“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.
методическая разработка на тему
Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү,татарның бөек шәхесләре белән таныштыру; укучыларны татар телендә кулланыла торган саннарны дөрес язарга һәм алар белән җөмләләр төзәргә өйрәтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
san.docx | 19.01 КБ |
Предварительный просмотр:
“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.
I.Башлам өлеше.
II.Актуальләштерү этабы.
1)укучыларның узган көннәре,хәлләре турында белешү.
III.Яңа материалны аңлату.
1)тактага язылган саннарга игътибар итү,аларны әйтү;
2)тезмә саннар белән җөмләләр төзү;
3)күнегүләр эшләү.
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.
1)диалоглар төзетү.
V.Өй эш бирү.
1)8нче күнегүне язмача эшләргә,саннарны өйрәнергә.
VI.Дәрескә йомгак.
1)сорауларга җавап алу;
2)билгеләр кую.
I . Дәреснең максатлары:
1.Коммуникатив максат:укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү;
2.Фәнни максат:укучыларны татар телендә кулланыла торган саннарны дөрес язарга һәм алар белән җөмләләр төзәргә өйрәтү;
3.Тәрбияви максат:укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү,татарның бөек шәхесләре белән таныштыру.
II.Дәреснең бурычлары:
-укучыларның сөйләмә һәм язма телләрен камилләштерү;
-укучыларда тезмә саннар белән бәйле булган ныклы күнекмәләр булдыру;
-тезмә саннар турында булган теоритик белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү.
III.Дәреснең принциплары:
1)дидактик принциплар:фәннилек,күрсәтмәлелек,теория белән практиканың бәйләнеше,укытуның аңлаешлылыгы,уку-укыту һәм тәрбия берлеге принциплары;
2)лингвистик принциплар: функциональ принцип,бүлекара бәйләнеш принцибы;
3)Гомумметодик принциплар:коммуникатив,туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тоту принцибы;
4)хосусый-методик принциплар:теория белән сөйләм практикасы берлеге,чагыштырма,лексик-семантик принцип;
5)психологик принциплар:укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тоту,укучыларга индивидуаль якын килү принциплары.
IV.Укыту ысуллары:репродуктив,аңлату-күрсәтү.
V.Укыту алымнары:күнегүләр эшләү,диалог төзү.
VI.Дәрес төре:катнаш дәрес.
VII.Җиһазлау: дәреслек.
VIII.Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Хәйдарова Ф.З. Татар теле һәм уку китабы:Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 3нче с-фы өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 2нче кисәк/Ф.З.Хәйдарова.-Казан:Мәгариф,2005.-111 б.
2.ШәкүроваМ.М. Татар телен укыту методикасы
3.Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.-Казан: Раннур китап нәшрияты,2000.
Дәрес барышы:
I. Башлам өлеше.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар: Исәнмесез, Флюсә Рәхимулловна!
Укытучы: Хәлләрегез ничек?
Укучылар: Яхшы, үзегезнеке ничек?
Укытучы: Минеке дә яхшы, рәхмәт. Утырышыгыз. Камил, бүген һава торышы нинди?
Укучы: Буген көн җылы, күктә кояш балкый.
Укытучы: Дөрес, молодец.
II. Актуальләштерү этабы.
Укытучы: Айрат, син кичә укудан кайткач нишләдең?
Укучы: Кичә мәктәптән кайткач , мин ашадым, бераз ял иттем, аннары урамга футбол уйнарга чыктым.
Укытучы: Ярар, Айрат, рәхмәт. Алсу, син бүген укудан кайткач нишләячәксең ?
Укучы: Бүген укудан соң мин өйгә кайтачакмын, ашаячакмын, аннары музыка түгәрәгенә барачакмын.
Укытучы: Молодец, Алсу , рәхмәт. Яна, Рөстәм хәзер нишли?
Укучы: Рөстәм хәзер дәрестә утыра һәм сезне тыңлый.
Укытучы: Рәхмәт, Яна.
III. Яңа материалны аңлату:
Укытучы: Айрат, син ничәнче елда тудың?
Укучы: Как будет 1992 год?
Укытучы: Соравың бик урынлы булды, Айрат. Без бүген нәкъ тезмә саннар белән танышырбыз һәм сез дәрес ахырына аларны сөйләмдә кулланырга һәм язарга өйрәнерсез. Ә хәзер тактага игътибар итегез. Әйдәгез хәзер аларны бергәләшеп телдән әйтеп китик.
Укучылар: бер йөз илле тугыз, ике йөз алтмыш бер, биш йөз өч.
Укытучы: Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язып куегыз. Дәреслекнең 101 нче битендәге 2 нче күнегүне эшлик. Тактага Даша чыга һәм бер-бер артлы чыгып, саннарны сүзләр белән тактага язабыз. Калганнарыгыз урында дәфтәрләрегезгә теркәп барыгыз. Игътибарлы булыгыз, сорауларыгыз булса, бирегез.
Укучылар: ( Эшлиләр)
Укытучы: Молодцы, бу биремне бик тиз башкарып чыктыгыз. Ә хәзер яңадан тактага игътибар итүегезне сорыйм.
Мең – тысяча
1177 – бер мең бер йөз җитмеш җиде.
2005 – ике мең биш
Укытучы : Как будет на татарском 1275 ?
Укучы: бер мең ике йөз җитмеш биш
Укытучы: Резеда, как ты скажешь на татарском 2022 ?
Укучы: Ике мең егерме ике.
Укытучы: Димәк, Айрат, син ничәнче елда тудың?
Укучы: Бер мең тугыз йөз туксан икенче елда тудым.
Укытучы: Молодец! Ардыгызмы, укучылар?
Укучылар: Әйе, Флюсә Рәхимулловна!
Укытучы: Әйдәгез тиз генә зарядка эшләп алыйк.
Укучылар зарядка эшли.
Укытучы: Артур, син ничәнче елда беренче сыйныфка кердең?
Укучы: 1999.
Укытучы: Молодец! Лера , хәзер ничәнче ел?
Укучы: 2012 ел.
Укытучы:Айлин,син ничәнче елда тудың?
Укучы: 1993 нче елда тудым.
Укытучы:Әйдәгез тиз генә 4 нче күнегүне эшләп китик.
Укучы:(эшлиләр)
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.
Укытучы: Ә хәзер, балалар, тезмә саннар кулланып татар телендә сөйләргә тиеш буласыз,диалог төзисез. Парлап эшләгез,укучылар, сезгә 5 минут вакыт бирәм.
(укучылар диалоглар төзиләр, сөйлиләр).
V.Өйгә эш.
Укытучы: Укучылар,көндәлекләрегезне ачыгыз да, өй эшен язып куегыз.Өегездә дәреслектәге 102 нче биттәге 8 нче күнегүне башкарырсыз һәм бүген үткән тезмә саннарны ятлап килерсез.
VI.Дәрескә йомгак.
Укытучы: Укучылар,бүгенге теманы тәмамладык,сез барыгыз да булдырдыгыз, мин барыгыз белән дә бик канәгать.Тема кыен түгел идеме, укучылар?
Укучылар: Юк!
Укытучы: Барыгыз да аңлады дип уйлыйм. Молодцы, укучылар, барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.
(Укучыларга билгеләр куела).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.
Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....
«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)
«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....
8нче сыйныф татар төркеме өчен "Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе
Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау....
6 нчы сыйныфта "Кушма һәм тезмә саннар" темасы буенча туган тел дәресе
Татар теле дәресенә технологик карта6 нчы В сыйныфы...
Дистанцион уку/7 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Хәбәр һәм аның төрләре: гади хәбәр,тезмә, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, аның җөмләдәге урыны
дәрес эшкәртмәсе...
ДӘрес эшкәртмәсе.Теләсәм, өйдә барлык эшне үзем башкарам. Тезмә фигыльләр. 5 нче сыйныф , рус төркеме
5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес. УМК Р.Р. Нигъмәтуллина...