Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану
методическая разработка на тему
Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен файдалануымны сезнең белән уртаклашасым килә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vaganova_a.i._-_rizaeddin_fhreddin_doklad.doc | 63.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Ваганова Альбина Илсур кызы
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районының
“8нче санлы гимназиясе”
Муниципаль бюджет белем
бирү учреждениесе
Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану
Бүгенге көн педагогика фәне алдына куелган таләпләр Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрендә йөз еллар элек үк киң чагылыш тапкан булган. Аның педагогик фикерләре бүген дә педагогика фәнен тагын да үстерергә, камилләштерергә, төрле уку йортларында укытуның сыйфатын яхшыртырга, яшь буынны гуманлылык рухында тәрбияләргә, өлкән яшьтәгеләрнең, әти-
әниләрнең педагогик осталыкларын арттырырга булышлык итә.
Бөек мәгърифәтче, атаклы педагог, галим, дин галиме, гомумән, күп кырлы шәхес, Ризаэддин Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә, тәрбия бирүнең бөтен нечкәлекләренә туктала. “Дөньяда тәртипсез бер эш тә юктыр. Кошлар үзләре өчен оя ясарлар. Бу вакытта ата кош ана кошка ярдәм итә. Ана кош утырып бала чыгарганда, ата кош, читтән ризык ташып, аны тукландыра. Балалары чыкканнан соң, бергәләшеп балаларын тәрбиялиләр, очарга өйрәтәләр. Бу исә - бер тәртиптер”,- ди Риза Фәхреддин.[1:6]
Әйе, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан.
Ә дөрес тәрбияне ничек алырга мөмкин соң? Ни рәвешле әти-әни баласын туры юлга бастыра ала? Үзләрен хөрмәт итәргә, картайган көннәрендә дә саклап, карап торырга ничек өйрәтергә була?
Бу сорауларга җавап эзләү рәвешендә без, Казан шәһәренең 8нче гимназиясенең милли тәрбия бирү сыйныфлары җитәкчеләре, укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, атаклы педагог, әдип Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып җыентык чыгару өстендә эшлибез. Бу җыентыкта башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре һәм ата-аналар җыелышлары үткәрү тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.
Риза Фәхреддин үзенең “Адәбе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) исемле китабында җәмгыйтькә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап болай дип яза: “... Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Сабанчы вә бакчачылар орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен никадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә – җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр...” [4:8]
Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим бу җаваплы вазифаны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыйтьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый. [2:10]
Тәрбия галимнәре карашынча,
- “Беренче тәрбия”- ана вә яки ана хезмәтендә булган кеше кочагында булган тәрбия;
- “Икенче тәрбия” – мәктәптә булган тәрбия;
- “Өченче тәрбия” – аннан соң булган тәрбия.[5:3], [2:10]
Бу тәрбияләрдән беренчесе – аналардан; икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер.
- “Дөньяга килгән сәгать белән балалар - тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә - аналардыр. Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар - олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар”,- дип әйтелә Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә [ 3: 26].
Чыннан да, кеше нинди генә тәрбия алмасын, яхшысынмы- начарынмы, барыбер иң элек гаиләдә алган тәрбия өстен булачак. “Тәрбияле аналарның балалары күп вакытта яхшы вә тәрбияле буладыр. Бозык вә тәрбиясез булмас” фикере моңа дәлил булып тора [3:27]. Бүген дә нәкъ шулай. Кызын кияүгә биргәндә яисә улын өйләндергән вакытта, әти-әнисенең нинди булганына карыйлар, нәселе затлымы, ышанырга буламы һ.б. Шуңа күрә, гаилә тәрбиясе бик мөһим мәсьәлә, чөнки нәкъ гаилә эченнән “очып” чыгачак кеше җәмгыять үсешенә үз өлешен кертергә тиеш. Ризаэддин Фәхреддиннең “Алтыннан да кыйммәтле, бик кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр”, - дигән сүзләре искә төшә.
Ә ни рәвешле тәрбия бирелергә тиеш соң? Нинди кысаларга туры китерергә? Әти-әниләребез балаларга карата йомшак мөгамәләдә, яисә каты гына торырга тиешме?
Иң элек гаиләдә әти-әниләр үзләре тәрбияле булырга тиешләр. Баланы тәрбияләү, әлбәттә, күбрәк аналар өстенә төшә. Димәк, иң элек аналар тәрбияле булырга тиеш. Ә “тәрбияле аналар - бетмәс вә төкәнмәс хәзинәдер”,- ди әдибебез. “Бик ярлы булган өйләр эчендә тәрбияле ана булса - ул өй олуг байлардан саналыр. Бик бай булган өйләрдә, тәрбияле булмаганга күрә, ул бик ярлы, фәкыйрь күренерләр” диелә [3:23]. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. “Тәрбия голәмасы фикеренә күрә, гаилә - кечкенә бер дәүләт кебидер”. Әйе, гаилә - нигезен бернинди көч белән дә какшата, җимерә алмаслык ныгытма ул. Андый ныгытманың нигез ныклыгын дин тота.
Күпләр хәзәрге яшьләрне аңламыйлар: “Явыз, усал, тәрбиясез, олыларны хөрмәт итми”,- диләр. Ә моның тамырлары кая барып тоташа икән? “Тәрбияле ана” хезмәтенә мөрәҗәгать итсәк, анда: “Халыкның яхшы вә усал булуларына күп вакытта аналарның да катнашы була”, яисә “бала тәрбияләү - ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять изге һәм җаваплы бурычы булып тора”,- диелә [3:19]. Ләкин ничек тәрбияләргә?
Бала – ата-ананың әхлакый тормыш көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлыгы, кешеләргә яхшылык эшли белүе. Һәр ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Әйе, су тамчысында кояш чагылган кебек, балаларда да әти-әнисенең әхлакый сафлыгы чагылыш таба.
- Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш, мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнлеген күрсәтеп, Р. Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: “Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер...
...Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыклары тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...”[2:10]
Р.Фәхреддин мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикеренчә: “...Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр – файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр... Чөнки күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел, бәлки, арт көпчәк ал көпчәккә ияргән кебек, аның фигыленә иярерләр” [2:10].
Укучының мөгаллимгә табынуы, тәрбияче белән тәрбияләнүче арасындагы ышаныч, баланың үз укытучысында күргән кешелеклелек сыйфатлары - болар тәрбия, әхлак эшенең иң зирәк кагыйдәләре. Тәрбияченең, укытучының тагын берничә әһәмиятле сыйфаты – балаларны тирән ихтирам итү, ата-аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән сугарылган эчкерсез ихтирамлылык.
Без, укытучылар, балаларга әхлак тәрбиясе биргәндә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып эшләргә тырышабыз. Укучыларыбызга:
- ялган сөйләмәскә, гайбәт әйтмәскә, сүз йөртмәскә, кеше сүзен арттырып күчермәскә;
- үзегезгә кирәкмәгән сүзгә катнашмаска;
- сөйләшкәндә кычкырмаска, җилләнеп вә кызып китмәскә, тавышыгызны бозмаска, һичкемгә яман сүз әйтмәскә;
- иптәшләрегезгә мактанмаска, аларга тәкәбберләнмәскә, аларны мәсхәрә итмәскә, алардан көлмәскә, тел вә кул илә куркытмаска;
- өлкәннәр сөйләшкәндә сүзгә катнашмаска; үзләре эндәшмәгәндә алар хозурында сөйләмәскә; сөйләшкәндә артык акрын вә кычкырып әйтмәскә;
- өй эшләренең барысын да ошбу яшь чагында өйрәнергә киңәш итәбез;
- укучыларыбызга яхшы үрнәк булырга тырышабыз.
Җәмгыятькә лаеклы алмаш, лаеклы шәхес тәрбияләү мәсьәләсендә Р.Фәхреддин үзенең бөтен гомере буенча уйлана, борчыла, бу бик мөһим мәсьәләгә берьяклы гына карамыйча, аның кешене бөтен яктан да камил итеп күрәсе килә. Һәркемнең җәмгыятьтә, тормышта үз урынын үзе табарга тиешлеген күрсәтеп, ул кеше рухи, әхлакый тәрбия алу өстенә, хезмәт тәрбиясе дә алырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, “... Һичбер эш эшләмичә һәм эшләргә дә теләмичә сузылып яту, кул кушырып утыру яшәеш өчен берни дә бирми”[2:12].
Хезмәткә мөнәсәбәт - кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан Ризаэддин Фәхреддин болай дип әйткән: “Бу дөньяда адәмнәр кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән тулганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балаларыгызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә фәкать бәхет, вә хәер-догаларга ышанып торырга өйрәнмәсеннәр, әгәр кыз бала булса – анасы, ир бала булса – атасы дөнья эшләрен һәркайсын бөртекләп өйрәтергә, мөмкин булса, берәр һөнәр дә өйрәтергә кирәк, үсеп җиткәндә һәркайсы йорт эшләрен, дөнья көтү юлларын яхшылап өйрәтеп бетерергә тиешләр”, - ди. [1:12]
Мәшһүр зат Ризаэддин Фәхреддин күрергә теләгәнчә, балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк кешеләр булып җитсеннәр, һәм, халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, ул хыялланган зур шәхесләр булып үсеннәр иде. Ә ата- аналар исә үзләренең балаларына игътибарлырак һәм үзләре дә балалары бөтен яктан үрнәк алырлык кешеләр булсыннар иде...
Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, һәрберсендә баланың дөньяга карашын формалаштыруда, чын, ныклы тәрбия бирүдә, әлбәттә, гаиләнең роле зуррак булуын күрербез. Гаилә эчендәге шартлар нинди булса (ата-анасының бер-берсенә мөнәсәбәте, аларның балага үрнәк була белүе, гомумән, аларның тәрбияле булуы), бала да нәкъ шундый булыр.
Ә Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек шәхесләребезнең мирасын барлап, җентекләп өйрәнү, алар белән укучыларны таныштыру – безнең төп бурычларыбызның берсе дип уйлыйм. Моннан йөз еллар элек язылган ул рухи байлыклар, әхлак кагыйдәләре, тәрбия ысуллары бүген дә үз кыйммәтләрен югалтмаган. Алар татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану өчен кирәкле һәм файдалы материал булып торалар. Без, укытучылар, укучыларыбызны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып, алар үрнәгендә тәрбияләсәк, киләчәк буын, һичшиксез, әхлаклы, миһербанлы булып үсәр!
Әдәбият
1. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” .- Казан “Дом печати” нәшрияты.-2001.- 192 бит
2. Ризаэддин Фәхреддин “Нәсыйхәт” (әхлак гыйлеменнән). –Казан “Мәгариф” нәшрияты.-2005.-175бит
3. Ризаэддин Фәхреддин “Тәрбияле ана”.-Казан “Мәгариф” нәшрияты.-2006.
4. Р. Фәхреддин “Адәбе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”).- Казан, 1908.
5. М.Р. Әхмәтҗанов “Гаиләдә әхлак тәрбиясе”. – Казан “Татар китап нәшрияты”, 1985.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
Ризаэддин Фәхреддин....
Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)
Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....
“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).
Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....
Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану
Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...
УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ
Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...
Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану
Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...