Рабочая программа по татарскому языку для 2класса
рабочая программа по теме

Мухамадишина Эльвина Ильгамовна

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_kl.tat_._harisov.docx64.17 КБ

Предварительный просмотр:

Программаның эчтәлеге

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1.            

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

2.

Авазлар һәм хәрефләр

Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. [а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Я, ю, е хәрефләре. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыклары, аларны белдергән хәрефләрне дөрес язу. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

3.

Сүз һәм җөмлә

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы.Аны дөрес куярга өйрәнү.Рус телендәге сүз басымының урыны.

4.

Морфология                                                                                    

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.  Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы. Аларны рус теле белән чагыштыру. Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Заман формалары турында төшенчә бирү. Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге. Предметның төрле билгеләрен торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

5.

Синтаксис

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру.

6.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Барлыгы

Календарь-тематик планы

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль диктант

Сүзлек диктант

Күчереп

 язу

Сочине

ние

Изложе

ние

План  төзү

БСҮ

Дәреслекнең авторы, елы

Тәрҗемәкүн.

диалог

монолог

Татар теле

 2В

Шәһәр темасы

Мәктәп темасы

Укытучының темасы

“Педагогларның компетентлыгын үстерү максатыннан белем бирү учрежденияләрендә II буын дәүләт стандартларына күчү шартларында методик хезмәт күрсәтүне оештыру.”

Белем  бирү программаларының барлык баскычларын үзләштергән информацион-коммуникатив  культурага ия булган һәм тормышка  һәм һөнәр алуга әзер уңышлы шәхес тәрбияләү чарасы буларак педагогның культуралы булуы.

Дәресләрдә яңа технологияләр кулланып белем сыйфатын күтәрү.

Директор урынбасары                                                                          МБ утырышы беркетмәсе

  _____________  Ә.Р.Мөхәммәдиева                                                    № 1  27 август 2012ел

                                                                                                                  МБ җитәкчесе________  Р.М.Мөлекова                

                                                                                    Календарь план

  Т/С

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг

са-ны

Үткәрү вакыты

                                  Көтелгән нәтиҗәләр

КИМ

                 Махсус белем һәм   күнекмәләр

Белем

Күнекмә

УПН

план

факт

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (10 сәг.)

1

1

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Сүзләр, сүзтезмәләрне, җөмләләрне кабатлау.

Сүзләр, сүзтезмәләрне дөрес уку һәм язу.

М.:

- әңгәмәдешең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

Ш.:

-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

2

2

БСҮ. “Исәнме,мәктәп!”.

1

Авазлар һәм хәрефләр бүленешен искә төшерү.

3

3

 Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

Сүздә ничә сузык аваз булса, шуның кадәр иҗек була. Иҗек чиген сүзне укып, әйтеп карап та билгеләргә мөмкин.

Иҗек чиген билгели ала, сүзләрне иҗекләргә булеп яза.

4

4

Предмет исемнәре. Билге һәм эшне белдерүче сүзләр.

1

 Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне кабатлау.

Җөмләләрдән кем? нәрсә? Сорауларына җавап булган сүзләрне табу.

5

5

БСҮ “Яшелчә бакчасында”.

1

 “Яшелчә бакчасында” дигән темага хикәя язарга өйрәнү.

Бирелгән рәсем буенча бергәләп җөмләләр төзү.

П.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү;

Ш.:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:

-парларда һәм күмәк эшли белү;

6

6

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

1

Кеше исемнәре, фамилияләр баш хәреф белән языла.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне дөрес язу.

7

7

Кереш диктант “Белем көне”.

1

8

8

Хаталарны анализлау. Шәһәр, авыл, елга исемнәре, хайван кушаматларында баш хәреф.

1

Шәһәр, авыл, елга исемнәре, хайван кушаматлары баш хәреф белән языла.

Шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын дөрес яза.

9

9

Җөмлә.

1

Җөмлә тәмамланган уйны белдерүче сөйләм берәмлеге.

Җөмләләрне дөрес төзи белә.

10

10

БСҮ. “Укыган мәктәбем”.

1

Мәктәп турында сөйләү.

                                                                                                   Авазлар һәм хәрефләр. (43 сәг.)

11

1

Татар теленең алфавиты.

1

Татар алфавитында 39 хәреф бар. Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә языла. Һәр-бер хәрефнең үз урыны һәм исеме бар.

Алфавитны яттан белә.

Ш.: - шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

М.:- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- аерым темаларга  караган сорауларга җавап бирә белү;

П.:- дәреслектә бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаша диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

12

2

Сузык авазлары һәм аларның хәрефләре

1

Татар телендә сузык авазлар ике төркемгә бүленә: калын сузыклар - [а], [у], [о], [ы]; нечкә сузыклар -  [ә], [ү], [ө], [э(е)], [и].

Сузык авазлар классификациясен белә.

13

3

Күчереп язу. “Туган җиребез”.

1

14

4

Хаталарны анализлау.

 Калын һәм нечкә сузыклар.

1

калын сузыклар - [а], [у], [о], [ы]; нечкә сузыклар -  [ә], [ү], [ө], [э(е)], [и].

Калын һәм нечкә сузыкларны аеру.

15

5

Сингармонизм законы.

1

Татар телендә сузык-ларның калынлыкта яки нечкәлектә ярашуы.

Калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтә белә. Татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына бусынуын яки буйсынмавын аңлату.

Ш.:-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:- әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

- аерым темаларга сорауларга җавап бирә белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

П.: -өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

16

6

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре.

1

 А хәрефе [а] авазын белдерә. [а] – сузык аваз. Аны әйткәндә тел артка таба хәрәкәт итә, телнең арткы өлеше йомшак аңкауга таба күтәрелә. Татар телендәге [а] авазы рус телендәге [а] га караганда арттарак ясала. Татар сүзләрендә беренче иҗектә [а] авазы [о] авазына якын әйтелә.

Татар телендә [а] авазын дөрес әйтә.

17

7

 [a] авазы. А хәрефе.

1

Дөрес язу.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

М.:- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

П.:-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сөйләү;

- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен  аңларга;

18

8

[ә] авазы. Ә хәрефе.

1

Ә хәрефе [ә] авазын белдерә. [ә] авазын әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итә, телнең очы  аскы кискеч тешләргә тиеп тора, авыз киң ачыла.

[ә] авазын дөрес әйтә.

19

9

[о] авазы. О хәрефе.

1

[о] авазы – кыска, калын сузык аваз. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. [о] авазы кергән татар сүзләрендә икенче, өченче иҗекләрдә [ы] авазы о-лаша.

Өйрәнгән авазларны сөйләмдә куллана ала.

Ш.:- әхлакый кагыйдәләрдә  ориенлашлашу, аларна үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:

- парларда һәм күмәк белән эшли белү;

-үрнәк буенча эшли белү;

- тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

П.:

- яңа сүзләрне , сүзтезмәләрне бер-берсеннән аера белү;

20

10

БСҮ. “Уку-язу әсбаплары”.

1

Көндәлек тормышта файдалана торган уку әсбапларын куллана диалог сөйләме.

Белемнәрне практикада куллану.

21

11

[ө] авазы. Ө хәрефе. Сүзлек диктанты.

1

[ө] – кыска сузык аваз, [о]ның нечкә пары. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә, нечкә әйтелешле сүзләрдә языла.

[ө] авазын дөрес әйтә.

22

12

[у], [ү] авазы.  авазы. У, ү хәрефләре.

1

[у] әйтелеше белән рус телендәге  [у] кебек. У хәрефе калын әйтелгән иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла. [ү] – озын сузык. Ү – нечкә әйтелгән иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла.

Авазларны дөрес әйтә.

23

13

Контроль диктант “Көзге урман”.

1

Ш.:

- татар теленә ихтирам тәрбияләү;

М.:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

П.:- әңгәмәдәшең биргән сорауга тулы  җавап бирә белү;

- ишетү хәтеренең күләмен үстерү;

24

14

Хаталарны анализлау.

[ы] авазы. Ы хәрефе.

1

Ы хәрефе ике аваз белдерә. Татар сүз-ләрендә ул кыска, тар итеп әйтелә - [къыш]. Рус сүзләрендә киң итеп әйтелә: - [сыр]. Иркен рәвештә сүз башында, сүз уртасында килә ала.

Дөрес әйтә.

25

15

[э] авазы. Э хәрефе.

1

Язуда [э] белдерү өчен, сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла (элмәк, күгәрчен).

Дөрес әйтә.

26

16

Татар һәм рус телләрендә сузык авазларның үзенчәлекләре

1

Татар һәм рус телләрендә сузык авазларның үзенчәлекләре аера белү

27

17

БСҮ. Диалогик сөйләмне үстерү. “Туган көнем”.

1

“Туган көнем” темасы буенча сөйләшү.

Диалог төзи белә.

Ш.:

- татар телен куллануда уңай караш булдыру;

М.:

- укылнган  мәглүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- эш тәртибен үти белү;

- әңгәмәдәшең белән аралашу күнекмәсен камилләштерү;

П.:- әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга өйрәтү;

28

18

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре.

1

Яңгырау тартыклар яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр. Саңгырау тартыклар шаудан гына торалар.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның бүленешен белә.

29

19

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

Яңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. Саңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Яңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру. Саңгырау тартыклар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.

30

20

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар темасын ныгыту.

1

Ш.:-татар теленең ролен аңлау;

М.:

- уку эшчәнлеген оештыра белү;

-укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

П.:

- ситуатив күнегүләр аша диалогалар төзү;

- грамматик формаларны  бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

31

21

[к] авазы, [къ] авазы.

 К хәрефе.

1

К хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри [къар], [кер]. Рус теленнән кергән сүзләрдә к хәрефе рус телендәгечә әйтелә.

Калын һәм нечкә сузыклы сүзләрдә [къ] авазын дөрес әйтү.

32

22

БСҮ “Милли ризыклар”

1

Татар халык ашлары.

Татар халык ашларын атау.

33

23

[г] авазы, [гъ] авазы. Г хәрефе.

1

Г хәрефе татар телендә калын сүзләрдә ул [гъ] авазын, нечкә сүзләрдә йомшак  [г] авазын белдерә.

Авазларны дөрес әйтә белә.

34

24

[в] авазы, [w] авазы. В хәрефе.

1

В хәрефе ике авазга билге булып йөри. Татар һәм гарәп сүзләрендә В хәрефе [w] авазын белдерә. Калын сүзләрдә [w] - [у], нечкә сүзләрдә [ү] авазына якын әйтелә.

Татар һәм гарәп сүзләрендә [w] авазын дөрес әйтә.

Ш.:- аралашуда татар теленең мөһимлеген аңлау;

М.:

- күнекмәләрен системалаштыру;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

П.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыру;

-программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;

35

25

Хаталарны анализлау.

[һ] авазы, [х] авазы Х, һ хәрефләре.

1

В в  хәрефен дөрес язу, авазын дөрес әйтү

[һ] авазы – шаулы саңгырау тартык. Татар телендә ул башлыча гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла. [х] – шаулы, саңгырау тартык.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

Х, һ хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы үзләштерелә.

36

26

БСҮ. “Шәһәр транспорты”.

1

Юл йөрү кагыйдәләре.

Белемнәрне практикада куллану.

37

27

[җ] авазы.  Җ, хәрефләре.

1

[җ] авазын әйткәндә, телнең очы аскы кискеч тешләр артында була, ә алгы һәм урта өлеше, каты аңкауга таба күтәрелә.  

Җ кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү.

38

28

[ң] авазы. Ң хәрефе.

1

[ң] – яңгырау, борын авазы. Бу аваз ясалганда кече тел телнең арткы өлешенә таба төшә, һава агымының бер өлеше борын куышлыгы аша уза.

ң хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү.

Ш.:

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу;

М.:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- әңгәмәдәшең белән  контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

П.:

- татар хәрефләрен бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

39

29

Й хәрефе.

1

[й] – яңгырау тартык. Бу аваз ясалганда, тел очы аскы теш казналарында була, ә телнең урта бер өлеше каты аңкауга таба күтәрелә, ярык барлыкка килә. Үпкәдән килә торган һава шул ярыктан өрелеп чыга. Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Й хәрефенең дөрес язылышын үзләштерү.

40

30

[йа] , [йә] аваз кушылмалары. Я хәрефе.

1

41

31

[йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефләре.

1

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.

42

32

[йы], [йэ] аваз кушылмалары.

Е хәрефе.

1

43

33

Ь хәрефе ( нечкәлек һәм аеру билгесе).

1

Иҗекнең нечкә әйтелешен белдерүе.

Нечкәлек һәмаеру билгесен белдерүе.

Рус теленнән кергән сүзләрдә тартык авазның нечкәлеген белдерүе.

Ъ, Ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Ш.:  -татар теленә карата ихтирамла караш булдыруны дәвам итү;

- шәхси гигиена мөһимлеген аңлау;

М.:

-дәрескә  кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү кунекмәләрен камилләштерү;

- парлап эшләү;

- рәсем буенча җөмләләр төзи белү;

П.:- дөрес сорау куя белү кунекмәсен камилләштерү;

- аңлаган  мәгълүмат турында фикер йөртергә өйрәтү;

- бирелгән тема буенча сорау куя бирә белү күнекмәсен камилләштерү;

44

34

Контроль диктант. “Бакчада”.

1

45

35

Хаталарны анализлау. Күнегүләр эшләү.

1

Белемнәрне практикада куллану.

46

36

Калынлык (ъ)  хәрефе. Сүзлек диктанты.

1

К, г хәрефләренең калынлыгын белдерүе.

Калынлык һәм аеру билгесен белдерүе.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

47

37

БСҮ. Монологик сөйләм үстерү. “Татар теле дәресендә”.

1

“Татар теле дәресендә”  темасы буенча сөйләшү.

Бирелгән темага 4-5 җөмлә төзеп әйтә белә.

48-49

38-39

 [ц], [щ] авазлары. Ц,щ  хәрефе.

2

Ц, щ хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

Щ хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.

 Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укый һәм яза.

Ш.:

- бәйрәмнәрнең җәмгыяттәге ролен аңлау;

М.:

- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү;- күмәк эшибелү;

-рәсем буенча җөмләләр төзү күнекмәләрен арттыру;

П.: - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларга таянып сораулар куя бирү;

-сүзлек байлыкларын үстерү;

50

40

Ныгыту дәресләре.

1

51

41

Сүз ахырында яңгырау тартыклар.

1

[п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [гъ] яңгырауларына әйләнә: [китап] - [китабыбыз.]

Дөрес һәм пөхтә яза, дөрес әйтә белә.

52

42

Сүз ахырында саңгырау тартыклар.

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру.

Белемнәрне практикада куллану.

53

43

Авазлар һәм хәрефләр.  Гомумиләштереп кабатлау.

1

Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү.

Сүз һәм җөмлә (8 сәг.)

54

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

Сүздә ничә сузык булса, шуның кадәр иҗек була.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

Ш.:

-үз-үеңне тоту кагыйдәләре белән танышу;

- татар милләтенең мәдәнияте белән кызыксындыру;

М.:

- куелган сорауларга  җавап бирә белү;

П.:

- өйрәнгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең сүзләрен кире кага, ралый белү;

55

2

Татар теленең иҗек калыплары.

1

Ачык, ябык, калын, нечкә иҗек калыплары турында белемнәрне барлау.

Алган белемнәрне куллана.

56

3

БСҮ “Туган як табигате” рәсем буенча сөйләү.

1

Рәсемгә нигезләнеп үз фикерен әйтә белү

57

4

Татар телендә сүз басымы.

1

Басым һәрвакыт сузык авазга төшә.

Сүзләргә дөрес басым куя.

58

5

БСҮ. Изложение “Кышкы урман”.

1

 

59

6

Хаталарны анализлау. Рус телендәге сүз басымының урыны.

1

Рус телендәге сүз басымының урынын төшенү.

Белемнәрне практикада куллану.

60

7

“Сүз” темасын кабатлау.

1

61

8

 БСҮ. “Туган көнем”.

1

Сорауларга тулы җавап бирә.

Морфология (26 сәг.)

62

1

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

1

Сүзләр төрле мәгънәгә ия. Алар предмет, затны, предметның билгесен, эшен белдерәләр.

Сүз төркемнәрен аеру.

Ш.:

- әхлакый кагыйдәләрнең мөһимлеген аңлау;

М.:-тыңланган мәгълүмат эчтәлегенә бәя бирү;

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү;

П.:

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

- сүзлзрне бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

63

2

Исем.

1

Предметны белдереп, кем? нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләр исем дип атала.

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу.

64

3

Кем? Нәрсә? сораулары.

1

Татар телендә кешеләргә карата гына кем? соравын куеп була.

Кем? соравына җавап биргән кеше исеме, фамилияләре баш хәрефтән языла.

65

4

БСҮ. “Яраткан ризыгым”.

1

Үзенең яраткан ризыгы турында сөйли белү

Сөйләм телен үстерү

66

5

Исемнәрнең берлек һәм күплек  саны.

1

Күплек сандагы исемнәргә –лар, -ләр кушымчалары ялгана. Борын аваз хәрефләренә беткән исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана.

Исемнәрнң берлек һәм күплек сан формалары

Кушымчаларны дөрес ялгый белә.

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

67

6

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы.

1

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы.

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышын үзләштерү.

Ш.:- җәмгыять урыннарында узеңне тоту кагыйдәләре белән танышу;

- татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

М.:

- эш урынын тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- үрнәк буенча эшли белү;

П.:

 - дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү;

68

7

Күплек сан кушымчаларын рус теле белән чагыштыру

1

69

8

Исемнәрне кабатлау.

Сүзлек диктант.

1

Исем. Аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту.

Бирелгән темага 4-5 җөмлә төзеп әйтә белә.

70

9

Фигыль.

1

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

71

10

Нинди? Кайсы? сораулары.

1

Сыйфат сораулары белән таныштыру.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану.

72

11

Фигыльләрнең заман белән төрләнеше.

1

Фигыль заман белән төрләнә.

Рус теле белән чагыштыра белә.

Ш.:

-шәхесара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

М.:

- әңгәмәдәш белән аралашу күнекмәсен ныгыту;

- билгеле темаларга каралган сорауларга җавап бирә белү;

П.:

- терәк сүзләр ярдәмендә даилоглар төзү;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне ишетү аша аера белү күнекмәсен ныгыту;

73

12

Үткән заман.

1

Үткән заманда килгән фигыль эшнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда, элек булганлыгын белдерә һәм нишләде? нишләгән? кебек сорауларга җавап була. Үткән заман хикәя фигыльләренә юклыкта -ма, -мә кушымчаларына ялгана.  

Бирелгән җөмләләрдән, аерым тексттан үткән заман хикәя фигыльне таба белү.

74

13

Хәзерге заман.  

1

Хәзерге заманда килгән фигыль эшнең сөйләү вакытында эшләнүен күрсәтә һәм нишли? нишлим? нишлибез? сорауларына җавап бирә.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

75

14

 БСҮ. “Әниемә булышам”.

76

15

Киләчәк заман.

1

Киләчәк заманда килгән фигыль эшнең киләчәктә булачагын белдерә һәм нишләр? нишләячәк? Сорауларына җавап була.

Дөрес һәм пөхтә яза белә.

77

16

Контроль диктант

1

78

17

БСҮ. Диалогик сөйләм үстерү “Җәйге ял ”.

1

“Татар теле дәресендә” темасына сөйләшү.

Бирелгән диалогны дәвам итә белә.

Ш.:

- эстетик тәрбия бирү;

М.:

- рәсем буенча җөмләләр төзү;

-ситуатив күнегүләр аша аралашу күнекмәсен ныгыту;

П.:

- татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү;

-дәреслектәге бирелгән үрнәк диалогларның эчтәлеген сөйли белү;

79

18

Фигыльләрне кабатлау. Сүзлек диктанты.

1

 

80

19

Фигыльләрнең заман формаларын рус теле белән чагыштыру

Өйрәнелгән грамматик калыпларны сөйләмдә куллана.

81

20

Сыйфат.

1

Предмет билгеләрен белдергән сүзләр нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә һәм сыйфат дип атала.

Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу.

82

21

Нинди? Кайсы? сораулары.

1

Сыйфат сораулары белән таныштыру.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану.

83

22

Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләре.

1

Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш була.

Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләре.

84

23

Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, сөйләмдә дөрес куллану.

1

Эшне, хәрәкәтне  һәм хәлне белдергән сүзләр фигыль дип атала.

М.:

-әңгәмәдешең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

Ш.:

-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

85

24

“Сыйфат” темасын кабатлау.

1

Бирелгән җөмләләрдән, аерым тексттан сыйфатларны таба белү.

Сыйфатларны русчадан татарчага тәрҗемә итә белү.

86

25

БСҮ “Тәрҗемә күнегүләре”.

1

Туплаган белемнәрне гамәлдә куллану белү

87

26

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

1

Сүз төркемнәрен аера белү.

Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

Синтаксис (13 сәг.)

88

1

Сүзтезмә һәм җөмлә.

1

Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең үзара мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе сүзтезмә дип атала.

I зат тартым кушымчаларын сөйләмдә куллана.

Ш.:- әхлакый кагыйдәләрдә  ориенлашлашу, аларна үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.: -үрнәк буенча эшли белү;

- тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

П.:- яңа сүзләрне , сүзтезмәләрне бер-берсеннән аера белү;

89

2

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

1

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

90

3

Җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмәт бирү.

91

4

БСҮ. Сочинение. “Безнең якта яз”.

1

“Бакчада” темасына сөйләшү.

Мөстәкыйль эшли.

92

5

Хаталарны анализлау. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату.

Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

П.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү;

Ш.:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:

-парларда һәм күмәк эшли белү;

93

6

Ия.

1

Кем? яки нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүз ия дип атала.

Сорауларга тулы җавап бирә.

94

7

Хәбәр.

1

Иянең эшен белдергән сүз хәбәр була.

95

8

Ия, хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре.

1

Җөмләнең баш кисәкләренең урнашу тәртибе.

Җөмләнең баш кисәкләрен рус теле белән чагыштыру.

96

9

Җөмләдә баш кисәкләрнең урнашу тәртибе.

1

Җөмләнең баш кисәкләренең урнашу тәртибен күзәтү.

Җөмләдә  бер сүздән икенче сүзгә сорау куя һәм җөмләнең баш кисәкләрен сорауларга карап таба белә.

97

10

Җөмләдә баш кисәкләрне рус теле белән чагыштыру.

1

Җөмләнең баш кисәкләрен рус теле белән чагыштыра белү.

П.:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү;

Ш.:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау;

М.:

-парларда һәм күмәк эшли белү;

98

11

Контроль диктант “Җәй”.

1

Синтаксик анализ үрнәге белән таныштыру.

99

12

Хаталарны анализлау.

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре.

1

Тәрҗемә күнкекмәләре булдыру.

100

13

Синтаксик анализ.

1

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

                                                              Ел буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (5 сәг.)

101

1

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Авазларның сузыкларга һәм тартыкларга бүленеше.

Авазларны аерып таный белә.

М.:- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

П.: -дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сөйләү;

- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен  аңларга;

102

2

Сүз.

1

Фонетик анализ ясау тәртибе.

Сүзне аваз-хәреф ягыннан тикшерә белә.

103

3

Сүз төркемнәре.

1

Предметны белдерүче сүзләр.

Исемнең мәгънәсен аңлап,җөмлә эченнән таба белә.

104

4

Җөмлә.

1

Дөрес язу.

Дөрес һәм пөхтә яза.

105

5

Ел буенча үткәннәрне кабатлау.

1

Телдән җавап бирүне бәяләү

Тыңлап җавап бирүне бәяләү

      Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. “тулаем аңлады”;
  2. “өлешчә аңлады”;
  3. “аңламады”.

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

     Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонаөия белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5”ле куела.

     2 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 7-8 җөмлә тәшкил итә.

     Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.

      Теманың төп эчтәлеген ачса,4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, “3”ле куела.

       Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

      Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5”ле куела.

      Дөрес сорау  биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса,2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, “4”ле куела.

       Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә,сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләрҗибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, “3”ле куела.

       Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белә  җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, “2”ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

        Түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. Татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;
  2. Сорауларга җавап язу;
  3. Сүзлек яки контроль диктантлар язу;
  4. Изложение язу;
  5. Сочинение язу.

Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

2

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

4

4

1

1

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

2

Сүзләр

Җөмләләр

8-13

4-5

       Күчереп язуны бәяләү

       Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.

      Эш бик үк  чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.

      Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

     Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

Диктантларны бәяләү

Сыйныф

Эш төрләре

2

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

7-10

20-25

15-20

10-15

     2 нче сыйныфта орфографик хаталар гына искә алына.

     Хатасыз яки тупас булмаган 1хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.

     3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.

    5 орфографик һәм 1 пунктацион хаталы эшкә “3”ле куела.

    Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.

   Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү

   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзлешендә) хата җибәрелсә, “5”ле куела.

    Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлекле сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4”ле куела.

     Текстның  яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3”ле куела.

     Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда,  җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.

Грамматик күнекмәләрне бәяләү

     Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язмача тикшерелә.

      Грамматик белемнәрне бәяләү

      Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга 1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, “5”ле куела.

      Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, “4”ле куела.

       Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, “3”ле куела.

       Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә, “2”ле куела

Татар теленнән практик эшләр

Эш төре.

Сәгать саны

1нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Сәгатьләр

саны

Күчереп язу.

Контроль диктант

Сүзлек диктанты.

Изложение.

Сочинение.

БСҮ

Тәрҗемә күнегүләре

Диалог

План төзү

Монолог

Барлыгы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по немецкому языку во 2классе .ФГОС.

Данная программа разработана на основе Федерального  государственного образовательного  стандарта , примерной программы начального  образования по немецкому языку, которая включает в се...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 2класса (Русская группа)

Рус  телле  укучыларның  рус  телендә  аралашуын    һәм  фәннәрнең  рус  телендә  үзләштерелүен  истә  тотып,  темаларны...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО АНГЛИЙСКОМУ ЯЗЫКУ для 2класса на 2016-2017 учебный год

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАПО АНГЛИЙСКОМУ ЯЗЫКУдля 2классана  2016-2017 учебный год...

Рабочая программа по английскому языку для 2класса УМК О.В.Афанасьева "Rainbow English"

Рабочая программа по английскому языку для 2класса по УМК О.В.Афанасьевой "Rainbow English"...