календарь-тематик план 4 сыйныф
календарно-тематическое планирование по теме
Предварительный просмотр:
Муниципаль белем бирү учреждениясе
Әлмәт шәһәренең 18 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле урта гомуми белем бирү мәктәбе
« Каралды» «Килешенде» « Раслыйм»
МБ җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры
_____/________________/ _____/__________________/ _____/_______________/
Беркетмә №______ Приказ № _______
«___» ________2013 «___» __________2013 «___» _______2013
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар теле (рус төркеме)
(укыту предметы)
Укытучы Әхмәтова Регина Сергей кызы____________
Сыйныф 4 “Б” (рус гр) татар теле
Белем бирү дәрәҗәсе базис______________
(базис яки профиль)
2012-2013 нче уку елы
Педагогик совет утырышы
беркетмәсе № __________
«___» _________2013
Әлмәт, 2013
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
- Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы 3266-1 номерлы Законы (2012 ел,28 нче февраль)
- ”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
- Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы., Казан , 2008
- “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
- TP Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Ч.М.Харисова ,К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина авторлыгындагы "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннын үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар.- Казан: Татар.кит. нәшр.,2011.
- Әлмәт шәһәре 18 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры тарафыннан расланган укыту планы (31.08.12)
Гамәлдәге базислы укыту планы нигезендә 4 Б сыйныфында атнага 3 сәг татар теле исәбеннән, уку елына 34 сәг каралган
1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар, рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. ”Татар теле – 4 нче сыйныф” шушы программага нигезләнеп төзелгән. Татар теле атнага 3 тапкыр, уку 2 тапкыр үткәрелә.
Татар теленә өйрәтүнең төп максаты –ГАМӘЛИ максат : телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ максаты: укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү. ТӘРБИЯВИ максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү. БУРЫЧЛАР :
1) Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;
2) Диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;
3) Текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;
4)Татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, алдагы сыйныфларда өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси –психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла;
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла.
Грамматик категорияләр белән таныштырганда рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика ) аңлатыла.
I. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
1. Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
2. Үстерү максатының эчтәлеге
Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.
Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.
Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.
3. Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.
Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.
4. Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.
Тыңлап аңлау
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Уку
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.
Язу
Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның грамматик минимумы:
1. Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
2. Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.
3. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары.
4. Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.
5. Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.
6. Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли белүне ныгыту.
7. Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү.
8. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.
9. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.
Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.
4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:
1. Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап тору.
2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.
3. Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.
4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.
5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.
6. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә - күплек сан, килеш; фигыльләрдә - юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.
7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.
8. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр, темалар | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр |
1. | Яңа уку елы котлы булсын! | 12 | Татар теленең тартык һәм сузык авазлары,к, г хәрефләренең ике аваз белдерүе, о, э, ы хәрефләренең икешәр аваз белдерүе, сорау алмашлыклары, саннарның төркемчәләре, чөнки, шуңа күрә теркәгечләренең кушма җөмләдә кулланылышы |
2. | Көзге табигать | 7 | Үткән заман хикәя фигыль, исемнең төшем килеш кушымчасы |
3. | Без кошларга ярдәм итәбез | 13 | Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы, бәйлек сүзләр, исемнәрнең берлек һәм күплек санда тартым белән төрләнеше, кушымчаларның нигезгә ялгану тәртибе |
4. | Хайваннар дөньясында | 13 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль,сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре, -мы/ -ме сорау кисәкчәсе |
5. | Кышкы уеннар | 10 | ... эшли белә төзелмәсен куллану, кебек, шикелле бәйлекләренең кулланылышы, вакыт рәвешләре |
6. | Минем дусларым | 15 | Инфинитив + исем төзелмәсе,сан + исем төзелмәсе, сүз ясагыч –чы/ -че кушымчасы, фигыльнең заман формалары, билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, аның зат –сан белән төрләнеше, -дыр – дер билгесезлек кисәкчәсе |
7. | Яз килә | 13 | фигыльнең заман формалары, инфинитив +ярый, инфинитив + телим төзелмәләре, кушма һәм парлы сүзләр, бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формалары, кушма саннарның дөрес язылышы |
8. | Дүрт аяклы дусларыбыз | 9 | -мый/ -ми аффиксы, -сыз/ -сез аффиксы,хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең зат –сан белән төрләнеше, буе бәйлек сүзенең килеш белән төрләнеше |
9. | Татарстан – туган ягым | 6 | Килеш кушымчаларының кулланылышын ныгыту, тезмә сүзләрнең дөрес язылышы |
10. | Кояшлы җәй, ямьле җәй | 4 | чөнки, шуңа күрә теркәгечләренең кушма җөмләдә кулланылышы, сыйфатларның кулланылышын ныгыту, татар телендә сүз тәртибе |
Барлыгы | 102 |
Календарь - тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Дәрес тибы | Материалны үзшәштерүнең көтелгән нәтиҗәләре | Укучы эшчәнлеген бәяләү | Контроль төре | Үткәрү вакыты | |
план | факт | |||||||
Яңа уку елы котлы булсын! (12 сәг.) | ||||||||
1 | Яңа уку елы котлы булсын! | 1 | Уку–язу әсбапларының дөрес язылышы. Уку– язу әсбапларының исемнәрен җөмләдә куллана белү | Үз хезмәтеңне оештыру | 4.09 | |||
2 | Татар алфавиты | 1 | Татар алфавитында сузык һәм тартык авазларның бирелеше. Татар теленең үзенчәлекле авазларын аера белү | Таблица белән эшләү | 5.09 | |||
3 | Киң әйтелешле, тар әйтелешле о, ы, э авазлары | 1 | О, ы, э хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүе Киң әйтелешле, тар әйтелешле о, ы, э авазларын аера белү | Үз фикереңне әйтә белү күнекмәләре | 8.09 | |||
4 | Сорау алмашлыклары | 1 | Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы. Тиешле кушымчалар ялгап сорау-ларга җавап бирү | Үрнәк белән куллана белү | Күнегүләр эшләү | 11.09 | ||
5 | Кая? кайда? кайдан? сорауларын ныгыту | 1 | Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы Кая? кайда? кайдан? сорауларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү | Мөстәкыйль эшли белү | 12.09 | |||
6 | Сан. Сан төркемчәләре | 1 | Сан һәм аның төркемчәләре турында төшенчә бирү Сан төркемчәләрен сөйләмдә дөрес куллану | Кагыйдәләрне куллана белү | Күнегүләр эшләү | 15.09 | ||
7 | Саннарның җөмләдә кулланылышы | 1 | Саннарның җөмләдә дөрес кулланылышын үзләштерү Саннар белән җөмләләр төзи белү | Үз фикереңне әйтә белү | 18.09 | |||
8 | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре | 1 | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен кушма җөмләдә куллану кушма җөмләләр төзи белү | Чиста язуны камилләштерү | Күнегүләр эшләү | 19.09 | ||
9 | Үткән заман хикәя фигыль | 1 | Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын белдерү чаралары Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмләдә куллану | Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру | 22.09 | |||
10 | Инфинитив + кирәк төзелмәсе | 1 | Инфинитив + кирәк төзелмәсен үзләштерү Җөмләдә дөрес куллана белү | Дәреслек белән эшли белү | Күнегүләр эшләү | 25.09 | ||
11 | Инфинитив + кирәк төзелмәсен ныгыту | 1 | Инфинитив + кирәк төзелмәсен үзләштерү Җөмләдә дөрес куллана белү | Җөмләләр төзү, аларны тәрҗемә итү | 26.09 | |||
12 | “Яңа уку елы “ темасын кабатлау дәресе | 1 | Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану | Дөрес яза белү күнекмәләре | 29.09 | |||
Көзге табигать (7 сәг.) | ||||||||
13 | Үткән заман хикәя фигыль | 1 | Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән танышу Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне танып белү | Охшатып эшли белү | Күнегүләр эшләү | 2.10 | ||
14 | Һава торышы | 1 | Яңа лексик күнекмәләр формалаштыру Яңа лексиканы кулланып җөмләләр төзи белү | Сүзлек белән эшли белү | 3.10 | |||
15 | Бик, иң кисәкчәләре | 1 | Бик, иң кисәкчәләренең җөмләдә кулланылышын үзләштерү Җөмләдә куллана белү | Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру | Күнегүләр эшләү | 6.10 | ||
16 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр | 1 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшен-чә бирү. Сөйләмдә җыйнак һәм җәенке җөмләләрне куллана белү | Дәреслек белән эшли белү | 9.10 | |||
17 | Исемнәрнең төшем килеше | 1 | Төшем килешендәге исемнәрне сөйләмдә ныгы-ту. Төшем килеше соравын кулланып җөмләләр төзи белү | Кагыйдәләрне куллана белү күнекмәләрен формалаштыру | Күнегүләр эшләү | 10.10 | ||
18 | “Көзге табигать” темасын кабатлау дәресе | 1 | Лексик–грамматик күнек-мәләрне камил-ләштерү. Диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү | Сорауларны дөрес формалаштыра белү | 13.10 | |||
19 | “Көзге табигать” темасын кабатлау. Мөстәкыйль эш | 1 | Үткәннәрне кабатлау. Җөмләләр төзү | Дәреслек һәм сүзлек белән эшләү | Мөстәкыйль эш | 16.10 | ||
Без кошларга ярдәм итәбез (13 сәг.) | ||||||||
20 | Кош исемнәренең дөрес язылышы | 1 | Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү Дөрес итеп яза белү | Сүзлек белән эшли белү | 17.10 | |||
21 | Исемнәрдә килеш кушымчалары | 1 | Исемнәрне төрле килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү Килеш кушымчаларын сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллана белү | Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү | Күнегүләр эшләү | 20.10 | ||
22 | Тикшерү язма эше. | 1 | Үткәннәрне искә төшерү Алган белем һәм күнекмәләрне дөрес куллану | Матур язуны камилләштерү | 23.10 | |||
23 | Хаталар өстендә эш | 1 | Хаталарны төзәтү | Сүзләрнең тәрҗемәсен сүзлекләргә язу | 24.10 | |||
24 | Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр | 1 | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен кушма җөмләдә куллануны камилләштерү кушма җөмләләр төзи белү | Үрнәк буенча эшли белү | Күнегүләр эшләү | 27.10 | ||
25 | Хикәя фигыльнең юклык формасы | 1 | Хикәя фигыльнең юклык формасын камилләштерү Юклык формада җөмләләр төзи белү | Белемнәрне практикада куллану | 30.10 | |||
26 | Алдында, артында, астында, өстендә бәйлек сүзләре | 1 | Бәйлек сүзләрне җөмләдә куллану күнекмәләре формалаштыру Бәйлек сүзләр файдаланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү | Матур язуны камилләштерү | Күнегүләр эшләү | 31.10 | ||
27 | Инфинитив + ярата төзелмәсе | 1 | Инфинитив + ярата төзелмәсен үзләштерү Җөмләдә дөрес куллана белү | Дәреслек белән эшли белү | 3.11 | |||
28 | Инфинитив + ярата төзелмәсен ныгыту | 1 | Инфинитив + ярата төзелмәсен куллануны камилләштерү Инфинитив + ярата төзелмәсе булган җөмләләрне дөрес тәрҗемә итү | Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту | Күнегүләр эшләү | 13.11 | ||
29 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше | 1 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында төшенчә бирү Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллана белү | Таблица белән эшли белү | Күнегүләр эшләү | 14.11 | ||
30 | Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе | 1 | Нигезгә аффиксларның ялгану тәртибе белән танышу Аффиксларны нигезгә дөрес ялгый белү | Кагыйдә белән эшли белү | 17.11 | |||
31 | Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану | 1 | Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану күнекмәләрен активлаштыру Җөмләдә дөрес куллана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | 20.11 | |||
32 | “Без кошларга ярдәм итәбез” темасын кабатлау дәресе( | 1 | Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану | Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту | Сүзлек диктанты №2 | 21.11 | ||
Хайваннар дөньясында(13 сәг) | ||||||||
33 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль | 1 | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне белдерү чараларын үзләштерү, аларны тексттан танып белү Билгесез үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллану | Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү | Күнегүләр эшләү | 24.11 | ||
34 | Әзерлек диктанты. “Ташбака белән куян” | 1 | Диктант язу. | Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту | Диктант язу | 27.11 | ||
35 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль | 1 | Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын кулла-нып сорау бирү күнек-мәләрен камилләштерү Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану | Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту | 28.11 | |||
36 | Сыйфат дәрәҗәләре | 1 | Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану. | Җөмләләр төзү. | Күнегүләр эшләү | 1.12 | ||
37 | Кайда? кая? кайдан? сораулары | 1 | Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы | Сорауларны дөрес формалаштыра белү | 4.12 | |||
38 | Кайда? кая? кайдан? Сораулары. Ныгыту | 1 | Кая? кайда? кайдан? сорауларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү | Мөстәкыйль эшли белү | 5.12 | |||
39 | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне ныгыту | 1 | Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең җөмләдә кулланылышын ныгыту Фигыльнең билгесез үткән заман формасын дөрес тәрҗемә итү | Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту | Күнегүләр эшләү | 8.12 | ||
40 | Алдында, янында, артында, каршында бәйлек сүзләре | 1 | Бәйлек сүзләрне җөмләдә куллану күнекмәләре формалаштыру Бәйлек сүзләр файдаланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү | Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәләрен булдыру | 11.12 | |||
41 | Хәзерге заман хикәя фигыль формаларын ныгыту | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыль формаларын сөйләмдә ныгыту Фигыльнең хәзерге заман формасын кулланып җөмләләр төзү | Гомумиләштерү , нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту | Күнегүләр эшләү | 12.12 | ||
42 | “Хайваннар дөньясында” темасы буенча кабатлау дәресе | 1 | Актив үзләштергән лексик берәмлекләрне камилләштерү
| Лексик-грамматик нормаларның кулланышын үзләштерү | 15.12 | |||
43 | Мөстәкыйль эш. Хаталар өстендә эш | 1 | Грамматик категорияләрне язуда куллана белү | Мөстәкыйль эшли белү | Мөстәкыйль эш | 18.12 | ||
44 | Чиреклек контроль эш. Тест | 1 | Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллана белү | Мөстәкыйль эшли белү | Контроль эш№3 | 19.12 | ||
45 | Хаталар өстендә эш | 1 | Язма эшләргә анализ ясау, хаталар өстендә эшләү Үрнәк буенча аңлап эшли белү | Сүзлек, кагыйдәләр белән системалы эшләү | 22.12 | |||
Кышкы уеннар (10сәг.) | ||||||||
46 | Кыш билгеләре | 1 | Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү Кыш билгеләрен кулланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзи белү | Өйрәнгән грамматик сруктураларны бәй-ләнешле сөйләмдә файдалану күнекмә-ләре булдыру | Күнегүләр эшләү | 25.12 | ||
47 | Фигыльләрнең күплек саны | 1 | Җөмләдә дөрес куллана белү | Рәсем буенча җөмләләр төзү | 26.12 | |||
48 | Кебек, шикелле, янына бәйлекләрен ныгыту | 1 | Бәйлекләр белән җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту | Бәйлекләрне җөм-ләдә дөрес кулану Дәреслек белән эшли белү | Күнегүләр эшләү | 29.12 | ||
49 | Таба, янына бәйлек сүзләре | 1 | Таба, янына бәйлек сүзләрен үзләштерү Җөмләдә дөрес куллана белү | Үз фикереңне әйтә белү | 15.01 | |||
50 | Антоним сыйфатлар | 1 | Антоним сыйфатларны аера белү Антоним сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану | Алган белемнәрне куллана белү | Күнегүләр эшләү | 16.01 | ||
51 | Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләре | 1 | Җөмлә ахырындагы сорау, нокта,өндәү билгеләрен дөрес куллану | Язу күнкмәләрен булдыру. | 19.01 | |||
52 | Вакыт рәвешләре | 1 | Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү Русчадан татарчага дөрес тәрҗемә итү | Сүзлек белән эшли белү | 22.01 | |||
53 | “ Яңа ел бәйрәме ничек үтте” темасына хикәя язу | 1 | Грамматик күнекмәләр активлаштыру Грамматик категорияләрне язуда куллана белү | Матур яза белү күнекмәләре | 23.01 | |||
54 | Безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәме | 1 | Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү,бәйләнешле сөйләм телен үстерү Өйрәнгән грамматик категорияләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү | Татар телендә сүз басымы һәм хикәя ,сорау интонацияләрен камилләштерү | Күнегүләр эшләү | 01.05 | ||
55 | “Кышкы уеннар” темасы буенча кабатлау дәресе | 1 | Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне камилләштерү Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану | Өйрәнгән грамматик,лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү | 26.01 | |||
Минем дусларым (15 сәг.) | ||||||||
56 | Исемнәрне тартым белән төрләндерү | 1 | Исемнәрне тартым белән төрләндерү. Җөмләдә дөрес куллана белү | Сүзлек белән эш күнекмәләрен ныгыту | Күнегүләр эшләү | 29.01 | ||
57 | Җөмләдә исемнәрнең тартым белән төрләнүе | 1 | Исемнәрне тартым белән төрләндерү. Җөмләдә дөрес куллана белү | Дәреслек белән эшләү | 30.01 | |||
58 | Саннарны искә төшерү | 1 | Саннарны искә төшерү, җөмләдә куллану | Саннар белән җөмләләр төзү | 2.02 | |||
59 | Гади һәм киң җөмләләр | 1 | Гади җөмләләрне киңәйтеп язу | Дәреслек белән эшләү | Күнегүләр эшләү | 05.02 | ||
60 | Гади һәм киң җөмләләр төзү | 1 | Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне камилләштерү Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану | Матур яза белү күнекмәләре | 06.02 | |||
61 | Җыю саны | 1 | Җыю санының ясалышы белән танышу Җыю санын кулланып, җөмләләр төзү | Чагыштыру,нәтиҗә ясый белү | 9.02 | |||
62 | - чы/ -че сүз ясагыч кушымчалары | 1 | Сүз ясагыч - чы/ -че кушымчасын үзләштерү Яңа сүзләр ясый белү | Үрнәк буенча эшли белү | Күнегүләр эшләү | 12.02 | ||
63 | - чы/ -че кушымчалары. Яңа сүзләр ясау | 1 | Сүз ясагыч - чы/ -че кушымчасын үзләштерү Яңа сүзләр ясый белү | Дәреслек белән эшләү | 13.02 | |||
64 | Сорау җөмләләр | 1 | Сорау җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану Танып белү активлыгын үстерү | Матур язуны камилләштерү | Күнегүләр эшләү | 16.02 | ||
65 | Фигыльнең заман белән төрләнеше | 1 | Фигыльнең заман белән төрләнешен ныгыту Фигыльнең заман формаларын дөрес кулланып, җөмләләр төзү Сүзлек белән системалы эшләү | Матур язуны камилләштерү | 19.02 | |||
66 | Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән белән төрләнеше | 1 | Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән белән төрләнешен үзләштерү Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне төрле затта кулланып, җөмләләр төзү | Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен ныгыту | Күнегүләр эшләү | 20.02 | ||
67 | Кадәр бәйлеген сөйләмдә куллану | 1 | Кадәр бәйлеген сөйләмдә куллану | Бәйлекләр белән җөмләләр төзү | 23.02 | |||
68 | Кемдер, нидер, нәрсәдер билгесезлек алмашлыклары | 1 | Билгесезлек алмашлыкларын үзләштерү Билгесезлек алмашлыклары булган җөмләләрне дөрес тәрҗемә итү | Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту | 26.02 | |||
69 | “Минем дустым” хикәя язу | 1 | Орфографик,грамматик дөрес язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Эзлекле фикер йөртү | Хикәя язу | 27.02 | ||
70 | Хаталар өстендә эш. “Минем дусларым” темасы буенча кабатлау дәресе | 1 | Язма эшләргә анализ ясау һәм хаталар өстендә эшләү, өйрәнелгән яңа лексиканы активлаштыру Өйрәнгән грамматик структураларны күнегүләр эшләгәндә куллану | Кагыйдәләр белән эшли белү | 2.03 | |||
Яз килә (13 сәг.) | ||||||||
71 | 8Март бәйрәменә открытка ясау | 1 | Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | Матур язуны камилләштерү | 5.03 | |||
72 | 8 нче март бәйрәме белән котлау язу | 1 | Грамматик категорияләрне һәм яңа лексиканы язуда куллана белү | Матур язуны камилләштерү | Күнегүләр эшләү | 6.03 | ||
73 | Фигыльнең заман белән төрләнешен активлаштыру | 1 | Фигыльнең заман белән төрләнешен ныгыту Фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү | Лексик-грамматик нормаларының кулланышын үзләштерү | 9.03 | |||
74 | Чөнки теркәгечле кушма җөмләләр | 1 | Чөнки теркәгечен кушма җөмләдә куллану кушма җөмләләр төзи белү | Үрнәк буенча эшли белү | 12.03 | |||
75 | Тикшерү язма эше. Тест | 1 | Үткәннәрне искә төшерү | Кагыйдәләрне искә төшерү | Күнегүләр эшләү | 13.03 | ||
76 | Хаталар өстендә эш. Инфинитив + ярый, инфинитив + ярамый формалары | 1 | Инфинитив + ярый, инфинитив + ярамый формаларын үзләштерү Җөмләдә дөрес куллана белү | Дәреслек һәм сүзлек белән системалы эшләү | 16.03 | |||
77 | Рәсем буенча хикәя язу | 1 | Грамматик күнекмәләрне камилләштерү. Грамматик категорияләрне һәм яңа лексиканы язуда куллана белү | Матур язуны камилләштерү | 19.03 | |||
78 | Тезмә фигыльләр | 1 | Тезмә фигыльләр турында төшенчә бирү Тезмә фигыльләр кулланып җөмләләр төзү | Алган белемнәрне гомумиләштерү | Күнегүләр эшләү | 20.03 | ||
79 | Тезмә фигыльләр. Кабатлау | 1 | Тезмә фигыльләр кулланып җөмләләр төзү | Дәреслек белән эшләү | 23.03 | |||
80 4чирек | Фигыльләрнең зат –сан белән төрләнешен ныгыту | 1 | Фигыльләрнең зат –сан белән төрләнешен ныгыту Җөмләдә дөрес куллана белү | Мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү | 2.04 | |||
81 | Үтенечне белдерү формалары | 1 | Үтенечне белдерү формалары белән танышу Үтенечне белдерү формаларын кулланып җөмләләр төзү | Төшенчә кагыйдә,закончалык-ларны аңлап кабул итү күнекмәләре | Күнегүләр эшләү | 3.04 | ||
82 | Кушма саннар | 1 | Үтенечне белдерү формаларын ныгыту Үтенечне белдерү формаларын җөмләдә куллану | Кагыйдә белән эшли белү | 6.04 | |||
83 | “Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе | 1 | Актив үзләштерелгән лек-сик берәмлекләрне ка-милләштерү. Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану | Яңа лексик мате-риаллар нигезендә мөстәкыйль эшли белү осталыкларын булдыру | 9.04 | |||
Дүрт аяклы дусларыбыз (9 сәг.) | ||||||||
84 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын ныгыту Юклык формасындагы хәзерге заман хикәя фигыльне җөмләдә дөрес куллану | Дәреслек белән эшли белү | 10.04 | |||
85 | Шигырьне ничек дәвам итәр идең? | 1 | Шигырьне ничек дәвам итәр идең | Шигырьне дәвам итү | 13.04 | |||
86 | –сыз/ -сез аффикслары | 1 | –сыз/ -сез аффиксларын үзләштерү –сыз/ -сез аффикслы сүзләрне дөрес тәрҗемә итү | Сүзлек белән эш күнекмәләре | Күнегүләр эшләү | 16.04 | ||
87 | Фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын активлаштыру | 1 | Фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын активлаштыру хәзерге һәм үткән заман фигыль формаларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү | Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә файдалану күнекмәләрен булдыру | 17.04 | |||
88 | Сыйфат | 1 | Сыйфатларны искә төшерү | Җөмләдә куллану | Күнегүләр эшләү | 20.04 | ||
89 | Кая? кайдан? кайда? сораулары | 1 | Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы | Сорауны дөрес төзи белү күнекмәләре | 23.04 | |||
90 | Кая? кайдан? кайда? сорауларын ныгыту | 1 | Кая? кайда? кайдан? сорауларын кулланып , җөмләләр төзү | Дәреслек белән эшләү | 24.04 | |||
91 | Буе бәйлек сүзенең килеш белән төрләнеше | 1 | Буе бәйлек сүзенең ки-леш белән төрләнешен үзләштерү. Буе бәйлек сүзен җөмлә төзүдә кул-лана белү | Кагыйдәләрне куллана белү | Күнегүләр эшләү | 27.04 | ||
92 | Сорау җөмләләр төзи белү | 1 | Сорау җөмләләр төзи белү күнекмәләрен камилләштерү Сорау җөмләләр төзү | Сорау интонациясен дөрес куллану | 30.04 | |||
Татарстан – туган ягым ( 6 сәг.) | ||||||||
93 | Татарстан Республикасының Дәүләт символлары | 1 | Татарстан Республика-сының Дәүләт символлары белән танышу. Аларны кулланып җөмләләр төзү | Дәреслек белән эш күнекмәләре | Күнегүләр эшләү | 4.05 | ||
94 | Ялгызлык исемнәр | 1 | Ялгызлык исемнәр белән танышу Ялгызлык исемнәрнең язылышын истә калдыру | Дөрес язу күнекмәләре | 7.05 | |||
95 | Ялгызлык исемнәрне кабатлау | 1 | Ялгызлык исемнәрнең язылышын истә калдыру | Сүзлек белән эшләү | 8.05 | |||
96 | Дәүләт музее структурасы | 1 | Дәүләт музее структурасын үзләштерү. Җөмләдә дөрес куллана белү | Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту | 11.05 | |||
97 | Еллык тикшерү язма эше. | 1 | 1-4 сыйныфларда өйрәнгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллана белү | Кагыйдәне куллана белү | Күнегүләр эшләү | 14.05 | ||
98 | Хаталар өстендә эш. Туган ягым Татарстан” темасына кабатлау | 1 | Тема буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материалны системалаштыру Диалогик һәм монологик сөйләмдә яңа өйрәнелгән лексиканы куллану | Сорауны дөрес итеп төзи белү,аңа тулы җаваплар бирү | 15.05 | |||
Кояшлы җәй, ямьле җәй (13 сәг.) | ||||||||
99 | Җәй билгеләре | 1 | Җәй билгеләрен белдергән лексиканы сөйләмдә активлаштыру Сөйләмдә куллана белү | Сүзлек белән системалы эшләү | Күнегүләр эшләү | 18.05 | ||
100 | “Җәйге урманда” темасы буенча хикәя төзү | 1 | Җәй билгеләрен кулланып, хикәя язуга ирешү Сүз тәртибен дөрес кулланып , җөмләләр төзү | Эзлекле фикер йөртү күнекмәләрен үстерү | 21.05 | |||
101 | Фигыльнең заман формаларын ныгыту | 1 | Фигыльнең заман формаларын күнегүләр өстендә ныгыту фигыль формаларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү | Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү | Күнегүләр эшләү | 22.05 | ||
102 | “Минем дусларым”. Фигыль формаларын монолог аша ныгыту | 1 | Фигыль формаларын монолог аша ныгыту фигыль формаларын монологик сөйләмдә куллана белү | Кагыйдәләрне бәйләнешле сөйләмдә куллану | 25.05 |
Татар теленнән практик эшләр
Эш төре | Сәгать саны |
Контроль эш | 5 ( 1+4) |
Сүзлек диктанты | (4) |
Бәйләнешле сөйләм үстерү: - хикәя язу | 4 |
Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр
1.Татар теленең фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү
2.Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү
3.Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу
4.Алынма сүзләрне, антоним, синонимнарны, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану
5.Өйрәнелгән грамматик, лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү
6.Язмача эшләрне грамоталы башкара белү
7.Җөмлә төзи белү күнекмәләрен ныгыту
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа: Төзүчеләр: Хәйдәрова Р. З. Һәм башкалар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ”Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә укыту программасы”,1-4 сыйныф, 2010-2011 Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы”, 2010ел, Казан, “Мәгариф” нәшрияты Р.Р.Нигъматуллина “Татар теле дәресләрендә рус телле укучылар белән өстәмә эшләр өчен күнегүләр җыентыгы” Яр Чаллы, 2000 Яр Чаллы шәhәре мәгариф идарәсе “Төп hәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр hәм аларны бәяләү” Яр Чаллы, 2004
| 1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов ”Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре, Казан, ”Мәгариф”нәшрияты, 1998 2.Р.З.Хәйдәрова “Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны, 2006 3.”Фән hәм мәктәп”,” Мәгариф” журналлары | 1.Р.Р.Нигъматуллина”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы 1 кисәк” Яр Чаллы, 2003
|
Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:
1.Дәреслек; Татар теле һәм уку китабы (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек).Ике кисәктә; Р.З.Хәйдарова 2010 ел.
2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 4 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма. Р.З.Хәйдарова, Казан: Мәгариф, 2010.
Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:
ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү
ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү
ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү Д/с - диалогик сөйләм
М/с - монологик сөйләм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
календарь-тематик план 2 сыйныф
татар теленнән...
календарь-тематик план 3 сыйныф
татар теле...
календарь-тематик план 6 сыйныф
татар теле...
Календарь тематик план 8 сыйныф рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияттан
план 8 класса по татарскому языку и литературы по учебнику Хайдаровой Р.З....