7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (7 класс) по теме

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан    2009 нчы елда расланган вакытлы дәүдәт стандартларына нигезләнеп       төзелгән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl.tat_.docx53.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралган»                                                                            «Килешенгән»                                                                                    «Раслыйм»

Гуманитар цикл МБ җитәкчесе:                                  Укыту эшләре буенча директор урынбасары:                                                          Мәктәп директоры:

         _____   Л.Ш.Фатыйхова                                                    _______ Г.М.Габбасова                                                                                     _____ С.М. Каюмов

 

                2012 нче елның 22 нче августы,                                                           2012 нче елның 22 нче августы                                     2012 нче елның 22 нче августында                                                        

      беренче номерлы беркетмә                                                                                                                                                         чыгарылган 26 нчы номерлы боерык (п.9)                                                                              

                   

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

VII сыйныф өчен татар теле фәненнән

  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

2012-2013 нче уку елы  

 Укытучы: Габбасова Гамилә Мәгъсүм  кызы

 

Педагогик киңәшмәдә каралган

   2012 нче елның 22 нче августы,  беренче номерлы беркетмә  

 

 

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп язылды:

  1. Татар теленнән гомуми белем бирүнең  вакытлы дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф  һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  3. Дәреслек:  Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов.  Татар теле.Татар урта гомуми белем бирүтмәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек  -Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007

Россия Федерациясенең белем бирү учреждениеләрендә Федераль базис укыту планында 7 нче сыйныфларга татар телен  өйрәнү өчен атнага   өчәр сәгатьтән 105 сәгать каралган.

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасын төзү өчен төп документ булып вакытлы дәүләт стандарты тора. Дәресләр татар урта мәктәпләре өчен татар теле программаларына (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)  нигезләнә, программа Татарстан республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. 7 нче сыйныфлар өчен программаны  С.М.Ибраһимов  төзегән, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның тел осталыклары һәм күнекмәләре бүлеген – Б.М.Мифтахов, татар теленнән белемнәрне бәяләү – Н.В.Максимов һәм Б.М.Мифтахов язган. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең саны, контроль эшләр саны һәм күләме программада бирелгәнчә алынды.  Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең күләме (17 сәгать) программага таянып билгеләнде. Уку елы дәвамында 8(4) диктант, 4(2) изложение  яздыру   күздә тотыла.  

7 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:

  1. Укучыларның  башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5.  Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Тематик планлаштыру

Бүлек исеме

Сәгать  саны

1

Сүз ясалышы, морфоло-гиядән үткәннәрне кыскача искә төшерү

4

2

Синтаксис

10

3

Ике составлы җөмләләр

27

4

Җөмләнең модаль кисәкләре

 7

5

Җөмләдә сүз тәртибе

4

6

Җөмләнең аерымланган кисәкләре

8

7

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

6

8

Тулы һәм ким җөмләләр

4

9

Бер составлы җөмләләр

 4

10

  Ымлыклар, аваз ияр-темнәре янында тыныш билгеләре

4

11

Гади җөмләне гомуми-ләштереп кабатлау

10

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  

17

13

Барлыгы                                                                                                                            105

 

Календарь-тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә

Календарь вакыты

Фактик вакыты

1

Сүзләрнең мәгънәләре, сөйләмдәге роле.  Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре

1

2

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре

1

3

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре. Диктант

1

4

Сүз төркемнәре.

1

5

Сүз төркемнәре.

1

6

Сүз төркемнәре.

1

7-8

БСҮ. Изложение (№1).

2

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре – 14 сәгать

9

Синтаксис турында төшенчә. Сүзтезмә һәм җөмлә,  сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре

1

10

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре.

1

11-12

Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында куела торган тыныш билгеләре.

2

 13-14

БСҮ. Туган як табигатен тасвирлау. “Туган ягымда көз”.

2

 15

 “Тезүле бәйләнеш” темасы буенча диктант (№2).

1

16

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе.

1

 17

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан ачыклаулы (төгәлләүле)  мөнәсәбәт.

1

 18

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле мөнәсәбәт.

1

 19

Ияртүле бәйләнештәге аныклаулы мөнәсәбәт.

1

 20

“Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше” темасын кабатлау.

1

 21-22

БСҮ. Портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.

2

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә – 12 сәгать

23

Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, исем  сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

24

Сыйфат  сүзтезмә, алмашлык  сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

25-26

БСҮ. Изложение (№2).

2

27

Сан  сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

28

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

27

Хәбәрлек сүз  сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.  Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

1

28

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

29

“Сүзтезмә” темасы буенча диктант №3.

1

30

БСҮ. Хаталар өстендә эш. Синтагма.

1

31

БСҮ. Сочинение (№1).

1

32

БСҮ. Сочинениене бергәләп тикшерү.

1

 

Җөмлә. Җөмлә төрләре – 19 сәгать

33

Җөмлә. Җөмлә төрләре

1

34

Җөмләләрне төркемләү принциплары. Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

35

36

Бер составлы фигыль җөмлә.

 

2

37

Бер составлы исем (атау) җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

40

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмләләр.

1

41

БСҮ. Өй сочинениесен бергәләп тикшерү.

1

42

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр. Җөмләләрнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

43

БСҮ. Тойгылы җөмлә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыру.

1

44

БСҮ. Изложение (№3).

1

45

Раслау һәм инкяр җөмләләр.

1

46

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

47

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

48

Өстәлмәләр.

1

49

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

1

50

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау. Җөмлә төрләрен кабатлау.

1

51

“Җөмлә төрләре” темасы бенча диктант (№4).

1

52

БСҮ. Хаталар өстендә эш.  Сочинение (№2).

1

53

БСҮ. Сочинениене бергәләп тикшерү.

1

Җөмләнең грамматик кисәкләре – 51 сәгать

54

Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия: гади ия, тезмә ия, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

55

Хәбәр: гади хәбәр, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

56

Хәбәр: кушма хәбәр, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

57

Ия белән хәбәрнең бәйләнеше. Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

58-59

БСҮ. Изложение (№4).

2

60

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

61

Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар.

1

62

БСҮ. “Ия, хәбәр, аергыч” темасы буенча диктант (№5).

1

63

Хаталар өстендә эш.   Туры һәм кыек тәмамлыклар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

64

БСҮ. Сочинение №3.

1

65

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

66

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

67

БСҮ. Гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре.

1

68

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

69

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

70

Хәлләрне кабатлау.

1

71

Сайланма диктант (№6).

1

72

БСҮ. Сочинение (№4).

1

73

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

74

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше.

1

75

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

1

76

Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр.

1

77

Кереш сүзләр. Керешмәләр.

1

78-79

БСҮ. Контроль изложение (№5).

2

80

Җөмләдә сүз тәртибе. Туры (уңай)  һәм кире тәртип.

1

81

Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе.

1

82

БСҮ. Сөйләмдә логик басым.

1

83

84

85

Җөмләнең аерымланган кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

3

86

Аерымланган аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

87

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен кабатлау.

1

88

БСҮ. Иҗади биремле диктант (№7).

1

89

БСҮ. Сочинение (№5).

1

90

91

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

2

92

93

94

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

 

3

95

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

96

97

98

99

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

 

 

 

4

100

Контроль диктант (№8).

1

101

БСҮ. Хаталар өстендә эш. Отзыв язу.

1

102

БСҮ.  Текст турында гомуми мәгълүмат. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре(тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм)

1

103

БСҮ. Текст буенча эшләү. Укылган  яки тыңланган текстның темасы, төзелешен һәм төп фикерен,  жанрын ачыклау

1

104

БСҮ. Текст буенча эшләү,  әңгәмә үткәрү, үз фикереңне  дәлилләү

1

105

Ел буена үткәннәргә гомуми йомгак.

1

Укучыларның белем күнекмәләренә таләпләр

Төп белем бирү баскычында укучыларның  белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен  белү;
  2. телнең грамматик төзелешен үзләштерү;
  3. җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне   аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;
  4. җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү.

Төп белем бирү баскычында формалашырга тиешле күнекмәләр:

  1.   телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу;
  2. төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;
  3. текстның эчтәлеген телдән  яки язмача төгәл  итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;
  4. бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
  5. текстның планын төзү яки язмача әзерләү;
  6. җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;
  7. тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;
  8. сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын    саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү.

Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  1. татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;
  2. телнең лексик  һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;
  3. тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;
  4. төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

Предметара эшчәнлек:

  1. татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  2. татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;
  3. телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
  4. татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле- ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  5. телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турындагы күзаллау формалаштыру;
  6. татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.

Укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  1. баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;
  2. баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;
  3. сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;
  4. укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватаннны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  5.  җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Өстәмә әдәбият

  1.  Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.
  2. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  3. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Гади җөмлә синтаксисы / 7 – 11 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2006.
  4. Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән дидактик материаллар. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфлары / Укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  5. Мифтахов Б.М. 7 нче сыйныфта татар теле дәресләре / Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1995.
  6. Сафиуллина Ф.С., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.
  7. Хәсәншина Р.Г.  Татар теле дәресләре / Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

 

 

Танып – белү юнәлешендәге эшчәнлек бурычлары: 

  1. җөмләләрне дөрес интонация белән укырга өйрәтү;
  2. тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аерырга, алардан тиешенчә файдаланырга күнектерү;
  3. ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга күнектерү;
  4. белешмә әдәбият, сүзлекләр,  китаплар белән эшләү күнекмәләре булдыру.

Практик бурычлар:

  1. сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып-белүләренә ирешү;
  2. эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;
  3.  җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели, аларны дөрес интонация белән укый, тыныш билгеләрен куя белүләренә ирешү;
  4. тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;
  5. диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белүләренә ирешү;
  6. сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга күнектерү;
  7. җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файлану һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләре булдыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы...

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...