Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау
материал по теме
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1. Укучыларның сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрен ныгыту һәм системага салу; “Сыйфат” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү, бәяләү.
2. Сыйфатларны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларда мәрхәмәтлелек, олы җанлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү, мөстәкыйль эш, модельләр белән эшләү, грамматик анализ, дәреслек белән эш, иҗади эш алымнары.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syyfatlar.dres_.doc | 103 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес
Тема:
( 6нчы сыйныфта гомумиләштереп кабатлау дәресе)
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1. Укучыларның сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрен ныгыту һәм системага салу; “Сыйфат” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү, бәяләү.
2. Сыйфатларны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларда мәрхәмәтлелек, олы җанлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: 1. Тумашева Д. Г., Юсупов Ф. Ю. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2001.
2. Зәкиев М. З., Мифтахов Б. М. Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар. –Казан: Мәгариф, 2003.
4. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле: Теория һәм күнегүләр.
– Казан: Мәгариф, 2002.
5. Мифтахов Б. М. 6 нчы сыйныфта татар теле дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2001.
6. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: 5-7 нче сыйныф укытучылары өчен кулланма. –Казан: Мәгариф, 2005.
7. Харисова Ч. М. Татар теле: Теория, күнегүләр, тестлар. –Казан: Мәгариф, 2006.
Җиһазлау: мультимедиа, презентация, перфокарталар, тестлар, терәк сүзләр, жетоннар, И. Гази “Малайлыкта кунакта” – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989.
Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү, мөстәкыйль эш, модельләр белән эшләү, грамматик анализ, дәреслек белән эш, иҗади эш алымнары.
Дәрес барышы.
- Башлам. ( 2 минут )
- Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.
- Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү. ( 1 нче слайд.)
Укучылар, бүген без сезнең белән “Сыйфат” темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгытып, аны бер системага салырбыз, сезнең әлеге тема буенча алган белемнәрегезне һәм сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрегезне тикшерербез. Бүгенге дәрестә һәрберегез дә актив катнашырга һәм билге алырга тиеш буласыз. Сезнең җаваплар жетоннар ярдәмендә бәяләнер. Дәрес ахырында, әлеге жетоннарның санына карап, билге куярбыз.
- Актуальләштерү. (5 минут)
Сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен, дәреслекнең 155 нче битендәге сорауларга җавап бирү.
Укытучы. Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
Укучы. Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.
Укытучы. Сыйфатларның грамматик категорияләре бармы, алар төрләнәләрме?
Укучы. Сыйфат- төрләнми торган сүз төркеме. Аның дәрәҗә формалары гына бар.
Укытучы. Сыйфатның нинди дәрәҗәләре була?
Укучы. Сыйфатның дүрт дәрәҗәсе була. Мәсәлән: гади дәрәҗә- ак, чагыштыру дәрәҗәсе- аграк, артыклык дәрәҗәсе- ап-ак, кимлек дәрәҗәсе- аксыл.
Укытучы. Сыйфатлар күбрәк җөмләнең кайсы кисәге булып киләләр?
Укучы. Сыйфатлар күбрәк җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып киләләр. Мәсәлән: Салкын кыш килде. Бүген көн салкын.
Укытучы. Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала?
Укучы. Исемләшкәндә сыйфат җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала.
Укытучы. Сыйфатлар кайсы очракта исемләшә?
Укучы. Сыйфатлар сыйфатланмышлары төшеп калганда исемләшәләр.
Укытучы. Нәрсә ул сыйфатланмыш?
Укучы. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Мәсәлән, Без кышкы каникулны көтеп алдык җөмләсендә каникулларны сүзе сыйфатланмыш була.
Укытучы. Сыйфатлар ничек ясала?
Укучы. Тамыр сыйфатлар: ак, матур, зур.
Ясалма сыйфатлар: күңелле, кышкы.
Кушма сыйфатлар: үзсүзле, күпмилләтле, халыкара.
Парлы сыйфатлар: очсыз- кырыйсыз, бала-чагалы.
Тезмә сыйфатлар: кызу канлы, күз ачкысыз.
Укытучы. Димәк, гомумиләштереп әйткәндә, нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
Укучы. Сыйфат- лексик-грамматик мәгънәсе буенча предметның билгесен белдерүче, морфологик яктан төрләнми торган, җөмләдә күбрәк аергыч функциясен үтәүче мөстәкыйль сүз төркеме.
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (25 минут)
- Перфокарта белән эш.
Укытучы. Без сезнең белән сыйфатның дүрт дәрәҗәсе бар, дидек. Искә төшерик әле: ул дәрәҗәләр нәрсәне белдерәләр?
Укучы. Гади дәрәҗә сыйфатның гадәти билгесен белдерә.
Артыклык дәрәҗәсе предмет билгесенең гадәти нормадан артыграк булуын белдерә.
Кимлек дәрәҗәсе предмет билгесенең гадәти нормадан кимрәк булуын белдерә.
Чагыштыру дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең икенче предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын белдерә.
Укытучы. Дөрес. Ә хәзер экранга игътибар итик. ( 2 нче слайд.)
Түбәндәге сыйфатларны, дәрәҗәләренә карап, перфокартага билгеләргә кирәк. (Перфокарталар өләшенә.)
Сыйфатлар:1.Матур
- Кыскарак
- Дөм сукыр
- Салкынча
- Яхшының яхшысы
- Олырак
- Кызу канлы.
Сыйфат дәрәҗәләре | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
Гади дәрәҗә | |||||||
Чагыштыру дәрәҗәсе | |||||||
Артыклык дәрәҗәсе | |||||||
Кимлек дәрәҗәсе |
(Укучылар эшлиләр. Экран ярдәмендә дөреслеге тикшерелә һәм нәтиҗә ясала.) ( 3 нче слайд.)
Сыйфат дәрәҗәләре | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
Гади дәрәҗә | ● | ● | |||||
Чагыштыру дәрәҗәсе | ● | ● | |||||
Артыклык дәрәҗәсе | ● | ● | |||||
Кимлек дәрәҗәсе | ● |
- Сыйфатка морфологик анализ ясау.
Укытучы. Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибен искә төшерик әле.
Укучы. 1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Дәрәҗәсен ачыкларга.
3. Исемләшү- исемләшмәвен әйтергә.
4. Исемләшмәсә, кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
5. Нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.
6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга. ( 4 нче слайд.)
Укытучы. Дөрес. Хәзер экранда бирелгән мәкальләрдән сыйфатларны табып, морфологик анализ ясыйбыз һәм мәкальләрнең мәгънәләрен дә аңлатабыз. ( 5 нче слайд.) (Тактада эшләнә).
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
Кош – канат белән, кеше дуслык белән көчле.
Тәвәккәл таш ярыр.
Ялкауга кояш та вакытында чыкмый.
Укучы. Игелекле- сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, эшнең исемен ачыклый, җөмләдә аергыч, ясалма сүз. Мәкальнең мәгънәсе: Җай чыккан саен, кешегә игелек кылырга ашыгырга кирәк.
Көчле- сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә хәбәр, ясалма сүз. Мәгънәсе: Дусларың булса, теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә була.
Тәвәккәл- сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшкән: берлек санда, баш килештә, тартымсыз, җөмләдә ия, тамыр сүз. Мәгънәсе: Тәвәккәл кеше бер эштән дә курыкмый.
Ялкауга- сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшкән: берлек санда, юнәлеш килешендә, тартымсыз, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз. Мәгънәсе: Ялкау кеше йокысыннан да вакытында тора алмый.
Укытучы. Димәк, исемләшкән сыйфатларны морфологик яктан тикшергәннән соң, без нинди нәтиҗә ясый алабыз? Исемләшкән сыйфатлар кайда күбрәк кулланыла икән?
Укучы. Исемләшкән сыйфатларны мәкальләрдә еш очратырга мөмкин.
Укытучы. Әйе. Исемләшкән сыйфатларга морфологик анализ ясау үзенчәлекләре нәрсәләрдә күренә?
Укучы. Исемләшкән сыйфатларның исем билгеләре дә тикшерелә.
3. “Кем тизрәк?” уены. ( 6 нчы слайд.)
Укытучы. Ә хәзер тексттан сыйфатларны ни дәрәҗәдә тануыгызны тикшерү максатыннан, “Кем тизрәк?” дигән уен уйныйбыз. Сезгә күренекле якташ язучының әсәреннән өзек тәкъдим итәм. Уйлап карагыз әле: Ул кайсы язучының һәм нинди әсәреннән?(“Малайлыкта кунакта” әсәреннән өзек бирелә)
Укучылар.Бу өзек татар әдәбиятының атаклы язучысы И.Газинең “Малайлыкта кунакта”исемле автобиографик әсәреннән алынган.
Укытучы. Әйе, укучылар, И. Газинең әлеге әсәре туган ягыбыз Кама Тамагының,автор әйткәнчә, югары очы,түбән очы булган урамнары, алмагач бакчалары,урам уртасында болганчык күле булган Карамалы авылына багышлана.
Укытучы: Ә хәзер әлеге өзектән сыйфатларны язып алырга кирәк. Әйдәгез, кайсыгыз өлгеррәк?
Укучылар сыйфатларны язып алалар.
- Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклау.
Укытучы. Димәк, игътибар итегез әле: кыска гына өзектә автор никадәр сыйфат кулланган. Сезнеңчә, сөйләмдә сыйфатлар нинди әһәмияткә ия? Алар ни өчен кирәк?
Укучы. Сыйфатлар сөйләмне баеталар, тулыландыралар, аны образлы итәләр. Алар предмет һәм затларның билгеләрен, төрле сыйфатларын белдерү өчен кулланылалар.
Укытучы. Әйе, сыйфатлар предмет билгеләрен генә түгел, затларның характер билгеләрен белдерү өчен дә кулланылалар. Сез кешеләргә карата әйтелә торган нинди уңай сыйфатларны беләсез?
Укучылар. Мәрхәмәтле, игътибарлы, шәфкатьле, сабыр, тыйнак, ярдәмчел, яхшы, итагатьле, изге күңелле, кадерле, сөекле, олы җанлы, миһербанлы, ышанычлы, күркәм холыклы, игелекле, ихтирамлы, мөлаем, мәшһүр, белемле, мәзәкчән, нечкә күңелле, соклангыч, түземле, уңган, юмарт һ. б.
( Әлеге сыйфатлар экранда яктыртыла). (7 нче слайд.)
Укытучы. Яхшы, ә кешеләргә карата әйтелә торган нинди тискәре сыйфатларны әйтә аласыз?
Укучылар. Икейөзле, үзсүзле, кире, саран, мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, игелексез, мактанчык, тәртипсез, усал, ышанычсыз һ. б.
Укытучы. Әлеге сыйфатларның кайсыларын ешрак ишетергә һәм шул сыйфатларга ия булырга теләр идегез?
( Укучыларның җаваплары тыңлана).
- “Тирәбездә яхшы кешеләр” дигән темага иҗади эш башкару.
Әйе, кеше җир йөзенә бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Ә моның өчен без үзебез дә тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга тиешбез.
Сезнең тирәдә менә шундый яхшы сыйфатларга ия кешеләр бармы соң? Әйдәгез, экранда бирелгән терәк сүзләрдән файдаланып, караламага әйләнә-тирәбездәге мәрхәмәтле кешеләр турында кыска күләмле (миниатюр) сочинение язабыз. Сочинениенең темасы “Тирәбездә яхшы кешеләр” дип атала. Эшкә керештек, сезгә 5 минут вакыт бирелә.
( Берничә укучының язмасы тыңлана, нәтиҗә ясала).
Укытучы. Димәк, сезнең язмаларны тыңлагач, безнең Кама Тамагы төбәгенең шәфкатьле һәм миһербанлы кешеләргә бай булуына тагын бер кат инандык. Без моның белән горурлана алабыз, шулай бит. Сез дә язмагыздагы кешеләрнең яхшы сыйфатларын үзегездә булдырырга тырышыгыз һәм башкаларга булыша алуыгызга сөенеп яшәгез. Бары тик сезнең яхшы сыйфатларыгыз турында гына сөйләсеннәр.
Сез өйдә әлеге язмаларыгызны тулыландырып, дәфтәргә язып килергә тиеш буласыз. Үзегез кулланган сыйфатларның асларына сызарга да онытмагыз. Әйдәгез, көндәлекләрне ачып, өйгә эшне язып куйыйк: сочинениене тулыландырып, дәфтәргә язарга, сыйфатларның астына сызарга.
IV. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү. ( 8 минут)
Тест сорауларына җавап бирү.
Укытучы. Хәзер сезнең сыйфат буенча алган белем һәм күнекмәләрегезне тикшереп карыйк. Тест сорауларына җавап бирәбез.
- Сыйфат нәрсәне белдерә?
А) предметның исемен;
Б) предметның билгесен;
В) предметның эш- хәрәкәтен;
Г) предметның санын.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А) кем? нәрсә? ни?
Б) нишли? нишләгән? нишләячәк?
В) нинди? кайсы? кайдагы?
Г) ничә? ничәнче? ничәләп?
3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
А) 2;
Б) 3;
В) 4;
Г) 5.
4. Бирелгән сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез.
Акыллының акыллысы.
А) гади дәрәҗәдә;
Б) артыклык дәрәҗәсендә;
В) чагыштыру дәрәҗәсендә;
Г) кимлек дәрәҗәсендә.
5. Сыйфатлар җөмләдә күбрәк нәрсә булып киләләр?
А) ия һәм тәмамлык;
Б) тәмамлык һәм хәл;
В) ия һәм хәбәр;
Г) аергыч һәм хәбәр.
6. Ясалышлары ягыннан болар нинди сыйфатлар?
Үзсүзле, күпмилләтле.
А) кушма;
Б) тамыр;
В) тезмә;
Г) парлы.
7. Пакь сүзенең синоним парын табыгыз.
А) чиста;
Б) купшы;
В) пычрак;
Г) нәфис.
8. Сыйфат ачыклап килгән исем ничек дип атала?
А) аерылмыш;
Б) саналмыш;
В) аныкланмыш;
Г) сыйфатланмыш.
9. Сыйфатланмышы төшеп калган сыйфатлар
А) исемгә күчә;
Б) фигыльгә күчә;
В) исемләшә;
Г) исемләшми.
10. Батыр яуда беленер мәкалендә батыр сүзе нинди җөмлә кисәге булып килгән?
А) ия;
Б) аергыч;
В) тәмамлык;
Г) хәл.
(Экран ярдәмендә тестларның дөреслеге тикшерелә (8нче слайд.), укучыларның үзләреннән билгеләр куела һәм җыеп алына).
V. Өйгә эш бирү. (2 минут)
Сыйфатлар кулланып, “Тирәбездә яхшы кешеләр” дигән темага миниатюр сочинение язарга.
VI. Йомгаклау. (3 минут)
Укытучы. Шулай итеп, без бүген сыйфат буенча өйрәнгәннәрне ныгыттык һәм әлеге тема буенча сезнең белемнәрне бәяләдек, сыйфатларның сөйләмдә бик киң кулланыла торган сүз төркеме булуына да инандык. Димәк, нинди сүз төркеме сыйфат дип аталды инде?
Укучы. Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап булган, җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүче, төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.
Жетоннар санала һәм укучыларның эше бәяләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
6 класста сыйфат темасын кабатлау...
Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"
Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....
Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...
Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау
6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...
"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"
7 нче сыйныфта татар теле дәресе....
Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...