуллинныкы?

    а) ”Гөлбакча”;

    б) “Күчтәнәч”;

    в) “Кирлемән”.

 3.Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Талбишек” җырын кем башкара?

     а)Илнар Сәйфиев;

     б)        Илдар Әхмәтов;

     в)        Илназ Сафиуллин.

4. Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?

Мине белсә, ул үзе дә

Сокланып туймас иде.

Минем алда берәүне дә

Алдарга кыймас иде.

     а)         “Күчтәнәч”;

     б)         “Хәйләкәр малай”;

     в)         “Туган илнең улы мин”.

5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?

Воробышки, не кричите!

Тише, листья, не шумите!

Тише, кошка, не урчи,

В кухне плюшкой не бренчи.

а)         “Әниемә ял кирәк”;

б)         “Кояш алмасы”;

в)         “Очасым килә”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Татар әдәбияты 7 сыйныф, эш программасы

Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект)....

Татар әдәбияты, 9 сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.Дәреснең темасы:  Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау....

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча КВЕСТ_УЕН

Роберт Миңнуллинның тууына 70 ел тулуга багышланганКВЕСТ-УЕН.Максат. 1. Укучыларда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну уяту. 2. Логик фикер йөртүне үстерү.Бурычлар: Шәхси: 1. Уучылард...